Барыбыз да тузан, тик нигәдер...
Кайберәүләр үзен өстен куя. Чөнки кемдер тузан бер төбәктә, Ә кемнәрдер тузан – халыкара.
Барыбыз да тузан,
тик нигәдер
Кайберәүләр үзен өстен куя.
Чөнки кемдер тузан бер төбәктә,
Ә кемнәрдер тузан –
халыкара.
Күптән инде кеше үпкәләрен
Биләп алган тузан тулган һава.
Беләм дисәң кемнең кем икәнен,
Ышаныч йә акча биреп кара!
Ялган һәм хурлыклар заманында
Кешене ташлап кача хакыйкать,
Зиндан ишекләре артларында
Урынын ала каймак җәмгыять...
Ялган һәм хурлыклар заманында
Гади халык җыела төрмәләргә,
Алмашынган, имеш, урыннары:
Төрмә ул – азатлык чыганагы,
Ә азатлык әйтерсең лә – төрмә.
Башлар аша өскә таба менеп,
Кемдер урлый бер сум,
кемдер капчык.
Әйтерсең лә Фемида1ның күптән
Уң кесәсе һәм сул күзе ачык.
1 Фемида – грек мифологиясеннән хакыйкый мәхкәмә алиһәсе.
Айзат Вахитов
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев