Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бабамнар шәүләсе

Үткәннәрне уйлыйм горурланып, Баш очымнан чал тарих ага...

Аңлый алмыйм: бу минем төшемме,

Өнемдәме шулай тоела?

Кәрван-кәрван килгән болытлардан

Яңгыр түгел, тузан коела.

Галәмнәрдән ишетелә аһәң –

Элгәрләрнең яуга барышы.

Күкне кисә үткен кылычлары,

Күңелемдә чыңлый тавышы.
Җир тетрәтеп чаба атлы гаскәр –

Сөңге тоткан гаярь яугирләр.

Әйтә алар: «Артта калма, егет,

Аягүрә йокламый ирләр!»

Үткәннәрне уйлыйм горурланып,

Баш очымнан чал тарих ага...

Бабамнардан калган бу васыять

Йөрәгемдә бүген чаң кага!
 

АЛМАЗ ӘХМӘТГАЛИЕВ

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев