Яңа исемнәр
Җандагы җылылык
Җай гына барганда тормышлар, Йөрәккә ут капты.
Җай гына барганда тормышлар,
Йөрәккә ут капты. Ут якты
Бер кайнар карашың.
Ышаныр идемме, әйтсәләр:
«Гомергә ялгызың каласың...»
Шулай да үкенмим, үтенмим,
Үпкәм юк язмышка. Яшәтә
Шул тәүге карашың.
Ярату – бер мизгел булса да,
Гомерлек җылылык аласың!
"КУ" 11, 2018
Фото: pixabay
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев