Яңа исемнәр
Ал күзлек
Каралмасын, дип күңелем, Киеп куям ал күзлек.
Кайчагында тирә-якта
Кара төсләрне күреп,
Каралмасын, дип күңелем,
Киеп куям ал күзлек.
Күңелемә ял кирәксә,
Ак хыялларга чумам.
Ал канатлы күбәләктәй
Гөл-чәчәкләргә кунам.
Ал күзлекле ак дөньямда
Һәр кеше саф күңелле.
Бер-береңә шатлык теләп
Яшәве дә күңелле.
"КУ" 06, 2016
Фото: pixabay
Теги: шигырь шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев