Аяк киеме
...Ботинканы салыр вакыт килгәч, Аңлашылыр гомер узганы…
Мин шәһәрдән качтым...
Алмаштырдым
Ботинкамны гади галошка,
Шәһәр ботинкасы кысмагачтан
Иркенрәк төсле сулыш та.
Мин богаусыз хәзер... Галош белән
Мәш китерәм тирә-дөньяны,
Чыштыр-чыштыр гына өстеримен,
Пыр туздырам юлда тузанны.
Күтәрелеп кала арттан тузан,
Җил тарата аны бар якка.
Искә төшә шул тузанлы юлдан
Чыгып киткән чагым еракка...
Олы максат белән киткән идем,
Алам дигән булдым каланы,
Галошымны салдырды да шәһәр,
Ботинкалы итеп карады...
Хәзер инде иркен галош киеп,
Бер авылша булып мин йөрмим.
Катлауланды тормыш, артларыннан
Чабам, чабам... Әмма өлгермим...
Һәр сәгатем акча хәзер минем,
Бер эшем дә бушка эшләнми...
Ботинканың колы булганнарның
Этләре дә бушка тешләми...
Ботинкалы кеше көрәк тотмый,
Ул тоттыра аны башкага,
Бик кирәкле кишер яфрагыдай
Кәпрәеп утыра ашларда...
Ботинкалыларның пары булмый,
Партнер була аның янында.
Ботинкасы гел ялтырап тора,
Мүк үстергән саен җанында.
Ботинкалы кеше намусын да
Акчалата гына бәяли.
Ботинкалы кеше алдый белә,
Ботинкалы кеше хәйләли...
Шәһәр кануннарын яхшы ятлап,
Менә башлый кеше болытка...
Авыл урамында тузан ерып
Атлый алмый затлы ботинка...
Зур калада кеше кыйммәтләре
Пүчтәк.
Бары шәһәр тузаны.
...Ботинканы салыр вакыт килгәч,
Аңлашылыр гомер узганы…
Айзат Вахитов
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев