Аҗагандай гомер

Билгесезлек иңде. Карашларда
Мең сорау вә вөҗдан газабы.
Ватан чикләрендә яшь бөркетләр...
Ничек тәмамланыр азагы?!
Яшь бөркетләр утлы ядрәләрне
Күкрәкләрен терәп йоталар.
Ил күгендә кояш бер балкырмы?!
Куелырмы моңа нокталар...
Яшь бөркетләр! Сез янәшә чакта
Тыныч, имин ата таңыбыз!
Күңелләрдә ургый язгы ташкын –
Аҗаган күк гомер языгыз...
"КУ" 05, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз