Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Йөрәгемә яшем тамды...

– Сау бул! – дидең, –

Дөнья хәлен кем белгән,

Бәлки күрешмәбез дә.

Серләрне уртага салып,

Әллә бүлешмәбез дә.

– Исән йөр! – дидем, –

Язмыш юллары урау.

Бәлки әле. Бәлки әле...

Әйтеп бетералмадым –

Җаныма төште кырау.

Кадерен белдек микән

Бүгенгенең, хәзернең?!

Йөрәгемә яшем тамды,

Эретеп бозын хәтернең...

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр шагыйрь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев