Публицистика
-
20 ноябрь 2025 - 11:00
МИНЕМ МӨХӘММӘТ АБЫЙ
Әкияттәге сыман, көн арты көн үтә. Мин инде хәйран үскән. Бу кешенең Мөхәммәт абый икәнен беләм, hаман көтеп алам, каршысына йөгерәм. Ул капылт кына өйгә кереп китми, күрешкәннән соң бакча буйлап сәяхәт ясый башлый. Карлыганнар үсеп киткәнме, былтыр утырткан чыршы, урман өрәңгесе, чикләвек куагы, артыш – яратканнармы безнең нигезне, тәртипме? -
20 ноябрь 2025 - 10:42
Шигырь жанр буларак бетеп барамы, әллә олпат шагыйрьнең кәефсез чагы туры килдеме?
Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевтан, Йолдыз Миңнуллинаның «Җирдә була шундый көннәр» дип аталган кызыл «фанер китабын» (ул аны шулай дип атады) укып чыккач, фикерен сорадым. -
18 ноябрь 2025 - 11:00
Үлемсез шигърияте калды
Харрас белән эшләү җиңел иде. Ул бервакытта да урыныннан, дәрәҗәсеннән файдаланмады. Хезмәткәрләр белән дә, авторлар белән дә өстән торып сөйләшмәде. Ул – яхшы шагыйрь, үзенчәлекле, үз язу өслүбе булган талантлы каләм иясе. -
12 ноябрь 2025 - 15:00
Фәридә Хәсәнова шигырьләре
Борынгы заманнарда каләм көченә таянып иҗат итүчеләргә җиңелрәк булгандыр дип шаярта галимнәр – ни әйтсә дә яңа, яңалык. -
11 ноябрь 2025 - 15:06
Актаныш районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә Фәнил Гыйләҗев лаек булды
Бүген Актанышта зур әдәбият бәйрәме - Татарстан республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы, якташыбыз Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы булды. -
10 ноябрь 2025 - 17:00
Фәнни сүзем – саф тылсымым...
Хәзерге татар поэзиясен узган гасыр шигърияте белән бәйләп, киң җәмәгатьчелеккә даими рәвештә нәзари-тәнкыйди фикер җиткерә баручы әдәбият галимнәре арасында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Нурфия Йосыпованың хезмәтләре аерым урында. -
8 ноябрь 2025 - 17:00
Йөз елдан да эзле без, йөз елдан соң эзлибез...
Танылган мәгърифәтче, милли мәгарифебез – татарбашкорт халыкларының милли мәдәнияте тарихчысы һәм сакчысы, күпкырлы гыйлем иясе, Рәсәй Федерациясе География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Рәхимколованың тууына йөз ел тулды. -
5 ноябрь 2025 - 15:00
АВЫЛЫМА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ
Үзебезнең милли журналыбыз «Казан утлары»н гаиләбездә бик яратып укыйбыз. Журнал кайсыбызның кулына иртәрәк эләгә, тәүдә шул укый. Калганнарыбызга журнал кайчан бушый дип көтеп йөрергә генә кала. Без укый торганнар заманында туган балалар. -
3 ноябрь 2025 - 17:00
«Һәр нәрсә төшкә кереп табылмас, йөреп табылыр» - Айзирәк Гәрәева-Акчура
«3 ел элек Төркиягә килгәч, туган җиренә кайта алмаган солдат турында ишеттем. Әсирлек җәһәннәмен кичергән, җиде ят җирдә сагыштан үлгән мәрхүмнең рухын булса да, туган җиренә кайтарасым килде» -
1 ноябрь 2025 - 17:00
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ РАУШАН КӨЗГЕСЕ
Тукай – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк, раушан көзгебез. Ул калдырган рухи мирас ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Аның үлчәме – мәңгелек. -
30 октябрь 2025 - 12:50
«Казан утлары» журналы редакциясе «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кунакта булды
Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. -
23 октябрь 2025 - 17:28
Карлы Якутиягә сәфәр
14-17 октябрьдә Якутиядә VIII «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») халыкара фестивале узды. -
23 октябрь 2025 - 17:00
Замандашларны аңлау юлында
Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. -
22 октябрь 2025 - 15:00
Ике даһига – бер риваять
ХХ гасыр башы татар дөньясына, аның әдәбиятына фикер төрлелеге, бәхәс һәм иҗат иреге алып килде. Азатлык, хөррият җилләре һәм төрлечә карашлар сыешуы мәдәни үткәнебезне, хәзергебезне киңрәк җирлектә һәм яңача бәяләргә, элек тирәндәрәк яткан яисә олы сәясәт таләпләренә җавап бирми дип табылган хәзинәләрне, матурлыкларны яңача аңлатырга мөмкинлек бирде. -
20 октябрь 2025 - 12:43
Түбән Кама шәһәрендә «Казан утлары» редакциясе белән очрашу узачак
Чара «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында үткәрелә.