Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

САБАНТУЙ ТӘКӘСЕ (хикәя)

Бу вакытта кара тәкә селкенми башлаган иде инде. Теге атна буе үз абзарында симерткән малны машина багажнигыннан мәйданга төшергәндә, Нәфиснең йөрәгеннән кан тамды. Батыр бүләк тәкәне күтәреп, мәйданнан чыгып киткәндә, кара тәкәне сыйрагыннан сөйрәп, яр астына илтеп аттылар. Бәйрәм дәвам итте.

Абзарга печән бирергә кергән җирдән Нәфис артына кемдер төрткәннән
сөрлегеп китеп, капкага барып бәрелде. Борылып караса, тоз күзләрен акайтып,
һөҗүмгә әзерләнеп, үзенең кара тәкәсе басып тора иде. Гадәтен белгәнгә,
Нәфис үрмәләп торып, тиз генә абзардан чыгып шылу ягын карады. Киртәнең
теге ягына чыккач, тәкә хуҗасын тагын бер сөзә алмаганга ачуы килеп, ә Нәфис
үз чиратында аны бүген үк тотып суя алмаганга эче пошып, бер-берсенә карап
тордылар. Тую белән генә туймады ул тәкәсеннән. Бәрән чакта ук сөзгәк булды.
Оныклары килсә, ишегалдына чыга алмадылар, көтүгә биргәч, авыл халкы зар
булды, үзе абзарга керсә, арттан килеп, бер дыңкылдатмый чыгармады. Бүген
үк суяр иде, тик сөзешеп, көтүдә сарык кыерлап йөреп, тәкәгә ит кунмады.
Суйсаң да, җан кыю гына булыр.
Шул уйларына батып торганда, кемнеңдер иңенә кагылуына сискәнеп китте
Нәфис. Борылып караса, хатыны Дания икән. Ямьсез булса да, акыллы иде аның
хатыны. Ун ел бригадир булып эшләү дәверендә ничә сөяркә алыштырса да,
хатын алыштырмады ул. Менә бүген дә Нәфиснең уйларын сизгәндәй, ике-өч
кенә сүз әйтеп куйды хатыны:
– Сабантуй тәкәсе белән алыштыр син моны...
Үз башына мондый акыллы уй килмәгәненә үртәлеп, Нәфис сүзсез торды,
аннан акыллы фикер үзем әйткән кебек була инде дип куанып, тиз генә ферма
мөдире Изгәргә ашыкты. Караңгы төшкәндә, микылдап торган Сабантуй тәкәсе
Нәфиснең абзарында яшел печән кетердәтә иде инде…
Шулай бер атна узып та китте. Сабантуй иртәсендә, алар алдан
сөйләшенгәнчә, иртән иртүк, кеше-кара күргәнче дип, Нәфиснең арык тәкәсен
мәйданга илтеп бәйләү уе белән абзарга керделәр. Колхоз тәкәсе кайтканнан
бирле юньле-башлы тәрбия күрмәгән кара тәкә боларны бик коры каршы
алды. Аны-моны аңлап өлгергәнче, җан-фәрманга йөгереп килеп, Изгәрнең
арт шәрифенә китереп төртте. Тәкәнең мондый һөнәрен белмәгән мөдир,
мүкәләп китеп, Сабантуйга дип кигән яңа чалбары белән сыерның иртән-иртүк
салып чыгып киткән «кабартмасына» барып тезләнде. Мондый ук җүнсезлек
көтмәгән Нәфис тә каушап калды. Ә тәкәгә шул гына кирәк тә. Һөҗүмнең
икенчесе тагын да көчлерәк булып чыкты. Җүнсез хайван, сикереп, хуҗасының
кабыргасына китереп төртте. Сыны катып, Нәфис мөдир артыннан коймага
үрмәләде. Берсе яңа чалбарын үлән белән сөрткәләп, икенчесе кабыргасын
уып, сөйләшми генә утырдылар. Кемне дә ярдәмгә чакыру мөмкин түгел,
чөнки тәкәне алыштырганны белеп алсалар, авыл халкы үзеңне Сабантуй
байрагы урынына элеп куяр. Икесенең берсенең дә яңадан тәкә янына керергә
батырчылыгы җитми, шактый торылды. Инде урамда халык күренә башлады.
Тиз арада нидер эшләргә кирәк иде. Бераз батыраеп булмасмы дип, Нәфис
өйалдыннан яшереп куйган бер яртысын алып чыкты. Кырлы стаканны
тутырып салып, түтәлдәге яшел суган белән берәрне күтәреп куйгач, тәкә
ничектер ул хәтле усал да күренми башлады. Икенчесен дә тотып куйгач,
мөдир Изгәрнең башына бик акыллы бер уй килде:

– Әйдә, авызына аракы салабыз. Бервакыт без ит комбинатына нәсел үгезен
шулай илткән идек. Юл буе тыны да чыкмады.
Чынлап та батыраеп кителгәнме, әллә тәкә бераз сизмирәк калдымы,
мөгезеннән эләктереп, авызын ачтырып, калган аракыны бугазына койдылар.
Ун-унбиш минутлардан абзарга кергәндә, тәкә әллә аракы башына киткән
идеме, ни гаҗәп, мөгезенә бау бәйләтеп, Нәфиснең машина багажнигына
кертеп салдырды.
Сабантуй башлануга тәкә бик яман кычкырырга тотынды. Көрәш башланганда,
йә арткы, йә алгы аяклары сыгылып, егыла ук башлады. Сикереп тора да, биергә
көй таба алмаган адәм сыман йә сикергәләп ала, йә артын болгый башлый, йә
чүгеп-чүгеп куя. Аның бу хәленә башта бала-чага игътибар итте, аннан кеше
җыела башлады. Иш ишен таба дигәндәй, мәңге исерек Кәшиф тәкә янына ук
килеп, такмак әйтеп биергә тотынды. Тәкә дә аннан калышмады. Абынып егыла
да, сикереп торып әйләнә башлый, сөрлегеп китә дә, бик мәзәк итеп, артына
утырып, моңлы итеп кычкырырга тотына. Бераздан мәйдан халкы тәкә кәмите
карарга җыелды. Бригадир ни эшләргә белми халыкны ачуланып та карады, тик
тәкә үзенә игътибар артканын сизепме, биюен белде. Бу хәл күпме дәвам иткәндер,
тик Нәфис белән Изгәрнең аркалары манма су булды. Тәкә соңгы аккордын биреп,
җиргә тәгәрәде дә, аннан алдарак егылган Кәшифкә башын куеп, гырлый башлады.
Халык беразга сүзсез калды. Инде батырга барган көрәш тә тукталып торды.
Гомергә авылның бөтен гайбәтен таратып йөрүче Зәкия түти чәрелдәп җибәрде:
– Үлде!!! Тәкә үлде! Чирле тәкә биргән булганнар. Шушында да кеше
алдыйлар!..
Бу вакытта кара тәкә селкенми башлаган иде инде. Теге атна буе үз
абзарында симерткән малны машина багажнигыннан мәйданга төшергәндә,
Нәфиснең йөрәгеннән кан тамды. Батыр бүләк тәкәне күтәреп, мәйданнан
чыгып киткәндә, кара тәкәне сыйрагыннан сөйрәп, яр астына илтеп аттылар.
Бәйрәм дәвам итте.
Көне буе чабып арыса да, күпме генә эчсә дә, исерә алмады Нәфис. Абзарыңа
кергән малны үз кулың белән биреп чыгар инде, ә! Батырның өенә кайткач
үлсә, ни булган ул имансыз кара җенгә! Ичмасам, бер типкәләп, ачу алыйм әле
дип, караңгы төшкәч, яр астына юл тотты ул. Тик күпме генә эзләсә дә, тәкә
үләксәсе күренмәде. Эт-мазар сөйрәп алып киткәндер инде дип, кайту ягына
борылуга, кемдер арттан китереп төрткәнгә тәгәрәп тә китте. Аягына басып
өлгермәде, арт якка тагын өстәделәр. Төнлә кем булмас дип, коты очып артына
борылып караса, инде өченчесенә үзенә таба йөгереп килгән кара тәкәне күреп,
куркуыннан телсез-өнсез калды. Аннан, ничек кирәк алай сикереп торып, җан-
фәрманга кычкыра-кычкыра, авыл буйлап чаба башлады. Махмырдан башы
авырткан тәкә дә калышмады, әллә ничә куып җитеп, бау таккан мөгезе белән
Нәфиснең кай җиренә җитеште – шул урынын дыңкый бирде. Таңсыз кайтмас
дип утырган хатынын шаккатырып, яшендәй атылып кайтып, өйгә кереп
бикләнүгә, тәкә мөгезе белән дык итеп ишеккә китереп төртте. Шул керүдән,
бик кысталса да, иртәнгә хәтле тышка чыгарга куркып утырды Нәфис. Төне
буе ишегалдында нәрсә күрсә, шуны сөзеп туеп, тәкә абзарга кереп яткач кына
чыгасы итте. Тәкә яныннан узып барышлый, ул туктап, киртә аркылы аңа күз
салды. Кара тәкә махмырдан тәмам терелеп, кичә шашлыкка дучар булган
колхоз тәкәсеннән калган яшел печәнне тәмләп кетердәтә иде.


Халидә ГАЛИМОВА

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кич, инде йокларга дип җыенган җирдән тап булып укыган бу хикәядән, көлә-көлә, бөтен йокым качты...... Халидә ханым, рәхмәт.