Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Әче телле Туфан

Туфан умырзаялар, ромашкалар, резедәләр, агылган болытлар шагыйре буларак күбрәк билгеле. Елмая торган Туфан бар. Әче телле Туфан бар. Халык арасында таралган бик усал юллары бар.

Сибгат Хәким. Ай усал Туфанның син сөйләгән «Могикан»ы.

Батулла. Усал, Сибгат абый, усал. Туфан умырзаялар, ромашкалар, резедәләр, агылган болытлар шагыйре буларак күбрәк билгеле. Елмая торган Туфан бар. Әче телле Туфан бар. Халык арасында таралган бик усал юллары бар.

Безнең башта, энем, зур нәрсәләр,

Синең башта, энем, ни исәп?

Күсәк икәнеңне күптән беләм,

Кем кулында соң син, и күсәк?

(Табиевка)

Сибгат Хәким. Шәп! Хе-хе! Хе-хе-хе, шәп!

Батулла. Тагын да шәпләре бар.

Әдәбият мәйданы ул

Көрәш тә алыш кына;

Халык намусы булырга

Җитми шул «Намус» кына.

(Бәширгә)

Сибгат Хәким. Хе-хе-хе, шәп!

1986

"КУ" 7, 2018

Фото: архив

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев