Халкым җырын саклый алсам иде... (дәвамы)
Милли-мәдәни мирасыбызны тергезү, татар рухын саклау өлкәсендәге гамәлләре Рөстәм Зәкуан тормышында якты бер сәхифә булып язылып калды.
Апуш коесы
Бер елны Кырлайда, Сәгъди абзыйның бакча башындагы инеш буенда басып торабыз. «Рөстәм, – мәйтәм, – бу инеш буенда кайчандыр чишмә булган, кечкенә Апуш та, күрше-тирәләр дә шул чишмәнең суын эчкән. Хәзер ул томаланган, чишмә юлын ачып, аны язгы ташу вакытында ләм күмеп китмәслек итеп, берәр нәрсә эшләп булмас микән?» Рөстәмнең, алдан кычкырып: «О-о... эшлибез аны!» – дип, буш вәгъдә биреп куярга яратмаганын беләм инде. Бу юлы да: «Җаен китереп, абзый белән сөйләшермен әле», – диде. «Абзый» дигәне әлеге дә баягы Лотфулла якташ була инде.
Күп тә үтмәде, Сәгъди абзый, ягъни Тукайны уллыкка алган Сәгъдетдин Салихов биләмәсе төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә башлады. Инеш буйлары чистартылып, таш җәелде, чишмә «Апуш коесы»на әйләнде, монда килгәннәрне кое янындагы эскәмиядә «тузгыган сачын тарап» утырган Су анасы каршы ала. Ә бәрәңге бакчасында Апушны җитәкләгән Сәгъди абзый «йөри». Бу бакча хәзер ачык һавадагы музей кебек. Элемтәче егетләр каралтыкураны да рәткә китерделәр. Сәгъди абзый шунда күмелгән дип фаразланган урында яңа кабер ташы куярга да куллары җитте. Онытылып барган Сәгъди абзыйның яңартылган йорт-җирен карарга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килде. Фикерләре бер: биредә үзен татар дип санаган һәркем булырга тиеш.
Чишмәдән генә башланган сүз әнә шулай сокланырлык олы эшкә әверелде.
Эш барган көннәрдә Зәкуан шунда кунып-төнеп ятты. Телефоннан шалтыратып: «Син кайда соң?» – дип кайчан сорасаң да, «Бәй, кайда булыйм, синең Арчаңда инде», – дип кенә куяр иде. Кайчак: «Арча синеке, минеке генә түгел, бөтен татарныкы инде ул», – дип тә өсти иде.
Милли-мәдәни мирасыбызны тергезү, татар рухын саклау өлкәсендәге гамәлләре Рөстәм Зәкуан тормышында якты бер сәхифә булып язылып калды. Татарстанның төрле районнарында күпме музейлар ачылды, шәхесләр рухына күпме истәлек такталары куелды! Чишмәләре исә челтерәп ага бирә.
Кушлавычта Тукай нәселе су эчкән «Мулла коесы» шулай ук кадерле тарихи ядкарь. Кызганыч, Рөстәм Зәкуан әлеге эштә үзе турыдан-туры катнаша алмады, ул бу вакытта яман авыруга каршы көрәшә иде. Әмма Тукай исемендәге бүләкнең акчасын егетләр «Мулла коесы»н тергезүгә тоттылар, димәк, Рөстәм монысында да катнашты. Чишмәләргә битараф түгел иде ул. Океан-диңгезләрне, инеш-елгаларны – тереклекнең нигезе, ә чишмәләрне олы суларның башы итеп саный иде. Иҗатында чишмәләрне еш телгә алуы да тикмәгә түгелдер. Хәтта Азнакайда яшәгәндә язган беренче шигырьләре дә чишмә турында.
Йөз чишмәсе Азнакайның,
Дәвер сүзләрен сөйләп,
Киләчәккә китеп бара,
Синең җырларны көйләп, – дип язган иде ул.
Шигырь Азнакайның элекке башлыгы Әнәс Исхаковка багышланган булса да, чишмәләргә табигать могҗизасы итеп карады Рөстәм, гасырлар агышы белән чагыштырып, аларга мәңгелек юрады. Халкына да мәңгелек сорады, сорап кына калмыйча, шул «мәңгелек»кә үзенең дә өлешен кертте.
Рөстәм Зәкуан туган ягында, туган халкы күңелендә рух чишмәләре калдырып китте. Ул чишмәләр әле бик озак еллар буена кешеләрнең күңеленә шифа биреп торачагына иманым камил.
"КУ" 05, 2019
Фото: pixabay
Теги: очерк
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев