Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
25 февраль 2023 - 13:00
Кыр казлары кайтты... (хикәя)
Кинәт, мылтык тавышлары яңгырады. Балалар берни аңлый алмыйча катып калдылар... -
23 февраль 2023 - 13:00
Боз өстендә (хикәя)
– Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! Кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады... -
30 гыйнвар 2023 - 13:00
Бала каргышы (хикәя)
Безнең әткәйне син урладың! Син! -
28 гыйнвар 2023 - 13:00
Дегустатор булам! (хикәя)
Дегустатор булам мин. Мин үземнең мондый сәләтемне кечкенәдән тоеп киләм. Мәктәптәге аш кичә үк әзерләнгән булса, шунда ук пешерүчеләрне шелтәлим. Алар миңа, күзләрен шарландырып, «каян беләсең?», диләр... -
25 гыйнвар 2023 - 13:00
Мин ышанам сезгә (хикәя)
Борылыштан искәрмәстән килеп чыккан җиңел машина, Булатны үзе белән эләктереп алып китте... Бер мизгел эчендә бөтен дөньяның асты өскә әйләнде һәм бар нәрсә караңгылыкка чумды... -
10 гыйнвар 2023 - 13:00
Яратам шул! (хикәя)
«Камил Сәлимович! Мин сине яратам!» — кара тактага шулай диеп язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды да «Мин дә сине», дип, өч нокта куйды... Сыйныфта тынлык урнашты... -
26 декабрь 2022 - 17:00
Көрәшче
– Синең сүзне көтәбез, Данияр! Нигә икеләнеп калды соң әле ул? «Юк, егетләр, мин риза түгел» дияргә дә торып китәргә! Беркем гаеп итмәячәк. -
7 декабрь 2022 - 13:00
Шаян күрше (хикәя)
Бик озак сорап, теңкәсенә тигәннән соң, Сәмига түтигә бер трактор арбасын тутырып туралган утын китерделәр... -
6 декабрь 2022 - 13:00
Чулман ярында (хикәя)
Салисә апа бер чибәр егеткә кияүгә чыга. Ләкин тора-бара тегесе дә ак порошокны куллана башлый... -
8 сентябрь 2022 - 11:00
Кояш исле балачак
– Кемнәрнең Балачак иленә кайтасы килә, минем яныма килегез, җайлап утырыгыз... Менә шулай... Инде күзләрегезне йомыгыз. Тух-тух-тух, тухтух-тух... Анда поездда кайту уңайлырак булыр дип уйлыйм. Әнә ул алтын көзнең кояшлы матур октябрь башында салмак кына итеп, гомер юлымны башлады. -
1 август 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде. -
25 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Шамил... Мин әле дә сине көтәм... Бармагымда көмеш йөзегең... Өйләнәм дигән вәгъдәләрең исеңдәме, Шамил? -
23 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Кырыклап буйдак дисеңме, Фәгыйлә апа? Безнең кызларны борчак урынына каргалар чүпләдеме әллә? – Чүпләтер безнекеләр! Шәһәрдә һәммәсе дә. Син дә Нурихан кызы дип саргайма! Казанга тайды ул, кияве черегән бай, ди. Берсендә илаһым зур машина белән кайткан ие. Яшел эшләпәле кыз-катын тучны каенанасы иде. -
21 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул». -
20 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр. Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып: – Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде.