Илең турында уйла тег белән яңалыклар
-
14 февраль 2026 - 13:00
Язмышлар ярында (хикәя)
Әй, язмыш... Ир куенында кинәнеп яши дә алмый калды шул... Алыптай зур гәүдәле, зәңгәр күзле, бар кеше белән дә тыныч мөгамәләдә иде Мансуры. Елмаеп җибәрсә, күзләре дә кушылып көлә иде аның. Авыр сүз әйтмәде, какмады-сукмады. Алай да беренче күргәч, яратмаган иде аны Кәримә... -
10 февраль 2026 - 13:00
Җиде нарат (хикәя)
Муса әтисен Совет Армиясе хезмәтеннән бүленеп, соңгы юлга озата. Шул ук елның көзендә әнисе Минсрурны да кайтып җирли ул. Көз көне сеңлесе Ләлә дә фаҗигале төстә вафат була. Озак та үтми Мәхмүтнең олы малае Харис та дөнья куя. Шулай итеп, җиде кешелек гаиләдән Мәхмүтнең төпчеге 20 яшьлек Муса әти-әнисен һәм бөтен туганнарын җирләп бетереп, бакча башындагы җиде нарат агачы янәшәсендә берүзе торып кала... -
7 февраль 2026 - 13:00
Ятимнәр илендә... (хикәя)
Зәйтүнә, 18 яшьтә кияүгә чыгып, өч ел ир белән яшәп калган хатын, яуда ятып калган ире хакына, сөеклесеннән «өзелеп төшкән» зәп-зәңгәр күзле кызчыгы хакына барысына да түзде. Ялгызлыкка өйрәнде инде ул, җан ярасы гына көннән-көн тирәнәйде... -
24 гыйнвар 2026 - 15:00
Булмасын сугыш!
Батырларга баш иябез аяз көннәр өчен! -
7 ноябрь 2025 - 13:00
Онытырга хакыбыз юк (хикәя)
Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. «Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар,» - дип тилмерде Марфа әби. Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында «кара» кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла... -
6 ноябрь 2025 - 13:00
Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми (хикәя)
Мең бәла белән фронт сызыгын үттек. Хәвеф-хәтәрсез генә урман эчендә таң аттырдык. Беренче эш итеп, безгә ничек тә немецларның штабын табарга кирәк. Әйтүе генә ансат. Көпә-көндез кукраеп йөрергә без кияү егетләре түгел. Немецлар күреп алса, өч кешелек төркемне юк итү берни дә түгел... -
30 октябрь 2025 - 13:00
Гаҗизлек (хикәя)
Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай... -
26 сентябрь 2025 - 13:00
Шундый мизгел була... (хикәя)
«Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә...» -
22 сентябрь 2025 - 13:00
Көтеп алган бүләк (хикәя)
“Кызым, мин бүген үләм. Син кайтып китәргә ашыкма инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем... -
29 июль 2025 - 13:00
Васыять (хикәя)
1942 нче елның март аенда гаиләгә кара пичәтле кәгазь килеп төште. «Сезнең ирегез Гобәйдуллин Мөхәммәтгали 1942 елның 16 мартында Юхново шәһәрен дошманнардан азат иткән вакытта батырларча һәлак булды», – диелгән иде анда. Әйе, тырышты ялгыз ана. Балаларын аякка бастырды, хуҗалыкны таркалтмады, тормышын да кешеләрдән ким алып бармады. Тик Мөхәммәтгалинең генә аерылганда әйткән соңгы сүзләре тормышка ашмыйча кала бирде... -
23 июль 2025 - 16:00
Кыр казлары хушлашмый китте
Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте. -
20 июль 2025 - 09:00
Алман мордары (бәян)
Аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде. Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр... -
20 июнь 2025 - 10:00
Тынычлык булсын җирдә!
Киләчәктә җиргә кешеләр бәхет белән генә туса иде... -
12 июнь 2025 - 13:00
Самавыр (хикәя)
– Кулларым исән булса, атар идем мин ул врачны! Нигә шулай яшәргә калдырган ул мине?! Пычагың кулыңда бит, җан тамырына сыз да җибәр! Йә укол яса! Һәм юк син, юк! Болай кеше күзенә карап яшәгәнче!.. -
30 апрель 2025 - 13:00
Җиңүгә керткән өлеш (хикәя)
«Улым белән кызымны бик сагынырмын инде. Син елама, Хәдичә. Сугыш озак бармас ул, 3-4 айдан бетәр, мөгаен. Балаларны һәм үзеңне сакла». Бу Кәримнең соңгы сүзләре булды. Нәрсә булды бу дөньяга? Матур гына барган тормыш үзгәрде дә куйды...