МИҢ (хикәя)
Андрей көчле авыртудан күптән түгел генә аңына килде. Монда ничек килеп эләккән һәм күпме шулай аңсыз яткан – исендә түгел. Чигәләре кысып куйды. Андрей тагын су йотты. Әкрен-әкрен генә хәтере кайта башлады. Бүген булган вакыйгалар өзек-өзек кенә искә төшеп, аның башында әйлән-бәйләнгә баскан кебек иде.
Александр Пономарёв – язучы, драматург; Россия
Язучылар берлеге әгъзасы (2011), Кырым Әдәбият
академиясенең әгъза-корреспонденты (2012), Россия
Әдәбият академиясе әгъзасы (2017), Рус География
җәмгыяте әгъзасы (2018), Россия Язучылар берлеге
Липецк өлкә оешмасының Идарә рәисе (2023), Россия
Язучылар берлеге секретаре (2023).
Липецк шәһәрендә яшәп иҗат итә. Липецк
дәүләт педагогика институтын, Россия Эчке Эшләр
Министрлыгының Республика институтын тәмамлаган.
РФнең эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, отставкадагы милиция
подполковнигы. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны.
Тугыз проза һәм драматургия китабы авторы. Әсәрләре Россия, Абхазия,
Украина, Белоруссия, Германия, Финляндия, АКШ, Греция, Приднестровье,
Луганск Халык республикасы, Яңа Зеландия, Сүрия, Куба журналларында һәм
интернет-басмаларында чыкканы бар. Гарәп, әрмән, венгр, беларус, бурят,
немец, кырым-татар, француз, татар, калмык, чуваш, испан, тыва һәм
осетин телләренә тәрҗемә ителгән.
Төрле илкүләм һәм халыкара әдәби конкурслар җиңүчесе.
Аяк түзалмаслык итеп авырта, баштарак сызлый гына иде, әмма
вакыт-вакыт төрле яклап, без белән чәнчеп алгандай итә, аннан соң
меңнәрчә шайтан бөтенесе берьюлы күгәрек пычкы ала да эшкә
керешә...
Андрей тонык кына итеп ыңгырашып куйды. Авыртуын җиңеп, ул
биштәреннән бинт алды, полиэтилен кабын тешләп кенә өзеп ертты да
ярасын бәйли башлады. Аягы күм-күк булып шешкән, тездән өстәрәк
ярчык тигән яра тишегенә кап-кара булып кан каткан. Ярасы үтәли
түгел иде, тимер кыйпылчыгы кайдадыр мускуллар арасында кысылып
калган. Андрей ничек өйрәтсәләр, шулай бәйләргә тырышты: өске
ягын кысыбрак, аска таба йомшаграк итеп. Медицина бинты шундук
кып-кызыл кан төсенә манчылды. Авырту кимегәндәй итте. Андрей
кесәсеннән анальгин төймәсе алып, тел астына салды. Аннан, икенче
ягына әйләнеп, каешыннан фляжкасын ычкындырды. Капкачын борып
ачты да даруны су белән йотып җибәрде. Аңа бу да газаплар китерә
иде, әйтерсең лә чәйнәми-нитми генә янтак үләнен йотып җибәрде. Нишләмәк кирәк, түзми чамасы юк. Андрей җиңелчә генә йөткереп
куйды һәм үзе яткан бинаны карашы белән тикшереп чыкты.
Ташландык сарай сәмәннән өелгән, элек анда терлек тотканнар
булса кирәк. Агач колгалар кайчандыр түбә булган, хәзер исә алар
җил-яңгырдан сынып, чәчелеп ята, ярыклардан зәңгәрләнеп, төпсез
күк күренеп тора. Әйләнә-тирәдә кочак-кочак күгәргән печән таралып
ята, сарык һәм яңа чыгып килгән үлән исе килә.
Андрей көчле авыртудан күптән түгел генә аңына килде. Монда
ничек килеп эләккән һәм күпме шулай аңсыз яткан – исендә түгел.
Чигәләре кысып куйды. Андрей тагын су йотты. Әкрен-әкрен генә
хәтере кайта башлады. Бүген булган вакыйгалар өзек-өзек кенә искә
төшеп, аның башында әйлән-бәйләнгә баскан кебек иде. Ул тормакчы
булды, әмма башы әйләнүдән тотынып кала алмыйча, җир идәнгә
авып төште. Нәкъ бала чагында бәхәсләшеп, берьюлы өч тапкыр
рәттән карусельдә әйләнгәннән соң ауган кебек...
Бүген иртә белән разведвзвод начальнигы – Андрей анда контракт
буенча хезмәт итә – учак янында утырганда, аннан күмер алып,
изелеп беткән «беломорина»сын төтәтеп җибәргән иде.
– Менә нәрсә, Трофимов, – диде ул, һәм, кулы пешеп, чыраны
ыргытып бәрде дә колак йомшагына ябышты. – Эш болайрак:
Найруллин белән икәүләп тарлавык буйлап барасыз. Нәрсә, ничек
анда – шуны карарга кирәк. Кичә кич бер чабан сукмакта таныш
түгел кешеләр күргән.
– Чабанга ышанырга буламы соң, иптәш капитан? – Андрей
кабыннан сигарет алды да бармаклары белән җитез хәрәкәт ясап,
тәмәкесен командирныкыннан кабызып алды.
– Кем белсен инде аны: ышаныргамы, юкмы? Шулай да хәбәрне
тикшерми ярамый. Хәрби операция булырга тора. Шуңа да, алдан
хәстәрен күреп, икәүләп барып, карап килегез. Сез – тәҗрибәле
яугирләр, кем әйтмешли, беренче генә ел «кияүдә» түгел. Тавыш-тын
чыгармый гына мөмкин кадәр киңрәк территорияне карап чыгарга
кирәк. Тар-мар итеп бетерелми калганнары йөрсен шунда – аларына
төкерик, мин безнең тылдагы эре бандитлар төркеме турында әйтәм,
аларын күздән ычкындырырга хакыбыз юк. Аңлашылдымы?
– Андыйлар була калса, безгә нишләргә?
– Хәл-әхвәлгә карап. Аякларыгызга ышаныгыз, тизрәк табан
ялтырату ягын карыйсыз инде. Нәрсәсе аңлашылмый?
– Аңлашылды, иптәш капитан, – дип көлеп җибәрде Андрей. –
Тавыш-тынсыз гына күзәтергә дә табан ялтыратырга!
– Тик дошманнарның эре көчләренә юлыккан хәлдә, мин әйтәм,
арт санны саклыйсы, – дип, аңа ияреп көлде взводный.
Айрат Найруллин күп сөйләшкәнне яратмый, хәтта ки үшәнрәк
тә. Спиртлы эчемлекләр эчми, сөйләшкәндә кушылып китми. Әйләнә-тирәсенә бик исе китми, битараф кына күзәтеп йөри. Тик
менә яуда һәлак булып калган иптәшләренең юклыгына һич кенә дә
ияләшә алмый. Чираттагы «ике йөзенче»не пластик капчыкка төреп
җибәргәннән соң, Айрат читкә китеп, ялгызы гына теш кайрап,
озак утырды. Разведвзводка ул күптән түгел – госпитальдә ятып
чыкканнан соң килеп эләккән, аңа кадәр ул Кодор тарлавыгы янында
чик буе заставасында торган – каравылны бөтен килеш бандитлар
суеп чыккач, анда кире кайтырга аяк терәп каршы булган. Өстәвенә
«кайнар нокта»ның да иң кызган җиренә җибәрүләрен сораган.
«Уттан куышка», – дия торган иде Айрат турында взводный.
Андрей сукмактан беренче булып атлый иде, Найруллин чак кына
арттанрак бара. Көн кояшлы, җилсез, тирә-якта кошлар сайрый,
чәчәктә утырган болын исе исертә, иләсләндерә.
– Айрат, синең Төньяк Америка далаларын күргәнең бармы? –
Андрей яртылаш тавышка гына җыр сузып җибәрде. – Пампаслар
арасында бизоннар йөгерә һәм баобаб өсләрендә кояш кан төсендә...
– Кан турында кирәкми, – дип җавап бирде Найруллин.
– Нәрсә, шулай дәшми, сөйләшми генә барабызмыни?
– Әйе. Алай яхшырак.
– Ярар, – диде Андрей һәм үпкәләгәндәй уфылдап куйды. – Ничек
уйлыйсың, тормышта очраклылыклар буламы? Әллә һәр нәрсә
закончалыкка буйсынамы?
Ләкин Айрат җавап бирмәде. Андрей адымнарын тизләтте.
Алар сукмактан читкә чыгып, урман эченнән китте. Андрей
Айратны күрмәсә дә, аның якында гына икәнен тоеп барды. Кинәт
ул үзеннән уң якта өч тапкыр күке кычкырганны ишетте. Бу шартлы
билге иде. Андрей җиргә чүкте, тирә-ягына каранды да, шуышып,
аваз килгән якка юнәлде. Айрат иңкү җирдә ята һәм игътибар белән
еракка баккан. Андрей, аның янына ук килеп, кабыргасына төртте.
Тегесе аңа карап алды да дәшми генә сулга ымлады. Андрей башын
күтәреп, калкулыкның теге ягына күз төшерде. Анда кырыклап метр
ары тау сызасы буйлап кораллы кешеләр төркеме бара иде. Алар
иңнәренә авыр рюкзаклар аскан, кайберләренең иңендә пулемёт.
Үзләре барлык төстәге һәм төрдәге камуфляж киемнәр кигән,
башларында гарәп язулы яшел бәйләвечләр. Кинәт беренче барганы
туктап калды да кулын күтәрде. Калганнар да шып туктады. Теге
әйләнә-тирәсенә күз йөгертеп чыкты, борынын җыерып иснәгәндәй
итте һәм кинәт посып яткан яугирләр ягына борылды. Андрей җәһәт
кенә качып өлгерде һәм, бер-ике минут яткач, янә башын күтәрде.
Чылбыр хәрәкәттә иде.
– Ничәү алар? – дип пышылдады Андрей.
– Штыклары йөз иллеләп, – дип җавап кайтарды Найруллин.
– Чабан ялганламаган!
– Нәрсә? – Айрат аңа таба борылды.
– Кичә кич аларның разведка төркеме монда булган. Үтү юлларын
билгеләгән. Булды, китәргә кирәк. – Һәм Андрей янә татар малаеның
кабыргасына төртте.
Андрей әлегә кадәр аңлый алмый: ничек итеп алар – күпне
күргән тәҗрибәле яугирләр – сузып салынган тимерчыбыкны
күрми калганнар! Граната яхшы яшерелгән иде, ә тимерчыбык
җиргә якын үткәрелгән, куе үлән арасында алар аны берничек тә
шәйләмәгәннәр. Тик шулай да! Аларның ялгышырга хакы юк иде!
Юк иде! Кинәт шартлау тавышы ишетелде, Найруллин кискән кебек
авып кына төште. Андрейның аягын божан тешләгән кебек булды.
Ул да егылды, ләкин башын селки-селки, аңына тиз килде. Учлары
белән колакларын уды, ә инде берничә мизгелдән колаклары ишетә
башлагач, Айратны җилкәсенә салды да, җиргә иелә төшеп, урман
буйлап йөгерде.
– Әй, өстәге катта, исәнме син? – Ул иптәшен селкетеп алды,
Андрейның муеныннан кайнар кан агып төште.
Ул Айратны җиргә төшерде дә сак кына итеп үләнгә яткырды.
Найруллин йөзенә үтә дә җитди кыяфәт чыгарып, күзләрен киң ачып,
зәңгәр күккә карап ята иде. Ярчык аның муенын үтәли тишеп чыккан
да, тирән ярадан кып-кызыл кан ургыла.
Үзеннән берничә метр уңнан да, сулдан да ул таныш түгел сөйләм
ишетте. Артларыннан үкчәгә басып куа киләләр.
– Кичер, агайне! – Андрей Айратны чокырга яткырды да тиз-тиз
генә өстенә ботаклар ыргыткалаштырды. Борылды да тавыш килгән
якка таба автоматыннан ата башлады.
Андрей озак атышты әле. Мәңгелек үткән кебек тоелды. Аңа
да аттылар. Кайсы яктан? Монысын аңлый алмады ул. Күрәсең
һәрьяклап. Патроннар беткәч, ул теше белән генә чикәсен каерып
алып, граната ташлады, аның артыннан икенчесен, өченчесен. Аннан
соң пычагын чыгарды да бар көченә йөгерергә тотынды...
Бик күптән инде, Андрей институтның икенче курсын тәмамлагач,
ул үзенең студент дуслары белән төзелеш отрядында эшләгән иде.
Җәйге каникулларда акча эшләп алу мөмкинлеге чыккан иде ул
чакта. Егетләр колхозда сыер фермасы төзеде. Аларны бер катлы иске
кунакханәгә урнаштырдылар – колхоз рәисе сезонлы эшчеләрне гел
шунда яшәтә икән.
Алар иртәдән кичкә кадәр эшләде. Кунакханә дигәннәрендә душ
бөтенләй юк иде, шуңа да студентлар эштән соң пычрак, ләм баскан
буада юына иде.
Андрей яр кырыенда чишенде дә киемнәрен калдырып, суга керде.
Сабынлап, тәнен мунчала белән ышкып-ышкып юа башлады. Авыр
эшкә күнекмәгән тәне рәхәт итеп сызлый иде.
– Дускай, сабының юкмы?
Андрей борылып карады. Яр кырыенда тельняшкадан, трико һәм
яланаякларына сандали кигән егет басып тора.
– Тот! – Һәм Андрей аңа кер сабынын ыргытты.
Егет җитез генә аны тотып алды да үләнгә куйды, аннан соң тиз
генә чишенеп, әкрен генә суга керде.
– Рәхмәт! – Андрейга чем кара шат күзләр карап тора иде. – Минем
исемем Ромка, синеке?
– Андрей.
Ромка мәһабәт иде. Озын буйлы, төз гәүдәле. Чәчләре козгын
канаты төсендә, йөз чалымнары дөрес, бөркет профильле, бары тик
борын билендә генә – ике күз арасында көрән нокта булып зур миң
эленеп тора.
– Осетин?
– Чечен. – Һәм Ромка тәнен сабынлый башлады. – Без абый белән
бакчаларда алма җыябыз.
– Әйбәт түлиләрме?
– Без натуралата алабыз. – Ромка көлеп куйды. – Биш ящик җыябыз
– алтынчысы – безгә.
– Ә без монда сыер фермасы төзибез. Сөт фермасы артында.
Күрдеңме?
Шушы танышлыктан соң, Ромка студентлар янында еш кунак була
башлады. Алар бергәләшеп футбол йә нард уйнарга ияләшеп китте.
Ул тупка кискен һәм нык итеп тибә иде.
– Кайчандыр «Терек» өчен уйнаган чаклар бар иде, – дип елмая.
Ромка абыйсыннан гына курка иде. Аны гына бер карусыз тыңлый...
Музыка тавышы көчле чыга. Колхоз идарәсе янәшәсендәге аланда
егетләр һәм кызлар бии. Әйләнә-тирә уен-көлкедән гөж килә. Ни
әйтәсең – ял көне. Күңел ачарга, биергә була. Студентлар аерым
төркем булып оешты. Ромка да Андрей янына эскәмиягә чүмәште.
– Әй, кил әле монда! – Ромкага яшел төстәге клёш балаклы чалбар
кигән олырак кына бер егет усал итеп карап тора иде. Ул аны бармак
белән генә үзенә дәште.
Элегрәк Андрейның аны күргәне юк иде.
– Аның белән бәйләнешмәгез, – дип пышылдады Андрейның
колагына шушы авыл кызларының берсе. – Генька Кривов ул, яңарак
кына төрмәдән чыккан. Һай, хәзер нәрсә була инде!
Ромка, елмаеп, урыныннан торды. Ул егетнең күзләренә бик кыю
итеп карап тора. Андрей да басарга теләде, ләкин егет аны этеп кенә
җибәрде, һәм ул эскәмиягә килеп төште.
– Синең белән соңрак сөйләшербез. Хәзер менә бу бүре баласының
каны нинди төстә икән – шуны карыйбыз, – дип, ул авызын кыегайтып
хихылдап куйды.
Андрей кинәт кенә торып басты, иңен дустының иңенә терәде.
Ромка аңа борылып карады һәм барысын да аңлап елмайды, аннан
соң кашын җыерды һәм янә карашын Генькага төбәде.
– Ә без бергә, – диде Андрей тегенең исерек күзләренә туп-туры
карап...
Андрейның колагына тамак төбе белән сөйләшкән тавышлар
ишетелде. Бандитлар урманны тикшерә иде. «Алар монда керми
калмаячак инде, – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Керми
китмәячәкләр. Нишлисең, үләсе икән, музыка белән инде».
Андрей кулы белән капшап, идәннән пычагын эзләде. Пычагы юк
иде. Ул биштәрен капшап карады, кесәләрен – юк.
Андрей үзенә кемдер карап торганны тойды һәм карашын күтәрде.
Ишек катында камуфляж киемнән таза гәүдәле бер егет басып тора
иде, кулында – АКС. Ул игътибар белән Андрейны күзәтә. Ул инде
автоматын иңенә асып, бер кулы белән сөяк тоткалы кәкре хәнҗәренә
үрелә. Җирән сакалы тырпаеп тора, астарак ике кылыч төшкән гарәп
язуы караңгыда аксылланып тора.
Андрейның аркасыннан суык йөгерде, ул үлеменә карый алмыйча,
дәшми генә карашын аска төшерде дә күзләрен йомды. Хәзер аны
суячаклар. Тәкә суйган кебек. Бандит аңа таба килеп, чүгәләп утырды.
Аннан соң Андрейның иягеннән тотып, башын өскә күтәрде. Андрей
күзләрен ачкандай итте. Аңа кара күзләр текәлеп карап тора иде.
Ике күз арасында зур гына көрән төстәге миң эленеп тора. Берничә
мизгел алар игътибар белән бер-берсенә карап торды.
– Эй-а Ваит, хаски ву1? – Тышкы якта якынлашып килүче адымнар
шулай дип сорады.
Теге иякне җибәрде дә ашыгып торып басты, Андрейның башы
күкрәгенә төшеп китте. Ул үләргә әзерләнде. Авырту чигенде.
– Эй-а доттага2! – Тыштан тагын кычкырдылар.
– Вац3! – Чечен егете борылып, әкрен генә сарайдан чыгып китте.
– Рәхмәт, Ромка, – дип пышылдады Андрей, ләкин тегесе җилкәсен
сикертте дә ишекнең теге ягында юк булды.
1 Чеченчадан: Әй Ваит, руслар бармы?
2 Чеченчадан: Әй дус (иптәш)!
3 Чеченчадан: Юк!
Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai, архив, фотода автор үзе.
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев