Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялгышлардан сабак алыр өчен...

Ялгышлардан сабак алыр өчен, Бу бер гомер миңа аз булды.

Ялгышлардан сабак алыр өчен,

Бу бер гомер миңа аз булды.

Уй-хисләрем минем, яшәлмичә,

Шигырь итеп кенә язылды.

Януларым гел ихластан иде.

И түктем лә шуны кәгазьгә!

Каләм очындагы ут-яктыдан

Кара төннәр шашты беразга.

Кәгазь өсләренә юллар салды

Гамәлемә шаһит каләмем.

Беләм хәзер гомер сабакларын

Әҗер-савап итү әмәлен.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев