Халкымны яратып
Меңьяшәр халкымны яратып Башымны иямен! Иямен...
Учаклар сүнмәгән заманда
Җил йөргән тирмәләр тирәли.
...Кемнәрдер күн читек кигәндә,
Кемнәрдер җиләнен төймәли.
Башымны югары күтәрәм! –
Халкымның дәүләтле чаклары!
Тарихы – тояклар тавышында, –
Яратам ничек бар, ни барын!
...Учаклар пыскыган чорларда
Давыллар күтәргән тирмәсен.
Әйткәндер шикелле дәвер дә:
«Бу халык, әйдә, бер чирләсен».
Башымны тотамын!.. – Тыңлаучы
Булганмы ул чакта моң-зарын?
Көчсезне тукмавы бик җиңел... –
Яратам ничек бар, ни барын!
Учагы сүнгәндер – ут күрше
Алгандыр һәр утлы күмерен.
Чор буйлап җылылык тараткан,
Уйламый ялкыны кимерен.
...Күралмыйм кайчакта халкымны,
Күзаллап җиңүсез язларын.
Тоям күк дәүләттән язгандай
Теленнән, диненнән язарын...
Учакның көлләре суынган,
Тирмәләр тузгандыр туфанда.
...Бер очкын кабынган шикелле
«Халкым!» дип дәшәр сүз туганда.
Сагынам үткәнен... Җуймыйм дип,
Чигүле читекләр киямен.
Меңьяшәр халкымны яратып
Башымны иямен! Иямен...
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев