Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш

Ниләрдер алынган, Ниләрдер куелган. Һәммәсе бердәнбер Күңелгә җыелган.

Гәрәбә яфраклар
Бер күчкә сыенган –
Туйганнар җилләрдән,
Туйганнар уеннан.
Эземә коелган,
Көземә коелган.
Ниләрдер алынган,
Ниләрдер куелган.
Һәммәсе бердәнбер
Күңелгә җыелган.
Шуңа да бу җирдә
Яшим күк тоелган.
Йә, соң ни үзгәрер
Минем бу тоемнан?
Алдану, ялгышлар
Китми һич уемнан.
Ә алар, әйтерсең,
Коелган чуеннан.
Бу тормыш кешелек
Сутыннан туенган.
Ник болай? Аклыгы
Бит бәби туеннан...
Җавабын табармын
Бәлки, бик кыеннан.
Сынар ул мине дә
Чыкканчы уеннан...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев