Әткәй керә төшемә
Әткәй бик еш керә төшләремә, Ир уртасы – матур чаклары.
Әткәй бик еш керә төшләремә,
Ир уртасы – матур чаклары.
Ак оекбаш, яшел эшләпәдән,
Нык адымнар белән атлавы.
Су китерәм аңа чишмәдән мин –
Ишек ачып көтеп тора ул.
Сөртенмә, дип, паласларны рәтли,
Өйгә дәшеп, тамак кыра ул.
Рәхәт чаклар, табын тулы муллык –
Уянгач та аны сагынам...
Күзем йомып китәр идем тагын
Шушы йортка – әткәм янына.
Бүген тагын әткәй төшләремдә
Сөя мине, кысып куенына.
«Авырлыкка, кызым, бирешмә, – ди, –
Бәхетле бул барыр юлыңда».
Уянам да, әткәй юк янымда,
Китеп барган безнең арадан.
Төшләремә кереп кисәтә ул
Авырлыктан, хәсрәт, бәладән.
«Әнкәң белән бергә чәй эчтек, – ди,–
Тамагым тук, ризыгыбыз – мул».
Юрап куям: алар разый, димәк,
Догаларым булгандыр кабул.
"КУ" 09, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев