Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабакташларга

Сәбәп табып, читкә таралдык... Сезне уйлыйм (һәрчак уйда шул!), Тик без генә башка икән шул...

Шул ук җәйләр икән монда, дуслар!
Дөнья йөзләрендә яралып,
Йөргән идек тәнгә каралып.
Артка түгел, алга карадык,
Сәбәп табып, читкә таралдык...
Сезне уйлыйм (һәрчак уйда шул!),
Тик без генә башка икән шул...
Үзгәрсә дә күрше-күләннәр,
Шул ук сукмак, чәчкә-үләннәр,
Шул ук бакча, нарат, юкәләр
Элеккечә матур үсәләр.
Элеккечә капка аллары,
Яңарган тик бабам таллары.
Таллар баскан инеш ярын да,
Сагынамын аның салын да...
Балачагым – язгы урманда,
Искә төшә ландыш җыйганда...
Төш күрәмен: имеш, әнкәй дә
Уятадыр иртән мәктәпкә...
Мәктәп башка, үзгә җыеннар,
Үзгә җырлар, үзгә уеннар...
Ни кызганыч, вафат дусларым
Күрмәс инде чишмә буйларын!

Белсәң иде, инде бездән соң
Нинди буын килер икән соң?!
Безнең гомер шәмдәй сүнгәч тә,
Бакыйлыкка инде күчкәч тә
Шул ук җәйләр килер монда, дуслар,
Шул ук җәйләр!!!

Хәбир ИБРАҺИМ (1958) – шагыйрь, прозаик, драматург; Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе. Ш.Маннур, Г.Исхакый, А.Алиш, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
«Аһәң», «Ялгыз тәкәрлек», «Бәхетсез җаннар» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев