Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күкләрнең яшьтәше

Көзләрнең бәгыре өзелә, Күк тулып түгелә күз яше.

Көзләрнең бәгыре өзелә,
Күк тулып түгелә күз яше.
Күзәтәм өзелә-түгелә,
Гүя мин күкләрнең яшьтәше.
Ә кичә кояшлы көн иде,
Ничекләр күрмәдем бар нурын?!
Иркәсе биштәрен тутыра:
«Исән кайт, үлмә син, матурым!»
...Сугышның җөйләре сүтелгән.
Күңелләр янәдән кителгән.
Кемнәрдер каядыр чакыра,
Ул юллар югыйсә үтелгән...
Гыйбрәтләр алмаган безме ул?! –
Мең сорау, җавабы – тирәндә.
Ә бүген күкләрнең күз яше
Чылаткан кешеләр тирәмдә.
Туңасыз, өшисез, кешеләр,
Бер очкын сүнмәгән йөрәктә.
Тик сезне җылыта алмам шул
Ил, Ватан учагы кирәктә.
Күр, охшар икән лә охшаса
Заманның заманга шәкеле.
Чорлардан чорларга йөгерәм,
Мин яшәп арыдым шикелле.
Ишетәм: «Исән кайт, кадерлем!..»
Күк тулып түгелә күз яше.
Таяныр терәгем табалмыйм –
Гүя мин күкләрнең яшьтәше...

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев