Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көн коела уйчан тәрәзләргә...

Көн ягыла тәрәз читләренә, Көн ябыла бишек челтәренә…

Көн коела уйчан тәрәзләргә,

Көн урала бишек япмасына.

Тынмас дигән җырлар тына берчак,

Сынмас дигән корыч гамьнәр сына.

Төн каера сагыш казыкларын,

Төн аера учлам йолдызларны,

Төн тырнагын үтеп, көнгә керә,

Көнгә керә үткән вакыт зары.

Көн сарыла ишек яңагына,

Көн сарыла идән сайгагына,

Бишек челтәренә чуклар тезә,

Нарасыйлар баса аягына,

Тыпыр-тыпыр китә дөнья буйлап.

Дөнья уйлы, буйдан-буйга юллар.

Шул юлларга талир тәңкә чөя

Без үстергән кызлар, безнең уллар.

Өр-яңадан давы куба җирнең,

Чор үзәген тырный тынгысызлык.

Әйдә, күңел, эндәшмичә торыйк,

Көн җылысын тойыйк,

Җирне тыңлыйк.

Сөйләшмичә торыйк, азга гына

Иркен сулап куйсын таулар өне.

Үткәннәрнең кайтавазы иңсен,

Безнең сүзләр бик еракта инде:

Мәңге яшим, мәңге сөям, дигән,

Мәңге тоям, дигән, җилләр тынын,

Назларымда мең тибрәтәм, дигән,

Юлдашларның күңелләре кылын…

Төн каера сагыш казыкларын,

Төн аера янәш йолдызларны.

Таң күзенә чык-яшьләрен тезә

Парын табалмаган йолдыз зары.
Көн сарыла тәрәз өрлегенә,

Көн сарыла ишек яңагына,

Җирдә юллар ята. Шул юллардан

Гомер-гомер еллар бара гына.

Гомер эзләрендә – көмеш чыклар,

Төн карасы тамган йолдыз зары,

Көн яктысы манган корыч гамьнәр,

Әллә ниләр, әллә ниләр тагы...

Ул эзләрне әле абайламас

Безнең уллар, без үстергән кызлар.

Аларны да көн яктысы сөяр,

Аларны да төн карасы сынар.

Казык йолдызларым кубып төшәр,

Тәрәзләрдән китәр көн яктысы.

Сайгакларны, ишек яңакларын,

Бишек бавын килә, их, саклыйсы...

Сарыласы килә хәтер булып,

Тере булып, җылы сагыш булып.

Уянасы килә улларымның

Сулык-сулык йөрәгенә кунып.

Уеласы килә кызым чигәр

Сөлгеләрнең бизәк өлгесенә,

Алар җирдә яшәп өлгерсенгә,

Алар җирдә сөеп өлгерсенгә,

Чөеп өлгерсенгә оланнарын

Тупырдатып, мәңге калыр булып,

Тәпи китеп, юлга җиткәннәрен

Карап калсалар да каерылып.

Аерыласы килми көн күзеннән,

Өзеләсе килми сагышлардан.

Йолдызлардан тамган көмеш чыклар

Безнең гомерләргә багышланган!..

Хәтер җебен сузып кичәгемә,

Җылы сагыш салып кичләремә,

Корыч гамьнәр корып кичәремә,

Көн ягыла тәрәз читләренә,

Көн ябыла бишек челтәренә…
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев