Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хуҗасыз йорт

Ябылып бетмәгән капка – Каерып җилләр ачадыр.

Утлар сүнгән. Хуҗасыз йорт

Кемне каргап ятадыр?

Шушындый йортларга карап,

Җанда сагыш артадыр.

Ишегалдын җәен чирәм,

Кышын карлар басадыр.

Ябылып бетмәгән капка –

Каерып җилләр ачадыр.

Әле кайчан сау хуҗалар,

Инде гүрдә ятадыр.
Балаларның үз кайгысы,

Монда сирәк кайтадыр.

Хуҗасыз йорт. Шомлы тынлык.

Күңелне моң басадыр.

Үги калган бу нигездән

Фәрештәләр качадыр.

Хуҗасыз йорт. Бер уйласаң,

Гаепләү дә хатадыр.

Бәлки «өстәгеләр» безне

Бетерәбез, дип, ятадыр.
 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев