Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без бары кешеләр

Без бары кешеләр: җиһанны елаткан, Тәмугның үзеннән дөньяга таш аткан.

«Без бары кешеләр», – дидең син тын гына.
Без бары кешеләр тормышның тынында.
Ялгышка башларны орабыз еш кына –
Акылны йомарлап, йөрәкләр ашкына.
Без бары кешеләр шайтани кан белән,
Мизгеллек тормышта уйныйбыз җан белән.
Үлемне алдарга тырышып яшибез,
Күзләрнең түренә язылган яшебез.
Без бары кешеләр чаяндай тел белән...
«Кеше бул!» – дип бездән Җир, Күкләр үтенә.
Без бары кешеләр: җиһанны елаткан,
Тәмугның үзеннән дөньяга таш аткан.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев