Бабам тал утырткан
«Бу талны киссәләр кисәрләр, әнием, Төбендә, әнә, яшь үсенте күренә...»
Бабам тал утырткан капкага читләтеп,
Теләген туфракка аш итеп кушкандыр.
Хыялын өстәгән, өметен салгандыр,
Сары төс – көздәндер, аклыгы – кыштандыр.
Ул нәзек, бик юка бер чыбык булгандыр,
Теләкнең кодрәтен тойгандыр шулай да.
Һәм үсеп киткәндер, яшим дип әйткәндер,
Тамырын туган җир җылыткан бер айда.
...Әтине, әнине шушы тал ышыклап,
Серләрен яшергән яфрагы күзенә.
Көн үскән, ай үскән, куерган җәй саен,
Елдан-ел сокланып үткәннәр үзенә.
...Төптән нык иде ул. Кәүсәсе яшерде,
Без куыш уйнадык шушы тал тирәли.
Мәңгелек бу җирдә ул яшен оныткан,
Куерган яфраклар җилдә дә тибрәлми.
Кайрысы купкан, күр, эчтәнме черегән,
Мин беләм давылның җавапсыз калмасын.
Кисалмыйм тик аны, эндәшәм улыма:
«Ерак тор, бәбкәем, өстеңә аумасын!»
Улкаем, барыбер, сүземне тыңламый,
Якын ук килгән дә юл эзли серенә.
«Бу талны киссәләр кисәрләр, әнием,
Төбендә, әнә, яшь үсенте күренә...»
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев