Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни җөй җөйли

«Ничек тегим чорның ярасын...» Алмашка гел бирмәк яңасын.

Келтер-келтер әни җөй җөйли,

Тегү машинасы ни көйли?

Келтер-келтер бер җөй заманга:

«Тишек-тошык арта һаман да...»

Әнкәемнең уе, һай, асыл:

«Бөтәйтәсе иде дөньясын!»

Язын җөйли, җөйли көзләрен,

Җепкә ялгый өмет сүзләрен:

«Ничек тегим чорның ярасын...»

Алмашка гел бирмәк яңасын.

Кышын кышлый шулай, җәй җәйли,

Келтер-келтер әни җөй җөйли.

 

"КУ" 05,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев