Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җан сафлана

Күңелләрдә җыелып, күпме юшкын кала.

Яшьни яшен, күкләр күкри, яңгырлар ява.

Җир һәм күк бергә кушылган, сафлана һава.

Җаннарны да чистартырга

Күк күкрәү һәм яшен кирәк.

Күңелләрдә җыелып, күпме юшкын кала.

Хакыйкатьне табу өчен,

кайчак шундый халәт кирәк:

Яшьнәсен яшен, күкрәсен күк – җан сафлана!

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев