Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алсу канәферләр таң кебек

Алсу канәферләр, Мәңгелек ут – Җиңү каршы алган таң кебек. Башка сугыш кирәк түгел безгә – Сезнең Җиңү булсын мәңгелек!

Авылыма кайтам, бәйрәм бүген.
Бөек Җиңү көнен кадерләп.
Медальләрен тагып, парадка дип,
Әти барыр иде... Хәтердә...
...Әти дә юк инде, әни дә юк,
Беләм, тоеп тора рухлары.
Кулларымда алсу канәферләр,
Мин кабергә куям шуларны.
Исмәгыйль абзый да китте, әти,
Соңгы сугышчыны җирләдек...
Дөнья тыныч, аяз иде күкләр,
Сугыш кайгысын без күрмәдек.
Киндер букча, күлмәк ямаулы да...
Тик өс бөтен, тамак тук иде.
Бүген, әти, дөнья тыныч түгел,
Илләр тыныч түгел, юк инде!
Тик бер теләк: илләр тыныч булсын,
Илбашлары булсын аң, зирәк!
Бүгенгесе үтәр, ил белән бит,
Сабырлыклар кирәк, аһ, кирәк!..

Куерыплар килә кара болыт,
Кар булса да... ялкын булмасын!
Яңа буын афәт күрмәсен дә,
Фашист янә кулын сузмасын!
Алсу канәферләр, Мәңгелек ут –
Җиңү каршы алган таң кебек.
Башка сугыш кирәк түгел безгә –
Сезнең Җиңү булсын мәңгелек!

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев