Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту бурычы йөкләнә. -
7 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә. Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды. -
3 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар өстенә ут яудырырга кереште. -
1 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде – дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә. Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады. -
30 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– И балакаем ла соң, – дип, мине кочагына умырып алып, үксеп елап та җибәрде Сандра җырак түти. – Бигрәк сабый бит әле син... Сандра җырак түтинең елавына мин әллә ни аптырамадым, ул шундый инде, «җомшак» безнең, әмма җөмләсендәге үземә караган икенче өлеше сискәндерде – «бигрәк сабый бит әле син», – дигәне. «Димәк, әни йә әти белән нәрсәдер булган...» – дип, аркам буйлап, йомарланып яткан җиреннән сүтелеп киткән ак еландай, сузылып суык йөгерде. -
29 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Димәк, син Микаш карт бабай хыялланганча, «Нина Ассеевна» булырга барасың! Шул сүзләрдән соң, кинәт Янсуар әбинең ике күзеннән атылып, яшь кайнап чыга да, ул иңендәге тастымалын сыерып алып, аңа йөзен каплый. Иңнәре калтырап, елый башлый. -
25 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Суга бату белән үгездән соң өченче «фаҗига» көтеп торган. Олылар, үз эшенә мавыгып, моны вакытында абайлап кына җиткермәде. Барысы да безнең бөтен Казак очына данлыклы, урамыбызга күз карасы булган көлтә койрыклы җирән әтәчебез Атаман үлгәннән соң башланды. -
24 сентябрь 2025 - 13:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Әтисе – Микаш карт бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган «Зингер»22 тегү машинасын зырылдата. «Зингер»га мине, туктатып торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп, гел шунда кабат яшереп тә куя. -
23 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иң гаҗәбе – янгын чыгасы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, янгын. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты. -
22 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иван, сәкедән торгач: – Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел... Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп киткән. – Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан әби. -
19 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп: – Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә ишарәләп. – Точно ли ваша? Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук кырт кисә: – Это у нас ногайское. -
17 сентябрь 2025 - 13:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде. -
16 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә әйтеп тә куйдым: – Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам! -
15 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең. Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды. БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү тавышлары колакка бәрелде. -
12 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
3 гыйнварда – әтинең туган көне, ул көнне, Кибәч әбиләргә кайтабыз, яшь бабай белән туганым апа, Руслан һәм Марсель да кайта. Кибәчтәге туганнар белән очрашып, өй борынча ашка, утырмага йөрешәбез.