Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Чыгу юлларының күз алдында берсе артыннан берсе ябыла... Аш та үтми, су да бармый. Салих, шинелен кулына гына салып, Хәмитнең өеннән ерак булмаган штабка кереп китте. Шулай аптырап утырганда, Сафа килеп керде. Исәнләшү юк, башкасы юк, шунда ук ачуланып сүз башлады...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

55
– Улым, утыр әле, сөйләшик. – Хәмит ничәнче көн инде Салих белән
сөйләшергә тырыша, тик ул: «Вакыт юк!» – дип кенә җибәрә. Бу юлы
кыенсынды булса кирәк, көрсенеп булса да, утырды Салих өстәл артына.
– Степан белән очрашмыйча булдыра алмассың бит инде, күпме сузсаң
да. Нәрсә уйлыйсың? Чакырып аласыңмы?
– Очрашмый булмый. Үзем барам. Курыксын аз булса да бездән.
– Бәлки, шулай да. Тик мин аны әллә ни гаепләмим. Атта да бар, тәртәдә
дә. Менә шуны аңлый алмады ул. Шуңа да аның башында бер генә уй –
ничек итеп үч алырга?
– Ә мин нишлим соң бу хәлләрдә?
– Битараф булырга тырыш. Аллаһы Тәгалә үзе белә ул тиешен бирергә
һәркемгә. Ә барып куркытып килү кирәк! Дөрес уйлыйсың!
– Аңладым, әти! Белербез нишләргә аның белән синең тынычлыкны
ашаган өчен. Ә Михайловкага бүген үк барам.
* * *
Мондый кышның әллә кайчаннан булмавына зарланалар картлар. Кар
юк, салкыннан туңган җир ярыла, көннәр буена усал җил сары яфраклар
куа, әллә кайларда, өстә, кеше куркытып сызгыра, өермәләр әйләндереп,
тузанны югарыга алып менеп китә.

Картлар нидер сизеп зарлана:
– Бәлагә бу, кордашлар, бәлагә! Бездән олыларның мондый хәлләрне
сөйләгәне булмады...
Картлар авыр сулап ризалашалар.
– Бәлагә бу! Әйе! Казага...
Хәниф мулла вәгазьләрендә бу хәлләрне көн саен кабатлый башлады.
– Дин кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшә безгә. Илдә
гасырлар буе яшәп килгән тәртипне бозган өчен, Аллаһыдан читкә
тайпылган өчен. Аллаһы Тәгаләгә ышаныч суына, элекке изге кануннар,
игътикад-дингә бирелгәнлек югала башлады. Ходай вә кешеләрнең
дошманнары – бәлшәвикләр килеп чыкты. Карагыз, ни эшләделәр алар
илдә эрвәлүтсәләре белән? Ходайдан курку кирәк, картларны ихтирам итү
кирәк! Болай барса, ахырзаманга да ерак калмый! Сәҗдә кылыйк Аллаһыга,
юашлык-тыңлаучанлык аша гафу сорыйк!
Сәҗдә кылалар картлар, кайчакта онытылып утыралар: ни өчен Аллаһы
Тәгалә дөньяны җинеләйтергә тырышканда гына аларга ачулана икән?
Картлар дисәң дә, аларны һәрнәрсәгә берсүзсез ышандырып булмый, алар
бит дөнья күргән, ил гизгән, сугышларда булган кешеләр!
– Начар эшләре белән дан казанган бозык кешеләр барлыкка килде,
җәмәгать! Каторжаннар! Әнә бит Ильяс ни эшли?
Ильяс нинди каторжан булсын? Үзебез сайлап куйган старшина ул!
– Акны кара диләр, дөреслеккә каршы баралар. Ходайдан куркыгыз!
Изге Коръән-Кәримдә язылган, мондый гөнаһ ияләре тәмуг утында яначак!
Шулай булырмы-юкмы, кем яначак бит әле? Халыкны атып-асып, талап
йөргәннәрме, әллә халыкның яклаучыларымы?
Ильястан соң сайламый-нитми куелган старшина Зиннәт картаеп китте.
Салихның буш дәгъвалары җиләтте, солдатларны урнаштыра-урнаштыра
хәле бетте. Монысы инде староста Хәмит эше, тик ул хәзер Салихка таяна.
Бер закон калмады – өяз белән бернинди элемтә юк...
Барысы да үз агымы белән бара. Тик кая барадыр. Бары кичәге
дошманнарны бергә җыйды бу агым. Бер йолага, гадәткә әйләнеп китте
көн саен староста Хәмиттә җыелу, җыелып яңа хәбәрләрне байкау.
Көн саен өй тулы кеше! Моңа җаны көйгән Рәхимә тиргәшә:
– Ничек көн дә бер җирдә җыелып ятып була икән, ә? Әндрәй казнасы
бармы әллә монда? Сөйләшергә дип түгел, бушка тыгынырга дип киләләр,
җир битләр! Кемнең безне чакырганы бар?
Ул гына да түгел, карап кына тормасаң, куллары әллә кайдан үскән
хезмәтчеләр табак-савытны ваталар:
– Нәрсә дип катып калдың? Йөгер, ашны тарат! Аяк астыңа карап атла!
Тәлинкәне тагын ватсаң, башыңны мичкә бәреп ярам!
Мөхәммәтҗан һәм аның уллары килми, юкка чыктылар, Гаязетдин урап
үтә, байларның берничәсе инде күптән чыгып киттеләр Казанлыдан.
Буш сүзләр, буш вәгъдәләр... Салих та кайчакта кушыла бу сүзләргә,
Колчакның Мәскәүгә барып җиткәне турында сөйли. Ничек кенә тыныч
булырга тырышмасын, ул үзен куз өстендә биегән кеше итеп тоя. Казанлыда,
борын астында партизаннар. Төрле якка солдатларын җибәреп карады –
бөтен төбәк алар белән тулы. Болай булса, ни белән тәмамланыр Колчакның
эшләре?..

Салихка да яшерен генә китү юлын эзләргә кирәктер. Бәлки, Бөре аша
Уфага? Тимер юлга чыгаргамы, партизаннарны ерып?
Айдан артык ачу-нәфрәт белән карый ул Томафи яланыннан
күтәрелгән төтенгә. Берничә мәртәбә ул аларны кырып ташларга да әзер
иде, тик солдатлар аз, станцияләргә таратып бетергәч, бары утызлап
кеше калды. Михайловкадагы халыкка ышаныч юк, анда бары коралсыз
мужиклар. Әлбәттә, кирәк булса, ул аларны авангард итеп файдаланыр.
Ике яктан ут астында булсалар, әллә нинди ныгытмаларны алырлар
ачулы мужиклар.
Чыгу юлларының күз алдында берсе артыннан берсе ябыла... Аш та
үтми, су да бармый. Салих, шинелен кулына гына салып, Хәмитнең өеннән
ерак булмаган штабка кереп китте. Шулай аптырап утырганда, Сафа килеп
керде.
Исәнләшү юк, башкасы юк, шунда ук ачуланып сүз башлады:
– Партизаннар корал алып кайтучыларга һөҗүм иткәннәр, аларны кырып
салып, коралны кулга төшергәннәр.
– Ничә винтовка инде хәзер аларда?
Бу гына җитмәгән иде! Сафа егерме биш дип әйтеп каптенармусны шик
астына алдырмады, сөйләшенгәнчә җавап бирде:
– Егерме. Ике әрҗә патрон, гранаталар.
Тынып калды Салих. Партизаннар бөтенләй коралсыз утырмаганнардыр
бит әлегә тиклем. Димәк, хәзер барысында да нинди дә булса корал бар.
– Кайдан белгәннәр корал турында?
– Ике кешене җибәргән идем тирә-якны караштырырга, Ризванның
ниләр кылганын күз уңында тотарга. Тоттың менә, көт тә тор. Ризван
аларны салкында Таныпка төшереп, шуннан бәйләп куеп телләрен ачкан.
– Нинди җәзага тарттырдың инде?
– Бакча артында бер тыныч урын бар, шунда чыгарып аттым.
Икесе дә тын калдылар. Салих беренче булып сүзен башлады.
– Менә нәрсә! Мин, Михайловкага барып, Степанның гаскәрен карап
кайтам. Синекеләргә ышаныч бармы?
– Алар күп эшләр белән бер-берсенә бәйләнгәннәр. Ышанычтан да
бигрәк курку белән.
– Ильясның бу эше минем түземлекнең соңгы тамчысын юкка чыгарды.
Иртәгегә мин план төзим. Очрашырбыз. Кайда, ничек, кем, кая – барысын
да сөйләшербез иртән.
Сафа өзгәләнеп чыгып китте, Салих тыныч кына штабта торып калды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев