Истәлекләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
17 августа 2023 - 15:00
Күктән төшкән бәхет
Яшь чагында кешегә күп нәрсә җитмәсә дә, безгә иң җитмәгәне акча иде. Стипендия нибары 28 сум, аның да бер өлешен тулай торак өчен тотып калалар. Бу акчаны без тартып-сузып ике-өч атнага җиткерәбез дә соңгы атнада ачлы-туклы көн күрәбез. Әлеге дә баягы акча бөтенләй бетеп, һәммәбез өчен дә кара көннәр башланган вакыт иде. «Казан утлары» журналының соңгы санында минем бер туплам шигырьләрем басылды, бөтен өмет шуның гонорарында... -
6 июня 2023 - 15:00
Азатлык юлында
Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе – Татарстанның суверенлыгы, икенчесе – дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе. -
17 мая 2023 - 15:00
Курган маҗаралары
“Уйнарга атнага бер тапкыр чыксагыз, шул җитә. Күп уйнасаң, ашарга да да күп китә, кием дә тизрәк туза”, – дип әйтә иде әни. Кайчакта, безне уйнарга чакырып, күрше малайлар керә. Әни аларны, ачуланып, куып чыгара. Гарьлектән, күңелләрем тулып кала иде шундый чакларда. -
25 апреля 2023 - 15:00
"Менә шундый Зәйнәб инде мин…" (истәлекләр)
"Әнием 84енче яшендә минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни..." -
15 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (ахыры)
Әче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: «Мин бу сугышта үлмим икǝн!» – дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем... -
14 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. «Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде», – дип елый... -
13 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Мәхәббәтең төшкән кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак хатынымны һәрьяклап өйрәндем... -
12 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек... -
10 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды... -
8 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! -
7 ноября 2022 - 11:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән... -
5 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!» -
4 ноября 2022 - 09:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Кинәт: – Батам, коткарыгыз, – дигән әче тавыш һәм «бата, бата», дигән тавышлар яңгырады. Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер чумып кемдер ага... -
3 ноября 2022 - 11:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Мин яңа галушны киеп, Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен сикердем, әмма ләкин... -
2 ноября 2022 - 15:00
Укытучы иртә чалара (дәвамы)
Дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга һәм әнкәйләргә әйттек. Алар: – Әни, әни, ни булды?! – дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде...