Курган маҗаралары
“Уйнарга атнага бер тапкыр чыксагыз, шул җитә. Күп уйнасаң, ашарга да да күп китә, кием дә тизрәк туза”, – дип әйтә иде әни. Кайчакта, безне уйнарга чакырып, күрше малайлар керә. Әни аларны, ачуланып, куып чыгара. Гарьлектән, күңелләрем тулып кала иде шундый чакларда.
Безнең бала чактан да, үсмер чактан да сагынып искә алырлык нәрсәләр аз. Күбрәк михнәтле, җәфалы көннәр һәм вакыйгалар гына искә төшә.
Сугыш башланды... Әти – фронтта. Без әни янында дүрт малай. Сугыш башланганда иң олысы Равил абыйга ун яшь, иң кечесе Әнәскә бер яшь тә тулмаган була. Миңа – тәртип буенча өченчесенә 3 яшь. Миннән олырагы кечеабый Наилгә 7 яшь. Шул еллардан күңел түрендә гомергә онытылмаслык булып урнашып калган берничә хатирәне искә төшереп китим.
Кыш көне. Әни безнең авылдан 30-40 чакрымнар ераклыктагы Урыс Алатына, колхоз эше белән әлбәттә, кул чанасы тартып, бер капчык ашлык илтергә киткән (спирт заводына тапшыру өчен булса кирәк). Аннан кайчан әйләнеп кайтасын белгән юк. Равил һәм Наил абыйлар, мичкә ягар өчен, су буендагы талчыбыклар кисә, басудагы эскертләрдән салам йолкый. Без кечкенә Әнәс белән аларның кайтканын салкын өйдә сәгатьләр буенча көтеп утырабыз...
Мичкә ягу минем вазифаларыма керә. Чыбык чи, чыш-пыш итеп, янасы килмичә генә утыра. Салам исә артык тиз яна: учлап алып, мичкә тыгып өлгермисең, гөлт итеп кабына да, янып бетә. Ялкынлы салам кисәкләре идәнгә коелып төшеп, янгын чыга язып калган чаклар да булды. Бер тапкыр утлы салам ялкыны урын-җирләргә үрмәләде... Ярый әле абыйлар ишек алдында иде, йөгереп кереп, сүндереп өлгерделәр. Юкса, янып беткән булыр идек.
Минем хезмәт тәрбиясе шулай өч-дүрт яшьтән үк башланды. Әни мине, күрше тирәгә йомыш белән йөртә башланды. Аларга кереп җиткәнче, нәрсә әйтәсен онытып җибәргән чакларым да була торган иде.
Аннары ашаган савыт-сабаны юып кую, идән себерү, бәрәңге әрчү кебек эшләр кушылды. Үсә барган саен өй эшләре арта һәм катлаулана барды. Башкача мөмкин дә түгел иде, ул чактагы авыл йортында мәшәкатьләр иксез-чиксез: учакка ягып, аш-су әзерлисең; самовырда чәй кайнатасың, суны бездән шактый ерактан, тау астындагы чишмәдән көянтә-чиләк белән ташыйсың (тимерчедә эшләнгән чиләкләр иләмсез зур). Мал-туар карау, кер, идән юу, балаларга гади генә киемнәр тегү, ямау... Бер әни ничек өлгерсен? Без, балалар, кулдан килгәнчә булыша идек, әлбәттә. Абыйлар күбрәк утын кисү, аны яру, кар көрәү кебек тышкы эшләрне башкара. Аннан килеп, алар 5-7 классларны Яңа Кишет дигән күрше авылга, ә 8-10 классларны 15 чакрымдагы Кенәр авылына йөреп (атна арасында шунда яшәп) укыдылар. Тиздән олы абый армиягә китте. Өй эшләре, нигездә, миңа (үсә төшкәч, энем Әнәскә дә) эләгә иде.
Әни иртән иртүк, кырга киткәндә, мине уятып, дистәләрчә эш кушып калдыра: савыт-саба юу, идән себерү; бозауны авыл читенә чыгарып арканлап кую; казларга, тавыкларга, ат кузгалагы белән көрпәне бутап, әчетке әзерләү; әти-әниләр төшке ашка кайтуга, яшь бәрәңгене кул белән казып алып (көрәк белән алырга иртә әле, үсәсе бар), аны юып, кабыгын әрчеп, казанда пешерү, баздан сөт-катык алып чыгып, самовар куеп чәй кайнатып, табын әзерләп кую...
Колхозда ул елларда, бигрәк тә печән чабу, урак уру вакытларында эшнең никадәр күплеген, тәртипнең ничек каты булуын тасвирлап,махсус язарга була. Әни, төшке ашка кайткач, кайбер көннәрне, ашык-пошык кына капкалый да, тиз генә кер юып ала. Керне инешкә төшеп чайкарга миңа тапшырып китә. Мин аны, чайкап алып кайтып, кибәргә элеп куям. Күрше хатыннар: “Лотфикамалның кызы урынында Рүзәле бар”, – диләр иде.
Өй эшләренең иң үзәккә үткәне, онга кушып ипи пешерү өчен, бәрәңге уу булды. Һәр атнаны тимерчегә биреп эшләткән зур ике чиләк бәрәңге уабыз. Бер чиләген Наил абый уа, икенчесен мин. Ул, миннән дүрт яшькә олырак булганлыктан, бик үк җәфаланмагандыр. Минем тиз хәл бетә,җайлырак булсын өчен, басып яки тезләнеп, көчәнеп эшлим. Калын калайны кадак белән тишеп эшләнгән угычның тешләре тупас, ыржаеп тора. Минем бармакларым сыдырылып, ертылып бетә. Берничә көннән, әкренләп, тазарып килә дигәндә, яңадан ипи салу вакыты җитә... Тагын бәрәңге уу.
Болар гына түгел әле. Әни, өй эшләренә вакыт табу өчен, мине кайвакыт үзе урынына басуга хатын-кызлар белән чүп утарга җибәрә иде. Әти, бригадир буларак, әнине төнге ат көтүенә билгеләп, берара мин аның урынына, бер абзыйга ияреп, төнлә ат көтүенә чыга торган булдым.
Бала чагымны искә төшергәндә, кайчакта мин үземне патша заманындагы крестьян тормышында яшәгән кешедәй хис итәм.
Сугыш елларындагы фәкыйрьлек галәмәт булды. Керосин, шырпы кытлыгы (утынны әйткән дә юк инде) хөкем сөрде, ике чакма ташны берсенә-берсен бәреп, ут алу да бар иде. Берсе мичкә ягып җибәрсә, күршеләре кереп, аннан үз учакларын кабызырга утлы күмер алып чыгалар. Хәсби (Хәсбиҗамал булгандыр) апа утлы күмерне күршеләреннән учына гына салып алып чыга икән дип сөйләүләре исемдә калган.
Керосинны, бик кадерләп, саклап кына тоттылар. Бишле, җиделе лампаны гына кулландылар. Уты тонык була, әлбәттә. Сукыр лампадан гына файдаланган чаклар да булды.
Сугыш вакытында күрше хатын-кызлар, бер-берсенә кереп, кул эшләрен эшли-эшли, кич утыралар иде. Күңел бушату да, керосинга экономия дә була. Безнең өйдә дә утырган чаклары булды. Фронт хәлләрен сөйлиләр, соңгы көннәрдә генә үлем хәбәре килгән яки яраланып госпитальгә эләккән ир-егетләр турында гәп коралар, бик аянычлы хәлләр сөйләп, елашып та, җырлашып та алалар...
Баланың табигый халәтенә, аның физик һәм акыл үсешенә турыдан-туры ярдәм итә торган мөһим нәрсә ул – уен. Бу бөтен тереклек ияләренең балаларына да хас күренеш. Без, бигрәк тә Әнәс белән мин, шушы күңелне күтәрә торган шатлыклы нәрсәдән дә еш кына мәхрүм кала идек. “Уйнарга атнага бер тапкыр чыксагыз, шул җитә. Күп уйнасаң, ашарга да да күп китә, кием дә тизрәк туза”, – дип әйтә иде әни. Кайчакта, безне уйнарга чакырып, күрше малайлар керә. Әни аларны, ачуланып, куып чыгара. Гарьлектән, күңелләрем тулып кала иде шундый чакларда.
Кызык хәл: күптән түгел генә узган сугышның шаукымы хәтта, балаларның, уеннарында да чагылыш тапкан. Без, бик теләп, әсирлеккә алу («пленга алу» дип әйтә идек) уенын уйный идек. Малайлар, ике төркемгә бүленеп, йортлар арасына кереп яшеренәләр дә, бераздан, берсен-берсе эзләп табып, «пленга ала» башлыйлар. Кайсы як, сиздермичә генә якынаеп, каршы як кешеләрен күреп алып, кинәт кенә беренче булып, «Ур-ра!» дип кычкырып өлгерсә, теге як кешеләрен әсирлеккә алган була. Бер кеше икенче якның бер генә кешесен, ике кеше – берничә кешесен әсирлеккә алырга мөмкин. Заман рухындагы, мәгънәле уен булган.
Яз килү һәркем өчен дә күңелле күренеш. Кышкы озын көннәрне ярым караңгы өйдә уздыру шулкадәр ялыктырган була: болай да кечкенә тәрәзәләргә, суыктан саклану өчен, яртылаш салам кибәге яки саламның үзен тутырып каккан такталарны кубарып алып ташлагач, өй эче кинәт яктырып китә! Безнең өчен әйтеп бетергесез куаныч инде ул.
Март башларында килгән кара каргаларны күргәч, шатлыктан карга ятып ауныйбыз (йоласы шундый). Беренче тапкыр сыерчыкларны күргәч тә шулай ук карга ятып ауный идек. Шатлык бит: көләч яз башлана, аның артыннан , матур, тәмле җәй киләчәк.
Ничек кенә булмасын, авыл җирендә туып үсү кешене табигатькә якыйнайта, аның могҗизаларын күрә, аңлый һәм аларга шатлана белергә өйрәтә. Кара каргаларның балалар чыгарып, үстереп һәм очырып чыгарган урыннарына ерак җирләрдән исән-сау килеш әйләнеп кайтуларына куангандай каркылдашулары, сыерчыкларның өзелеп-өзелеп сайраулары балачактан бирле колагымда яңгырап тора сыман.
***
Әгәр мин балачак хатирәләремдә Шәрифел әбием (әниемнең Шәрифел-камал исемле әнисе) белән Җәләлетдин бабамны искә алмасам, рухлары риза булмас иде.
Шәрифел әбиебез белән Җәләй бабабыз Әтнә районының Иске Мәңгәр дигән бай тарихлы борынгы авылында яшәделәр. Әтнә, Мәңгәр һәм Казан артындагы авылларның татар халкы өчен мәдәният һәм мәгърифәт үзәге булганлыгы тарихтан хәбәрдар кешеләргә яхшы билгеле. Бөтен дөньяга мәгълүм мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шушы төбәктә туып үсүе генә дә моңа чын дәлил.
Сүз уңаенда әйтеп китим: Россиянең Эчке эшләр министры булган армия генералы Рәшит Нургалиевнең әтисе Иске Мәңгәрдән. Ә шушы авылдан аерылып чыккан Олы Мәңгәр үзенең Төркиядә дөнья күләмендәге Мерседес-Бенц компаниясен оештыручыларның берсе Вәли бай кебек уллары белән данлыклы...
Безнең Шәрифел әбиебез дөнья бәһасе кеше булды. Бик уңган, мәрхәмәтле Шәрифелкамал апаны Мәңгәрдә генә түгел, күрше авылларда да беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Җәй көне Каенсар куаклыгыннан дару үләннәре җыеп куеп, шулар белән ел әйләнәсендә күп кешеләрне дәвалады, им-том итте. Үзе намазлык өстендә озак утырмаса да, авыл халкына бала тугандагы, кеше үлгәндәге йолаларны, мәшәкатьләрне башкарып килде.
Ул кунакка килсә, безнең өчен бәйрәм була иде. Без үзебез дә аларга барырга ашкынып тордык.
Бервакытны, мин, Әтнә базарына баручы әти белән әнигә ияреп, әбиләргә киттем. Бу хәлнең асылы шуннан гыйбарәт: Әтнәгә юл әби-бабайлар авылы Иске Мәңгәр аша уза. Димәк, әниләр, базарга барышлый, мине әбиләргдә калдыралар да, кайтышлый, яңадан кереп, алып кайтып китәләр. Мин, янәсе, ярты гына көн булса да, әбиләр янында торам.
Шулай итеп, алар китте, ә мин калдым. Ләкин минем һич кенә дә үзебезнең өйгә кайтасым килми. Анда, әйткәнемчә,савыт-саба юу, идән себерү, бәрәңге әрчү кебек эшләр минем өстә бит. Уенга да һәр көнне чыгармыйлар. Әбиләрдә рәхәт: эш тә кушмыйлар, ашау да тәмлерәк, теләгән чагында уйнарга чыгасың. Мин, әбиләрдә калу юлын эзләп, хәйләгә керештем. Өйләдән соң, Әмәкәй тавына чана шуарга чыгып киттем дә, кич караңгы төшкәнче уйнадым. Әти-әниләр, базардан кайтышлый, мине алып китәргә керәләр – ә мин юк. Көтеп тормыйлар, киләсе якшәмбедә алып китәрбез дип, кайтып китәләр. Икенче якшәмбе көнне мин тагын чыгып китәм дә,кич соң гына кайтам. Бу юлы да мине көтеп тормыйча кайтып китәләр. Шундый хәл өч-дүрт атна кабатланды. Шулай итеп, мин айга якын әбиләрдә кунак булып яттым.
Бүтән инде андый рәхәтлекләр тәтемәде. Мин тиздән укырга йөри башладым. Әмма бу әби-бабайлар белән очрашу-күрешү булмады дигән сүз түгел. Соңыннан җәйге каникул вакытында бер-ике генә көнгә булса да барып кайта торган идем аларга. Әбинең мине үзе белән Күшәр болынына, Каенсарга төрле шифалы үләннәр, колмак җыярга ияртеп барганы исемдә... Колмактан ул ипи салырга чүпрә ясый торган иде.
***
Мин малай чакта Кышкар авылы кешеләре Казанга болай йөриләр иде: авылдан өч чакрымда узган Кенәр-Арча юлына чыгалар да, шуннан сирәк-мирәк кенә үтеп йөргән берәр йөк машинасын кул күтәреп утырып, Арчага кадәр баралар. Аннары станциядән поезд белән Казанга.
Ундүрт яше тулып җитмәгән Кышкар малае – мин дә, җиденче классны тәмамлагач таныклыгымны кесәгә бөкләп тыктым да юлга чыктым. Казанга беренче баруым иде.
Урамнан кайтып килүче прицеплы машинаны туктатып, уртадагы бүрәнә башына менеп бастым, кабинада миңа урын юк иде. Юллар чокыр-чакырлы. Тирәнрәк чокыр аша чыкканда, кырыйдагы бүрәнәләр, алга таба этелеп, машина кабинасының артына килеп терәлә, хәтта уелып кергән эзләре дә кала. Уртадагы бүрәнә арткарак чыгып торганлыктан, кабинага бераз гына килеп җитми. Шул куышлык мине сытылудан саклап кала. Абайламыйча, кырыйгарак килеп баскан булсам, шул чакта ук якты дөнья белән хушлашкан буласы идем.
Поезддан төшкәч, сораштырып, колхоз базарына юл тоттым. Эзләгән адресым кызык: Колхоз базары урамы, түгәрәк баганалы капка Зөләйха апа... Базар буйлап шактый йөрергә туры килде: түгәрәк баганалы капкалар берничә булып чыкты. Ниһаять, базар урамының Нариманнан тимер юлга якын өлешендә миңа кирәкле өй янында, урта яшьләрдәге көләч йөзле хатын-кыз, бер кеше белән сөйләшеп тора. Мин ханымга эндәшәм: «Сез Зөләйха апа түгелме?». «Мин булам, – ди ул, елмаеп, – Син кем буласың соң? Ни йомышың бар?». «Мин Кышкардан, Йосыф Абдуллаҗаны малае Рүзәл, монда укырга килдем», – дим.
Зөләйха апа безнең туган кешебез түгел, Казанда агай-энеләребез юк, әти-әниләрнең, азык-төлек сатарга килгәндә, төн кунып чыгып йөри торган танышлары гына. Уртача зурлыктагы агач йортта фатирантлар белән унлап кеше торсалар да, мәрхәмәтле Зөләйха апа мине дә сыендырды үзләренә, йокларга идәндә урын табылды. Хәер, минем башка барып керер урыным юк иде.
Үҗәт малай булганмындыр. Үзем, эзләп табып, Казан кооперация техникумына укырга кердем. Мин, мәктәпне бишле билгеләренә генә бетергәч, теләсә кайсы техникумга кабул итү имтиханнарын бирмичә генә керә ала идем. Әмма соңга калып килгәнмен: техникумнарга гаризалар кабул итү тәмамланган булып чыкты. Кооперация техникумы шул елны гына ачылган, шуңа күрә монда укучылар кабул итү срогы да озагракка сузылган. Кооперация сүзенең мәгънәсен дә белми идем әле. Минем өчен нинди булса да техникумга кереп уку әһәмиятле иде.
Көч-хәл белән русча гариза язып бирдем. Мине товароведлар (товар белгечләре) әзерли торган бүлеккә алдылар. Техникумның тулай торагы юк. Беренче елны Зөләйха апаларда яшәдем. Дәһшәтле сугыштан соң яшәү шартлары искиткеч авыр. Азык-төлек, кием-салым, торак мәсьәләләрендәге кытлык, җитешмәүчелек сөйләп бетерерлек түгел. Казан халкының күбесе берәр бүлмәле фатирларда җидешәр-сигезәр, унар кеше яши иде. Зөләйха апаларның урта кул зурлыктагы өендә торучылар: мәктәп яшендәге ике баласы белән хуҗабикә үзе, мех фабрикасында эшләүче ике квартирант кыз, кыш көннәрендә Битаманнан килеп ат белән эшләүче ике ир кеше, Кавказдан килеп, базарда алма сатучы бер әзәрбайҗан һәм мин. Шуның өстенә, кайчакта төрле авыллардан азык-төлекләрен сатарга килгән авыл кешеләре төн кунып чыга. Мин, беренче курста икенче сменада укыдым, соңарып кына кайтам, идәндә тезелешеп яткан кешеләр арасыннан сакланып кына узып, үз почмагыма барып урнашам.
Техникумда уку гадәти булмаган шартларда барды. Беренчедән, кооперация техникумында уку срогы өч кенә ел, башкаларда дүрт ел. Кыска срок – (илдә сәүдә белгечләре бик нык җитмәүдән килә, димәк, аларны тизрәк әзерләргә кирәклек белән аңлатыла иде. Уку вакыты – аз, уку планнарының күләме чамадан тыш артык. Безгә өч елда белгечлек предметларын, гомуми урта мәктәп программасын үзләштерергә, ике тапкыр ай ярымшар практика узарга һәм һәр курста икешәр имтихан сессиясен үткәрергә туры килде. Уку һәр көнне сигезәр сәгать. Миңа, татар мәктәбен тәмамлаган өч малай белән бергә, рус теленнән өстәмә дәресләргә дә йөрергә туры килә. Имтиханда бер генә “өчле” билгесе дә алырга ярамый, югыйсә киләсе семестр буена (ярты ел) стипендия ала алмыйсың. Ә минем бөтен яшәвемнең финанс чыганагы шул 140 сум стипендия генә иде. Өйдән ярдәм көтеп булмый. Андагылар үзләре дә көч-хәл белән җан асрый. Колхозда көне буе эшләгәнгә бер хезмәт көне язалар. Аңа көзен, хөкүмәткә тапшырганнан калса, бер хезмәт көненә 400-500 грамм исәбеннән ашлык бирәләр. Әти - бригадир, көненә бер хезмәт көненә эшли. Әни колхоз эшенә җәй көннәрендә генә чыга. Гаиләгә ел буена эшләгәнгә 4-5 яки 5-6 капчык ашлык бүлеп бирәләр. Колхоздан бөтен керем шул.
Русча белмәү үзәккә үтте. Уку рус телендә. Укыту тәртибе мәктәптәгечәрәк: укытучы бер дәрестә аңлаткан материалны, икенче дәрестә укучылардан сөйләтеп, аларның ныграк үзләштерүенә ирешә. Миннән дә сорыйлар, сөйләтергә тырышалар. Укытучы Тамара Лазаревна Чудновская бик таләпчән, такта янына чыгарып, озаклап сорый, күнегүләр эшләтә. Минем тел җитми, әйтә алмый торам. Шунда оялганнарымны, кызарганнарымны гомердә онытасым юк. Мәктәптә “бишле”гә генә укып килгәнлектән, җавап бирә алмый тору минем өчен бигрәк тә авыр була иде. Шундый бер күренеш исемдә. Тамара Лазаревна: «Почему не отвечаешь,Рузаль», – ди. Мин ни дип әйтергә белмичә: “Сам удивился”, – дип җавап бирәм. Ялгыш әйткәнемне сизеп, бик нык оялам.
Андый михнәтле вакытлар узды, русчасын да өйрәндем, башка фәннәрне дә үзләштердем. Дәүләт имтиханнарының дүртесеннән өчесен бишлегә бирдем, берсеннән генә дүртле иде.
Сугыштан соң тормышлар авыр булуга карамастан, дәүләт тарафыннан халыкның тормышын җиңеләйтергә тырышу, кешеләрне кайгырту сизелә иде. Мәсәлән, ул елларда кибеттә матди хәлләре бик хөрти кешеләр дә алырлык арзанлы киемнәр була торган иде. Юлга чыксаң билет бәяләре, коммуналь хуҗалык өчен түләү бик арзан булды. Хәзерге кебек ел саен бәяләр артып тормады. Балаларга, яшьләргә түләүсез спорт түгәрәкләре, секцияләр, бушлай спорт формалары һәм инвентарьлар бирү бар иде.
Минем Казан кооперация техникумында укыган елларның якты хатирәләре дә күңелдә саклана...
Икенче курста чакта Каюм Насыйри урамындагы бер йортта торырга туры килде. Хуҗа ханымның минем яшьләрдәге уллары һәм күрше малайлары белән дуслашып, якыннан аралашып яшәдем һәм ул чактагы Иске татар бистәсенең чын милли халәтен тоеп йөрдем. Татар халкының теле, мәдәнияте алга барган, милләт үсеше өчен хәзергегә караганда күбрәк хөррият хөкем сөргән чор иде ул. Шәһәр үзәгендә берничә күренекле татар мәктәбе, шул исәптән зур тарихлы һәм шөһрәтле 80 нче, 12 нче (хәзер ул бинада еврей мәктәбе урнашкан) мәктәпләр гөрләп эшләп килде. Тукай, Нәриман, Насыйри урамнарында яшәгән халыкның күбесе, рәхәтләнеп, авыз тутырып, татарча сөйләшә иде. Ул тирәдәге рус малайлары да безнең белән татарча аралашты.
Техникум елларындагы бик зур сагышлы, бер моңсу күренеш минем күңелемдә тирән эз калдырды.
1954 елның кышкы иртәсе. Радиодан Салих Сәйдәшев моңнары агыла. Диктор хәбәр итә: татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев вафат, М.Горький урамындагы татар театры бинасында аның белән хушлашу мәрасиме булачак. Мин, киосктан газета сатып алып, театр бинасына юл тоттым. Газетадан сокландырырлык чибәр бер кеше – Салих Сәйдәшев карап тора.
Театр янындагы һәм бинаның эчендәге тамашаны күреп хәйран калдым. Мәрхүмне күрергә килгән кешеләр, колонна булып, Горький урамыннан бер кварталга сузылган. Мин дә театр бинасына керер өчен тезелгән сафка килеп бастым. Колоннадагы халык, әкрен генә, татарча да, русча да сөйләшеп, бинага агыла. Ниһаять, урамнан, театр эченә кереп, икенче катка менәбез. Оркестр, үзәкне өзәрлек итеп, С.Сәйдәшев көйләрен уйный. Зур фойэның уртасында чәчәк букетлары арасында мәшһүр композитор ята. Ян-ягында почетлы каравыл, мин белми торган күренекле кешеләр, мәрхүмнең якыннары. Колонна, гадәттәгечә, әкрен генә Сәйдәшевне урап, чыгу юлына бара.
Мин – йөрәк түрләрен айкап чыгарлык моң эченә күмелгән мондый мәрасимне беренче тапкыр күргән авыл малае, аңлата алмаслык тетрәндергеч бер халәттә булдым. Яшермим: газетадагы гаять чибәр кешене күз алдында тотып килеп, мәрхүмнең сулып агарган йөзен күрү авыр булды. Ул, бик каты авырып, җитди операциядән вафат булган, диделәр.
Соңрак, бераз олыгаеп фикер туплагач, кайбер юньсез кешеләрнең шушындый бөек композиторны юкка гаепләп, кагып-сугып, тинтерәтеп йөргәнлекләрен белеп, йөрәгем әрнеде. Исемә төшкәндә, әле дә нәфрәтләнәм. Аның үлемсез “Совет армиясе маршы” гына да ни тора бит! Ә тетрәндерерлек моңлы көйләре. Үзләре исән чагында ник кадерләрен белмиләр, нигә тиешле югары бәя бирмиләр икән бездә шундый бөек шәхесләргә?! Әшәке, явыз, көнче кешеләр аз түгел шул...
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2020
Фото: http://pixabay.com
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев