Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 май 2023 - 09:00
Кырымга китү (хикәя)
Кайсыдыр елны Шәкә аю аулый язды. Кереп киткән бу урманга, мылтык тотып. Артында мыш-мыш килгән тавышка борылса-а... Аю бабай үзе! Куркуыннан Шәкә артка чигенә башлаган һәм... -
24 апрель 2023 - 09:00
Яглыбай баһадир
Таң сызылды. Җиһан тып-тыныч. Әйтерсең лә, гап-гадәти, язгы матур көн. Яглыбай баһадир бу төнне ут йотып, керфек тә какмый уздырды. Гомер булмаганны, бала чагының күңелле мизгелләре, егет чагындагы сөенечле вакыйгалар яу кырындагы дәһшәтле хәлләр белән алмашынып, бер-бер артлы күз уңыннан чиратлашып узып торды. -
22 апрель 2023 - 13:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
15 апрель 2023 - 09:00
Рәхәт (новелла)
Ниязбикнең күрешергә дип сузган кулларына полициядә эшләүче энесе Гаят беләзекле богау кигерде. Аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр... -
12 апрель 2023 - 13:00
Коръән ашы (хикәя)
Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле... -
29 март 2023 - 17:00
Аңа болытлар елмайды (хикәя)
Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! -
12 март 2023 - 13:00
Алтын басуы (хикәянең дәвамы)
Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл... -
11 март 2023 - 17:00
Алтын басуы (хикәя)
Гөләндәм. Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы? -
10 март 2023 - 13:00
Курку (хикәя)
Ул кинәт уянды. Сискәнеп уянды. Сәгатькә карап алды: беренче егерме минут кына икән әле. «Җен-пәриләр төнге уникедән соң кубарыла», дигән уй башыннан сызылып үтте. Аннары бу уй, кара йомгак кебек отыры зурая барып, шомга әйләнде. Нәрсә уятты аны? Нидән уянды ул? Бер йоклап киткәч, иртәнгә кадәр бүленмичә йоклый торган Сәлимә бит ул! Хатын кабат йоклап китә алмады. Тыңланып ята башлады. Дөпелт! -
7 март 2023 - 13:00
ӘҖЕМ ХАН
...Ә менә сине, олуг хан хәзрәтләре, тәхетеңнән бер ябай гына юлбасар да төшерә ала, йолкыш кына Мәскәү кенәзе дә сине бу тәхетеңнән йолкып ала-ала. -
27 февраль 2023 - 13:00
Синең белән янәшә
Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! -
23 февраль 2023 - 13:00
Боз өстендә (хикәя)
– Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! Кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады... -
19 февраль 2023 - 17:00
Кайтаваз (хикәя)
Ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды... -
17 февраль 2023 - 13:00
Кабахәт (хикәя)
«Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә» -
22 гыйнвар 2023 - 09:00
Лаләләр (хикәянең дәвамы)
– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең! – Барыбер ләбаса. Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты: – Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм...