Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)

– Исеңдә тот, братан, теге татарочка Әлмирә тиздән минеке булачак! Менә күрерсең! Теге юлы аның биегәнен күрдем дә исем-акылым китте. Аның матурлыгы, аның сыгылмалылыклары төшләремә кереп йөдәтә. Берәрсе белән күзаллап, көнләшеп тә куям хәтта! – Белмим, белмим, ул бик тәрбияле, горур кыз бит! Барып чыгар микән ул ниятең, белмим, белмим, братан. Ну, шулай да уңышлар сиңа!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Әлмирәнең биюе «Су буенда» дип аталып, эчтәлеге дә гади генә иде. Чишмә буенда бер егет сөйгәнен көтеп йөри, бүләккә яулык та куенына тыгып килгән. Ул шул яулыгы белән ниләр генә эшләп бетерми. Күкрәгенә кысып назлый да, гимнастлар кебек күккә атып җибәреп, кире тотып та ала. Тезләренә җәеп салып, назлый, сыйпый да. Гүя гап-гади чүпрәк кисәге белән түгел, ә кадерле сөйгән яры белән серләшә. Кыз килгәнне сизеп, таллар арасына кереп поса. Чибәре чишмә суларын чиләкләре белән чөмереп ала да кайтырга юл тота! Егет капылт кына пәйда булып, каршысына килеп баса, кыз ояла, кеше-кара күрмәсә ярар иде дип бимазалана. Шулай да мәхәббәт җиңә, менә алар сак кына тал чыбыгыдай бөгеләләр, сыгылалар. Кыз оялып, йөзен яшерә. Ләкин егет тә максатчан. Яулык бүләк итә дә кызның югалып калуыннан файдаланып үбеп ала. Чибәркәй үпкәли, бүләкне кире кайтара. Егет кесәсеннән йөзек чыгара да, ярәшү билгесе итеп тезләнеп, сөйгәненә суза: кыз кирелеген җиңеп, кулын бирә. Салмак кына, талгын гына бию кабат җанланып китә. Бәхетләре ташып торудан ике яшь йөрәк кызганнан-кыза барып, дәртләнеп бииләр. Артур Вагапович әлеге татар сәнгатенә Кавказ тауларыннан ыргылып агып төшкән чишмә-елгалар дәртен дә, тау бөркетләренең ук кебек омтылышларын да өстәде бугай!

Бию бетүгә, бар да дәррәү кул чапты. Партнёры Аслан Мөхәммәтов та сокланып: «Син нинди чибәр!» – дип мактап куйды. Үзенең кояш кебек балкыган битеннән тир тамчылары паркетка коела. Аның янына беренче булып авызын ерып, Лиза килеп җитте.

– Искитмәле биедегез, нинди матур татар әсәре! Аслан да, әйтерсең, чын татар егете инде. Соңыннан нәрсә диде соң ул сиңа? – дип тә төпченде бүлмәдәше.

– Әйбәт килеп чыкты, – дип, Әлмирә, кавказ егетенә гашыйк булган Лизаны рәнҗетмәс өчен бераз үзгәртебрәк җавап бирде. Ул да түгел, яраткан укытучысы Елена Исааковна Реснер да киң итеп елмаеп, ай кебек балкып килеп җитте.

– Афәрин, матурым! Син чын татар кызы икәнсең, – дип кочып алды. – Мин горурланам Сезнең икегез белән дә, – дип, Лиза белән икесен дә олылады.

Аннан:

– Ярый, кызлар, күңелле ял итегез! Әллә кая чыгып йөрмәгез, институт тирәсендә генә булыгыз! Урам тулы исерекләр хәзер, – дип китеп барды. Әлмирә аның артыннан сокланып карап калды. Үзе эченнән: «Елена Реснер да яһүдә бит, нишләп Штенгард кына шулай явыз күңелле икән?» – дип уйлап куйды. Ул да түгел, курсташлары уратып алып, чыр-чу килделәр. Бераздан инде алар бәйрәм тәэсиренә бирелеп, бар дөньяларын онытып, зур залда рәхәтләнеп биешәләр иде. Элек биредә халыкның канын эчеп ятучы аксөякләр генә вальс башкарса, бүген инде күп милләтле илнең киләчәге ял итә иде.

...Шулай итеп, зур хәстәрлекләр, әзерлекләр күреп көтеп алган Яңа ел бәйрәме дә шау-гөр килеп үтеп китте. Тулай торак ике көннән җен-пәриләре качкан йорт кебек тынып, мул өстәлләре бушап калды. Комендант Ашут Хазарян гына помидор кебек кызарган зур борынын ишек саен тыгып: «Калдык-постыкларыгызны чүп савытларына чыгарып ыргытыгыз. Кем тулай торакны пычрата, 10 сум штраф!» – дип кисәтеп йөрде. Ул ун тәңкәләре кесәләрендә булсамы, рәхәтләнеп бер-ике атнага җитәр иде әле! Калталарында ипилек-тозлык кына сәмәннәре калды. Кайсыбер әтәчрәк егет кисәкләренең тишек кесә төпләрен әйләндереп карасалар да, касса чекларыннан гайре бернәрсә дә табылмас иде. Бүлмә саен тынычлыкларын бозып, әҗәткә акча теләнеп йөрүчеләр көнләп түгел, сәгатьләп ишәйде. Бигрәк тә Миасс каласыннан килгән Володя Малин: «Кызлар, үтермәгез, зинһар, өйдән акча килүгә өстәп, процентлары белән үк кайтарам», – дип, бәйрәм хөрмәтенә хәмер чөмерә-чөмерә кура җиләге төсенә кергән чыраен ишек саен диярлек күрсәтеп йөрде. Тик бирүчеләр генә табылмады. «Кура җиләге» кушаматлы әлеге студент кисәгенең бурычларын түләми, оныта торган гадәте барлыгын да вуз халкы күптән белә иде шул. Шулай да Чиләбе якларыннан килгән егеткәебезнең иң соңгы чиккә килеп җиткәч куллана торган чарасы да бар иде. Ул да булса, Гайсә пәйгамбәр сурәтләре төшерелгән иконалар ясап, чиркәү, базар тирәсендәге әби-чәбиләргә сатып җибәргәли иде. Үткән елны шулай сатып йөрүен кемдер деканатка җиткергән. Комсомол җыелышлары үткәреп, студентыбызны иманга китергәннәр иде. Үзенә соңгы сүз биргәч, мескен чырайлар ясап: «Җәмәгать, гафу итегез, әти инвалид, әнкәй җилкәсендә тагын берсеннән-берсе кечкенә биш бала! Ничек яшәргә соң миңа?» – дип артистланып алган. Шуннан соң нинди дә булса җәзага тартыласы урынга, аңа матди яктан ярдәм күрсәтергә кирәк дигән карар чыгарганнар. Әтисенең инвалидлыгын раслаган белешмә соратып алуын үтенделәр. Аның шулай аклануына дус-ишләренең дә кызып-кызып нотык сөйләүләре нәтиҗә ясаган. Воронеждан килгән дусты, шешәдәше Геннадий Антипов: «Әгәр дә без иптәшебезне шушы хәлендә ташлыйбыз икән, нинди комсомоллар, нинди совет кешеләре булыйк без?! Руслар бер-берсенә терәк булмасалар, явыз монгол-татар ордаларын, Тефтон-немец рыцарьларын җиңә алырлар идеме?! Володя Малин соңгы тиенен дә иптәшләре белән бүлешә торган кеше, өстәвенә өендәге инвалид әтисе, бер ызба эне-сеңелләре барлыгын да онытмыйк, иптәшләр!» – дип шыттырган. Аңа икенче бер ахирәте Уралмашов та кушыла: «Авыр, бик авыр «кура җиләге»нең хәле. Ул бит алган стипендиясенең дә яртысын ачтан үлмәсен өчен туганнарына җибәреп ята», – дип яклап чыга. Кызгандырырлык иде Малинның хәле! Дәлилләр көчле булу сәбәпле, аңа көне-сәгате белән унбиш сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Әлеге өч иптәш шул кичне үк унбиш сумны ресторанда дөмектереп кайталар. Тагын хәерчелек җилләре китереп бәрә «кура җиләге»нең битенә. Шундый шыксыз, бәрәкәтсез көннәрдә аңа Одессадан килгән бишенче курс студенты Иван Захарчук тап булды. «Сиңа, брат, спонсор табарга кирәк, рәхәтләнеп тәк ятарсың, ашарыңа пешкән, киемсалымың юылган, үтүкләнгән булыр, карт бичәнең күңелен генә күрә бел!» – дип, хохол аңа ярашлы киңәшен бирде, чөнки бу өлкәдә тәҗрибәсе зур иде. Спонсорны бер литр бәрабәренә үзе табып бирергә вәгъдә итте. Ачлы-туклы йөргән көннәрнең берсендә Захарчук аны үзе белән ияртеп, каядыр кунакка алып китте. 

***

Анастасия Ивановна кырык бишен күптән түгел генә тутырган, урта гына буйлы, ипи кибетендә мөдир булып эшләүче, симез генә гәүдәле, тупылдап торган хатын иде. Улы башка чыгып, аерым яшәү сәбәпле, анакай өч бүлмәле сталинкада ялгызы гомер сөрә. Вакыт-вакыт оныклары килеп, дөбер-шатыр-губернатор дигәндәй, бөтен фатирның астын-өскә китерүләрен исәпкә алмаганда, алтмыш биш квадрат метрлы торак күп вакыт тып-тын тора, ыгы-зыгылы сату-алу эшеннән талчыгып кайта да, өченче номерлы ипи комбинатының ак ипиенә калын итеп колбаса телемнәрен тезеп, күне тузып каешланып беткән креслосына чума. Зур пыяла касәсендәге каты чәен йоткалап, бутербродларны бер-бер артлы карынына озата. Кайбер көннәрдә калын итеп сыер мае ягып, өстенә калын итеп сыр кисәкләре ябыштырып, ризыкны төрләндерә. Әле үткән атнада гына Берёзовка авылында яшәп ятучы өлкән абыйсы Анатолий дуңгыз мае китереп китте. Салоны аның ир туганы гына шулай оста итеп ясый белә. Көз җиттеме, Анастасия авылларына: «Абый, дуңгыз итең белән салосыннан өлеш чыгарырга онытма», – дип хәбәр җибәрә. Бәрәңге белән суганын, кишер белән кызыл чөгендерен дә абзасы көз саен өенә китереп тора. Андрюшасы эчүеннән тыела алмыйча, кырыгын да тутырмыйча китеп баргач, таба-казан ашларын сирәк пешерә торган булып китте. Әзерләсә дә, улы, килене, оныклары килсә генә! Дөрес, бәйрәмнәрдә өстәлен мулдан хәстәрли белә ул. Ахирәтләре белән шау-гөр килеп күңел ачарга ярата. Ялгыз калгач, иренең бер иптәшен, теле белән сандугач булып сайрагач, аның уңганлыгына, сөйкемлелегенә баллар яккач, йортка да кертеп караган иде. Мәрхүм Андрееннан да күбрәк чөмерә торган булып чыкты, чучка танау. Аек чакта бал яга торган теле, салып алса агулы еланныкына әйләнә икән. «Әнчек» тә калмый, «дуңгыз кавеме» дигәне дә... Ниләр генә әйтеп бетермәде ир тинтәге. Хет ирлек бурычын тиешенчә үти белсә икән, адәм актыгы! Түзде-түзде дә исерек килеш өстәлен әйләндереп ташлаган дуамалны очыртып кына чыгарып җибәрде. «Андый ирнең булганыннан булмавы хәерлерәк!» Иптәш хатыны әнә башкалар белән типтерергә яраткан ирен фатирыннан сөреп чыгарды да «Дөнья рәхәте!» – ди, япь-яшь студент кисәге белән ләззәт дәрьяларында йөзеп яшим, дип кенә җибәрә. «Ятма ирләр назына тилмереп, әйдә, үзеңә дә ыжгырып торган яшь-җилкенчәкне табабыз!» – дип, аны да үгетләде.

– Табуын табарбыз да, кырык бишен тутырган, гәүдәсе дә калынаеп киткән түтәңә япь-яшь егеткәебез карар микән соң?

– Яхшылап ашатсаң-эчертсәң, юл чыгымнарына әз-мәз генә акчасын да тамызгалап торсаң, кая китсен ул?! Ике дә уйлама! – дип, иптәшен үгетли торгач, ниһаять, тутырылган үрдәк кебек тупылдап торган Анастасия бәхетен сынап карарга булды. Шуның өчен бүген эшеннән: «Врачларга күренәсем бар!» – дигән сәбәп табып, отгул алды.

Соңгы тапкыр Яңа ел бәйрәмендә генә аш пешергән хатын киләсе кунаклар хөрмәтенә борщ пешерергә ниятләде. Нәрсә-нәрсә, чөгендер шулпасының бөтен әмәлен китереп хәстәрли белә торган иде ул. Иң беренче эш итеп, дуңгыз итен юып, кәстрүлгә салып, кайнарга куйды. Ит пешкән арада кызыл чөгендерне ваклап, кашык очы белән генә алып, лимон кислотасы өстәде, томат пастасы да кушты, табага салып, томалап парландырырга куйды. Тамыразыкның икенче өлешен угычта ваклап чыгаргач, бер литрлы савытка шулпа белән салып, монысына да лимон кислотасы өстәде, кайнап чыгарга куйды. Кәбестәсен, бәрәңгесен, кишерен, суганын турады. Шулпага тоз белән шикәр комы да өстәде. Ит пешкәч, аны сөзгеч плауник белән алып, кәчтрүлгә калган нигъмәтләрне чумдырды. Ризыктан хуш ис бөркелсен өчен суган кабыгын кайнатып, суын шулпага салды. Иң соңыннан гына болгар борычын ваклап сипте. Быгыр-быгыр килеп, саргылт-кызгылт күбекләр чыгарып пешкән ашның утын кысты. Иң соңгы аш тәмләткеч итеп дуңгыз маенда изелгән сарымсак һәм дәфнә яфрагы белән борыч борчагын салды. Бик зур мәшәкать сораган затлы шулпа, ниһаять, әзер иде. Шулай да әле аны плитә өстеннән алгач та, кимендә бер егерме-утыз минут тастымал белән каплап торырга кирәк. Бөтен шартын китерде Анастасия бүген киләчәк кунаклар хөрмәтенә. Газ плитәсенең миченә майонезга бутап, тавык, эре кисәкләргә туралган бәрәңгеләрен тыкты. Бер литр сыешлы графинга ике шешә аракыны урнаштырды. Соңыннан ярты стаканын кире алып, аның урынына гранат согы өстәгәч, эчемлек изумруд төсләренә кереп, балкып бетте. Селёдка белән скумбрияне дә кисәкләп тәлинкәгә тезде, өстен түгәрәкләп киселгән суган, петрушка үләне белән дә бизәде. Үзе тозлаган помидор белән кыяр да өстәлдә урын тапты. Иң четереклесе кием сайлау булып чыкты, яшел төстәге кечерәеп калган үзе яраткан бәрхет күлмәген көчкә киде, кире салу кигәненнән дә мәшәкатьлерәк булып, интегә торгач тирләп-пешеп чыкты. Каен яфраклары төшерелгән күлмәге гәүдәсен тагын да юанайтып күрсәткәндәй тоелды. Нәрсә генә киеп карамасын, бер тамчы да сылулыгы артмады. Киемнәр алдаша белмиләр иде шул, кайчандыр бил булган урында да сыгылмалыклар барлыкка килмәде хәтта. Май баскан түшләре дә кимемәде. Үзе кебегрәк ир заты килсә, болай сайланмас та, интекмәс тә иде. Көткән кешесе бит улыннан да биш елга яшьрәк икән! Шулай да куе зәңгәрсу күлмәгенә тукталды, алгы ягына үрелгән калын толымын салындырды. Сул күкрәге өстенә чәчәк таҗларын хәтерләткән брошкасын такты. Ярты сәгатьләп көзге каршында бөтерелгәндер. Шунда сискәндереп, ишек кыңгыравы яңгырады. Хатын тагын үз килбәтенә бер күз төшереп алгач: «Йа, Ходаем, бер үзеңә тапшырдым!» – дип, ишеккә юнәлде.

Сагаеп кына башланган мәҗлес әкрен генә кыза барды. Кыздырырлык нәрсәсе дә җитәрлек иде. Хохол малае һәр күтәрелгән тост алдыннан фатир хуҗабикәсе Настя ханымны күкләргә күтәреп мактады. «Анастасия Ивановна алны-ялны белмичә халкыбыз өчен иң игелекле шөгыль белән хезмәт кылучы, икмәк өләшүче изге җаннарның берсе ул! Андый фидакарьләребез булмаса, бик авырга туры килер иде яшәешебездә!»

Настя башта бу мактаулардан уңайсызланып: «Ярар инде, Ваня, кызартасың бит, битләремә хәтле кызыша башлады!» – дип кеткелдәде. Захарчук: «Әйдәгез, хөрмәтле туганнар, табыныбызның хуҗасы өчен тотып куйыйк әле!» – дип, рюмканы башкаларга да урын калдырмаслык итеп авызына каплады. Аннан тавык ботын алып кимерергә тотынды. Үзе чәйни-чәйни: «Ашап туймаслык тәмле итеп пешергәнсез, Ивановна! Молодец!» – дип сөйләнде. «Бу симез сарыкны ничек кочаклап йокларга икән соң?» – дип сагаебрак утырган Малинга да, кем әйтмешли, ямьсез хатын-кызлар булмый, аракының гына әз булуы бар, дип күз кысты. Бу өстәлдә анысы да җитәрлек иде. Графинның төбенә төшеп җиткәч, кызып алган хуҗабикә өч литрлы банка белән күз яшьләре кебек ялтырап торган көмешкә китереп куйды. Ниһаять, алды көмешкә Володя Малинны да. Күзләре яна, дәрте ташыганнан ташый бара башлады. «Сез, Настюша матушка, миңа беренче күрүдә үк ошадыгыз, мин сокланам сезнең уңганлыгыгызга! Эш бит кемгә күпме яшь икәнлегендә түгел, ә бер-береңә симпатиядә. Ә ул симпатия сездә бар, Ивановна!» – дип, фраерларча рюмканы авызына каплады. Хохол малае Иван белән аның олы яшьтәге сөяркәсе Легенда Степановнаның да башына ныклап китте бугай! «Горько, горько!» дип кычкыра башладылар. Малин башта торып басты, аннары Анастасия ханымның алдына тезләнеп, симез кулыннан суырып үпте...

Иртә белән ул будильник тавышына уянып китте. Башын күтәреп, тирә-юньгә күз салса, Настя матушкасының мул түшләренә башын салып йоклаган икән! «Как спалось?» – дип сорап куйды хуҗабикә, аның селкенгәнен күреп. «Яхшы, яхшы, Настя, бик яхшы! Тик дәрескә өлгерергә кирәк. Тиз генә юынып алырга да. «Әйе! Ни, э-э-э, стипендия алганчы бер биш сум биреп торалмассың микән! Шундый күркәм ханым белән таныштырганы өчен Захарчукны да сыйлармын дигән идем». 

Анастасия Ивановна чандыр Малинны үзенә тартып алып, үбәргә тотынды. Яшь иптәш тә акчаны эшләп алырга кирәклеген аңлап: «Ох, как хорошо мне с тобой!» – дигән булып, симез хатынның затсыз тәнен күрмәс өчен күзләрен йомып, матушканың өстенә капланды.

Шул ук кичне «кура җиләге» Малинны бөтен җиргә дә өлгер Захарчук белән «Ләззәт» кафесында күрергә була иде. «Матушка» биреп җибәргән кызыл унлыкны иптәшенә күрсәтеп:

– Менә ул безнең сәмәннәр, менә! – дип, борын төбендә селеккәләде.

Захарчук авызын ерып:

– Әйттем бит мин сиңа, ашаталар, эчертәләр, өстәвенә тәрбияләп йоклаталар да. Күрәсеңме, шытырдап торган унлыкны да кыстырып җибәрергә онытмаган! – дип, яшь кияүнең җилкәсенә сугып алды.

Володя исә мут кына елмаеп:

– Анысы шулаен шулай да, яшь нечкәбилләрне күз алдына китереп кыланырга туры килә инде. Үзем монда, күңелем тегендә дигәндәй!

– Иң мөһиме фантазияң көчле булсын! Зато, братан, кышкы салкыннарда складларга барып, вагон бушату түгел инде, шулай бит! Абзаңа рәхмәт әйт, а то йөрисең шунда бүлмә саен теләнеп! – Ну, анысы өчен зур рәхмәт инде, Ваня! Ничек дидең әле, ямьсез хатынкызлар юк, тик аракының гына әз булуы бар! Ә безнең бүген барысына да җитәрлек сәмәнебез кулда! Мәҗлесне башлап җибәрер, сусауны басар өчен башта сыра, кыслалар алабыз, «Пивка для рывка!» дигәндәй, аннан аракыга күчәрбез, шуннан соң безгә бөтен матушкалар да матур булып күренәчәк! – дип, Малин заказ бирергә прилавка ягына кыланып атлап китте. ...Мәҗлес кызганнан-кыза барды. Институтта бик астыртын, хәйләкәр саналган Захарчукның да тезгеннәре йомшарды, һәрвакыт йозакта тоткан авызы ачылды. Үзенең уй-хыялларын чәчеп сала башлады.

– Менә, братан, минем укып бетерергә ярты елым калып бара. Син мине булдыксыз, затсыз бер адәм заты дип уйлама. Кирәк булсамы, мин иң чибәр, иң горур студенткаларны да түшәгемә салам! Любоен! Ә инде матушкалар янына йөрүем мохтаҗлыктан гына ул! Безнең хәерче студент кызлардан нәрсә аласың! Әле бергә ятып йоклар өчен шәрабын, тортын, конфетын, колбасасын тыгып алып барырга кирәк! Карыйсың, стипендиядән җилләр искән! Шуннан соң яшәп кара инде менә син!

– Это точно! – дип җөпләде аны беркатлы иптәше.

– Әйдә, шуның өчен салып куйыйк әле, братан, – дип, фужерын күтәрде.

Тегесе аның кулын этеп:

– Аның өчен мин бүген мәңге эчмим! Күтәрсәм дә, яшь, чибәрләр өчен генә! Бигрәк тә бер курсистка өчен, – диде дә, бермәлгә уй-хыялларына кереп чумды.

Малин гына түземсезләнеп:

– Кем соң инде ул, кем?! – дип төпченде.

– Ну, братан, сиңа гына сер итеп әйтәм, тик син башкаларга ни-ни! Аңладыңмы? – дип, исерек, алышынган күзләре белән Володяга текәлде.

– Ну, синнән сүз чыкмый инде.

– Син нәрсә, братан, мин синең серләреңне башкаларга җиткерәмме инде?! Алла сакласын. Ант менә! – дип, Чиләбе малае чукынып ук алды.

– Исеңдә тот, братан, теге татарочка Әлмирә тиздән минеке булачак! Менә күрерсең! Теге юлы аның биегәнен күрдем дә исем-акылым китте. Аның матурлыгы, аның сыгылмалылыклары төшләремә кереп йөдәтә. Берәрсе белән күзаллап, көнләшеп тә куям хәтта!

– Белмим, белмим, ул бик тәрбияле, горур кыз бит! Барып чыгар микән ул ниятең, белмим, белмим, братан. Ну, шулай да уңышлар сиңа!

– Син мине, «малина», әз беләсең икән әле! Шушы биш ел эчендә мин кемнәрне генә үземнеке итмәдем! Ниндидер кыргый татарканы каратмасам, Иван Шустрый дигән кушаматым хәрәм булсын! Менә күрерсең! Әйдә шуның өчен!

Малин үзенекен эчеп, бушап калган фужерны өстәлгә куйды да:

-Карале, берсекөнгә бит беренче семестрны тәмамлау хөрмәтенә студентлар «Балтика» ресторанына бара! Әлмирәнең анда булуына 100 процент гарантия бирә алам! Бүлмәдәше Лиза әйтте.

– Бу шанс, братан! Димәк, анда барсалар, эчәчәкләр. Без һәр адымнарын күз алдында тотарга, кирәк икән, кыстый-кыстый тагын да күбрәк чөмерергә мәҗбүр итәргә тиеш. Калганы... калганымы, безнең эш! Такси, гостиница и так далее! Ул кыз өчен соңгы тиеннәрем дә кызганыч түгел!

– Ну син, Ваня, чыннан да Дон Жуан! Синең барысы да уйланылган, төгәл планың төзелгән! Ну, молодец! Синнән өйрәнергә дә өйрәнергә! Тик Әлмирә белән эшең барып чыгарына гына шикләнәм!

– Менә күрерсең! – дип, калайланган күзләре белән иптәшенә ачу белән акаеп карады тегесе.

– Ышанам да, тик белмим, бу чибәркәй сине кабул итәр микән?!

– Алайса, әйдә, бәхәсләшәбез, әгәр дә мин отсам, син миңа ике шешә коньяк куясың!

– Әгәр дә мин отсам, син миңа менә бу эстоннар теккән костюмыңны салып бирәсең, – дип, исерек Иванга үзенең таләбен куйды.

– Акылың алтын икән, беләсеңме, бу пиджакның бер ящик коньяк бәясе торганлыгын?

– Алайса, бәхәсләшмим, үзең бит әйдә дә әйдә, мин дә мин, дисең. Йә алай, йә болай инде, братан! – дип елмайды беркатлы Малин.

– Ярар, риза, җиңү барыбер минем якта булачак, – дип, кулын сузды елгыр егет. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев