Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Мәскәү кызы Аля янына йөргәндә, ул сынар өчен генә: «Күлмәк якасы каралган», — дигән иде. Туташның төксе чырае кара янды, кызарып чыкты һәм ул: «Мин сиңа прачка түгел!» — дип кырт кисте...

Романның башы монда.

13

Егетләр үз бүлмәләрен үзләре җыештыралар иде. Дөрес, кайчагында алар

бүлмәсен коридор җыештыручы апа юып чыгаргалый. Чөнки Габделнур ул карчыкка

квартплата кәгазен тутырып бирә, вак-төяк электр әйберләрен төзәткәли. Күпчелек

вакыт карчык идән юарга оныгын ияртеп килә. Ә ул алты-җиде яшьлек кыз бала

авыру — тулы гәүдәле, шешенке күзле, калын иренле, теле, эре һәм сирәк тешле

авызына сыймаган кебек, еш кына күренеп тә тора. Егет аны кызгана, ләкин жәлләвен

сиздермәскә тырыша: шаярта, сөйләштерә, печенье яки конфет биргәли.

Бүген, Габделнур үзе идән себереп маташканда, ишек шакып, бүлмәгә тулай

торак тәрбиячесе килеп керде. Зифа буйлы, җыйнак гәүдәле яшь хатын тыйнак

кына исәнләште һәм гозерен әйтте:

– Габделнур абый, сезне культбытсоветка чакырырга куштылар.

– Нигә?

– Сез бит анда әгъза һәм әле «Яшьлек» газетасы редакторы да.

– Минме? — дип, сул кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте егет, чөнки уң

кулы әле һаман себерке тоткан килеш иде.

– Әйе, — диде аның бу соравыннан бераз каушап калган тәрбияче.

Габделнур иңнәрен сикертте.

– Беренче тапкыр ишетәм, — диде һәм, бераз тын торганнан соң, кисәк

кенә әйтте: — Бармыйм да, йөрмим дә.

Тәрбиячегә тулай торак коменданты үз-үзенә бик ышанып әйткән һәм

исемлек тә күрсәткән иде бит. Ничек алай килеп чыкты соң? Тәрбияче еларга

җитешеп ялына башлады.

– Габделнур абый, төшегез инде, зинһарлап сорыйм. Анда ЖКО начальнигының

урынбасары да бар. Алар мине ачуланачак бит. Кабат менгереп җибәрерләр.

Егет себеркесен шифоньер артына тотып атты да:

– Ярар, — диде.

Тәрбияче рәхмәт әйтеп чыгып китте. Болай тиз ризалашуының сәбәпләре бар

иде. Бердән, бу яшь хатынның гаебе юк, аңардан башка гына исемлек төзеп куйган

булулары ихтимал, икенчедән, Габделнур тәрбиячене — яшь балалы тол хатынны

жәлләде. Эш шунда ки, узган ел көз көне аның мастер булып эшләгән ире суга

батып үлде. Эштән соң салып утырганнар да, гайрәтләнеп, су коенырга киткәннәр.

Эчкән кешегә диңгез тубыктан диләр бит. Ә анда, водозабор тирәсендә, чоңгыл

булган, аягын көзән җыерган бахырның. Иптәшләре дә чак чыгып өлгергәннәр.

Өстенә аксыл пиджагын, аягына тапочкасын киеп, егет аска төшеп китте.

Иң яхшы саклану чарасы — үзең башлап һөҗүм итү, дигән кагыйдәдән

чыгып, ул кызыл почмакка керә-керешкә үк ризасызлык белдерде:

– Бәлки, мине үземә әйтмичә генә өйләндереп тә куярсыз? Миннән башка

нигә сайлыйсыз? Болай да вакыт юк.

ЖКО башлыгы урынбасары — уртача буйлы, тулы гәүдәле ир уртасы кеше

дә җебеп төшмәде: бу бүлмәдә кем хуҗа икәнен беренче сүздән үк төшендереп

бирүне кирәк тапты:

– Син җыелышта булырга тиеш идең.

Егетнең дә тавышы әлегә көр чыкты:

– Бәлки, мин авырыймдыр? Минем бер минут та вакытым юк.

– Монда беребез дә тунеядец түгел. Утыр.

Бераз бәхәсләшкәннән соң, Габделнур каласы итте. Комендант битарафлык

күрсәтте — сүзгә кысылмады, чәкәләшүне генә күзәтеп утырды.

Вазифаларны бүлү башланды. Газета чыгаруга килеп җиткәч, егет тагын

теш-тырнакларын күрсәтте — һичничек тә мөхәррир булырга теләмәде.

– Ярар, член гына булырсың, — диде ЖКО башлыгы урынбасары, йомшап.

— Егетләргә булышырсың.

Габделнур, сүзне беткәнгә санап, урыныннан торды һәм ишеккә таба юнәлде.

Ә бүтәннәр — егермеләп кеше әле кузгалмаган иде.

Сөйләшүне алып баручы ачу белән, әмма үзенең хуҗа икәнен сиздереп,

рөхсәт биргәндәй:

– Ярар, бар, бар, чык, — диде. — Син коллективтан аерыласың.

Дөресен генә әйткәндә, Габделнур моңарчы, төзү идарәсендә булсын, тулай

торакта булсын, җәмәгать эшләреннән йөз чөермәде. Ләкин хәзер диплом язасы һәм

дәүләт имтиханнарына хәзерләнәсе бар — баш тартмый хәле юк. Кем әйтмешли,

ачка койрык чәнчеп йөгерәсе килми иде. Яшьләр күп: төрле югары һәм урта махсус

уку йортларында кич яки читтән торып белем алучылар бар, кичәле-бүгенле төзүче-

инженерлар институтын тәмамлап килгән мастерлар да байтак — алар эшләсен,

аларга юл ачарга кирәк, аларны да җәмәгать эшләренә тартырга кирәк.

...Миргаязның дусты Әлфәс килде. Ул өйләнгән кеше. Шулай да иптәше

янында тулай торакта еш була. Килгән саен, кесәсендә — ярты. Алар сөйләшеп

утырганда, Габделнур су җылытырга куйган иде, чыгып юынып керде. Миргаяз

өстәл тирәсендә булаша башлады. Ул арада Фәүҗәт тә кайтып керде. Өс

киемен — мех курткасын, йонлач кара бүреген, кызыл шарфын һәм пиджагын

салып, шакмаклы күлмәктән генә калды, аның өстеннән зәңгәр төстәге чаңгы

костюмын киеп куйды.

Кайтканда, аның кулында төргәк бар иде. Сүткәч, аннан пөхтәләп төрелгән

күлмәк белән майка чыкты. Эш шунда ки: аның киемнәрен йөргән кызы үзе

сорап ала икән. Габделнур исә кер юу пунктына бирә. Шуңа күрә аның һәр

күлмәк итәгендә ГГ тамгасы бар. Мәскәү кызы Аля янына йөргәндә, ул сынар

өчен генә: «Күлмәк якасы каралган», — дигән иде. Туташның төксе чырае кара

янды, кызарып чыкты һәм ул: «Мин сиңа прачка түгел!» — дип кырт кисте.

Шуннан бирле егетнең берәүгә дә ялынганы юк. Чын күңелдән яратып йөргән

Гөлзәриягә үзе сораса да бирмәс иде.

Өстәлгә кабымлык куелды, чәй кайнап чыкты. Кем әйтмешли, «тавык»

янына «кунача»га савыт та менеп кунаклады.

Дусты Әлфәс килгән саен, Миргаяз аңардан бер хатын янына ничек итеп

йөргәнен сөйләтә. Бу юлы да шуны исенә төшерде, тегесе кыстатып тормады.

Байларча тамак кырып алды, мыегын сыпырып куйды:

– Армиядән кайткан гына чак, өс-башны да карыйсы бар, общагада ашау ягы да

такы-токы гына — һаман сталавай. Ияләндем, малай, бер бай хатынга — завмагка.

Бер атна, ике атна йөрим, шуннан бу әйтмәсенме: «Әйдә, бөтенләй миңа күч». Мин

өнсез калдым, ни әйтергә дә белмим, мин — яшь егет, ул — ике балалы хатын, яшь

кызга өйләнәсе килә бит. Ну, тәрбиягә бер ияләнгәч, аннан да колак кагасы килми.

Ярар, өйләнәм, дидем дә, для пущей убедительности, иске чемоданны илтеп куйдым,

иске-москы тутырып... Янәсе моны карама көленә утырттым...

– Шуннан, шуннан, — дип, аны юри котырта Миргаяз.

– Ярар инде, беләсең бит инде, — диде Әлфәс, шулай да сүзен болай дип

төгәлләде: — Мин юкта чемоданны каерып ачкан да чүплеккә чыгарып аткан;

ушлый нәрсә иде шул, имансыз. Мин, тол хатынның бусагасы алтын булса

да, сәдака тиеш, дип, үземә калса, саваплы эш эшләп йөрим, ә ул, имансыз,

чемоданымны чыгарып аткан, үземне дә кабат кертмәде...

Әлфәснең бик сакланып кына эчкәнен күреп, Миргаяз:

– Син нәрсә кызлар кебек назландырып утырасың? — диде. — Чем добру

пропадать, пусть пуза лопнет, диләрме әле.

– Бу арада ашказаны борчый.

– Кит әле, булмаганны, кеше ышанмастай сүзне хак булса да сөйләмә, — ак

күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган дусты, чалбар кесәсеннән кулъяулык

алып, тирләгән маңгаен, борын тирәсен сөртте. — Файдага гына ул, әйдә, тот

әле, шнапс тринкен, немецлар әйтмешли... Әнә Эфиопиядә бер адәм кадак,

пыяла ашый икән.

– Чираттагы ялган, — диде Фәүҗәт, консерва банкасына чәнечке белән

үрелеп.

– Чын әгәр, үзем укыдым.

Фәүҗәтнең бирешәсе килмәде.

– Газетада элегрәк тә шундыйрак хәбәрләр булган иде: имеш, бер агач,

кешене кочып алып, су урынына суыра икән; имеш, Африкада бер күл бар икән,

анда радиация нормадан йөз тапкыр артык ди, ә барыбер шул күл янындагы

авылда кешеләр яши икән, үзләре тап-таза ди.

Әлфәс бик җәелеп китмәде, шулай да әйтеп узды:

– Мин Чиләбе якларында хезмәт иттем. Анда булган икән хәлләр. Радиация

дип бик исләре китмәгән, кайбер авылларны күчерми калдырганнар.

– Кешеләр яшиме? — дип сорады һәр яңалык белән кызыксынучы

Фәүҗәт.

– Кая барсыннар...

Габделнур андагы вакыйганы күптән ишеткән иде инде, чөнки туганнан туган

абыйсы шунда солдатта булды, салып алса, кайбер нәрсәләрне сөйли иде...

Бүген Габделнур да егетләр табынына кушылды: тумбочкасында «НЗ» бар

иде, шуны чыгарды, чөнки Гөлзәрия авылына, әнисе янына кайтып киткән

иде. Ул Казанда булса, аның янына барасы — болай иркенләп утыра алмас иде.

Дөресрәге, үзе үк теләмәс, хөрмәт иткән кадерле кешесе янына хәмер капкан

килеш бармас, бу кыланышын кызы да ошатмас иде.

Алар бүлмәсендәге дүртенче кеше — республиканың төньяк районнарының

берсеннән килгән егет авылына кайтып киткән иде; ике көнгә эштән дә сораган,

әнисе хастаханәдә ята икән.

Миргаяз теманы үзгәртте, хыялга бирелеп алды:

– Их, егетләр, кешенең иң матур, иң яшь, иң гайрәтле чагы эштә уза.

– Эшләмичә нишләр идең? — дип сорады Габделнур, тегенең тел төбен

аңышмыйча.

– Кырыкка хәтле уч тутырып пенсия бирсеннәр иде. Өйләнер идем...

Әлфәс, аны бүлдереп, төрттереп алды:

– Кәләшеңнең ...парында җылынып кына ятар идеңме?

Миргаяз һаман хыял диңгезендә йөзә.

– ...Фатирга торбадан сыра кертсеннәр иде, краннан гына агызып алыр

идем...

– Кем эшләми, шул ашамый, — дип мәгълүм мәкальне искә төшерде

комсомол Фәүҗәт.

Миргаязның үз туксаны туксан.

– Кырыктан соң үлгәнче эшләргә дә риза, — дип, сүзен йомгаклады ул.

Ләкин хәмер тәэсире башларына киткән зимагурларның әле «даһиларча»

фикер сөреше бетмәгән икән, әле берсе, әле икенчесе сүз кыстыра:

– Хатын иренә караганда күп акча алса, ул аны санламый башлый...

– Ир-егетнең үз кесәсендә ничә сум акчасы булуын тиененә хәтле белүе

мәҗбүри түгел, ләкин акчасы барын ул һәрчак белеп торырга тиеш...

– Үз тиңеңне табу мәслихәт эш, артык акыллы яки күп белүче хатын да

кулай түгел...

– Яшь хатынны калдырып, командировкаларга еш йөрү дә, гелән генә төнлә

эшләү дә ярый торган гамәл түгел...

Миргаяз бераз уйланып утырды да әйтеп куйды.

– Әллә КамАЗ корырга Чаллыга китәсе инде.

Габделнур аңа карап әйтте:

– Син теге кыз кебек.

– Нинди?

– Әллә урыска барасы, матур була баласы, дип әйткән ди бер кыз.

Миргаяз көлде генә, үпкәләмәде.

– Кияүгә чыкканмы соң?

– Чыккан. Аннан ник чыкканына үкенгән...

– Татарның да була шакшысы, урысның да була яхшысы...

– Ихтимал...

Әлфәс:

– Кайда да бер кояш инде, корыны бушка әйләндерү генә булыр, — диде.

— Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер...

– ...барып карасаң, кәҗә дә бирмиләр, — дип дәвам итте Фәүҗәт. —

«Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен...»

– Мин беркая да китмим. Монда саз ерган да җитәр.

Габделнурның бу сүзләренә каршы:

– Синең, ичмаса, фатир алырга өмет бар, — диде Миргаяз, соргылт кашларын

җыерып. — Ә мин... җыештырып, кооперативка тырышсам гына инде...

– Әй, кайгырмасана, — диде Әлфәс һәм үзенең китап караштырганын

белдерү өчен әйтеп куйды: — Марк Твен болай дигән: «Әгәр иртәдән бер дә

елмаймасагыз, көнне бушка үткәнгә санагыз».

Миргаяз, каршы төшеп, төзәтмә кертте:

– Әлфәс, ул болай әйтергә уйлагандыр: «Әгәр йөз грамм эчмәсәң, көнең

бушка үткән».

Аннары ул тагын стаканнарга аракы агызды. Монысы үзе кыстырып кайткан

шешәдән иде. Әлфәсне мәҗбүриләп дигәндәй кыстаса да, ул үзе дә аракыны бик

интегеп, авыр эчә, стаканын бушаткач, кулы белән авыз тирәләрен сыпыра да

бер йотым сыра каба, аннан ашый башлый. Сөйләшкәндә, бик әкрен, һәр сүзен

кысып чыгаргандай көчәнә — авыру кеше сыман сөйләшә, фәлсәфәгә бирелә.

– Берәр ямьсез кызга өйләнәм, — диде ул, бу юлы беркавым уйланып

утыргач.

– Кызлар ямьсез булмый, — диде ризык капкалап утырган Фәүҗәт.

Ләкин аңа игътибар итүче булмады.

– Нигә? — дип сорады Миргаяздан өйләнгәч җитдиләнеп киткән, арык

тәненә ит куна башлаган дусты Әлфәс.

– Өйдә хозяйка гына итеп тотам. Чибәрләр алар читкә йөри.

– Кырыкта туктар әле, — дигән булды яшь егет Фәүҗәт, янә олылар сүзенә

кысылып.

– Киресенчә, — диде тәҗрибәле Әлфәс, аңа каршы төшеп. — Кырык яшькә

җиткәч, хатыныгызга икеләтә-өчләтә күз-колак булыгыз.

– Ни өчен?

– Бу яшьтә алар утлы табага баскан уналты-унҗиде яшьлек кызлар кебек

булалар.

– Каян беләсең? Синеке әле ул яшькә җитмәгән бит, — диде Миргаяз,

күзләрен кыскалап.

– Теге хатын әйткәние.

– Бөтенесе дә алай түгелдер инде, — диде Габделнур, үзен бик белдеклегә

санап һәм ул теманы үзгәртте: — Әгәр мин ил җитәкчесе булсам, ашханә, кафе,

мунча, чәчтарашханәләрне шәхси кулларга бирер идем.

Егетләр башта аптырап калдылар.

Ниһаять, Әлфәс телгә килде:

– Ни өчен?

– Конкуренция булсын һәм яхшырак хезмәт күрсәтсеннәр өчен.

Социализм чорында туган һәм яшәгән егетләр өчен бу тема ят, һәм алар

университетта шактый белем эстәгән, политэкономия фәнен өйрәнгән Габделнур

кебек фикер йөртмиләр иде. Шуңа күрә бик эчкә кереп китмәделәр.

Аннары сүз эш, уку, лотереяга машина оту хакында барды. Миргаязның бик

отасы килә, ләкин әлегә автомобиль түгел, кырыну машинкасы да отканы юк.

Ул отмасын да белә, әмма ләкин һаман лотерея билеты сатып ала.

Фәүҗәт, яшь кенә булса да, үз чамасын белә.

– Егетләр, мин — пас, — диде. — Йокым килә.

– Син — үрдәк кебек — ашыйсың да йоклыйсың, — диде Миргаяз, янә

шешәгә үрелеп. — Әйдәле.

– Үрдәк — йокламый, ашый да суга сикерә.

Көлештеләр. Әлфәс, Габделнурга карап, сорады:

– Синдә ни хәлләр бар?

– Тамак тук, өс бөтен, к...н чыга төтен, — диде Габделнур, уенга алып,

аннан соң җитдиләнде. — Укуны сорасаң, җай белән генә бара.

– Быел дипломны кесәсенә сала инде, түшенә «ромбик» та кадый, — диде

Миргаяз, аның тавышында көнчелек түгел, ә бүлмәдәше өчен горурлык хисе

чагылды. — Безнең авылда бер карт, оланнар, җырсыз-музыкасыз тормыш

майланмаган арба кебек, дип әйтә торган иде. Мәрхүм, аз гына салса, җырлап

җибәрер иде. Әйдә, Габделнур, суз әле баяныңны.

Габделнур ялындырып тормады, кем әйтмешли, «әргән»ен тартып та

җибәрде. Миргаяз үзенең яраткан «Баламишкин»ы көенә җыр сузды:

Аракыны кем ясаган –

Иван белән Ычтапан;

Ал күтәреп, эчеп җибәр,

Үзеңә тигән стакан.

Озак еллар тулай торакта ялгыз яшәп, йөрәкләре янган зимагурлар кайчагында

чыгырдан чыгып та куйгалыйлар: тозлырак җырлар да ычкына; шөкер, бүлмәдә

хатын-кыз заты юк бит. Бәлки, шуңадыр, хатын-кыз заты булмагангадыр, асыл

затларны сагынып искә алалар, һәм җырларның күбесе аларга багышлана.

Бераздан кабат «тәртипле җегетләр»гә әверелделәр: җырларының сүзләре

колакка да, күңелгә дә ятышлы, тавышлары матур яңгырый.

Уфа юллары пыяла,

Таш булса таймас иде;

Уф, яна йөрәккәй генәм,

Син булсаң янмас иде.

Карурманга кермәс идем,

Карурманда атларым;

Кычкырып җырламас идем,

Бик ямансу чакларым.

Шул рәвешле эчләрен бушаткач тынып калдылар, дөресрәге, Габделнур

баян каешларын иңеннән алгач, туктарга мәҗбүр булдылар.

Әлфәс китәргә җыенды. Миргаяз аны озата чыгасы итте. Ул кышкы җылы

ботинкасын һәм яшел төстәге юка пальтосын киде, зәңгәр шарфын муенына

салды, «Москвич» дип йөртелә торган, солдат пилоткасын хәтерләткән бүреген

башына чәпәде, мех эчле перчаткасын кулына тотты. Күрәсең, бераз җилләнеп,

үзе әйтмешли, хәмерле башын сафландырып керергә иде, ахры, исәбе.

Киенгәндә сөйләнде. Эш шунда ки: аның бу араларда, үзе әйтмешли, «кайгылы»

чагы: өйләнә алмыйча калды. Туган авылына кайткач, яшьтән белгән бер кызны

очраткан. Бик тиз сөйләшеп-аңлашып та алганнар. Кызның да яше шактый икән

инде. Яңа елга кайтып язылышмакчы булганнар. Егет киткәч, әтисе эш йөрткән

һәм хат җибәргән: «Кызың бер барганда риза иде, икенче барганда, йөрмәгез әле

ачу китереп, дип әйтте», — дигән. Ялынып тормый Миргаяз, телеграмма җибәрә:

«Мин сезнең белән риза, Оренбургка барыгыз». Әти-әнисе шунда кунакка барырга

җыенган булганнар икән. Ә кызга ачу-ирония белән хат язган.

Чыгарга әзерләнгәндә, ул шуны Әлфәскә дә сөйли иде.

Ахырда:

– Яздым бөтенесен, — диде. — Гомерендә онытмаслык иттем.

Фәүҗәт төрттереп алды.

– Безнең авылда бер хатын, әйттем әле, бик каты әйттем, синең артың

— минем авызым, дип әйтеп әйткән, ди. Шулайрак түгелдер бит?

Миргаяз үпкәләмәде, ләкин җавапсыз да калмады:

– Кит әле моннан, анаң яламаган нәрсә, япь-яшь башың белән атаң урынына

калган абзаңнан көлеп торасың...

Егетләр чыгып кына киттеләр, ишек шакыдылар. «Керегез!» дип әйткәнне

дә көтеп тормыйча, бүлмәгә әлеге дә баягы ЖКО башлыгы урынбасары килеп

керде, үзе белән комендант һәм тәрбиячене дә иярткән.

Габделнур ишеккә каршы баскан иде.

– Нәрсә, тәртип бозабызмы? — дип сорады симез гәүдәле «хуҗа», иснәнеп,

аның сүзләре фактны раслау кебегрәк яңгырады.

– Юк, — диде Габделнур, урыныннан кымшанмыйча, киң җилкәсе, таза

күкрәге белән өстәлне мөмкин хәтле капларга тырышты.

Тегеләр кергәләгәнче, Фәүҗәт өстәлдән кирәк-кирәкмәс нәрсәләрне җыеп

өлгергән иде инде.

Шулай да хуҗа тиз генә чыгып китмәде, егетләрнең бүлмәсен күздән кичерде.

Пөхтә итеп, солдат казармасындагыча тәртип белән җыештырылган дүрт койка,

һәрберсендә мендәр, икешәр сөлге: берсе — алда, икенчесе — аяк очында;

салфетка җәелгән тумбочка өсләрендә китаплар, календарь, дәфтәрләр, газета-

журналлар, линейка, хушбуй, дарулар, фотокарточка һәм открыткалар; бүлмә

уртасындагы өстәл өстенә газета җәелгән, чәйнек кукыраеп утыра, бәләкәй

көзге тора, шунда ук түгәрәк сәгать — будильник. Ә өстәл астындагы банка,

кәстрүл, шешә һәм стаканнарны «хуҗа» күрерлек түгел — клеёнка итәге каплый.

Бүлмәдә биш-алты урындык та бар, берсенә китап өелгән, икенчесенең артына

Габделнурның аксыл пиджагы эленгән, калганнары өстәл тирәли тезелгән. «Хуҗа»

иренмәде, ишек катындагы сары шифоньерларның берсен ачып та карады, анда

элгечтә чалбар, замоклы мех куртка, пальто, плащ ише кием-салымнан гайре

шикләнерлек әйбер күрмәде. Ишек янындагы радиоалгыч та, яшел чуклы абажур

да үз урынында, тәрәзә төбендә зур гөл, ә кружкада чәнечкеле кактус. Дивардагы

дөнья һәм СССР картасы егетләрнең сәяси яктан «тотрыклы» икәнлеген белгертеп

тора, аларга карата булган «ышанычны» арттыра.

Кыскасы, үзенең күзәтүләреннән «хуҗа» канәгать калды булса кирәк,

ризасызлык белдермәде. Бераз гәпләшеп, шулай да «кыйммәтле күрсәтмәләр»

— «ЦУ» биргәч, делегация җитәкчесе ишеккә таба борылды.

Аның артыннан Габделнур:

– Бәйләнергә сәбәп эзләп йөри, — дип ризасызлык белдерде.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев