Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Егет кызга өйләнешү турында сүз катмакчы, ләкин сүзне нидән башларга белми аптырады...

Романның башы монда.

16

Беркөнне Габделнур кызын шәһәргә алып чыгып китте.

– Кая барабыз? — дип сорады җәйге күлмәк өстеннән йон кофта кигән

Гөлзәрия юл уңаенда.

– Трамвайга утырыйк әле, аннан күз күрер, — диде егет серле генә.

Ул да җәйге киемнән: өстендә пиджак, ак күлмәк, галстук һәм киңбалаклы

чалбар, аягында юка табанлы ботинка; кыска итеп алдырган кара чәчен җиренә

җиткереп тараган (кайчагында ул бриолин да сөрткәли), чип-чиста итеп

кырынган, хушбуй да сиптергән. Элек ул «Тройной», «Шипр» белән генә эш итә

иде, хәзер, затлырагын — «Консул» дигәнен юнәтте. Бу егетләр игътибарыннан

читтә калмады, билгеле. «Кара, кара, безнең Габделнур чын франтка әйләнде»,

— дип шаярттылар бүлмәдәшләре. Дөрес, ул хушбуйны көязләнү өчен түгел, ә

кырынгач кына, битенә дезинфекция ясар өчен генә куллана (үзен шулай дип

юата һәм егетләр алдында аклана).

Бер-берсенә сыенып утырган хәлдә, тегене-моны сөйләшеп, елга портына

хәтле килеп җиттеләр. Вокзал тирәсе кайнап тора: кемдер кассага, кемдер

теплоходка ашыга; кара халат кигән бер хатын резин шлангтан таҗлары

ачылган кызыл лаләләргә су сибә, икенчесе баскыч юдырта; милиционер, ялкау

гына атлап, тирә-юньне күзәтә; троллейбус, автобус, машиналар килеп-китеп

тора; киоскларда һәм зур зонтиклар астында кояштан качкан ак алъяпкычлы

хатыннар квас, сыра, туңдырма һәм тәм-том сата.

Габделнур да Гөлзәриягә туңдырма тәкъдим итте, егетләр әйтмешли, андый

«вак-төяк»кә исе китмәсә дә, үзенә дә алды.

– Мин моны сирәк ашыйм, — диде ул һәм елмаеп өстәде: — Компания

хөрмәтенә яһүд тә асылынган, ди, аннары, сулавы авыр, төшерегез, дип әйтеп

әйткән, ди.

Кыз да көлеп куйды һәм алар анда-санда тупыл мамыгы түшәлгән асфальттан

су буена таба атлап киттеләр, шәмәхә, ак чәчәктә утырган сиреньнәргә карап

сокландылар.

Көн җилле, салкынча, җәйге кояш, болытлар арасыннан чыгып, бер генә

карап ала да янә кереп югала. Каралҗым су өстендә берөзлексез вак дулкыннар

йөгерешә, сирәк-мирәк акчарлаклар оча, каяндыр җитез карлыгачлар килеп

чыгалар да атылган уктай астан өскә күтәреләләр, аннары янә су өстенә

төшкәндәй булалар, ләкин үзләре тәннәрен чылатмыйлар. Канатларын җилпи-

җилпи бер кыр үрдәге пәйда булды.

– Әнә теге үрдәккә кара әле, — диде егет, иелә төшеп. — Ул миңа бик

кызганыч. Аларны парлы итеп күрәсе килә. Менә мин үземне дә шул үрдәк

хәлендәрәк сизәм. Ундүрт яшьтән бирле ялгыз бит инде. Жәлләүче дә юк.

Соңгы сүзләренә уенын-чынын бергә кушуын аңлап, кыз назлы гына итеп

әйтеп куйды:

– И мескен!

– Көл, әйдә, көл...

Гөлзәрия — акыллы, зиһенле кыз. Габделнурның һәр сүзенә ниндидер эчке

тирән мәгънә салынганын, җитди сүз булачагын сизенә иде. Монда алып килүе,

үрдәкнең ялгызлыгына басым ясавы да тиктомалдан гына түгелдер. Бүген

кызның үзенең дә йөрәге көндәгедән ешрак тибә шикелле.

Бераздан кыр үрдәге судан күтәрелде, очып китте һәм бик тиз күздән дә

югалды.

Сул якта, яр буенда, бер теплоход тора, аңа иптәшкә икенчесе елышкан.

Аннан музыка агыла. Өченче теплоходның койрыгы гына күренә — ул

порттан ераклаша бара. Причалдагылары янында бихисап акчарлаклар. Аларга

теплоходлардан пассажирлар-туристлар ипи, булки кисәкләре ыргыталар.

Егет мәшһүр Идел елгасы, аның монда киң һәм мул сулы, ә ул солдат

шулпасы эчкән якларда, Ярославльдә, таррак булуы, әмма барыбер пароход-

теплоходларның йөрүе, матурлыгы турында хозурланып сөйли. Рус әдипләренең

аны мактаган әсәрләрен, рәссам Илья Репинның атаклы «Бурлаки на Волге»

картинасын телгә ала. Халкыбыз чыгарган һәм хәзерге заман җырларын да

шыңшып күрсәтә. Ул аларны, туктале, бу кызны шаккатырыйм әле дип түгел,

сүз уңаеннан исенә төшерә. Ләкин шул ук вакытта ул Гөлзәриягә карата

игътибарын да киметми: аңа сокланып карый һәм, җырдагыча, күпме караса

да карап туя алмый. Аның баш өстенә өеп, җыеп куйган кара чәче дә, текә

маңгае да, эскәк-фәлән тимәгән кара кашлары да, яшькелт-зәңгәр күзләрен

бизәүче озын керфекләре дә, күперебрәк торган алсу иреннәре дә, карасу түгәрәк

йөзенә килешле ияге дә һәм хәтта җыйнак кына борыны да — барчасы егетне

сокландыра. Аның егеттән бер башка диярлек тәбәнәк, юка гәүдәсе дә Габделнур

өчен кадерле, якын. Һәм менә таң калгыч шушы гүзәл фәрештәнең үз янында

булуы, вакыты белән куенына ук кереп торуы егетне чиксез горурландыра,

күңелен шатлык, бәхет һәм сөенеч хисләре белән тутыра. Хәзер инде аңардан

башка яшәүне, аны югалтуны ул уена да китерә алмый, бу — Габделнур өчен

күңелдәге тирән ярага, гомерлек үкенечкә әйләнер иде сыман. Әлбәттә, аның

Мәҗнүн һәм Таһирлар турында ишеткәне-укыганы бар, әмма үзе кайчан да

булса шул егетләр хәленә төшәр дәрәҗәдә гашыйк булыр дип һич уйлаганы

юк иде. Егет пиджагын Гөлзәриянең иңбашына салды.

– Кеше алдында үзем җылыта алмыйм инде, — дип серле генә елмайды.

Сөйгәне аны аңлады, рәхмәт йөзеннән күз керфекләрен сирпеп, ягымлы,

нурлы карашын бүләк итте.

– Үзеңә дә салкын бит, — дип аны култыклап алды.

Әнә шулай уен-көлке белән мавыксалар да, егетнең башындагы уйлар су

өстендә өзлексез чайкалган дулкыннар кебек гел тибрәлеп торалар.

Егерме сигез яшьлек ажгырып торган, утны-суны кичкән егет кайчак кыз

янында югалып та кала. Аңа саксызрак кагылудан курка, тиешле-тиешсез сүз

әйтмәгәем, дип, шөбһәгә төшә. Ул аңа кайчак Афродита-алиһә яисә кул белән

кагылырга ярамаган чәчәк кебек тоела. Бу халәт аңа әлегәчә таныш түгел

иде кебек. Хәер, таныш икән: ул Рәйсәнәгә карата шундый ук мөнәсәбәттә

иде бит. Тик ул вакытта әле Габделнур яшь, кызларның фәкать кулын гына

тотып караган саф егет иде, хатын-кыз белән ир-ат арасында була торган иң

якын мөнәсәбәтләрне татымаган иде. Хәзер бит ул бөтенләй икенче кеше, кем

әйтмешли, азау ярган егет. Әмма Гөлзәриягә булган мөгамәләсенә карап, аңа

бу тамганы тагып булмый иде. Габделнур чамалый: бу — аның өчен яңа хисләр

ташкынына кереп чуму, һәм ул анда үзен бик иркен хис итә — колач салып

йөзә. Хәтта ул үзенең бүгенге хисләреннән, хәзерге халәтеннән читенсенми дә

— гыйшык утында дөрләпме дөрли. Ашкынып кызы янына күрешергә килү

дә, аны урамда көтеп тору да — болар егет өчен ялыктыргыч түгел, ләззәтле

минутлар. Аңа Гөлзәрия белән шулхәтле рәхәт: кино-театрларга бару һәм кызның

тән кайнарлыгын тоеп оеп утыру да, бала-чага кебек кулга-кул тотынышып

йөрү дә, кача-поса гына һәм ояла-тартына гына үбешү дә... Ә калганы — анысы

киләчәктә булачак, алар икәве генә татыячак бәхетле мизгелләр булып алда

күзаллана. Ләкин томан пәрдәсе белән өртелгән шул кавышу сәгатьләренең

булачагына, икесенә дә сөю-сәгадәт китерәчәгенә, гомергә онытылмаслык һәм

мәңге хәтердән җуелмаслык шатлык-куаныч бүләк итәчәгенә ул шикләнми.

Егет кызга өйләнешү турында сүз катмакчы, ләкин сүзне нидән башларга

белми аптырады. Ул карашын алга төбәде.

Алар басып торган турыдан сулда, еракта, ак төстәге су трамвае күренде. Ул

причалдагы теплоходлар белән чагыштырганда бик кечкенә иде. Шулай булса да,

портка якынлашкач, яр белән мол арасына килеп кергәч, отыры зурая барды.

Иделдән килгән дәү дулкыннарны тоткарлау өчен балчык өеп ясалган

молның аскы өлешендә берни дә үсми, анда бетон плитәләр түшәлгән, ә өстендә

тәбәнәк агачлар баш калкыткан, алар хәзер ямь-яшел. Каршыда — Ослан

таулары. Тау битендә — авыллар, дача өйләре, Идел уртасындагы теплоход һәм

баржаларны агачлар каплый. Молның уң ягында бер ак һәм бер кызыл маяк,

ә сул якта ике кызыл маяк су өстендә чайкала.

Су трамвае вокзал турыннан, үткен борыны белән дулкыннар ярып, үз

артыннан аксыл эз калдырып, койрыктагы байрагын җилфердәтеп узып китте.

Аның эчендәге пассажирлар әле урыннарыннан кузгалмаганнар, чөнки трамвай,

уңга таба борылып, ерак причалларның берсенә барып туктаячак.

Монда килүнең сәбәбе булган төп мәсьәләгә күчәргә кирәк иде. Габделнурга

ярдәмгә Гөлзәрия үзе килгәндәй булды: ул егетнең укуы белән кызыксынды.

– Диплом яклау ничек үтте?

Габделнур кызга беренче июнь көнне диплом яклыйсын әйткән иде.

– Отлично! — диде егет, аннары артык шапырынуын сизенеп исенә килде:

— «Яхшы» билгесе куйдылар. Башта каушап та калдым: бишәү кереп утырганнар

— барысы да профессор да доцент. Рәхмәт җитәкчемә, тыныч кына сөйләргә,

сорауларга да ашыкмыйча, уйлап җавап бирергә кушты. Тәки ерып чыктым.

– Әйбәт булган.

– Әйе, эш бетте, көлтә җыясы гына калды дигән кебек, дәүләт имтиханын

бирәсе бар.

– КПСС тарихыннан дигән идең. Анысы кайчан?

– Егерме бишендә.

– Котыласың инде.

– Әйе.

– Гуманитарныйда укуы да җиңел түгелдер.

– Әйе. Техническида мәсьәләләр, сызымнар булса, бездә — күз бетереп

уку. Бик күп укырга туры килде, фәннәрнең ниндиләре генә кермәде, иңкүбе

— тарих. Бер уйласаң, тарих бүлегендә укуыма үкенмим дә.

Егет төрле вакыйгалар, шәхесләр турында сөйләде, императорларның,

корольләрнең, патшаларның мәзәк якларын, кыланышларын, төрле тузга

язмаган карарлар, указлар кабул итүләрен искә алды.

– Пётр Беренче келәшчә белән теш суырырга өйрәнгән һәм моны бик

яратып эшләгән. Ирләреннән үч алырга теләгән югары катлау хатыннары еш

кына аңа, ирем төне буе йокламады, теше сызлый, дип зарлана торган булган.

Император тегеләрне чакырта да, тешең сызлый икән, утыр, ди. Мескеннәр,

падишаһка каршы килә алмыйлар бит инде, тешсез кайтып китәләр икән...

Ахырда Габделнур сүзен болайрак төгәлләде:

– Рим императоры Август өйләнмәгән, егерме биштән узган егетләргә штраф

санкциясе кулланган. Димәк, ул чорда яшәсәм, мин дә зур штрафка тартылган

булыр идем. Бездәге бездетный налог кына түгел инде ул.

– Кызларга да штраф салганнармы?

– Әйе.

– Аларга ничә яшьтән соң?

– Егермедән.

– Ә?! Димәк...

– Әйе, икебезгә дә эләгәсе икән. — Көлешеп алдылар, ә егет дәвам итте:

— Шуңа күрә, император Августның штраф кәгазе килгәнне көтмичә, безгә

кавышырга кирәк. Мин сиңа бу хакта сүз катарга кыймыйча йөри идем.

Егет кызның күзенә текәп карады. Гөлзәрия керфекләрен аска төшерде,

битенә кызыллык йөгерде, уйга калды, аннары тыныч кына әйтте.

– Әле бер-беребезне бик белеп тә җиткермибез бит.

– Безнең авылда бер кыз әйткән ди: «Әнине әтигә биргәннәр, мине чит

кешегә бирәләр».

– Ишеткәнем юк иде.

Егет, кызны җай гына әйләндереп, арка яктан кочаклап алды һәм

пышылдады:

– Колагыңны тешлимме?

– Нигә?

– Үземә булырсың.

Гөлзәрия янә колак очларына кадәр кызарды:

– Авыртыр бит.

– Ә мин авырттырмыйм. Элек әнә шулай колак тешләтеп ярәштергәннәр.

– Без ул яшьтән чыктык шул инде.

– Әйе, хәзер әти-әни хәл итми.

– Алай димә...

Егет дилбегәне кулдан ычкындырмаска булды, уен белән башлаган сүзен

җитди тонга күчереп, ниятенең изге икәненә төрле дәлилләр китереп дәвам

итте. Һәм, ниһаять, гәпләшә торгач, кызның тел төбе аңа өметләнергә урын

калдырды:

– Ярар, әни белән киңәшкәч әйтермен.

Егет сөенеченнән янә уенын-чынын бергә кушып сөйләшүендә булды:

– Безнең эштә бер шаян абзый бар. Шул гел әйтергә ярата: «Ир-атның хатын-

кызлары ничәү булырга тиеш?» Һәм үзе үк җавабын да бирә: «Основная, резервная,

дежурная, про запас, для балов...» Ул аны дворяннар турындагы кайсыдыр бер

китаптан укыгандыр инде. Хәзер дворяннар кебек баллар оештыру юк бит.

– Үзенеке ничәү соң?

– Кая инде аңа, — диде егет, көлеп. — Шаярта гына, үзе хатынын үлеп

ярата, ике сүзнең берендә «минем карчыгым» дип кенә тора.

– Сезне үрти инде.

– Билгеле, — диде егет һәм, алар турыннан узып баручы «Ракета»га карап,

бераз тын торгач, сүзен дәвам итте: — Ә безнең нәселгә килгәндә, берүк мактана

дип уйлама, бу мәсьәлә бик каты куелган. Минем әти ягыннан бабайлар җиде

бертуган булганнар, берсе турында да авылда ямьсез сүз ишетелмәде, хатын

аеру, хатын өстеннән йөрү түгел, аларның берсе дә тәмәке тартмаган, тәртипле,

йорт җанлы кешеләр булганнар, үз көчләре белән дөнья көткәннәр. Әтинең

туганнан туган абый-энеләре дә шулай...

Артык шапырыну булып күренмәсен өчен, Габделнур сөйләүдән туктады.

– Әйдә, тегендә таба барыйк, — дип, ул Гөлзәрияне ары алып китте.

Уңда, тирә-юньне ямьләндереп, төрледән-төрле агачлар үсеп утыра, ә яшьләр

туктаган почмакта ике катлы бина калкып тора: аскы өлеше кирпечтән, өсте

— тоташ пыяла һәм ул түбәнге катка караганда зуррак — кечкенә тартма өстенә

олырагын куйган кебек. Бинаның сул ягыннан карасаң, еракта-еракта Сөембикә

манарасының өске яруслары күренә. Каршыда су, арырак яшеллеккә төренгән

агачлар белән капланган озынча Локомотив ярымутравы. Ә таллар арасыннан дүрт-

биш катлы йортлары баш калкыткан Киров районы биләмәләрен, төтен чыгарып

торган завод морҗаларын, кукыраеп утырган телевышканы шәйләп була.

– Әнә, каршыга карале, — диде Габделнур, Гөлзәрияне иңбашыннан бер

кулы белән кочып үзенә таба якын китергәч. — Анда «Локомотив» пляжы.

Үзеңне берәр көнне алып барырмын әле. Аның аргы башында Күсе Койрыгы

бугазы һәм Карга Куагы утравы.

– Син аларны каян беләсең?

– Безнең белән бер егет укый, елга портыннан ерак яшәми. Ул судомоделизм

белән шөгыльләнә, балаларны өйрәтә, заядлый балыкчы, кыш көне дә йөри.

Шуңардан ишетеп калган идем. Әнә теге агачлардан арырак шәһәр халкы элек-

электән ял итә торган Маркиз утравы. Ул Иделнең уртасында ук, суднолар

аның бу ягыннан йөри...

– Син бик күп беләсең, ә мин — аз, — диде кыз, уфтанып.

– Бу үзе үк яхшы.

– Ничек?

– Борынгы греклар әйтә торган булганнар: «Мин үземнең бернәрсә дә

белмәгәнемне беләм, ә кайберәүләр моны да белми».

– Син һәр сүзгә җавап табасың, — диде кыз, егеткә сокланып.

Үтеп баручы «Метеор» һәм җәйге матур табигать белән хозурланып, иске

Казанга бәйле хәлләрне искә алып, тагы да бераз гәпләшеп торгач, Габделнур

әйтеп куйды:

– Кайтабызмы?

– Әйе, — диде кыз һәм, башын чак кына борып, иңендәге пиджакка ымлады:

— Киясеңме?

– Трамвайга хәтле бар, салкынча.

Әмма кояш эреле-ваклы ак болытларны пыран-заран китереп тараткан һәм

ул җир өстен кыздыра иде инде.

Алар килгән сукмактан акрын гына кирегә таба атлап киттеләр. Гәрчә кирегә

булса да, чынында егет белән кыз аралары тагы да ныграк якынаюны тойдылар.

Аларның тормыш баулары (җеп кенә түгел) төенләнүгә, мәңге чишелмәслек

булып бәйләнүгә янә бер адым иде бу атлау.

Елга вокзалының тоташ пыяладан диярлек торган мәһабәт бинасына, теге

икәве янына әле генә килеп туктаган зур ак теплоходка һәм шул тирәдәге ыгы-

зыгыга карагач, егет уйлап куйды: «Бу бит язмышлар хәл ителә торган җир:

кемнәрдер кавышу өмет итеп килә, кемнәрдер кабат күрешмәскә ант итеп китеп

бара, кемнәрдер, саубуллашканда, яңадан очрашу вәгъдә итеп кул болгый...»

Әйе, аларныңда язмышы хәл ителде сыман. Егет аның ахыры хәерле булуын

тели, Гөлзәрия белән аерылышасы килми иде. Чөнки Гөлзәрия йөргән кыз

гына түгел, ул — сөйгән кыз!

Егет Гөлзәриянең ниләр уйлаганын белми. Хәер, кызда да кеше күңелендәге

хисләрне уку сәләте юк. Ләкин үзенә карата булган мөгамәләсеннән, назлы күз

карашыннан, янәшә атлаганда кызның кайнар кулын үзенең зур, каты учына

сак кына салуыннан, сөйләгәндә дулкынлануыннан, егетенең нинди халәттә

икәнен, кичерешләрен тоя, аның йөрәк тибешен ишетә кебек. Берсен берсе

яраткан, йолдызлары туры килгән кешеләргә күп кирәкмени?!

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

 

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев