Каһәр (дәвамы)
Әти-әнигә хыянәт итүемне сизми дә калганмын. Әни мине каргады, елый-елый, шул кыз белән араңны өз, дип ялварды. Ләкин мин инде хатын итәгеннән куба алмадым...
XX
Хутор янына килеп җитәрәк, Отто җиргә ятты да тирә-якны күзәтә башлады. Хуторга сукыр килеш барып керүдән нык сагайды ул. Һәр төштә полицайлар, фронттан талкынып чыккан солдатлар уралуы ешайган чак иде. Кинәт шул тарафтан мотоцикл тавышы ишетелде. Алар өчәү булып чыкты. Фараларының яктысы, ак мөгезләр кебек, караңгыны сөзеп бара. Өч мотоцикл, бер-берсеннән шактый ара калдырып, хутордан чыгып китте. Анасын корт чаккыры, нәрсә инде бу? Очрашу урыны немецларга фаш булып, эсэсчылар әллә төнлә килеп засада оештырганмы? Әллә тикшереп, тентеп китеп баруларымы? Бу бит бик яшерен очрашу урыны, моны Калнинь белән Отто гына белә иде. Әллә Калниньга бер-бер хәл булганмы? Моннан бер-ике көн элгәре ул мастерскойдан китәргә, эшкә бармаска тиеш иде. Шулай сүз куештылар, чөнки Эрхардның югалуы гестапоны аякка тиз бастырачак. Иң элек Оттоны эзләячәкләр, аның Калнинь белән таныш булганын яхшы беләләр. Калнинь ычкынырга өлгерә алмады микәнни? Юк, өлгергәндер, бик үткен егет ич. Алайса, нинди хәл соң бу? Ничек дип белергә моны? Димәк, хуторга керергә ярамый. Алайса, кая барырга, нишләргә? Әллә урманга партизаннарны эзләп китәргәме?
Ерак түгел урман полосасы каралып тора иде. Аның бер кишәрлек кенә булуы икенче ягының яктырып күренүеннән беленә. Күзәтеп ятарга ярап торыр, ачык кыр түгел дип карар итте Отто һәм шул якка таба атлады.
Урманга кергәч, ул, колагын шомрайтып, бераз тыңлап торды, аннары чыбык-чабыклар җыеп, шуның өстенә сузылып ятты.
Күпмедер ятканнан соң, күзен ачса, офык буйлап ак тасмалар сузылганын шәйләде. Ак тасма бераз алсулана башлады, төнге караңгылык эреп югала бара иде. Отто хуторны күзәтергә кереште. Алар очрашасы хутормы соң бу? Әллә бүтәнме? Ләкин бу төштән хутор йортының морҗасы гына күренә, алгы якта лапаслар иде. Лапаслар артында – бәрәңге бакчасы. Юк, арырак китеп, ишегалды күренә торган җирдән күзәтергә кирәк.
Урман эчләп ул шактый барды, әмма хәзер өй күренә, ә ишегалды икенче якта икән. Ә аңа ишегалды кирәк. Нишләргә? Биредән ачыклык башлана, шуңа күрә ерактарак урнашкан тагын ике хутор корылмалары күренә иде. Әллә шуларга барып карыйсымы? Ул буталды, ахрысы. Өстәвенә бу тирәләрдә булганы да юк иде. Шулай да әйтеп җибәрүләренә караганда, билгеләр туры килә: менә урман полосасы, төньяк тарафка арты белән корылган лапаслар, чүлмәк түбәле, алтыпочмаклы йорт. Ишегалдында чыгырлы кое булырга тиеш.
Отто кыр буйлап лапаска таба барырга ниятләде. Межага төште, шуннан атлады. Бер якта – бәрәңге басуы, икенче якта – чөгендер плантациясе. Эре- эре чөгендерләр җир өстенә үк чыгып үскән. Тегендәрәк камыллы басу китә, игенен күптән җыеп алганнар.
Межа коймасы балчык белән бик яхшылап сыланган үрмә читәннән гыйбарәт иде. Кырга чыга торган тар гына такта капкасы да бар. Отто шул капкага турылап килде, шуннан ишегалдына күз салмакчы булды. Әле бик иртә, халык уянганчы, нәрсәдер эшләргә кирәк. Лапаска кереп, печәнлеккә менеп яшеренергә дә мөмкин. Аннан күзәтеп ятарга уңайлы, куркынычы да әзрәк, үзеңне һәрчак ышыклый аласың... Отто капканы ачыйм дигәндә генә, эчтә ниндидер аяк тавышы, калайга чиләк бәрелгән аваз ишетелеп китте. Ул җәнлек тизлеге белән ишек артына посты. Менә ишек ачылды, аннан чиләк белән көрәк тоткан таза гына бер ир-ат чыкты. Өстенә свитер кигән, башында күксел козырёклы тимерюлчылар кепкасы иде. Отто бу кешене шундук танып алды, ул – Стубе иде. Һәм аның исе-акылы киткәндәй булды. Ничек ул бирегә килеп эләккән? Отто әллә чынлап та очрашу урынын бутады микән? Бу адәм аның язмыш тактасына язылган, ахры, совет чорында заводта эшләгәндә дә ул аңа күпме этлекләр эшләде, йөрәгенә кан саудырды. Инде менә тагын юлында очрады. Нишләргә? Үч алыргамы? Болай да аның турында «немецлар белән хезмәттәшлек итә» дигән сүзләр йөри иде. Ә бирегә ул каян килеп чыккан? Бәлки, туганнарының хуторыдыр? Болгавыр чакларны шушында посып уздырмакчыдыр? Немецларга эшләсә, аны нишләтергә? Тотып атаргамы? Юк, Отто андый нәрсәне булдыра алмавын шушы ике тәүлек эчендә тәгаен аңлады һәм карар итте: кеше канын коюдан сакланырга, качарга кирәк аңа. Күзенә кан күренсә, ул һушын җуяр дәрәҗәгә җитә һәм үзен көчкә тыеп кала. Ә бит тыела алмавың да ихтимал...
Бер мизгел эчендә Оттоның башыннан әнә шундый уйлар йөгерешеп узды. Ул капканы япты, шыгырдау тавышы тегене борылып карарга мәҗбүр итте. Әйе, бу, чыннан да, Стубе иде. Юк, аның кулындагы көрәк, чиләк җиргә төшеп китмәде, ул аларны ипләп кенә иелеп куйды да Оттога караган килеш катып калды. Аннары каушаудан чиләгенә иелгәндәй итте, кинәт турайды. Күзләрен тасрайтып төбәгән дә сын кебек тик басып тора. Башта кешене киеменә карап бәялисең. Оттоның өстендә – кара күн тужурка, билендә – немец каешы, күн итеге дә немецныкы, дагалы, фуражкасы шулай ук аларныкы иде. Әйбәт кенә кырынган (Отто механик бритваны һәрчак сумкасында йөртә. Кичә урманда кырынып алырга да иренмәгән иде). Чиста гына күренә. Димәк, партизан булмаска тиеш.
– Стубе, әллә танымыйсыңмы? – диде Отто, тегене шок хәленнән чыгарырга теләп.
– Ә-ә, Зингер, Зингер! – дия-дия, елмайгандай итенде Стубе. – Син каян килеп чыктың бирегә?
– Ә син үзең монда нишләп йөрисең?
– Сине дә немецларга хезмәт итә дигәннәр иде... – Стубеның калын битендә, орчык төбедәй очлы иягендә һәм алга чыгып торган буразна кебек сызыклы маңгаенда ис китү кыяфәте бетте, өскә менгән кашлары кире үз урынына төшеп утырды. Ул Оттога якынрак килде, аңарда бернинди куркыныч чалымнар тапмагач, хәрәкәтләре иркенәеп китте, чалбар кесәсеннән сигарет чыгарып, авызына капты, икенчесен Оттога сузды. Отто зажигалка кабызды. Эчке дулкынланудан тизрәк бушанырга теләп, алар борыннарыннан төтен чыгарды. «Син дә немецларга хезмәт итәсең, мин дә, димәк, без бер дәрәҗәдәге, бер мичәүгә җигелгән кешеләр, иптәшләр...» – Стубеның йөзенә шул фикер язылган иде. Оттоның немецларга эшләвен хуплавы әллә каян күренеп тора. «Син дә...» дип әйтүендә үзенең немецларга сатылуына аклану тапкан шикелле мәгънә төсмере дә ишетелде. Отто монысына әһәмият итмәде, үзенең чын йөзен белгертергә ярамаганын гына бик тиз абайлады. Аның Оттоны немецларга эшли дип белүе әйбәтрәк тә әле, чөнки ул үзен иркен тотып сөйләшәчәк.
– Әллә бу синең берәр кардәшең хуторымы? – дип сорады Отто йомшак тавыш белән. Элек Советларда үтә кызыл активист булып йөргән кешенең хәзер немецларга хезмәт итүе Отто өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә нәрсә иде. Стубе бит идеология, политика кешесе, Отто ише, тимер-томыр арасында эшләүче түгел. Алардан идеология соралмый. Маховик кем хаҗәтенә әйләнсә дә – барыбер. Кыскасы, аларның башлары эшләми, куллары гына хәрәкәт итә. Ә бит Стубе алай була алмый. Ул, – башы-аягы белән дигәндәй, политика кешесе, фәкать бер якка гына хезмәт итә ала. Әллә ул, гомумән, иманлы кеше булмаганмы? Имансыз кешеләргә нинди идеологиягә хезмәт итсә дә барыбер инде. Стубеның тирән инануы булмагандыр, күрәсең. Хәер, Оттоның да андый ук инанганлыгы юк шул. Ул Шачин йогынтысына бирелде. Баштарак бераз икеләнгән чаклары да булды. Ләкин хәзер ул моңа бер дә үкенми. Бу орышта немецларның оттыруы бернинди шик тудырмый.
– Бу хуторда подпольедагы обкомның очрашу урыны булган, – дип аңлатырга ашыккан кебек булды Стубе. – Засада куйдылар. Тагын җиде хуторга шулай куеп чыктылар. Монда ике радист утыра. Мине исә эләккән кешене тану өчен алып килделәр. Мин бит элеккеге обком, горком, райком кешеләрен яхшы беләм...
– Алай икән... – диде Отто, исе китмәгәндәй. – Ә син үзең ничек немецлар кулына эләктең соң?
– Танышлар саткан, – дип, кулын селтәде Стубе, әмма йөзенә үкенү, ачу төсмере чыкмады. – Мине дә бит күпләр белә иде.
– Ничек үзләренә эшләргә күндерделәр?
– Башта гестапо бик нык җәзалады, мин чыдый алмадым һәм үземә мәгълүм кайбер яшерен нәрсәләрне аларга чиштем, аннары хезмәт итәргә ризалаштым. Моны үзе татып карамаган кеше аңламый, билгеле. Сатылган, саткан, дип авыз чайкый. Менә син үзең гестапога эләгеп кара, махсус станокка куеп, аягыңны шартлатып сындырып карасыннар. Мине дә станокка куйдылар. Шуннан соң ризалык бирдем...
– Әйе, үз башына төшмәгәннәр синең хәлне белмәс шул, – дип мыгырданды Отто, ә башында умарта күчедәй уйлар тузынды. Өстәвенә өйдә ике немец та утыра бит әле. Алар килеп чыкса тикшерә башлаячак. Ә Стубе һаман сөйли дә сөйли, Оттога исә, берәр сәбәп табып, тиз генә ычкынырга кирәк. Аны юри сөйләндереп тормыймы икән бу халуй? Эченә тәмам ут төште. Итәк-чабуы яна кебек.
– Кызыллар өчен гомерне бирерлек түгел, бәяләмиләр, – дип, сүзен дәвам итте Стубе, резина төсле күгәргән иреннәрен кыймылдатып. – Әнә минем абый латыш укчысы иде. Революцияне саклап калуда күп көч куйган, Ленин охранкасында эшләгән, ә 37 нче елда үзен бер гаепсезгә аттылар. Чит ил шпионы дигән гаеп такканнар. Юк, кызыллар да өметсез. Мин шундый фикергә килдем: иң яхшы заман да, иң яхшы җәмгыять тә, иң яхшы халык та булмый... Кызыллар килгәч, кан коячаклар әле...
– Аларның Себере әллә нихәтле халыкны йота, бер эзе дә калмый, – дип куйды Отто, Стубеның сүзен куәтләгәндәй. Әйе, ике ут арасында калган кеше болар турында уйлый алмый, ул бары үз башын саклап калуны кайгырта. Һәр тере җанның табигате шундый инде, берни эшләр хәл юк...
Отто урман эченнән чапты да чапты. Тамагы ач, хәле беткән булуы да онытылды. Стубеның зиһене эшләп, бераздан Оттоның кем ягында булуын чамалавы мөмкин иде. Стубе, шайтан, әллә белмәмешкә генә салыштымы? Ул хәзер немецларның варварлар икәнен белде бит. Артык тырышлык куюның файдасыз булуын үз җилкәсендә татыды. Хәзер ул теге якка да, бу якка да битараф хәлгә килгәндер. Үзенең башын саклауны бөтенесеннән дә артыграк күрәдер. Ничек тә кулын кеше канына буямаска тырышадыр. Оттоның күңелендә дә шундый ук ният түгелме соң? Коточкыч гаделсезлек хөкем сөргәндә, һәркем үзен генә коткарып калу турында уйлый. Бу – табигый канун. Стубе гел дә чүпрәк баш булмаска тиеш. Бик күп уйлангандыр.
Ниндидер кисентектә Отто хәле бетеп туктады һәм өелеп торган чыбык өстенә ауды. Анасын корт чаккыры, немецлар шулай да барча очрашу урыннарын ачыклады микәнни? Кая барырга? Ригага китәргә куркыныч, төнлә шәһәрне бомбага тоткалыйлар, анда берничә квартира бар барын. Әллә Рута янына элдерергәме? Ләкин андагы хәлне дә белеп булмый, Рута үзе ничек, исәнме-юкмы? Добэлегә дә төнлә бомбалар төшкәли. Рута янына барырга күңеле тарта да тартуын, Оттоның бит көтеп тора торган бер кешесе дә юк. Ә Рута көтәдер... Үзләренең хуторында хәлләр ничек икән? Ничек белергә? Белсәң дә, анда кайту мөмкин түгел инде. Юк. Очрашу өчен тагын ике хутор бар барлыкка. Бәлки, аларына да засада куелгандыр. Бернинди ышаныч юк.
Хәл алгач, Отто торды да ачыклыктагы чаукалык эченә кереп китте. Очраша торган хуторга таба юнәлергә кирәк иде. Ул берничә чакрым араны якты вакытта үтәргә һәм хуторны озак кына күзәтеп торырга тиеш булачак.
Отто урман кырыйларыннан, ачык кырлар аша да барды. Бер адәм заты да очрамады. Бар тере зат үз өненә кереп поскан. Бу вакытта җир сөрүчеләр, чөгендер алучылар басу тулы була торган иде. Оккупантлар крестьянның икмәген, малын ала да китә. Марка түләгән булалар булуын. Ул маркага беркаян берни ала алмыйсың... Ә бит латышлар үзләре оккупантларга бик теләп булыша. Власть көчле, ә адәм баласы көчсез, нишләсен инде? Әмма үзе теләп тәлинкә ялаучылар да шактый бит. Нәрсәгә исәп тоталар диген? Немецларның кояшы баеганын барысы да белә югыйсә.
Кичкә таба ул хутор янына килеп җитте. Урман буеннан бераз күзәтеп торды. Биредән башта – камышлы басу, аннан – озынчарак күл, ә күлнең теге ягында чирәп түбәле шактый бөтен йорт һәм каралтылар күренә.
Нык арылган икән, күзе йомыла башлады. Өченче тәүлек авызына бер тәгам ризык кергәне юк, ул да үзен нык сиздерә иде. Отто чыбык-чабык җыйды да, куе агач төбенә түшәп, шунда ятты. Ничектер бик тын, урман кошлары гына кайчак, пырылдап, тынлыкны боза иде. Отто шундук йоклап китте. Күпмедер вакыттан соң уянды, буыннарына хәл кергәнен тойды. Төн караңгы иде. Шулай да, урман кырыена чыгып, теге йортны озак кына күзәтеп торды. Анда да шулай ук караңгы иде. Хәзер төнлә ут алу юк, булса да, тәрәзәләр эчтән томалана. Бәлки, биредә дә томалап куелгандыр? Ә нигә әле аңа шултиклем сагаерга, куркырга? Бер-ике оккупантка гына бирешми әле ул. Аннары бит аның «мастерской механигы» дигән документы да бар. Ни өчен монда йөрисең, дип төпченсәләр, туганнар янына килдем, дисең. Иң мөһиме, сине күреп танучы очрамасын... Ул, кире урманга кереп, чыбыклар өстенә ауды да кабат йокыга китте.
Бераз яктыргач, уянып, Отто тагын элеккеге күзәтү постына басты. Әмма такта койма биек булганлыктан, ишегалды күренми иде. Ә капка ачылмый да ачылмый. Әллә йортта бер тере җан иясе дә юк микән? Морҗадан төтен-мазар чыкканы да күренмәде. Көн аяз булырга вәгъдә итә иде. Бу вакытта кай елны ай-ай ярым буе бер тамчы яңгыр төшми. Җирнең дымы тәмам бетә, туфрак, көл шикелле уалып, тузанга әйләнеп кала. Быел да шундыйрак ел, ахрысы.
Әгәр засада куелган икән, анда ике солдат һәм аларның башлыгы булуы ихтимал. Ул бик мөмкин хәл, бит аларның өчесенең дә эшен бетерә ала. Чүтеки тиз ату буенча көн саен диярлек күнекмәләр ясаган кеше. Нәрсәгә шултиклем куркып торырга? Ләкин ул аткач, алар да атар шул, ә үләсе килми, шайтан алгыры. Инде яшәүнең мәгънәсен дә күрмисең, әмма теге дөньяга китәргә теләмисең. Адәм баласының җанына мәңге яшәргә омтылу хисе салынган, күрәсең.
Хәзер Оттоның бар теләге – ничек тә Шачинны күрү. Башкарылган эшләр турында аңа хәбәр итәргә кирәк. Оттоны онытып җибәрмәсен тагын. Анысы да бик мөмкин хәл, үзенең дә эше бик тыгыздыр, гомере дә кыл өстендә генә торадыр. Шуңа күрә очрашырга да базмыйдыр...
Өйләгә хәтле диярлек күзәтеп ятты ул. Өйдән чыккан-кергән җан әсәре күренмәде. Ишегалдын күзәтеп булмый. Шулай да, ахыр чиктә тәвәккәлләп, кузгаласы итте. Хәрәкәтсез нидер көтеп яту берни бирми, тәвәккәлләргә кирәк иде.
Иң элек Отто күлнең аргы башыннан әйләнеп узды, аннары туры капкага килде. Ярыктан ишегалды уч төбендәге кебек күренә. Сулда – таш келәт, шуңа лапас тоташкан. Лапас авызында арба тәртәләре күтәртеп куелган булырга тиеш, ә алар җирдә ята. Димәк, монда да засадамы, әллә башка нәрсәме? Шайтан алгыры, нишләргә? Бик йөрәксенеп килгән иде, кинәт эчтәге гаярьлеге сүрелә башлагандай булды. Әгәр засадага эләксәң, үзеңне, башкаларны куркыныч астына куясың. Яки кан коймыйча гына да булмас. Әйе, булмас. Ләкин каннан аның җаны ытыргый, андый ихтималлыктан тизрәк качарга тели иде. Шулай да ул итекләрен үлән белән яхшылап чистартты, пистолетын барлады һәм шул мәлдә җирдә мотоцикл тәгәрмәче эзләре күреп алды. Әйдә, ярар. Берәр рольгә керергә аның документлары бар ич.
Ул капканы тиз генә ачты да бераз хәл алды, ишегалдын, болдырны күзәтте. Шунда верандадан лапаска сузылган, кер элә торган баулар селкенгән кебек тоелды. Отто, аска карап, бик хәстәрле кыяфәт белән, болдырга таба якынайды. Ишеккә җитәрәк, артта «Һальт!» дигән ике карлыккан тавыш ишетеп, артына борылды. Лапастан ике полицай чыгып, мылтыкларын төбәп, Оттога таба килә башлады. Алар аны ниндидер начальник дип кабул иткән кебек тоелды, чөнки бик сүрән кыймылдыйлар иде. Полицайлар якынаюга, Отто кулын өскә күтәрде дә «Һайль!» дип кычкырып җибәрде, тегеләрнең йөзенә аптырау галәмәте чыкты, «һайль» дип әйтергә дә оныттылар. «Сезнең начальнигыгыз кайда?» – дип сорады Отто, бик коры гына. «Өйдә», – дип, ияк какты тегеләр. Отто шунда аларның икесенең дә шактый исерек икәнен чамалап алды. Начальниклары немец булырга тиеш, аның белән каты гына сөйләшергә кирәк. Ахыр чиктә үзен аларны тикшерергә килгән инспектор итеп тә күрсәтә ала бит ул.
Өйалдын, алгы өй бүлмәсен узып, эчке бүлмәгә керделәр. Өстәл янында немец офицеры тәмәке көйрәтеп утыра, алдында чирекле көмешкә шешәсе, савытлар, ашамлык-кабымлыклар тора иде. Отто, ишектән керүгә, кулын өскә күтәреп, тагын «Һайль!» дип кычкырып җибәрде, немец начальникларының шуны яратканын белә иде ул. Офицер, күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп, муенын турайта алмый маташа иде, өстәлдә яткан кулын көчкә кубарып әз генә күтәрде дә, авыз эчендә ботка пешергәндәй, «Һайль!» дип кабатлады. Отто аңа карап шаккатып калды. Бу – Андрей Милаш белән Клараның улы Радик иде. Ул бик нык эчкән, тәмам мәлҗерәгән, нидер әйтмәкче була, тик теле бәйләнә.
– Мине өлкә комиссариатыннан сезне тикшерергә җибәрделәр, – диде Отто, тавышын күтәрә төшеп.
Ике полицай ишекнең теге ягында шым булып басып тора, ә Радикның башы аска иелгән, үзе авыз эченнән нидер мыгыр-мыгыр килә иде. Оттога күтәрелеп карарга кыймый, начальниктан курка иде шикелле. Отто тиз генә исен җыеп кычкырды: «Лейтенантның башын салкын су белән юыгыз!» – диде. Ике полицай, мылтыкларын куеп, Радикны култыклап алып чыкты. Өй артында гына, туры лапас астында чыгырлы кое бар иде, шунда салкын су белән тегенең башын кат-кат ышкып юдылар. Алар маташкан арада, Отто өстәлдәге ветчина, казы кисәкләрен сыптырды, кыюлык өчен бер стакан көмешкәдән дә авыз итте... Хуҗаны алып киткәннәр, ахрысы, дигән фикергә килде ул. Ярар, белгертмәскә кирәк.
Менә мундирын төймәли-төймәли Радик килеп керде һәм өстәл түренә барып утырды. Ул инде бераз айныган кебек иде.
– Биредә бернинди вакыйга булганы юк... – диде ул, Оттога текәлебрәк карап. Радикта икеләнү, эчке көрәш барганлыгы йөзендә шәүләләр биегәннән күренде.
Отто полицайларга:
– Постларыгызга барыгыз! – дип кычкырды.
Тегеләр шыпан-шыпан чыгып китте. Ишек ябылгач, Отто мич артыннан урап чыкты, беркем дә юк икәненә ышангач, сүз башлады:
– Радик, син монда нишләп йөрисең? – диде ул, якын кешесенә эндәшкән кебек.
Теге һаман күзен акайтып карап каткан килеш утыра иде.
– Отто абый, бу әллә синме? – Радик тәмам айнып киткәндәй булды һәм ни өчендер як-ягына каранып алды.
– Мин булсам нишләтерсең?
Отто аңа авыр карашы белән кадалды. Радик бер мәлгә өнемме-төшемме дигән кебек әсәренеп торды. Юк, бу һич тә провокация түгел иде.
– Йа Хода, йа Хода! – дип, ул ике учы белән битен каплады. – Юк, мине күп сынадылар инде. – Андрейның улы башын тезләренә таба иеп бөгелеп төште. – Нишләдең син, сволочь малай, ә? – диде Отто, фаҗигале, кайгыртучан кеше тавышы белән. Әлеге сүзләр тегене бу хәлләрдән суырып алгандай итте. Радикта аек акыл һәм бераз гына оят дигән нәрсә сакланып калган икән әле. Бу, бәлки, үзен саклаудан килә торган инстинкт кынадыр...
– Адаштырдылар, Отто абый! – диде ул, битеннән учларын алып һәм, тураеп, тизрәк сигарет капты да көйрәтеп җибәрде. Үзе һаман, Оттога туры карарга кыймаган кебек, карашын читкә борды. Күңелендә уйлары һәм шикләре тартышканлыгы йөзенең әле агарып, әле күгәреп китүеннән сизелә иде.
Отто шунда ук һөҗүмгә күчәргә, бу адашканның миен айкап ташларга кирәклеген аңлады:
– Тиздән кызыллар килеп җитәчәк, аңлыйсыңмы син шуны, ә? – дип кычкырды Отто. – Иллюзияләр бетте!
– Да, иллюзияләр... – дип мыгырданды Радик. Ул әле шок халәтеннән һаман чыгып җитмәгән иде шикелле.
– Күзеңне ачып карар вакыт җитте түгелме, ә? – Бәлки, йомар чак якынлашадыр?
– Әйе, котылгысыз җәза килә. Качып калу мөмкин түгел...
– Әллә немецлар белән ычкыныргамы?
– Синдәйләрне алмаячак алар. Үзләре дә канга буялып беткән, тагын канга буялганны ник сыендырсын алар?!
– Юк, алырга тиешләр! Мин аларга хезмәт иттем... – Радикның куллары калтырый иде. Ул, калтырана-калтырана, тагын сигарет кабызды. Нервыланып, үзен белештермичә, тиз-тиз суыргаларга тотынды.
Отто да сигарет алып капты.
– Тагын иллюзия! – диде Отто, фаҗигале, сискәнүле төстә.
Радик җавап кайтармады, ул уйга чумган иде. Шулай тын калып, озак кына сигарет төтәттеләр. Радикның элеккеге әтәчлеге берсәк шиңгән кебек иде. Шулай да нәрсәгәдер өмет баглый сыман. Яшьлек томаннары таралып бетмәгән, ахрысы.
– Яшерен корал дигәннәре дә гадәти шапырыну булды микәнни? – дип, Радик башын күтәрде.
– Норвегиядә шул яшерен корал ясый торган заводны англичаннар бомбага тоткан. Разведкалары шәп эшли икән... – Отто бу адашкан җанны чынбарлыкка кайтарырга тырыша иде. – Дойчландны бар яктан кысып киләләр...
– Изәрләр микәнни? Да...
– Шултиклем кан коюга, син нәрсә, гадел җәза булмый калмаячак.
– Мине немецлар югары бәяли...
– Аларда хәзер һәркем үз башы өчен кайгыра. Немец өчен син хәзер чүп! Әнә руслар Польша – Румыния чигенә килеп җиткән. Тиздән Киевны алачаклар, ди.
– Бу зилзиләдән котылып булмас микәнни, шайтан алгыры! – дип, үтә дә ачыну белән әйтеп куйды Радик.
Отто, хәлне тагын да кискенләштерергә теләп, каяндыр колагына кереп калган хәбәрне әйтте:
– Беләсеңме, – диде, – немец башлыкларына яшерен боерык килгән, анда, барча шаһитларны тизрәк юк итү ягын карарга, диелгән. Аңлыйсыңмы, син немецларның бик күп канлы эшләрендә катнашкан, үзең дә канга буялган. Нишләп алар синдәй шаһитны үзләренә ияртсен? Мин дә ияртмәс идем. Немецлар ахмак түгел...
– Юк, киресенчә, шаһитларны биредә калдыру алар өчен куркынычрак бит. – Менә шуңа күрә шаһитларны бетереп китәчәкләр...
– Фюрерның кыланмышлары авантюра гына булган, алайса? Ничек шулай бер төркем авантюрист бар халыкны алдый ала? Аптыраш...
– Коточкыч катастрофа булачак.
Тагын тынып калдылар. Бу хәлләрне ничектер акылга сеңдерергә һәм үзеңне шуңа көйләргә кирәк иде.
– Ә партизаннарга качсам? – Радик кабат Оттога текәлде.
Тегесе башын як-якка чайкап торды да:
– Койган каннарны казып чыгарачаклар. Барыбер үлем, ике тиен – бер акча! – диде.
– Әгәр хәзер үк китсәм, мин аларга файда китерә алам әле. Нүжәли шуны исәпкә алмаслар икән? Ялгышу бар, ялгышны төзәтү бар, ә?
– Белмим, русларның бәгырьләре бик каткан. Аяу көтеп булмый... – Отто бу мәлдә үзе дә немецлар белән хезмәттәшлек итүче сыйфатында сөйләште. Аңа вакытны сузу кирәк иде. Радикка һич тә серне чишәргә ярамый, дип уйлады ул.
– Мин үзем, шәхсән, бер кешене дә атмадым, – дип, саламга ябышырга форсат тапкан сыман әйтеп куйды Радик. – Облаваларда катнаштым, билгеле. Ә төп вазифам почтада эшләү булды.
– Чынлап та атмадыңмы? Булмадымы андый хәл? Никтер ышандырмый, чөнки немецлар канлы эшләрне җирле халык кулы белән эшли. Сине дә мәҗбүр итми калмаганнардыр.
– Бер-ике тапкыр булды бугай, бик нык исерек идем, берни хәтерләмим... Юк.
– Ә корбаныңның якыннары сине бик яхшы хәтерли булыр. Шаһитлар барыбер кала ул...
– Нишләргә соң, нишләргә? – Радик йодрыклары белән тез башларын үзенә үч һәм ачу белән төйде дә төйде. Муен тамырлары калынаеп, күгәреп китте, тамак төере терсәк башы сыман әле болай, әле тегеләй хәрәкәтләнде. Чигәсеннән тир бөртекләре агып төште. Ул яшь шул әле, дип уйлады Отто, аңа карап. Әле иманы утырмаган, уйлары эзгә салынмаган. Нәрсәгәдер һаман өмет итә. Кылган гамәлләренең никадәр яман булуын тирәнтен аңлап бетерми. Мөгаен, ул бүгенге көн белән генә яшәүчедер. Андыйлар да байтак бит... Тукта, әллә моңа әтисенең нинди батырлыклар эшләп һәлак булганын сөйләргәме? Башындагы алсу томаннар таралып китмәсме? Бәлки, үзенең дә кызыллар ягында эшләвен тишәргәдер? Юк, ярамый. Әтисе хакында әйтсәң дә, бәяли алмастыр. Иллюзияләрен ничек чыгарып бетерергә соң бу адәм актыгының? Туганлык, әти-әнисен жәлләү хисләре аңа ничек тә ярдәм итүне сорый иде. Әмма ничек итеп? Ул үзе дә капкында ич. Өстәвенә бу малай бик тирән батканга охшаган, аны беркем дә тартып чыгара алмас. Әнә Рита апасы, энекәше, Виктор турында сорашып та карамады. Үз хәле хәл икән шул.
– Ничек син шулай түбән төшә алдың? – дип, аны авыр уйларыннан бүлдерде Отто.
Радик аңа карап куйды һәм, абыйсының йөзендә хәерхаһлык чаткысы күргәч, ачылырга теләп, иң элек бер стакан көмешкә салып эчте. Аннары сигаретын кабызды да чәчелергә кереште:
– Мине Баурих дигән СД агенты яллады, – дип башлады сүзен Радик. – Ул, партизаннардан сорау алганда, аерым тест куллана, кыйнамый-сукмый. Үзе бик мөлаем иде. Ахры, тест ярдәмендә мине дә капшап белгән ул, чат ябышты. Мин сине кеше итәм, диде. Үзеннән ычкындырмады. Бер чибәр кыз белән таныштырды. Түбән тәгәрәү шуннан башланды. Өйләнгәч тә, мине почта башлыгы иттеләр. Немецча әйбәт белә идем. Эшкә тиз өйрәндем. Кыз да немецча сөйләшә иде. Кайчандыр «Иске Васыять»тән «малай әти-әнисенә хыянәт итәр, хатыны итәгенә берегер» дигән сүзләрне укыганым бар иде. Әмма моның ни рәвешле эшләнүен күз алдына китерми идем. Әти-әнигә хыянәт итүемне сизми дә калганмын. Әни мине каргады, елый-елый, шул кыз белән араңны өз, дип ялварды. Ләкин мин инде хатын итәгеннән куба алмадым. Баурих мине еш кына кунак итә, сөйләндерә, күңелгә нидер сала иде. Кайчак, ничек белә ул минем баштагы уйларны дип, аптырап та калам. Уйлый торгач таптым: хатыным мин сөйләгән сүзләрне Баурихка түкми-чәчми җиткереп бара икән. Шуннан Зута белән аңлаштым. Башта танымады, каршы торды, соңыннан чишелде. Баурих аны ышандырган, иреңнең карьерасы өчен шулай кирәк, дигән. Әгәр син иреңнең бар уй-фикерен безгә ирештереп барсаң, без аны югары постка күтәрәбез, дигән. Чынлап та, гади хат ташучыдан башта бүлекчә мөдире, аннары бүлек башлыгы иттеләр. Яхшы квартира бирделәр. Ригада курсларда укып кайттым. Чинымны күтәрделәр.
– Хатының синең өстән шымчылык иткәч нинди гаилә була инде ул? – дип сүз кыстырды Отто.
– Була икән шул, – диде Радик, исе китмәгәндәй. – Бик әйбәт гаилә. Немецларда шундый тәртип икән. Бу дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнә һәм моңа беркем дә каршы килә алмый, ди. Әгәр карышучылар булса, аны җәзалыйлар. Җавапка тартып түгел, ә тормышта төрле киртәләр куялар икән. Берни эшли алмыйсың... Зута белән бозылышканнан соң, минем эш түбән тәгәри башлады. Юктан низаг чыгаралар, җанга диверсия ясап торалар. Чыдый алмыйча, авыздан нидер ычкына. Аларга шул гына кирәк тә. Мине шулай итеп эштән төшерделәр дә жандармериягә куйдылар. «Менә, – диде Зута, минем түбән тәгәрәүгә кайгырып, – миннән баш тартмаган, дуламаган булсаң, барысы да нормаль бара иде». Ул өйдәге низагны да Баурихка барып әйткән. Белмим, әллә тыңлап торганнармы... Немецларда ике йөз метрдан торып тыңлау аппаратлары бар. Үзем күрдем... Юк, мине немецлар калдырырга тиеш түгелләр...
– Ә монда әниеңә, туганнарыңа ни буласын аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Нишләргә соң миңа?
Радикның соравына Отто ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тирәнгә керергә теләми иде.
Ни уйлаптыр, Отто теге полицайларны чакырып кертте. Алар шактый сүлпән-үшәннәр иде. Шуңа Отто, үзен хуҗа шикелле тотып, тегеләргә берәр стакан көмешкә салып бирде. Бик теләп, яратып эчтеләр. Күптән шуны көткән булганнар, күрәсең. Икесе дә латыш, хутор кешеләре икән. Ни өчен полицай булып киттегез?», дип сораганга «Җир бирделәр, ат, марка...» дип аңлатты өлкәне. Фамилиясе Лазан икән. Яшьрәге Янис исемле бик чибәр егет иде.
– Ә син?» – дип төпченде Отто.
– Миңа да җир, ат бирделәр. Үзебезнең атларны кырыгынчы елда артельгә җыеп алганнар иде, – дип җаваплады ул.
– Немецлар монда озак торачакмы? – диде Отто.
Полицайлар бер-берсенә карашып куйды, куркынган күзләре Оттоны кистереп алды. Оттода бернинди шантаж сизелми иде. Ул гади, ачык, мөлаем чырай белән карап торды. Тегеләр ни әйтергә белмичә сагая калды.
– Безнең анда ни эшебез бар? – диде Лазан, шешәдәге көмешкәне күзе белән үлчәп.
– Ничек булмасын, тиздән кызыллар киләчәк һәм сезне кылган эшләрегез өчен стенага терәячәк... – Отто бик ышанычлы тон белән, кире кагып булмаслык итеп әйтте. Шунда ук тегеләргә тагын берәр стакан көмешкә салып бирде.
Бераздан аларның күзләрендә вак тәңкәләр уйный башлаганны чамаларга була иде. Алар тагын, җавап эзләп, командирларына төбәлде. Радик карашын читкә алды, үз уйларына чумган төстә туктаусыз сигарет пыскытты. Янис кыбырсыграк икән, урындыгында боргаланды, арты гүя кадакка туры килгән диярсең. Лазанның яңак калкымнары шәмәхә төскә керде, борын кырыйлары кызарып чыкты. Үзе һаман, мәрхәмәт көтеп, Радикка төбәлеп утыра бирде. Ахырда Радик түзмәде, кычкырып:
– Үзегез койган кан өчен үзегез җавап бирегез, мин берни дә эшли алмыйм, сволочьлар! – дип әйтеп салды. Ул, кулын өметсез селтәп, бөтенләй алардан баш тарткан кыяфәткә керде.
– Күпме туганнарыгызның канын койдыгыз, халуйлар? – диде Отто кырыс тавыш белән. – Һәр тамчы кан өчен башыгыз белән җавап тотарсыз, үч алу сәгате килеп җитәр! Ә сез, кабахәтләр, кан кою болай гына үтәр дип уйладыгызмы? Юк, башка баш булыр!
– Безне мәҗбүр иттеләр, – диде Янис, кыюланган булып.
– «Мәҗбүр иттеләр» исәпкә алынмый, күпме кан коюың, җан кыюың гына чутланачак, башың белән түләргә туры киләчәк. Көнегез бетте, бәдбәхетләр! – Отто тагын да кырысланды, чөнки боларга сүзе үткәнен сизеп алды. – Сезне бернинди аяу булмаячак!
– Без – бәләкәй кешеләр, ни кушсалар, шуны үтәдек, – диде Лазан, аның тавышы калтыранды, бит җыерчыклары буйлап күз яшьләре агып төште.
– Әйе, Германиядән җир биләргә килгән колонистлар да тая башлады, димәк, тиккә түгел! – диде Янис үзен дә, башкаларны да ышандырырга теләгәндәй тавыш белән. – Ә без нишләргә тиеш, господин командир? – Янисның да бугазына төер утырды, сүзен әйтеп бетерә алмады. Башы күкрәгенә бөгелеп төште. Бәлки, көмешкә тәэсире генә булгандыр?
– Балавыз сыгып утырмагыз, сволочьлар! – дип кычкырды Радик, үз өстенлеген күрсәтәсе килеп.
Полицайлар аңа бик сәерсенеп текәлеп карап тора башлады, йөзләренә ачу төсмере чыкты. Немецларның моннан озакламый китәчәгенә тәмам ышанып җиттеләр шикелле. Икеләнүләре коелып төшкәндәй булды.
– Туктагыз, без гаепле түгел, без нишли алабыз соң? – Лазан еламсыраган тавыш белән чыелдап куйды.
– Әнә партизаннарга китегез, үләсегез килмәсә! – диде Отто, бер дә уен- муенга урын калдырмаслык итеп.
– Партизаннарга?! – дип, хәтәр гаҗәпләнде полицайлар. Тагын командирларына текәлделәр. Аннан Оттога шикләнеп карап алдылар.
Радик мин берни дә белмим, үз башыгызны үзегез кайгыртыгыз дигән кыяфәттә, читләшкән төстә утыра бирде. Оттога да бер сүз әйтмәде, бернинди реакция белгертмәде, чөнки аның үзенең дә башы тәмам каткан иде. Яшьлек исереклеге белән күп ялгышлар эшләнгән, хәзер шулар өчен башың белән түләргә кирәк. Уйланырсың, кодагый.
– Господин командир, безгә нишләргә соң? – диде Янис, ялварулы чырай белән Радикка төбәлеп.
Радик бераз дәшми торды да күтәрелеп бәрелде:
– Олагыгыз, сволочьлар, үз туганнарыгызны сатучылар! – дип, өстәл сугып акырып җибәрде.
Стакан, чынаяклар бәрелешеп, чылтырап, зыңлап куйды. Отто, хуҗалар кайда икән соң, нигә бер дә күренмиләр, кайда посып яталар, дип пошынып уйлады. Хуҗага күз төшереп кенә алырга иде, ичмасам. Кыяфәтеннән барысын да аңлар иде... Ул чирекле шешәне алды да дүрт стаканга да тутырып көмешкә салды. Шуның белән башка эчәр нәрсә дә калмады.
– Әйдә, эчегез! – диде ул, стаканын кулына тотып.
Полицайлар тагын командирларына күз сирпеп алды, стаканга үрелде. Отто күтәргән чакта, аңардан калышмаска тырышкандай, эчеп тә куйдылар. Кабымлыкка үрелмәделәр, бары тыннарын тышка өрделәр.
Отто сәгатенә карап алды да:
– Хәзер штурмфюрер Тоффен үзе тикшерергә киләчәк, барыгыз, постларыгызга басыгыз! – дип боерык бирде.
Полицайлар бу юлы Радикка карап тормады, тизрәк мылтыкларын алып ишеккә юнәлде. Шулай да, Янисның хәрәкәтләрендә нидер сизенү һәм Отто сүзләрен бик үк санга сукмау галәмәте чагылып куйды. Отто моны күреп өлгерде, ашыгырга кирәклеген аңлады. Полицайлар постка басмаячак, ә Отто турында хәбәр итү өчен жандармериягә чабачак. Идарә биредән ерак түгел, алты чакрымда гына. Мотоцикллары булуы да мөмкин...
Отто урыныннан кузгалды, берара мәрткә киткәндәй, һаман айный алмыйча утырган Радикка карап торды, аннары, кысталган кешедәй, мин хәзер керәм, диде дә, ашыга-ашыга, ишеккә атылды. Тегеләр лапаста юк иде. Кое янында да күренмәделәр. Оттоның гөманы дөрескә чыкты. Шайтаннар! Астан гына бер- берсенә карашып алганнар иде шул. Отто нәкъ шул караштан бик шикләнгән дә иде.
Ул кое янындагы читәннән бакчага сикереп төште. Бәрәңге кишәрлегенең аргы башы кечкенә урманга барып тоташа иде. Ызан буйлап шул тарафка йөгерде. Урманга җитәрәк, мотоцикл тавышы башына китереп суккан кебек итте, аңа әллә нинди көч бирде. Урман эченә кергәч кенә артына борылып карады ул. Бер урман полосасыннан икенчесенә күчте, поши шикелле, вак- төяк куакларны ера-ера йөгерде...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев