КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (ахыры)
Мобилизацияләнгәннәрне станциядә ашык-пошык киендерделәр дә, теплушкаларга төяп, каядыр озаттылар. Бары иртән кояшның кайсы яктан чыгуына карап, Ризван көнчыгышка китеп барганнарын башкаларга җиткерде.
68
Мобилизацияләнгәннәрне станциядә ашык-пошык киендерделәр дә,
теплушкаларга төяп, каядыр озаттылар. Бары иртән кояшның кайсы яктан
чыгуына карап, Ризван көнчыгышка китеп барганнарын башкаларга
җиткерде. Станцияләрдә бар да составның теплушкаларында элекке
тәртипнең булмавына игътибар иттеләр. Командирлар күренми, туктаган
саен нәрсәдер төйиләр, беркемгә дә беркем дә кирәкми.
Теплушкага илдә булып яткан хәбәрләр дә килеп кергәли. Беренче хәбәр
кызылларның Казан ягында бик уңышлы операцияләр үткәргәне турында,
күп шәһәрләрнең кызыллар кулына төшүе турында. Боларны инде яшереп
тотып булмый, ачыктан-ачык сөйли башладылар. Шулай булгач, бу составны
Екатеринбург ягына кууның кирәклеге бер дә аңлашылмый иде. Каршы
торасы, каршы барасы урынга бар да көнчыгышка карап китеп баруны
белә. Монысы нинди стратегиядер, уйлаучы бармы икән шул турыда?
Ашауның да рәте юк, беркем кереп тикшереп тә йөрми. Берничә мәртәбә
Ризванның башына качып китәргә кирәктер дигән уй килде. Төш тә кал,
аннан урман буйлап кайт та кит. Кем, кем, ул урманда югала торган кеше
түгел, ашарына да табар иде. Тик кием... Кием, чыннан да, әтәч тиресеннән
шул! Моның белән урманда түгел, теплушкада өшеп-туңып баралар бит
әнә. Болай киткәндә, авыллар аша барырга кирәк булачак, ә бу инде иртәме-
соңмы барыбер аклар, йә булмаса, кызыллар кулына эләгәсеңне көт тә
тор. Шуңа Екатеринбургка җиткәнче түзәргә булды ул. Төзелеп бетмәгән
юлларда урап йөри торгач, аңа да барып җиттеләр, тик зур шәһәргә кереп
тормадылар, состав тагын алга китте. Камышлов станциясенә килеп җиткәч
кенә, яңа солдатларны, теплушкалардан куып төшереп, салкын җилдә тезеп
куйдылар. Ачлы-туклы солдатлар монда ашатырлар дип көттеләр. Тик
оныттылар, ахры, аларның дөньяда барлыгын. Сәгатькә якын басып торгач,
тезелгән саф таралды, беразы станция буйлап ашарга эзләп киттеләр, беразы
үзләренә урын табып, җиргә, шунда яткан агачлар өстенә утырдылар.
Тагын бераз вакыт үткәч кенә, исләренә төште бугай монда солдатлар
барлыгы, йөгереп чыгып, сафны яңадан җыя башладылар. Монысы бик озакка сузылды, таралган халыкны көчкә җыеп, сафка бастыра алдылар.
Шунда ук аларны, өчкә бүлеп, бәләкәй генә шәһәрчекнең өч ягына алып та
киттеләр. Ризван төркемен станциядә комендатура солдатлары вазифасын
башкарырга калдырдылар.
Комендатураның вазифалары бер эшкә кайтып кала – ул да булса
дезертирларны, ялгыз йөрүче солдатларны тотып, бер җиргә җыеп, кем
икәнен ачыклау, алардан хәрби төркемнәр оештырып, фронтка озату.
Тик алай йөрүчеләр дә тәҗрибәле, бер дә тотылып бармыйлар, кечкенә
шәһәрчекнең бар урамнарын, йортларын беләләр, кирәк булса шунда ук
юкка чыгалар. Аларның күбесе кораллы, сугыш яланнарында җыелган
тәҗрибәне кулланып, каршы тора беләләр. Әгәр алар качып йөрү белән
генә чикләнсәләр, әллә ни игътибар да таләп итмәсләр иде. Тик бик еш була
башлаган урлашу, кеше талау очраклары бу оешкан башкисәр төркемнәре
белән көрәшергә мәҗбүр итте, аларны сугыш заманы кануннарына ярашлы
рәвештә юк итүне көн тәртибенә чыгарды.
Тимер юлы буендагы зур амбарларга һөҗүм иткән шундый төркем
белән бик җитди бәрелеш булды бер көн. Барысы да алдан уйланылган
иде бу эшнең. Вакыты – ике поезд очрашкан вакыт, ыгы-зыгы, буталыш.
Юллары – бары ике юл калдырып, калганнарында баррикада кору. Кешеләре
– кем нәрсә эшләргә тиешлеген яхшы белү, кайда нәрсә ятканыннан
хәбәрдар булу. Тагын бер нәрсә – бандитларның күбесе, кызылларга
охшатып, бүрекләренә кызыл тасма такканнар иде.
Җиңделәр җиңүен. Тик ике яктан да яралылар, һәлак булганнарның саны
зур иде. Кулга алынганнарны озатып килгәндә, Ризван ике кешегә игътибар
итте. Болар – якташлар, Казанлы ягыннан иде. Икесе дә башкисәрләр
төркеменә кичә генә килеп кушылган, кемнең кем икәнен белмәгән
дезертирлар. Боларның язмышы билгеле – бернинди тикшерүсез аларны
атачаклар.
Ялгышты бугай һәрчак бик сак булган Ризван. Якташларны жәлләү
тойгысы өскә чыкты, шәһәрчекнең тар гына урамнарын үткәндә, ул аларга
йөгерергә кушты. Тегеләргә шул гына кирәк, шунда ук юкка чыктылар.
Башка кулга алынганнар, нидер сизенеп, Ризванга ялыналар, ә иң усаллары
аның бу эшен өскә, түрәләргә җиткерәбез дип яный да башладылар. Бу
янауларны игътибарга алырга кирәк булгандыр да соң...
Комендатурада арестантларны алар өчен тиз-тиләмән эшләнгән бүлмәгә
ябып куйгач та, саттылар Ризванны теге усаллар.
Алай гына да түгел, үзләренә ирек даулап, алар Ризван өстенә әллә нинди
гаепләр өеп куйганнар, бу гаепләрнең чиксез, тозсыз, мәгънәсез булуын
аңлау беркемгә дә кирәк түгел, аларны тикшерерлек, аларның агын карадан
аерырлык кешеләре дә юк иде.
Ризванны да идән астына ябып куйдылар. Командирның әйтмәгән
сүзе калмады, шунда ук таш диварга терәү белән куркытты. Ризван
мисалында бөтенләй төшеп барган тәртипне ныгыту иде аның башында.
Боерык боерык инде, ул тулысынча үтәлергә тиеш, шулай булмаса, армия
булмаячак. Монысы да дөрестер, тик... Ялгышу бар, кешеләр тойгыларга
бай, кайчакта халыкның аскы катламнары чынында ниләр булганын
өстәгеләргә караганда әйбәтрәк белә бит!
Белсә ни.
69
Сәгатенә карый-карый, волость бинасында, Салих бөтерелә. Ниһаять,
күк күкрәгәннән дә көчлерәк булып шартлау тавышы яңгырады. Көчле су
агымының тавышы хәтта монда да ишетелде. Барысы да уйлаганча, Салих,
бик канәгать булып, тамагын кырып куйды. Әлегә караңгы, берни эшләп
булмый, көтәргә кирәк! Монысын уйлап та өлгермәде, хәбәрче солдат
йөгереп килеп керде:
– Капитан әфәнде, корал белән Михайловкага барган олауны талаганнар,
өч кеше үлгән, икесе юкка чыккан!
– Ә?
Солдат хәбәрен кабатлады.
– Җый барысын да! Тревога!
Урындык өстендә яткан шинелен эләктереп, Салих ишеккә атлады. Шул
арада икенче солдат атылып килеп керде.
– Чияле таудан, тегермән ягыннан һөҗүм башланды!
– Кем?
– Белмим!
– Күпме кеше?
– Белмим!
– Дур-рак! Бел!
Салих волость алдына йөгереп чыкты һәм тыныч кына тиешле
боерыкларын бирә башлады:
– Пулемётны кырыйдагы өйгә! Тиз! Калганнар – алдан сайланган
позицияләргә!
Үзе лапас астында торган атына таба йөгерде.
Бу вакытта авыл урамында калган кешеләр дә йөгерешә башладылар.
Сәрия Рәфыйга апасы белән көлә-көлә карап тордылар Гаязетдин өеннән бу
бик дәрәҗәле һәм тәкәббер булып йөргән кешеләрнең ыгы-зыгы килүенә:
чапанын бер кулы белән тотып, Хәниф мулла йөгерә, юан Фазылҗан, вак-
вак атлап, артына карый-карый, киртә буйлап чаба, старшина, ике аягына
да аксап, юл уртасында туктап калды...
Елганың теге ягында пулемёт ата башлады. Урамның бер теге башында,
бер бу башында Салихның нык, көр тавышы яңгырый:
– Михайловкадагы отрядны алып килергә! Нәрсә аптырап торасың?
– Яраландым! Аталар!
– Шуннан нәрсә? Сугыш бу! Корал тота аласыңмы? Соңыннан яраларны
бәйләрбез! Пулемётка ни булды?
Озак еллар хәрбилек тәҗрибәсе бу бар яктан да уңышсыз булган юнәлешнең
игътибарны читкә алып китәргә тырышып эшләнгәнен Салих аңлый. Шуңа
күрә дә ул бу якка әллә ни күп кеше дә куеп тормады, әлегә аның бөтен булган
игътибары волостька туп-туры чыга торган Үгез чишмә юлы. Әгәр Тукмай
сазлыгын боз өстеннән үтә алсалар, әгәр Танып суы басып китмәсә, бу
юнәлеш һөҗүмнең төп юнәлеше булачак. Игътибарны үзендә тоткан икенче
юл – станция юлы, моннан көтмәгәндә ярдәм килеп җитүе ихтимал. Моны ул,
планнарын корганда ук, колакка киртеп куйган иде, анда поскын оештырды.
Шуңа да ул үзенең боерыгында солдатларга бик артык күзгә
күренмәскә, бары тик окоплардан һәм ышыктан баш күтәрмәслек итеп
партизаннарны утта тотарга кушты. Хәрби әзерлек ягыннан аның солдатлары Ильясныкыннан күпкә югары, монысы бәхәссез, аларга
тиешле, уйланылган боерык кына кирәк. Алар урындагы булачак бәрелеш
мәйданының үзенчәлекләре белән яхшы таныштылар, чигенгән очракта
да кайда, ничек, кайчан җыелырга икәнен беләләр. Корал алдан карап
куелган, башка сугыш кирәк-яраклары җитәрлек. Һәркем үз урынын яхшы
белә, үз эшен беренче мәртәбә генә башкармый. Кешеләре күп булмаса да,
Салих бер төркемне резервка да чыгара алды. Степан төркемен сугышка
кертүнең, әгәр ул кирәксә, берничә төрен дә уйлап куйды. Нигездә, алар
кеше куркыту өчен: саранча болытыдай чабып килгән атлылар сугышта
чәчләрне үрә торгыза торган куркыныч күренеш ул – моның дөреслеген
сугышта казаклар да, шул ук «Кыргый дивизия» сугышчылары да мең
мәртәбә исбатладылар.
Планның ныклыгын, дөреслеген тикшерергә вакыты булды, берәм-
берәм һәрбер урамны, һәрбер тыкрыкны, йортны урап чыкты Салих, җайлы
урыннарга ут ачу нокталарын урнаштырды, уңайсызларына игътибар итеп
тә тормады. Тагын да каршылык күрсәтерлек итеп табигать тарафыннан
булдырылган урыннар да аз түгел: елгалар, чокырлар, калкулыклар, аларга
өстәп, кешеләр тарафыннан булдырылганнары – буалар, күперләр, өйләр,
киртәләр, таш кибетләр.
Бернәрсә дә калмаган кебек иде Салихның очлы күзләреннән. Тик
бәрелеш аның бер ялгышын китереп чыгарды, һәм бу ялгышлык, бу хата,
үз чиратында, бәрелешнең барышын үзгәртеп җибәрде.
70
– Син... – Степан тын ала алмый төелде. – Син... нәрсә эшлисең, эт
баласы? Ә?
Степан, усал карап, Савкага табан атлады. Нина аңардан ычкынып,
бүлмәдән чыгып йөгерде.
– Син нәрсә уйладың, хайван?
Савка куркудан ап-ак булды, татулашырга тырышып, аңа сүз кушты:
– Ә син нәрсә, Степан Акинфиевич? Әтәч кебек кунарга әзерсең! Бәлки
син мине кызларга кагылудан тыярсың?
– Кагыл, сүзем юк, тик Нинага түгел! Әгәр алай тупас итеп тотынганыңны
күрсәм, сугып үтерәм, бел! Гөнаһка барып җитсәм җитәрмен, кызымны
мыскыл итәргә бирмәм!
Савка, усал итеп елмаеп, теш арасыннан сыгып чыгарды:
– Әйе инде, синең кыз – дворянка! Кая инде безгә, кара мужикларга
аңа тиклем!
– Ну! – Степан тилерә язып кычкырып җибәрде. – Үтерәм, кабахәт! – Ул
ишек янында эленеп торган винтовканы эләктерде.
Чуров, тиз генә борылып, ишек буендагы сәкегә карады – винтовка анда
ята, тик ерак, өлгермәячәк. Ә бу өлгерә, ничек тә өлгерә.
– Ярар инде, Степан Акинфиевич. Мин бит шаярып кына! Син нәрсә инде
тагын? Ну, гафу ит тилене, ә? Ну, гаепле, шаярам дип уйлап, уеннан уймак
чыгара яздым! Мин бит аны... – Савка театраль пауза ясады. – я-яратам!
Савканың тавышы йомшак итеп, калтырап яңгырады. Степан күтәрелгән
винтовкасын акрын гына төшерде, ачуын баса-баса, Савкага эндәште:
– Син... кем белән уйнагыңны белеп уйна! Нина бала-чага түгел, җиткән кыз, минем бердәнбер, яраткан кызым! – Һәм үкенеч, шелтә белән
тәмамлады. – Ә мин сине кияү булырсың дип уйлаган идем бит! Ә син?
Э-эх, егет!
Тик сөйләп бетерә алмады, ишекләрне дөбердәтеп ачып-ябып,
Казанлыдан йомышчы солдат йөгереп килеп керде.
– Казанлыга һөҗүм!
– Кем?
– Билгесез! Мин приказ алып килдем.
Чуров астыртын итеп елмайды.
– Приказ? Исенә төште тагын!
Солдат кәгазь кисәген сузды. Степан, тырышып, аны укып чыкты:
«Приказываю немедленно выступить в Казанлы. Наступают с двух сторон.
Немедленно! Шт.-капитан С.Х.Зиганшин».
Степан һәм Савка бер-берсенә карашып алдылар.
– Бар, Савка! Шулай кирәк!
– Ә нигә мин? Син бит командир!
Пулялар астына керәсе килми иде Савканың, ох, килми! Шул гына җитми
әле! Барсын, әнә, Степан!
– Ярар, әйдә, алайса, бергә!
– Ә нигә әле ул безгә боерык бирә? Кем булган әле ул?
– Минем өчен әллә кем булсын! Бер Аллага хезмәт итәбез дә! – Степан
тәрәзә кырында таптанып йөргән сакчыга эндәште. – Әй! Җый барысын
да тиз генә мәйданга!
– Барыбер безгә анда чабудан файда юк! Ул бит әфисәр, укыган кеше,
җиңсен, әйдә, җиңәлсә! – Савканың тавышы калтырый иде.
Килгән солдат, көлемсерәп, командирлардан җавап көтә. Степан
чыгырдан чыгып китте, ачуланып, тавышын күтәрде:
– Син ни сөйлисең, малайка? Ну-ка, киен тиз генә! Син нәрсә, сугышны
кызларга ябышып яту дип уйлый идеңме? Чүбек чәйнәп утырма монда!
– Шуннан, мин бит авырып торам. Атта йөри алмыйм. Үзең дә
күргәнсеңдер, гел җәяү йөрим!
– Алай булгач, җәяү барырсың! – Степан егетнең мактауга килүен исенә
төшереп дәвам итте – Миңа синең кызу, булдыклы башың кирәк анда.
Синсез булмый! Шулай булгач, әйдә, Савелий. Бергә башладык, бергә
тәмам итик!
– Тәмам? Нинди тәмам ди әле? – Савка, куркудан калтырап, кычкырып
җибәрде. – Нинди тәмам? Мин куркам! Минем үләсем килми! Те-лә-мим!
Степан көлеп җибәрде.
– Кем сине үлемгә куа? Нәрсә хатын-кыз кебек яшь түгәсең? Марш!
Ишеккә сакчы какты.
– Степан Акинфиевич, җыелдык!
– Күпме?
– Кырык тирәсе.
Степан белән Савка урамга атладылар. Егорьевна нидер әйтергә
тырышып карады, тик Степан этеп җибәргәч, читкә тайпылды.
Тиз генә бурычларны аңлаткач, Степан «Алга!» дип боерды. Бер
мизгелдән, кар тузаннарын туздырып, Степан белән янәшә, уйлап чыгарган
авыртуларын онытып, бераз тынычланган Савка да атта чаба иде.
71
Әллә кайдагы әтәч кычкырып уятты иртәнгә табан йокымсырап киткән
Ризванны. Капкачлар белән капланган тәрәзә ярыгыннан адашкан кояш
нуры килеп кереп, каршы стенага кунаклады. Иртәнге тынлыкны сирәк
ишетелгән ату тавышы, пар күтәргән паровоз пошкыруы гына бүлде.
Ризван идәндә бөкләнеп яткан кешеләргә карады. Ничәсе бүген якты
дөнья белән хушлашыр инде? Үзенең дә язмышы ятлар кулында, ни
телиләр, шуның белән тәмам булачак. Башны чүкегән сорау – нидер эшләргә
кирәк. Төшеп каласы булган вагоннан. Кем эзләр дә кем табар? Ничек кенә
булмасын, Ризван аклар ягында тәртип булыр дип уйлаган иде, булмады.
Әгәр хөкем карары барысын да атарга дигән булса, үзен дә, башкаларны
да азат итәргә тырышып карарга кирәк булыр.
Иске сарай ишегенең тутыгып беткән йозагы шалтырады. Кемдер аны
бик тырышып борды, тик ул ачылмады. Гаиләсе белән Олы-Елгага өй
күрсәтергә барганнары Ризванның исенә төште: майланган «богау» йозак
келт итеп ачылган иде ул чакта. Ризванның башыннан хәтер битләре бер-
бер артлы ачылып үтте. «Юк, болай гына бирелмибез әле! Яшисе бар әле!»
дигән уй тирәнрәк иде башкаларыннан.
Ниһаять, ишек ачылды, бер подпоручик, ике солдат озатуында аны
караңгы баздан яктыга алып чыктылар. Бары яктыга чыгып, азрак күз
ачылгач кына, Ризван подпоручикның йөзе таныш булуына игътибар
итте, тик бер сүз дә әйтмәде. Йортта солдатлар читкәрәк тайпылдылар,
подпоручик Ризванга карап эндәште:
– Ризван абзый, мине таныгансыңдыр инде. Мин бит Гәрәй!
– Таныдым. Тик кеше алдында тануымны күрсәтмәдем, йә сиңа бу зыяны
белән чыгар дип уйладым.
– Рәхмәт! Ничек бу хәлләргә тарыдың? Ничек бу таш капчыкка килеп
каптың? Безгә тизрәк моннан чыгу юлын табарга кирәк! Әйдә, утырып
сөйләшик, – дип, шунда тәгәрәп яткан карлы бүрәнәләргә күрсәтте.
Ризван бер мизгелгә сүзсез генә торды да сөйли башлады.
– Беләсеңме, мин армиядә акыллы командирлар, тәртип бар, кешегә
игътибар бар дип уйлаган идем. Шуңа да мобилизациядән башкалар кебек
качып калмадым. Минем мөмкинлекләрне беләсең бит, кемне-кемне, мине
эт тә таба алмас иде, әгәр теләсәм.
– Беләм. Шулай итәсе булган да бит...
– Шуннан, мин акларын да, кызылларын да якыннан кабул итмәдем.
Сугышка, көчләүгә каршы кеше бит мин! – Ризван тагын тынып калды. – Тик
соңгы ярты елда әллә ниләр булды минем язмышта. Тәкъдирдер инде,
тәкъдир! Ни хәл итәсең! Өч баланы бер-ике көн эчендә югалттым, Олы-
Елгадагы өр-яңа өйне яндырдылар, уйнап торган дүрт атымны авылда
бары бер атна торган кызыллар талап алды. О, син белмисең аларның
бездә ничек ерткычланганын! Алар күзендә без барыбыз да байлар. Димәк,
яшәргә бер хокукыбыз юк! Миндә торган солдатлар кайда нәрсә күрә,
шуны биштәренә сала, алып китәргә дип яшереп куя. Күтәрә алмаганын
ватып-кырып ташлыйлар. Мин нинди бай инде аларга? Менә шулай тәмам
җәфа чиктем, чыдар әмәлләрем калмады. Әйттем хуҗаларына, тыегыз бу
каракларны дип.
– Тыйдылармы?
– Тыйган ди! Мине волостьның теге бүлмәсенә бикләп куйдылар.
Өч көн ач ятканнан соң чыгардылар. Ә кайтсам... Гаиләне абзарга куып
чыгарганнар, өйдә япа-ялан, бернәрсә калмаган. Малны суеп ашап
бетергәннәр.
– Бер синдә генә түгел бу хәлләр, бөтен Рәсәй буйлап!
– Рәсәй зур! Кеше хәлен кеше белми шул. Үз башына төшмәсә. – Ризван
зәңгәр күктә аккан болытларга карап торды. – «Әгәр каршыга бер сүз
ишетсәм, – диде командирлары, – гаиләңне җәзага тарттырам, үзеңне базар
мәйданында асып куябыз». Түздем инде, түздем тешне кысып.
– Шуннан?
– Шуннан ни, аклар килде. Болары азрак кына тәртиплерәк иде. Әллә
талар нәрсә калмагангамы? Синең абыйны танырлык түгел – Салих та
бер кансыз-җансыз кешегә әйләнгән. Бу аптыратты барыбызны да. –
Ризван тагын туктап калды. – Менә шулай ике якка да ышаныч бетте.
Йорт-кураны, өй эчен азрак җыештырдым, көйләштердем. Сөйләшер
кеше калмады, бар да бер-берсеннән курка. Кайчакта күрше карт белән
генә бәхәсләшәбез.
– Нәрсә турында инде?
– Бер сүз инде, бер сүз. Йә аклар, йә кызыллар килә. Йә берсе талап
китә, йә икенчеләре килеп, соңгы бөртегенә тиклем бөтен булган мөлкәтне
җыеп ала. Бездә дә, башка җирдә дә шул ук хәл!
Гәрәй беразга тын калды. Туган белән туганнар сугышы, аклар,
кызыллар, әллә нинди башкисәрләр, кан коючылар, кеше талаучылар –
болары турында ишеткәне генә түгел, инде үзе күпме шул казанда кайный,
тик бу хәлләр аның туган ягында булып ятамы? Монысына ышану кыен
иде шул.
– Ата улны, инә кызны белми дип әйтергә була бездәге хәлләрне!
– Ә власть ни эшли инде?
– Бездә бертөрле власть юк, бертөрле канун юк! Волость эшләгән була
да ул, тик исем өчен. Башта Ибраһим урлашудан башканы белмәде, урыны
җәннәттә, әйдә, булсын.
– Аңа ни булды инде?
– Таныпта, Кәлтә урманында таптылар. Аты дулап, күпердән елгага
очкан, башы белән нәкъ субайга туры килгән. Мин моңа ышанмыйм.
Матусов кешеләре суга салган дип тә сөйләде халык. Монысы дөрестер.
– Алай икән!
– Шуннан Зариф йөргән булды старшина булдым дип. Аны бәреп
төшереп, Ильясны куйгач кына, эш башланды. Тик аклар килгәч, аңа
партизан булып китәргә туры килде.
Бу теманың бик озын икәнлеген аңлап, икесе дә туктап калдылар.
– Ризван абый, сиңа исән калу өчен үзеңнең җырыңның бугазына басарга
туры килер. Командирлар белә, мин алар белән инде сөйләштем.
– Шуннан нәрсә була инде?
Гәрәй тынып калды.
– Полк командиры кулын селтәде, «Пусть повинится, может, и прощу», – диде.
Боларга бүген һәрбер солдат кадерле, әйдә, шуның белән файдаланып калыйк,
ә? Син моны бик әйбәтләп уйла, бу бер генә юл! «Ялгыштым, гафу итегез, белем
юк, авыл кешесе, армиядә бары бер-ике ай, фәлән-төгән...» – шундый булырга тиеш синең җыр бу хәлләрдә. Мин хәзергә киттем кушылган эшләрне
үтәргә. Ә син уйлый тор һәм сөйләшкәнне үтә!
– Иелгән башны кылыч кисми дисең инде?
Киттеләр икесе ике якка: каравыл Ризванны яңадан шул идән астына
озатты, ә Гәрәй штабка кереп китте.
***
Нәрсәгә ышангандыр Ризван, хәбәр бирмәде Гәрәйгә командирга башын
иеп бару турында. Һәрвакыт югары торган горур баш бу юлы да, гәрчә үлем
куркынычы янаганда да, иелмәде.
Кичкә таба җиде кешене шәһәр кырына алып чыктылар. Алар арасында
нык кына ирләр бар иде – Ризван алдан ук атучыларга каршы чыгу планын
аларга әйтеп куйды. Беренче калкулыкны үтеп, елгага таба тайгак бозлы
юлдан борылганда, алар озатып баручы солдатларга ташландылар.
Гади фетнәче түгел иде Ризван, аны гыйсъянчы дисәң, дөресрәк булыр
иде. Үз юлын эзләгән, беркемгә дә, беркайчан да буйсынмаган шәхес. Кешегә
бирелгән табигый азатлыкны барыннан да югары куйган, ул кешегә бирелгән
шушы азатлыкны басуга каршы чыккан шәхес, горур азат кешене яклап чыккан,
тормыш борылышларында үзенең югары кешелек сыйфатларын саклап кала
алган романтик шәхес. Бар булмышын дөньяны, тирә-як мохитне өйрәнүгә,
табигать белән бер дулкында яшәүгә юнәлткән гаҗәеп, искиткеч Кеше.
Үз кордашларыннан бар ягы белән дә аерылып торган, ун, бәлки, йөз
елга алдарак туган Ризванның соңгы минутлары да үзенчә булды...
Өч кеше качып китә алды. Ризван алар арасында юк иде – сакчылар
аткан пуляларның берсе аны куып җитеп, каты яралауга карамастан, ул
елгага таба шуышты, тик көчләр акрын гына эреп беттеләр. Язгы көннең
алдакчы җылысына ышанып чыккан бер елан, артына борылып карый-
карый, читкә тайпылды аңардан.
Ризванның соңгы карашы офыкка төшеп барган кып-кызыл, зур кояшта
иде...
72
Бәрелеш әллә нинди көтелмәгән юнәлешләр ала башлады. Салих таудагы
партизаннарга каршы резервын ташлады. Иң зур куркыныч тудырганы авыл
башындагы пулемёт иде, ул баш күтәрергә дә ирек бирми. Беренче Казанлы
төркеме командиры Карам төрлечә урап үтәргә тырышып карады, тик
патроннарны жәлләмәгән Салихныкылар баш күтәрергә дә ирек бирмиләр.
Шул вакытта аның кырына партизан Фәтхинең улы Мулланур килде.
– Карам абый, Мута елгасы буйлап боз өстеннән талларга ышыкланып
барганда, пулемётка граната ташларга була.
– Кит! Анда боз калын түгел, кешене күтәрми. Яр буенда суы да бар
кебек?
– Күтәрә! Мин барып сикергеләп тә карадым. Күтәрә. Ә су юк, инде
туңган.
Карам буйга үсеп килгән тал чыбыгы кебек ябык үсмергә бик озак карап
торды. Әйе, аны боз күтәрәдер. Тик...
– Ә син гранатаны бәрә беләсеңме?
– Беләм. Үзегез өйрәттегез бит Томафида.
– Менә сиңа граната. Күрсәт, ничек әзерлисең?
Мулланур җиңел генә бар булган юлларын күрсәтте граната ташлауның.
Карам егетнең төпле булуын үзенә билгеләп куйды.
– Ә әтиең кайда?
– Яраланды ул. Тегермән артында ята, яраларын бәйләп, шунда
калдырдык.
– Ярар, бар, Мулланур. Тик үзеңне сакла, яме. Булмастай булса, борыл
да кирегә кайт. Ике граната җитәрме сиңа?
– Җитә!
Юкка да чыкты Мулланур. Чынлап та тегермән буасы кырында биек,
юан өянкеләр, таллар, аларның яфраклары булмаса да, бик тыгыз утыргач,
алар артында ни булуын бик күрерлек түгел.
Аңлашылмый, нигә Ильяс күренми? Инде килеп чыгарга тиеш бит! Әгәр
бер сәгать эчендә алар килеп җитмәсәләр, Карам отрядының язмышы бик
аяныч булачак. Ә пулемёт, чынлап та, баш күтәрергә дә мөмкинлек бирми.
Ул гына да түгел, Сары саз яланыннан аклар контратака ясарга әзерләнеп
яталар. Тагын бер куркыныч нәрсә – әгәр болар өстенә Михайловкадан
Степан отряды да килеп һөҗүмгә ташланса, тар-мар итү тулысынча булачак.
Карам, берничә партизанны чакырып алып, Мулланурга кайтыр юлны
тәэмин итәргә кушты.
Шул вакытта граната шартлады һәм пулемёт тынып калды. Җибәргән
кешеләр Мулланурны тартып алдылар. Пуля аның яңагын тишеп үткән,
ә иреннәрендә елмаю, күзләрендә яшь тамчылары кысылып калган иде...
Урамда атакага килүчеләрнең «Ура!» тавышы яңгырады – болары инде
урманнан чыккан Ильяс отрядыныкы иде. Аның соңлавы волость бинасына
турылап чыкмауда булды, ул, авыл башыннан урап, су ярган ерым буйлап
авылга килеп керде. Ә Салих аны моннан көтмәгән иде, ул бу хәйләкәрлек
кызылларның башына кермәс дип зур хата ясады. Ә партизаннар аның бу
хатасыннан бик оста файдалана алды.
Тик аклардан бер кеше дә «ура»дан куркып качмады. Авылның волость
ягында пулемёт тыкылдый башлады, Ильяс отрядына кем кайда урын таба,
шунда җиргә егылырга туры килде. Отрядның хәле күренеп авырлаша
башлады, чөнки ул ике яктан кысып килүче Салих кешеләре арасында
калды. Патроннар да бетәргә охшаган, авыл өйләре артында яткан акларны
куып чыгарырга бер генә юл – өйләрне яндыру, тик Ильясның кышка таба
авылдашларның яшәү урынын яндырасы килми. Тагын бер авырлык килеп
чыкты: авылның көньягыннан әче итеп сызгырып, ай-һайлап, Степанның
атлылары очып килгәне күренде.
Ильяс берничә мәртәбә өмет белән станция ягына киткән юлга карап
алды, тик анда Титовның отряды күренми иде әле.
Ниндидер карарга килергә кирәк иде. Урамда яткан партизан чылбыры
аша ул барысына да волостька табан чигенергә кушты. Волостьны бераз
тотып була, аның карагайдан буралган диварлары бернинди пуляны да
үткәрмәслек. Бер куркыныч – Салихның бинага ут төртүе бар. Анысы –
соңыннан, әле түгел, әлегә партизаннарны саклап алып калу кирәк. Бер
җылы хәбәр – атларны елга аша чыгарырга дип калганнар, авыл очына
килеп, Салихның Томафига каршы казылган окопларыннан акларны
бәреп чыгарды, волостька килергә тырышкан солдатларны акрын гына Мосинның озын көпшәсеннән чүпли башлады. Монысы бик кирәкле ярдәм
иде, волостька ут төртү турындагы Салихның өметен шунда ук юк итте ул.
Волостька чигенергә дигән карарга Ильяс аңлы рәвештә барды. Әйе,
уратып алачаклар, монысы бар. Тик ул барыбер Титовның килеп җитүенә
ышана иде һәм аны көтте.
Һәм килде Титов. Матусовның хуҗалыгын карау өчен төзелгән кечкенә
Таулы авылы аша башы-азагы булмаган атлылар төркеме чыга башлады.
Аларның тизлеге яшен тизлегенә тиң, кышкы салкын, соры көндә
кылычлары ялтырап ала. Алар шул ук тизлектә авылга килеп тә керделәр,
каршы чыккан акларны турап та салдылар, ә башкалары каршы килергә
батырчылык итмәделәр: Степанның исән калган кешеләре Михайловкага
җилдерделәр, Салихның солдатлары, корал ташлап, кул күтәреп бирелә
башладылар. Шулвакыт җанланып киткән пулемёт оясын бер мизгелдә
юк иттеләр.
Титов белән Ильяс кочаклашып очраштылар. Башта сүз дә әйтә алмый
карашып тордылар, шуннан нык итеп кул кысыштылар.
– Иптәш Ягафаров! Өлгердек бит! Тау башында борылмага Салих
поскын куйган. Без, аны-моны уйламыйча, чак барып кермәдек
аларның утлы кочагына. Ярый әле, сугыштан килгән сизгерлек бар,
разведка җибәрдек бу урынга. Поскынны кырмый үтә алмадык. Гафу
ит соңлаганга.
– Инде була гафу итәргә дә. – Ильяс көлеп җибәрде. – Җиңдек бит.
Кырып салдык боларны.
Шул арада Нигъмәт йөгереп килеп җитте.
– Ильяс, Сәлимә волостьта юк. Монда булганнар, тик иртән аларны
каядыр алып киткәннәр.
Ильяс болар белән сөйләшкән арада берни аңламаган Титов, нидер
сизенеп, тып-тын гына басып торды. Шунда партизаннардан берсе
аңа сөйләшүне тәрҗемә итә башлады, хәлне кыскача ачып бирде. Аны
тыңлаганда, Титовның кашлары өскә менеп китте, ул, тел шартлатып,
башын чайкап тыңлады хәбәрне.
Карам, якасыннан бер кулы белән тотып, өстерәлгән бер бәндәне алып
килде алар янына.
– Менә бу белергә тиеш аларның кайда икәнен.
Монысы, куркудан бер сүз әйтә алмый, әллә ни сөйли башлады.
– Ми-ми-ми... бу-бу-бу...
– Хәзер ачам мин аның телен!
Нигъмәт, борылып, бу кешенең борынына берне утыртты да:
«Булдымы?» – дип сорады. Тегесе пычрак куллары белән борыныннан
аккан канны сөртә-сөртә баш какты.
– Йә, сөйлә, нәрсә беләсең?
– Мин – Сафа кешесе.
– Аңладык, башкисәр.
– Хатыннарны Матусовның елга буендагы урман өенә алып киттеләр.
Мине монда, сезне алдап, эз югалту өчен калдырдылар.
Ильяс тиз генә соравын бирде:
– Ә еракмы ул?
– Таныпның теге ягында, моннан җиде-сигез чакрым.
Нигъмәт Ильяска борылды:
– Мин беләм, ахры, ул өйне. Әйдә, Ильяс!
Кемдер тиз генә ат китерде. Эшнең нидә икәнен аңлап алган Титов,
кулларын селтәп, «Бар-бар!» дип торып калды. Ун-унбиш коралланган
атлы Танып ягына карап чаптылар.
***
Ике сәгатьтән соң Матусовның урман өен таба алмыйча кайттылар.
Карт әйткән өйне Танып буендагысын шартлаган буа суы басып киткән,
актарып ташланган, анда кеше торганга охшамаган. Тегендә-монда сугылып
карадылар, тик таба алмадылар.
Сафа калдырган карт баягы ыгы-зыгыда юкка чыкты. Аның «Мине
монда, сезне алдап, эз яздырыр өчен калдырдылар» дигән сүзе барысының
да келт итеп исенә төште. Димәк, алдандылар, ә бу хәйләкәр карт, үзен
жәлләтеп, Ильясныкыларны төп башына утыртты. Ильяс, картны эзләтеп
Чүпрәлегә атлылар җибәрде, Сафа кешеләрен табып алып килергә кушты.
***
Партизаннар арасында хөкем сөргән күтәренкелектән, шатлыклы ыгы-
зыгыдан файдаланып, старшинаның озын ат абзарыннан атларын чыгарып,
берничә кеше Чернушкага таба ташланды. Беренче атта Салих иде. Алар
артыннын куарга җибәрелгән пулялар еракка һәм биеккә очты.
73
Бераз вакыттан соң гына сөйләшә алдылар Титов белән Ильяс. Икесе
дә хәлнең вакытлыча уңыш булуын яхшы аңлыйлар иде.
Партизаннар командирларны тыгыз кулча булып урап алдылар.
Кемнеңдер күзендә яшь тамчылары уйный, кемдер аларны сөртеп тә
тормый елый, кемдер шатлыктан көлә, кемдер сугыш кызуыннан суына
алмый, «Ура!» дип кычкыра. Тагын бер мәртәбә Ильясның иңбашларыннан
кагып, Титов партизаннарга борылды:
– Иптәшләр! Менә безнең отрядлар килеп кушылды. Тик моны мин
отрядлар гына түгел, безнең янган йөрәкләр кушылды дип әйтер идем.
Бүгеннән башлап без бергә булырбыз, һәрвакыт бергә!
Аңа сөйләгә ирек бирмәделәр, күңелдә ятканнар барысыннан да көчле
иде. Күп тавышлы «Ура!», тагын авылны урап чыгып, күккә менеп китте,
кемдер атып җибәрде. Бераз тынычланган каргалар, ату тавышлары
ишетелә башлагач, биек агачлардан кычкырып күтәрелделәр дә читкә
очып киттеләр.
– Ну, нәрсә, Ильяс, булдырдыкмы?
– Барысы да әйбәт. Хәзер, иптәш Титов, киттек минем өйгә...
Шулай дип әйтте дә Ильяс, туктап калды. Өйдә бер кеше дә юк бит!
Титов хәлне аңлап тора.
– Теге картны алып килергә күпме вакыт кирәк?
– Сәгать ярым – ике сәгать.
– Болай итәбез. Шушы вакытка ял, яралыларны урнаштырабыз,
мәрхүмнәрне җыябыз. Әгәр гаилә турында берәр хәбәр килсә, син шунда ук
чыгып китәсең. Шуннан, әйдә, командирларны җыеп сөйләшик. Ни эшлибез?
Берничә минуттан волостька командирлар җыела башлады. Кемдер
ярасын бәйләп өлгергән, кемдер нидер чәйни, кемдер коралын сөртә –
барысы да бик тиз килеп керделәр. Аларга Титовныкылар да кушылды.
Ильяс торып басты.
– Барысы да бит?
Кемдер сузып, «Әйе-е!» диде.
Үзара сөйләшкән тавышлар тына башлады. Титов белән Ильяс
волостьның әле берничә сәгать кенә элек Салих утырган бүлмәсендә
тәрәзә каршысында утыралар. Калганнар, кем кайда урын тапкан, шунда
урнашкан. Тәрәзәдән ара-тирә кергән кояш нуры тартылып киткән
сакаллы йөзләрне яктырта, болытлар кояшны каплаганда, бүлмә бөтенләй
караңгыланып кала. Титовка тиклем Ильяс сүз алды.
– Менә нәрсә, иптәшләр! Акларны бәреп чыгардык Казанлыдан. Тик бу
тулысынча җиңү түгел икәнен сез аңлыйсыз. Казанлы кебек волость үзәген
аклар кире кайтарырга тырышачаклар, көт тә тор. Безгә алда ни эшләрбез,
шул турыда уйларга кирәк. Салих исән, күптән түгел Чернушкага чыгып
качты. Димәк, ул бүген-иртәгә карательләр белән кайтыр. Әйдәгез, Титов
иптәшне тыңлыйк. Аның кем икәнен сөйләп тормыйм, беләсез.
Титов торып басты, бар булган куәтле гәүдәсе белән тәрәзәне каплады.
– Син бит бөтен дөньяны капладың! – Кемдер шаярып алды. – Хәзер
безгә урамнан пуля янамый, ничек кенә атсалар да, мишень бер!
Титов үзе дә көлүдән тыела алмады.
– Ярый да, син аның артында утырасың. Әнә Ильяс аның белән янәшә,
аны беркем капламый!
Ильяс та сүзсез калмады:
– Шулай булгач, син дә кайгырма, сиңа тимәс!
Арттан үкчәгә басып, үлем йөргән чакта һәркем өчен тормышның башка
уйлары күңелне күтәрә, бу күңелсез уйлардан читкә алып китә, кешенең
кешеләргә генә хас булган табигый бер халәтенә алып кайта. Әле генә
мылтык төзәве аша карап, дошманга җавап бирергә әзер торган кешеләр
җанланып китәләр, дөнья икенче төрле икәненә ышаналар, бер-берсенә
яңадан карап, бу тормышта адәмчә мөнәсәбәтләр дә бар бит дип уйлыйлар.
Көлү дулкынын уздыргач, Титов сүз башлады.
– Казан – Екатеринбург тимер юлы буйлап бик күп партизан отрядлары
хакимлек итә. Без булган җирдә акларның аяк астында ут яна, бер минут та
аларны тик тотмыйбыз. Мин үзем Бөре партизан бригадасыннан, бездә – ике
полк. Берсе Таушта тора, командиры Воробьёв, мин командир булганы –
Лысая Горада. Безнең зур командир Павел Иванович Деткин.
– Әйе, аралар ерак булмаса да, бары тик яңа гына очраштык. Без дә сезнең
белән элемтәгә керергә тырышып карадык, сезнекеләр безне ике-өч көн элек
килеп таптылар. Тик кайтканда, поскынга эләгеп, Шакир һәлак булган икән...
Бар да тын калдылар.
– Бүген барыбызга да бер сорау тынгы бирми. Салихның отрядын
тар-мар итә алдык, Казанлыны азат иттек. Тик күпкәме? Безнең дошман
көчле, ул регуляр армиянең бер өлеше. Шулай булгач, соңракмы, әллә
бүген-иртәгәме алар монда яхшы коралланган зур команда җибәрәчәкләр.
Ә безгә үзебезнең отрядны саклап калырга кирәк!
Титов кешеләргә күз йөгертеп чыкты.
– Сез беләсез, Җиһаншин – Чернушкадан Красноуфимскига тикле тимер
юлын саклый торган батальон командиры. Ул, үзенең кешеләрен генә җыеп
алса да, бездән көчлерәк команда оештыра ала. Ә ул моны эшләячәк!
Әйе, Кызыл армия дә алга бара. Безнең бригада алдында зур бурыч:
тимер юл буйлап чигенүче акларны тоткарларга, мөмкин булса, аларга
һөҗүм итәргә, бастырып килүче кызыллардан аларның игътибарын
бүлдерергә. Моны без үтәп киләбез. Бу зур ярдәм, кулдан килгәнне генә
түгел, килмәгәнен дә эшлибез. Павел Иванович исеменнән сезгә зур
рәхмәт. Сездән куркып, Салих батальонының зур гына өлешен бу тирәдә
тотты.
Партизаннар канәгатьлек белдереп шаулашып алдылар.
– Әлегә безнең яктан акларның берничә дивизиясе үтәчәк. Казан, Уфа
алардан тазартылмаган, әле сугышның кызган мәле. Салих монда гаскәр
белән кайтса, сезгә бик авырга туры киләчәк. Шулай булгач, иптәшләр,
оешкан рәвештә безгә чигенергә кирәк, безнең зур бригада составына
Казанлы полкы булып кереп китәргә.
Бар да тынып калдылар.
– Минем сүз бетте. Бу карар җиңел генә бирелмәс, аңлыйм. Тик ул
бердәнбер дөрес карар!
Бераздан барысы да берьюлы сөйли башладылар. Китәргә кирәклеген
бар да аңлый, ә монда калганнар белән ни булырын беркем дә әйтә алмый.
Беренче булып Хисаметдин сүз алды.
– Сиңа әйтү җиңелдер, бәлки. Синең монда гаиләң юк. Ә минем алты
ачык авызлы бала. Хатын, олы яшьтәге әни. Аларны кем карар да, кем
ашатыр, кем яклар? Алар белән нәрсә булыр? Салихныкылар явызлыкларын
буаны шартлату белән дә исбат иттеләр бит!
Бар, дөреслек бар бу сүзләрдә.
– Беләбез аларның кыргыйлыгын. Балаларны штыкка кадарга да күп
сорамаслар!
– Начарлыктан башка алардан ни көтәрсең! Игелексезләр!
– Ә син игелек көтәсеңме? Тот капчыгыңны!
Ильяс, тынгысызланып, командирларга карады. Карам, Нигъмәт, Тихон
ни әйтер? Җыелганнарның күбесе каршы чыкты китүгә.
– Китәргә кирәкми! Кирәк булса, бригада безнең якта. Ярдәм итәрсез
бит бүгенге кебек?
– Ну, һәрвакыт алар ярдәм итеп кенә тора алмаслар инде. Алар да ял
итеп ятмыйлар бит!
Түзмәде Ильяс.
– Әгәр Салих, гаскәр алып килеп, безне кырып ташласа? Үч алачак бит
ул бүгенге җиңелү өчен!
– Әйе, үч. Тик без монда булсак, без моңа каршы да чыгарбыз. Ә без
моннан китсәк, ул безнең гаиләләрдән үч алачак!
– Без бер сәгать элек Танып буена барып килдек, сез беләсез. – Ильясның
ачудан күзләренә яшьләр килде. – Тик анда элекке Көтмәс, элекке Танып,
элекке буалар юк инде. Елга бозы өстендә тубыктан ләм, ярлар җимерелгән.
Бар яланнарны су баскан, без яшәгән Томафи карт йортын су таратып
ташлаган. Безгә яшәргә урын юк хәзер анда.
Инде барысы да, башларын кашып, тын калдылар. Шулвакыт Карам белән бер партизан килеп керде, Ильясны чакырып, нидер әйттеләр. Ни
булганы аңлашыла иде.
Титов, «Бар! Бар!» дип, Ильяска башын какты.
– Иптәшләр, беразга тәнәфес. Ә иртәгә китәр алдыннан, митинг үткәреп
һәлак булганнарны озатырбыз.
Ильяс ашыгып чыгып китте.
74
Салих калган командасы белән атларны станциягә тикле жәлләми куды.
Ярсыган атларны чак-чак тотып, патрульне туктатып, штабны белештеләр,
ә инде анда полковник Зеньковскийның урынын билгеләделәр.
Зеньковский, йөгереп килеп кергән Салихка аптырап, башын күтәрде.
– Ба-а! Җиһаншин! Нигә мондый формада? Нәрсә булды?
Югары, әллә нинди ят тавыш белән кычкырып җибәрде Салих:
– Бетте барысы да! Тар-мар иттеләр безне! Тар-мар! Аңлыйсызмы, тар-
мар иттеләр безне!
– Кемне? Тынычланыгыз! Утырыгыз! – Зеньковский үзенең тынычлыгын
югалтмый иде.
Салих кечкенә бүлмә буйлап йөгерүен дәвам итте. Ниһаять, Зеньковский
да түземлеген югалтты, өстәлгә сугып, тавышын күтәрде:
– О-отставить! Туктат истериканы! Ну-ка, адәмчә, аңлашырлык итеп
сөйләп бир хәрбиләрчә!
– Тар-мар иттеләр! Башта якындагы партизаннар, аларга мондагы
партизаннар килеп кушылды.
– Казанлыдамы? Нинди партизаннар?
– Казанлыда бер отряд. Аларга ярдәмгә станция ягыннан килеп җиттеләр.
Ике йөздән артык кеше. Коралланган!
– Тынычрак, штабс! Мин бит сезне кисәттем, туган якта хезмәт итү
икенче дип. Анда туганлык, башка мөнәсәбәтләр. Нигә дип менә монда
урнашмадыгыз? Нәрсәгә ышандыгыз, ни көттегез? Кем миңа партизаннар
белән мәсьәләне үзем чишәм дип ант итте? Һәм ничек итеп алар сезне тар-
мар итеп ташлады?
– Мин дошман солдатлары белән сугышып өйрәнгән, кыргый мужиклар
белән түгел!
– Изге булып күренергә тырышмагыз, капитан. Мин сезнең Мәскәүдәге
Казандагы батырлыгыгыз турында да хәбәрдар! Аерылганда кем сөйләде
пафос белән Туган ил турында, ә? Мин бит сезне... трибуналга!
– Трибуналга? Мине? Бу нәрсә, шаярумы?
– Молчать! Трибунал! Хөкем бер – атарга! Монысы да аз әле сезгә!
Коралны өстәлгә, тиз генә!
Салих бик тиз суынды. Зеньковскийның мондый карарын көтмәгән иде
ул. Нәрсә эшләргә? Шулай да коралны шапылдатып өстәлгә салды.
– Рәхим итегез! Карагыз, ничек үләргә әзер тугры офицер!
Әлегә кереп килүче солдатларга каршы атлады. Батырлык, офицерлар
өчен әзерләнгән бүлмәгә килеп кергәч тә, юкка чыкты. Үкенечтән, үпкә-
рәнҗүдән күз яшьләре атылып чыкты. Бик озак утырды ул куллары белән
битен каплап. Тәмам тынычлангач, башына көчле бер план килде, ул
планны үтәү юллары ачыкланды, кешеләре тәгаенләнде. Ишек төбендәге юынгычка килеп, кулларын, битен юды, өстен каккалады. Шуннан
ишек шакыды. Ишек ачкан солдатка Зеньковскийның аны кабул итәргә
мөмкинлеге бармы-юкмы дип сорау бирде һәм, мөмкинлеге булса, әзер
булуын әйтте.
Зеньковский өч сәгатьтән кабул итте. Тәҗрибәле, белемле офицер
шулай итеп тагын дәрес бирде Салихка. Моны ул бик тиз һәм дөрес итеп
аңлады.
– Иң беренчедән, полковник әфәнде, үземнең аңлата алмаслык ямьсез
тәртибем өчен гафу үтенәм сезнең алда. – Салих актёрларча пауза ясады,
шуннан моңа тикле кырык кат кабатлаган Зеньковскийга ошаячак фикерен
әйтте: – Нишлисең, мондый тәҗрибә дә кирәктер кешегә. Бу бит минем
беренче җиңелүем!
Чынлап та, ошады бу сүзләр полковникка. Бик ачылып китмәсә дә,
ниндидер җылылык бар иде аның алдагы сөйләшүендә.
– Ярар! Бөтен бөек гаскәр башлыклары да моның аша үтә! – Аның
тавышында тирән ирония, ул аны яшерергә дә теләми шикелле. – Шуннан
нәрсә? Наполеон да сезнең кебек Мәскәүне калдырып качкан! Нинди
планнар?
Салихның башына Мәскәүне башта Кутузов калдырган дигән уй килде,
тик ул аны әйтмәде. Нинди көч, тырышлык белән кайтарылып ятучы
ышанычны җимерергә бер сүз җиткәнен ул бик ачык аңлый иде.
– Таралган кешеләрне җыеп алырга. Алар мондый очракта кая барырга
беләләр, мин алар белән бер мәртәбә генә түгел, бик күп өйрәнү үткәрдем.
Менә ул авыл – Чүпрәле. Анда безнең яклы отряд бар.
– Күпме кеше инде анда солдатлардан?
– Казанлыда минем белән егерме биш кеше генә иде бит. Шуларның
ким дигәндә унбише анда булырга тиеш.
Салих махсус рәвештә солдатларның санын аз итеп күрсәтте. Полковник
берни әйтмичә дәвам итәргә кушты.
– Якынрак ике станциядән каравылларга зыян китермичә унар кеше
алырга була. Шуннан Михайловка дигән авылда утыз-утыз биш кеше
ярдәмче отрядта. Барлыгы илле тирәсе.
– Алар ышанычлымы?
– Ышанычлы. Үзләрен әйбәт күрсәттеләр алар. Шушындый тактика
тәкъдим итәм: мондагы тәҗрибәдән чыгып, кечкенә очып йөрүче төркемнәр
оештырабыз.
Полковник бүлдерде:
– Сезнең ул летучий төркемнәрнең эффектлы булуына командующий
да игътибар итте! Это да!
– Бер-бер артлы баручы өч отряд булачак. Беренчесе бәрелешне башлап
җибәрә, калганнары төрле яктан кушылып китә.
– Яхшы! Болар сезнең төп эшкә комачауларга тиеш түгел! Мөмкинлек
чыккан саен миңа хәбәр!
Зеньковский өстәлдә яткан коралга ымлады. Салих аны бик тиз
үтәде – корал бер-ике секундта үз урынын алды.
– Китәргә рөхсәтме?
– Рөхсәт!
Бу юлы кул биреп тормады. Кофе да юк, кәефе дә. ***
Тышта көткән солдатлар йөгертеп кенә атны китереп бирделәр.
Менә шулай, бер минутлык төшенкелеккә бирелеп, бөтен булганын югалтырга
була. Арудан бу, арудан. Сугыш башланганнан бирле ял күргән юк, булыр сиңа
истерика. Ә Казанлыны хәзер яшәргә өйрәтәбез. Ялгышлык – йомшак булуда.
Гаебе бармы, юкмы, чыгарып атарга. Курыксын кеше, бары курыккан кеше генә
тып-тын булып кирәген эшли. Михайловкалардан бернинди файда булмады,
бер рәт чыкмады, бәрелешкә катнашмыйча, качып беттеләр. Теге малайканы,
Савканы, тотып атаргамы әллә? Командир булып китте бөтенләй! Мобилизация
үтәлмәде. Хәер, монысының аңлатырлык сәбәпләре бар инде. Барыбер аларны
мобилизация дип куркытырга. Да, бик урынлы була да бу мобилизация: Савканы,
тагын берничә баш бирмәгәннәрне җибәрергә шуңардан файдаланып! Булды!
Сафа калды... Сафага күпме ярдәм булды, киңәшләреннән башка ни файда? Ә ул
киңәшләре файдалы булып чыктымы ахырда? Карап карарбыз. Менә Ильясның
гаиләсен юк итә алдымы? Алмаса, аңа да икенче караш. Шуннан Ильяста
командир булып йөргәннәрнең гаиләсен җәһәннәмгә җибәрергә. Муллалар бер
сүз әйтмичә өйләрендә яталар. Вәгазьләрен ташка үлчим. Ни файда алардан?
Ильясны табарга, тотарга, бөтен халык алдында асарга. Мондый оятны
бер мәртәбә күргән булмады, менә ул оят! Кемнән бит әле ул!
Бер сүз белән әйткәндә, Зеньковский алдында да, командирлар алдында
да ихтирамны кайтарып алырга башка бер юл да юк.
Казанлылар, сезгә кансызлык, шәфкатьсезлек кирәк идеме? Димәк,
булыр, булыр барысы да! Елар көннәрегез алда әле, якташлар! Монысына
инде Зеньковскийның ирониясен алды Салих.
Шул арада атлар Герасимның өе алдына килеп туктадылар. Өйдән аю
кебек уйнаклап, хуҗа үзе дә килеп чыкты.
75
Ильяс йөгереп тышка чыкканда, аның өч-дүрт атлысы волость алдында
биеп тора иде. Шунда ук теге карт – аңа ару гына эләккән бугай егетләрдән,
бертуктаусыз канаган танавын тарта. Бер генә сорау бирде Ильяс:
– Нигә алдадың әле син безне? Монда бит вакытның һәр мизгеле кадерле.
Әгәр бала туып, аның белән ул-бу булса, суга салам мин сине!
– Алдамадым, валлаһи! Икмәк тотып ант итәм! Аяк астымда җир
убылсын менә! Сез мине ялгыш аңлагансыз!
Ильяс иптәшләренә карады. Нигъмәт картны ашыктырды:
– Сөйлә тизрәк!
– Сез Көтмәс буасыннан аска киткәнсез. Анда да урман өе бар. Тик
анысы түгел. Су буйлап өскә менәргә кирәк иде бит!
– Ничә чакрым?
– Буадан биш тирәсе.
Ильяс сикереп атка менде. Иптәшләренә карап, сорау бирде:
– Нәрсә, бу юлы акыллырак булабызмы? – Картка карап сүзен дәвам
итте. – Безнең белән барасың. Анда юл бармы соң?
Карт болардан көләргә тырышты. Шуны да аңламагач ни инде!
– Бар, әлбәттә! Соң, ничек кереп йөрмәк кирәк өйгә хәтле, юл булмаса?
– Атта бара аласыңдыр бит?
– Барам! Без бит ялга ябышып үскән малайлар.
Шунда ук чабып китеп тә бардылар. Азрак соңлап, алар артыннан тагын
атлылар иярде.
Ильясның күңелсез уйлары иңбашларга гер булып бастылар. Буага ике
чакрым булсын, ди, аннан урман эченнән биш тирәсе. Көн кичкә авыша,
караңгылык та озак көттермәс. Сугышта чакта бер уй җылыта иде җанны:
бетә бу сугыш, кайтабыз исән-сау, Алла бирсә, өйләнәбез, балалар үстерәбез
шатланып. Юк, әллә ниләр булды заманага, әллә ниләр булды дөньяга.
Без теләгәнчә, без уйлаганча барып чыкмады. Аллаһы Тәгалә яратканны
сынармын дигән. Әгәр ул яратканы мин булсам, сынаулары да, бирсен
Ходай, уңышлы тәмам булачактыр бит? Чыдыйбыз, түзәбез! Китермәс ул
яратканына авырлык. Күңелле булып китте шушы уйлардан соң Ильяска.
Иншалла, шулай булсын да, исән генә булсыннар бәләкәй кеше, Сәлимә,
әнисе, Әминә апа! Ул бит аның малаймы, кызмы икәнен дә белми! Кем булса
да риза, кочакларын җәеп, үзенә тартып алачак ул, кайда гына булмасыннар!
Нинди оятсызлык, кешелек сыйфатларын югалту бит бу йөкле хатынга кул
күтәрү, тумаган балага хәвеф-хәтәр китерү. Ильясның йөрәге тагын жу
итеп китә, шушыларны искә төшереп. Мәрхәмәтсезлек!
Буаны тизлекне акрынайтмый гына узып киттеләр. Күптән түгел
яуган карда ярылып, өр-яңа эзләр ята. Болары кайдан? Кичә төнлә алып
киткәннәр, ә бүген нигә барганнар анда? Әллә... Ильяс атын ашыктыра,
башкаларга да ашыгырга куша.
Алар җиргә сеңеп баручы өй утырган яланга килеп чыкканда, андагы
ике кеше ашыгып, атларына сикерделәр дә урман эченә чаптылар. Ильяс
тун чабуына абына-сөртенә йөгергән кешеләрнең берсен таныды һәм бар
көчен, бар әрнүен җан ачуына салып кычкырып җибәрде:
– Сафа-а-а! Кан дошманым син бүгеннән! Ишетәсеңме, җирбит? Дошман
син! Барыбер табармын, дөнья белән хушлаша тор, бәдбәхет! Үлем сиңа!
Тегеләр урманга карап чаптылар. Артларыннан атып та карады, тик
куе агачлар, ерак ара, аларга тидерерлек түгел. Иң начары – өй өстендә
сызылып кына төтен агымы күтәрелә башлаган иде.
Ильяс урман өенә килеп җиткәндә, ул чытырдап яна, аның бер башындагы
ялкын инде якындагы чыршыларны ялмап югарыга үрмәли башлаган,
эчтән буылып ютәлләгән, ыңгырашкан тавышлар ишетелә иде. Ишектәге
зур йозакны ачарлык бер нәрсә дә юк, каерып ачарга тырышкан агачлар
шартлап сына бара. Вакыт үтә, икенче юл кирәк, эчтә инде тавышлар
да тына башлады. Ильяс өйнең почмагына ышыкланып, револьверын
йозакка төзәп атып җибәрде. Соңгы патрон, барып чыкмаса, эшләр хәтәр...
Йозакның икегә сынып агачларга таба очканын шәйләп калды ул.
Бар көче белән тартып, Ильяс ишекне урыныннан суырып чыгарды.
Калганы, акрынайтылган хәрәкәтләр тезмәсе булып, аның исендә калды:
ишек ачылганда, өйнең түшәме дөрләп яна иде; беренче булып ишек
кырында яткан Сәлимә аңа чүпрәккә төрелгән баланы сузды; Ильясның
кулына тотынып, тышка атлады; төтеннән дулаган ютәлен туктата алмый,
ул, баланы алып, өй эченә ымлады; Ильяс шинелен Сәлимәнең иңбашына
салып эчкә ташланды; Сәлимә, баланы күкрәгенә кысып, янган өйдән
читкәрәк атлады; ишектән бер-ике адымда хәлдән тайган ике кеше чүгәләп
утырганнар иде; ул аларны көчләп урыныннан торгызды; бер мизгелдән
өйдән бер-берсенә тотынып Ильяс, Нәгыймә, Әминә чыктылар.
Шул вакытта өйнең кыегы, түшәме күккә очкыннар туздырып җимерелеп
тә төште. Ут янында эссе, урман ягыннан үзәкләргә үтә торган салкын өрә,
биш кеше бер-берсенә сыенып, кочаклашып, берничә минут тын ала алмый
тордылар. Ильяс, тиз генә гимнастёркасын салып, бәбине төрде, хатын-
кызларга карап эндәште:
– Аллага шөкер, өлгердем! Барыбыз да исән-саубыз! Кая, Сәлимә,
карыйм әле балама!
– Улыма! Улыма дип әйт!
Шул вакытта гына хатын-кызлар барысы да берьюлы кычкырып елап
җибәрделәр. Кичерелгән хәлнең киеренкелеге шул тиклем зур булуы аларны
башта тынычлыкның бер тигезлегендә тотты, ә инде аннан кинәт котылу
елгадай күз яшьләренә ирек бирде. Ильяс акрын гына баланың битен ачты.
Бәби тирә-якны карап чыкты да әтисенең йөзендә тукталды:
– Мин бу, мин бу, әтиең, улым! Син берүк ачуланма, өйдә туасы урынга
менә шулай булды, менә ничек туры килде бит, ачуланма, яме?
Йөгереп, Әхтәм белән Нигъмәт килеп җиттелер. Мондагы хәлләрне
күреп, дулкынланудан Нигъмәт җиргә утырды, калтыранган куллары белән
өстендәге киемен чишеп, хатын-кызларга сузды, аның артыннан Әхтәм дә
шуны ук эшләде. Нигъмәт Әхтәмгә борылып эндәште:
– Бар, йөгер безнекеләргә. Кирәкмәгәнгә атуны туктатсыннар – монда
бәби йоклый! Зур кеше йоклый! – Аның тавышы мизгелнең мәгънәсен,
әһәмиятен күтәреп җибәрде. – Һәм тизрәк җылы киемнәр җыйсыннар.
Ике әйткәнне көтмәде Әхтәм, юкка да чыкты. Нигъмәт, әле янып яткан
торымбашларны җыеп, урман ягыннан озын ярым ай кебек итеп учак корды,
шунда ук салкында өши башлаганнарга җылы кереп китте.
Ильяс улы белән сөйләшүен дәвам итте:
– Мин сине дә, әниеңне дә башкача бер адымга да үземнән калдырмам,
яме! Дөнья үзгәрде, хәзер яңача яши башлыйбыз, Алла бирсә!
Әллә ни ерак та булмаган урман артында кызыл атлыларның җыры
яңгырады. Кай арада сүзләрен өйрәнеп өлгергәннәр бит, ә?
Гармунчының осталыгына караганда, бу, һичшиксез, сукыр Ногман
кебек уйнаучы Әхтәм булырга тиеш. Әхтәм, бу көннәр-атналарда булган
хәлләрне үзенеке итеп, эченнән-бавырыннан, йөрәгеннән үткәрде.
Ильяс, партизаннар, аклар, Сәлимә, Нәгыймә, Әминә апалар, шушындый
шартлардан курыкмыйча бүген генә дөньяга килгән батыр егет – барысы да
бер төенгә төенләнде, алар арасында Әхтәмнең дә урыны бар. Бу урында ул
берүзе түгел, аның белән бергә Сәрия дә бара. Ә Сәриянең дә шул уйларда
булуына ул тулысынча ышана.
Ә җыр шул тикле матур, тигез булып яңгырады ки, әгәр аны дошманнар
ишетсә, җиңеләчәкләрен берсүзсез аңларлар иде!
Чылтыр-чылтыр ник чылтырый
Ат өстендә ыңгырчак та
Ат өстендә ыңгырчак.
Без җырламый кем җырласын?
Безнең самый җырлар чак та
Безнең самый җырлар чак!
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев