Исемсез хат (дәвамы)
Без Фатыйма әбинең хәер-фатихасын һәрдаим тоеп яшәдек. Ләкин ул догалар аның үз кызын афәттән йолып кала алмады. Хаҗәр апа Казанга китеп урнашты. Тизрәк фатир бирсеннәр өчен таң алдыннан урам себерде, трамвайда кондуктор булып эшләде...
Романны башыннан монда укыгыз.
Кышкы озын кичләрдә, мин әнигә ияреп, күршебездәге Фатыйма әбиләргә «кич утырырга» керә идем. Кечкенә эт – һаман көчек, дигәндәй, гәүдәгә кәй булгач, берәр почмакта урын табалар. Дүрт-биш әби һәм дә Мөхәммәтҗан бабай арасында тынымны чыгармый гына тыңлап утырам... Төш юраулар, хатирәләр, көннеке көнгә кабатланмый торган авыл хәбәрләре китап сүзләре белән бетә иде. Азактан ул барчабызга да шәфкать-миһербанлык, саулык-тазалык, дәүләт-мөлкәтле, хәвеф-хәтәрсез гомер теләп, дога кыла.
Кызлар белән хат алышырга өйрәнгәч, мин әнигә ияреп йөрүдән туктадым. Китапларның да инде догасызлары кызыксындыра башлады.
Без Фатыйма әбинең хәер-фатихасын һәрдаим тоеп яшәдек. Ләкин ул догалар аның үз кызын афәттән йолып кала алмады. Хаҗәр апа Казанга китеп урнашты. Тизрәк фатир бирсеннәр өчен таң алдыннан урам себерде, трамвайда кондуктор булып эшләде... Милициядән куылган берәү аңа йортка керә. Ике малайлары була. Ләкин үстереп өлгерә алмыйлар. «Берәү» дигәнебез эчүгә сабыша. Кая гына урнашса да, эшеннән куалар. Өйдә көн саен ызгыш-талаш куба. Ахыр чиктә, ир бер ялгыз хатынга ияләшә. Үз өендә чит хатын белән тоткач, Хаҗәр апа түзми, сөяркәне чәченнән сөйрәп урамга алып чыга. «Разбойга» участковый килә, күршеләр кул куя... Һәм аны алты елга хөкем итәләр... Мин бу фаҗигане бик яхшы беләм. Әйе, без Фатыйма әбинең күршесе; әйе, Хаҗәр апага атап, әнисе әйтеп торган хатларны язучы да мин. Ләкин кызын югалткан остабикәгә авыр сораулар бирергә башым яшь әле минем. Кич утыра йөрүчеләр дә бу турыда сүз кузгатмадылар. Хаҗәр Казанда яши һәм гүя авылдашларның анда эше юк кебегрәк иде.
Ләкин Хаҗәр апаның язмышын әнисеннән дә ныграк, төгәлрәк белә идем. Чөнки мин аның интернатта үскән олы малае Юныс белән Оренбург якларына «Чирәм җиргә» киттем. Ул төрмәдә утырган әнисен кызгана, ләкин никтер сагынмый; энекәше белән икесен интернатка илтеп тапшырган көннәрен күз яшьләре кипкәнче сөйли; син – бәхетле, синең әтиең үлгән дип, миннән көнләшә иде... Юныс җәй көннәрендә Фатыйма әбисе янына кайта. Укулар башланганчы гел бергә. Авыл эшенә ялкау үзе, әмма дә телгә җор. Интернатта өйрәнеп кайткан шигырьләрен урамыбыз белән ятлыйбыз...
Когда я был большой дурак,
Носил ворованный пиджак.
В этом самом пиджаке
Меня поймали в кабаке...
Пошёл козёл в кооператив,
Купил себе аперитив.
Пошёл потом в козий двор,
Показал всем свой набор...
Некрасов шигырьләре түгел инде сиңа, ятларга җиңел, илле ел узса да, хәтердә кала торган... Ә без аның интернат тормышыннан көнләшә идек...
Кешенең авырткан җире алдан йөри, дигәндәй, Молдавия каникулын сөйләп торган килеш... хәсрәт дәрьясына кереп барам.
Кагул шәһәреннән ерак түгел, Прут елгасы буенда, «Правда» дигән совхозның барлыгын эшелоннан төшкәч кенә белдек. «Ялкын – 1979» отряды быел Молдавиягә бара дигәч, ахрысы, артыгын төпченеп тә тормаганбыздыр. Бактың исә, «Правда» – ул хуҗалыкның кушаматы гына, ә географик яктан караганда: «Алма пеш, авызыма төш!» – дип кенә яши торган бер оазис икән!..
Фатыйма әбинең оҗмах турында сөйләгән кыйссалары кылт итеп исемә төште... Анда... Баш очыңда алма-хөрмә эленеп торыр, йөргән юлларыңда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп калыр. Уңга карасаң – йөзем, сулга карасаң – зәйтүн куаклары... Кәүсәр чишмәле күлләрдә аккошлар йөзеп йөрер, капкадан керүеңә 77 хур кызы каршы алыр...
Ләкин Фатыйма әбинең оҗмахына эләгер өчен изге җан булып теге дөньяга китәргә кирәк шул...
Ә Молдавия дигән җәннәт бу дөньяда бүленеп калган.
Без монда чегәннәрне күрмәдек, бөтен СССР буйлап таралып беткәннәрдер. Җирле халык арасында шадра йөзле, җирән чәчле, кысык күзлеләр дә очрамады, бөтенесе дә татарларга охшаган – матурлар. Җылы якта яшәсәк, без дә ялкаулыкка чыгар идек, мондагылар совхоз кырына эшкә йөрмиләр, һәр хуҗа өенә терәлгән бакчасында гына йөзем үстереп, вак-вак заводларга тонна-тонна ярым шәраб ясап сата. Ул шәрабны үзләре эчми, әйтәм ич ялкау алар, хәтта китап кибетләрендәге дөнья классикларын да укырга иренәләр – киштәләрдә өелеп ята. Молдаваннарга Казан кибетләрендәге китап чиратын күрсәтсәңме, әллә монда китап ашаучылар яшиме дип, хәйран калырлар иде.
***
Без – буыныбыз белән фронтовик балалары, лагерь, отряд, комиссар, командир, байрак дигән төшенчәләргә тиз ияләштек. Иртә-кич үткәрелә торган «строй»ларда безгә хәзер «бойцы» дип кенә дәшәләр.
Бер түбә астына корылган озы-ы-ын казармага «эшелоныбыз» белән сыйдык. Авылча әйткәндә, бөтенебез дә бер өйдә яшәп ятабыз, юк, ятабыз дигән сүз гупчим туры килми, «Хур егетләре» аерым йоклыйбыз. «Хур кызлары» уникешәр кешелек бүлмәләрдә. Фатыйма әби вәгъдә иткән 77се дә кирәкми, мин монда Нуриәхмәт кызын яулар өчен килдем, ә калган 76сы, әнә, Мәхмүтов Заһидка булсын! Ул Кукмарадан. Миннән ун яшькә кече. Беренче курсны гына бетерсә дә, теле-телгә йокмый, бөтен кызларны авызына каратып тота. Молдавиягә килеп урнашкан көнне үк «Советлар союзындагы формализм һәм бюрократия» дигән темага доклад сөйләде, кәгазьдән укымыйча гына. Институтны бетергәч, йә акыл иясе чыгар моннан, йә шагыйрь булыр ул.
Хөррият монда! Ашау-яшәү бушлай, форма казнадан – анысын да июль кояшы салдырып атты, Кагул шәһәренә барганда гына киябез. Утын-печән әзерләмибез. Хәтта Нуриәхмәт кызына хат та язасы юк – гел янымда. Бөтен отряд алдында, ярәшелгән парлар кеби, алай гына да түгел – гүя ике айлык никах сәяхәтенә килгәнбез!..
Көн саен күрешә торгач, җан җанга үтеп керә икән ул; аураларыбыз кушыла, телескоптан йолдыз караган кеби араларыбыз якыная... һәм бу көндәлек халәт яшәү рәвешенә әверелә бара. Мин инде, журнал битләрендәге чибәркәйләрнең рәсемен карап юана торган яшьтән узган. Җанымда су эчеп кенә басылмый торган сусау бар... Нуриәхмәт кызы янында бу сусау көчәйгәннән-көчәя бара.
Институтлар тарихында студентларның туй үткәрү очраклары әллә ни сирәк күренеш түгел. Ләкин мин ул йолага туры килмим. Беренчедән, лагерьда комсомол туе үткәрер идең, мин инде комсомол яшеннән чыккан; икенчедән, Нуриәхмәт кызының әнисе (ә ул гомер буе укытучы булып эшләгән), диплом алмыйча, кызына һичнинди хәер-фатиха бирмәячәк!..
***
Узган гасырның урталарында югары уку йортлары тирәсендә бер шаярту таралган иде: «Сезгә экскаватор бирикме, әллә ике студент та җитәме?» Моның үзенә күрә аңлатмасы бар. Җәйге каникулда акча эшләр өчен студентлар төркеме ил күләмендә барган зур төзелешләргә, тел яшермичә генә әйткәндә, иң авыр эшләргә җибәрелә торган булган төзелеш отряды, ягъни «ССО» дигән аббревиатура бүгенгәчә яши. Әстерханга да, Молдавиягә дә студентларны иң авыр эшкә җибәрделәр. Ул якларда җирле халык яратмаган иң авыр эш нәрсәме? Әлбәттә, помидор җыю! Аның да яшелен! Җыеп, төяп, китереп җиткергәнче, юлда оятыннан кызарып пешәргә мәҗбүр ул...
Әгәр мин, утызга җитеп килә торган мужик, кыз-кыркынга ияреп, буразнадан яшел помидор җыеп йөрсәм һәм бу хәбәр авылыма кайтып ишетелсәме?!. «Корыч» дигән кушаматымны сызып ташлап, аның урынына кеше алдында әйтергә ярамый торганнарын тагачаклар.
Узган ел Әстерханда баржа төяүчеләр бригадасы төзеп, үземне генә түгел, тагын җиде малайны «авыр» эштән коткардым әле мин. Дөрес, төгәл график белән килә торган баржаны тәүлек эчендә төяп җибәргәндә,
алар помидор буразналарын сагынып искә алалар иде. Ләкин берәү дә кире чигенмәде! Причалдан лагерьга кайткан чакта миңа рәхмәт әйтерлек хәлләре дә кала иде хәтта...
Ә Молдавиядә... Аның Кагул дигән бер кечкенә шәһәрендә, кырлардан җыелган яшелчәне дә, җиләк-җимеш заводы чыгарган тәмле тауарларны да тимер юл вагоннарына төяп җибәрү җайга салынган. Румыния чиге белән ике арадан елан кебек кенә шуып үтә торган Прут елгасының баржа керерлек тирәнлеге юк...
Беренче көнне үк отрядны совхоз буразналарына тезә башлагач, мин бригадир Доничны читкәрәк дәшеп алдым да бүтән эш сорадым. Ул бераз аптырап калды бугай. Рапорт кабул иткән ише генә сөйләште.
«Иван Павлович, мин помидор җыеп йөрергә оялам».
«Педагог штоли син?»
«Юк, ун ел эшләгәч, рабфактан кердем».
«Нинди эш кирәк?»
«Су бораулый беләм», – дигәч, аның исе китмәде, суга кытлыгы юкмы, әллә артезиан коеларның ни икәнен аңламадымы?
«Тагын ниләр эшли беләсең?»
«Тракторист, дизелист, сантехник, плотник», – дип саный башлаган идем, кинәт туктатты.
«Шо? Әллә өй дә сала беләсең?»
«Беләм!» – дидем, Шәле шабашникларына ияреп йөргән кеше буларак.
«Үзеңә иптәшкә бер кеше сайлап ал», – диде дә, басу читендә чиләк өләшүче завхоз апа янына алып килеп, чиләгемне кире бирде.
Малайлар арасында эре сөякле, калкурак гәүдәле, бәдән ныгыткан берәве, кулына эләккән калай цилиндрга юынтык су чиләгенә юлыккандай чирканып карап тора иде: «Әйдә, бригадирга өй салабыз», – дигәч, сөенеченнән чиләге кулыннан төшеп китте. Егет минем адаш булып чыкты, Мөслимнән икән үзе.
Культура институтына 350 чиләк өләшеп чыккач, Донич, безне йолкыш алашага җигелгән такта арбага утыртып, авылга алып китте. Безнең якта ат җигүчеләрнең арба төбенә һәрвакыт, хәтта кыш көне дә печән түшәлгән була иде. Ә монда болыннар юк. Печән урынына баклажан, помидор, баллы борыч, кавын-карбыз үсә... Шуңа күрә атлары да йолкыш... Авыл читенә җитеп, йөгәнне бәйләп куйган тирәк тә ярты гасырлык чикләвек агачы булып чыкты: үзе гел тупылга охшаган, төсе-кабыгы, юанлыгы нәкъ бездәгечә, яшькелт-соры, шома, биек... Менә кайда үсә икән ул «Әчтерхан чикләвеге» дигәнебез!.. Яфрак саен яшел бәрәңге бәйләп куйган кебек. Узган юлы Әстерханда без күргән чикләвек агачы бөтенләй башкача, ул чыпчык миләше кебек кәрлә куак кына, ботаклары да үзара чуалып беткән иде. Хуш исле яфракларын чебен-черки сөйми икән. Ял итәргә теләгән халык шул чикләвек төбенә карават куеп йоклый.
Молдовада, берәү дә Әстерхан чикләвеге дип сөйләшми, монда аның исеме «грецкий». Озаклап сокланып торырга ирек бирмәде Иван Павлович:
«Сез кайтып киткәч кенә өлгерә әле аның чикләвеге, – дип, безне ияртеп китте. – Әйдәгез, Колялар, йорт урынын күрсәтәм».
Бу урам яр читен хәтерләтә иде, йорт урыны булырга тиешле өлеше дә авыш, чирәм белән капланган тау бите кебегрәк.
Өй салуны нидән башларбыз икән, диебрәк, яңа урамга сәяхәт кылып алдык һәм аңладык... Монда бүрәнәләр юк, такталар санаулы, борыслар тамгалы, кая карама, өстәл-өстәл таш өеме, кызгылт ком чүмәләсе...
Һәм без, адашлар – ике «Коля», төзелешкә тотындык, бригадирга өй салабыз...
Өй салуның ние бар? Безнең якта чутлыйсы да мүклисе... Ә Молдова – таш өйләр дәүләте, аның кышлары яз кебек, язы-көзе җәй кебек. Студентлар җәе нәкъ челләгә туры килә, кояшы йомшак күңелле – сөтсел пыяла аркылы балкыган кебек кенә, кызынырга теләгән кешенең тәнен өлгергән чикләвек төсенә кертсә дә, артыгын көйдерми; җилләре талгын – җиләк-җимешләрне, яшелчә чәчәкләрен серкәләндерерлек кенә, сулар һавасыннан йөзем исе килә. Тәмле, татлы, җылы ил булганы өченме, Румыния белән Украина икәүләшеп, аны беркемгә дә бирмәслек итеп, Җир харитәсендә кочаклап алганнар.
Молдова – йөзем иле. Идел буеннан килгән һәр инсан рәт-рәт тезелеп яткан плантацияләрне күргәч, үзен гастрономга кергән ише хис итәр дә: «Бәй, бездәге Изабелла, Ркацители, Саперави, Каберне, Рислинг шәраблары куакта үсә икән ләбаса», – дип шаклар катар. Бактың исә, һәр эчемлекнең үз йөземе бар икән. Авыл кибетләренә пожарный чаны хәтле имән мичкәләр белән кайтарыла торган шәрабның гына «Разливной» дигән сортлы виноградын күрмәдек. Ел саен миллион ярым тонна виноград үстерә торган союздаш республика шул тиклем уңышны ничек җыеп ала, ничек эшкәртә, саклый һәм сатып өлгерә дип баш вата идек. Бактың исә, дүрт-биш тәрәзәле, акшарланган, беренче карашка бик гади генә күренгән таш өйләр тирәнгә тамыр җәйгән... Яңа җыелган виноград тиз бозыла, шуңа күрә аннан шәраб ясап, вак заводларга тапшыру күпкә табышлырак икән.
Хезмәт каникулы беткәнче, без, адаш белән икәү, дүрт казык кагылган авыш җирне казып, гаражлы, мунчалы һәм иң мөһиме – шәраб базыннан торган таш өй салып өлгерергә тиеш идек.
Нишлибез, адаш, дип киңәшеп торырга вакыт юк, шул көнне үк эшкә тотындык. Таш тигезләп киселмәгән, аны кирпеч ише генә аккурат салып булмый, опалубка сыман ике такта арасына тезеп, цемент измәсе белән
күмәбез. Бер якны ярты метр чамасы өйгәч, кибәргә ирек бирәбез. Һава коры, цемент тиз ката. Тактаны кубарып, өскәрәк күчергәнче, өмет итмәгән җирдән генә ял көне килеп чыга. Бригадир Донич кеше алдында күзгә чалынып йөрүебезне теләми, совхоз буйлап сәяхәткә алып китә.
Беренче ялда брынза цехын күрсәтте. Цех димәсәң, хәтере калыр. Йөз сарык сыешлы, әлеге дә баягы таш сарай. Куйларны савып, көтүне куганнар. Өч бидон, яңа савылган, үзебезчә генә әйткәндә, сарык сөте. Әле суынып та өлгермәгән. Донич килә-килешкә үк чөйгә эленгән калай кружка белән чумырып алып, эчәргә тотынды. Адаш шундук читкә борылып укшый башлады. Бригадир кружканы янә мөлдерәмә тутырды. Бу юлысы миңа сузды. Сер бирмәдем. Студент елларымны искә төшереп, Нуриәхмәт кызы тирәсендә узган гамьсез көннәремне сагынып, вакытында көндәлек язып бармасам да, хәтеремә сеңгән һәр көнен, гомергә вак хайван асрап та куй сөтенең җете тозлы тәмен тоюымны – һәммәсен-һәммәсен кайчан да булса бер язасымны белә идем инде мин ул чакта. Түздем. Кружканы төбенә чаклы бушаттым да Иван Павловичның кәефе күтәрелсен әле дип, авыл агайлары сыман кул сыртым белән авызымны сөртеп куйдым.
Бригадир барыбер кружканы адашка сузды:
– На, Коля, попробуй хоть чуть-чуть. Это же жидкая брынза. Очень полезная.
– Куй сөте файдалы бит ул, – дип, мин дә кыстадым.
Адаш, гүя утлы күмер тоткандай, кружканы кая түгәргә белмәде, үзе, әйтергә теләгәнен тиз генә оештыра алмыйча, каушап такмакларга кереште:
– Ни, ни, ни... куя не надо! Коровье молоко могу!
Ул кичне без кыр каравылчысының шалашы янындагы әрәмәлектән ярты чиләк чамасы кыргый өрек җыеп алып кайттык. Мин аны Нуриәхмәт кызына булыр, дидем. Кич йокы алдыннан ике сәгатьлек ял бирелә. Шул чакта кукуруз кыры читендәге кысыр болынлыкка иптәш кызларым белән чыгармын, диде. Адашның чыраенда елмаюы белән уйлануы бер төсмердәрәк чагыла. Әйтә куйды бу:
«Көтү кайткач, танабыз өйне үтеп китмәсен өчен ипи тотып, капка төбенә каршы алырга чыга идек», – ди.
«Файдасы тидеме соң?»
«Көн саен каршы ала торгач, көзгә таба кулга ияләште инде».
Көннән-көн кул шомара, эшнең җаена төшендек, подвал әкренләп үсә. Вакыт әрәм итмәс өчен өйлә вакытында лагерьга кайтып йөрмибез, төшке ашны калай буржуйкага учак ягып, урамда гына әзерли Доничның хәләле. Мондый да кара тутлы, каен корымыдай чем-кара чәчле, үткен кара күзле хатынны Казанның колхоз базарында күрсәң: «Чегән!» – дип әйләнеп үтәр идең... Исеме сәер үзенең – Рәйсә! Рәйсә Донич! Ни дисәң дә, бригадир хатыны, «отчествосын» сораган идек, Иван Павлович кырт кисте: «Аның әтисе кирәкми сезгә! «Раиса» дип эндәшегез!» – диде. Мин рәхәтләнеп, Рәйсә генә дим үзенә, картаеп укырга керүемнең бер җайлы ягы инде бу. Ну, адашка кыен, үзеннән ун яшькә олы кешегә «син!» дип эндәшә алмады, ни дисәң дә, Культура институтында укыйбыз шул. Ике ай буе сыйланып, адаш «Исәнмесез», «Сау булыгыз»ны, «рәхмәт»не бисмилла урынына төгәл кабатлады, әмма дә ләкин ялгышып та Рәйсә, син, дип эндәшкәне булмады. Кирәк-яракны минем аркылы гына соратып ала иде.
Болон плащ итәгеннән тегелгән яшел букчаны гел кесәдә йөртәбез. Безнең күчтәнәч алып кайтканны өч кыз көтеп тора: адаш Хәлимәгә кызыга башлады; Рәмзиягә иптәш юк, аның Актанышта егете калган, хатларын гел кесәсендә йөртә; ә Нуриәхмәт кызы... Ну, беләсез инде, аның хакына көн саен күчтәнәч күтәреп кайтучы – мин.
Кыргый өректән соң, төче чия коела башлады. Аннан кара җимеш пеште. Изабелла йөземенең иртә өлгерә торган сорт икәнен дә кызлар беренче булып бездән белделәр. Букчаны көн саен юып киптерәбез...
Кавын ашаганыгыз бармы, дип сорасам, үпкәләрсез инде. Юк, мин аның кибет идәнендә әрдәнәләп өелеп торганын әйтмим, ә сабагыннан өзеп, кулдан төшермичә генә, җәяүләп алып кайтып, Нуриәхмәт кызы кулына тапшырганын күзаллап әйтәм. Аның кабыгын пычак сизми – ул гүя атланмайга манылган... Өлгергән орлыклары оясы белән ишелеп кенә төшә, үтә күренмәле телемнәре күз карашыннан эреп тора. Һәм шуңа мактанчык Франциянең бер генә парфюмеры да ирешмәгән, кабатланмас хуш исне өстәргә кирәк! Рәйсә Донич кебек бик күп кызларның язмышын үзгәртә алырлык аромат бу!.. Ә карбыз өчен букчабыз бик кечкенә иде, цементтан бушаган катлы-катлы кәгазь капчыкны каезлап, шуңа көчкә сыйдырдык. Ләкин кызларыбыз аңа тимәде, иртәгә Кагул читендәге күл буенда Сабантуй үткәрәбез икән, шунда мактанырбыз, диделәр.
Отрядта су кытлыгы юк үзе. Студентлар кырда душ кергәндә, пары очып тора хәтта... Дөрес, су салкынын тоярдай Прут елгасы да ерак түгел, ул буеннан буена Румыния белән Молдавиянең чик сызыгы булып тора, ләкин яр тирәсенә бару студентлар өчен катгый тыелган.
Ике арадагы шомлы киеренкелек безгә дә тоела иде хәтта. Прут аша салынган «Дуслык» күперендә хәрәкәт сизелми. Кичләрен, студентлар йокыга талгач, азык-төлек амбарының таш стенасына ядрә килеп тигән очраклар булгалады. Снайперлар эше, дигән булабыз инде үзебезчә фаразлап, без бит әле фронтовик балалары. Иртән хәрбиләр килеп, ядрә чокырын фотога төшерәләр, үлчиләр, траекториясен гөманлап, йодрык күрсәтәләр дә... Тәмам. Әлегә ядрә тиеп, кемгә дә булса зыян китергәне булмады, диләр.
Студентлар ел саен килгәч, Кагул халкы инде Сабантуйга катнашырга өйрәнгән. Ләкин күчмә бәйрәм бездәге кебек озак бармый икән, саубуллашу хоры җырлаганда, теге карбыз ашалып та бетмәгән иде әле.
Көн кызуы халыкны өйләренә ашыктыра. Бәйрәмне район администрациясе оештырмый. Студентлар кулына калгач, куас, лимонад, туңдырма сатучылар күренми. Без җирле халыкка ияреп, район эчендә су эзләп йөрибез. Бер катлы райүзәк, тәбәнәк читән, җилкапка... Кул җитәрлек арада гына, кояш астында, биш чиләкле ферма бидоны тора. Капкачы ябык, тик ни кружка, ни чүмече юк... Хуҗаларны нинди телдә чакырырга да белмибез.
Биш кеше шул без, тәрәзәдән күренгәнбездер, ашыкмыйча гына ишек ачылды һәм, молдован биюенә әзерләнгәндәй киенеп, бер апа чыгып басты. Биш куллап бидонга төртеп күрсәткәч, хәлебезне аңлады булса кирәк, көттермичә генә алюмин чүмеч алып килде. Адашның хәле мөшкел иде, күрәсең, апаның кулыннан чүмечне тартып алгандай итте. Кабаланып бидон капкачын ачам дигәндә генә, кәефем азынып әйтеп ташладым:
«Адаш, куй сөте бу, кояшта брынзага әйләнә».
Җөмләмә нокта куеп өлгермәдем, Адаш шундук укшый башлады, кызу суккандыр инде...
Чүмеч миңа күчте, батырып алдым... Йөзеп йөргән йомычкаларын өрә-өрә йоткылыкны киереп чөмерәм. Үзем эчәм, үзем кызларга карыйм, ут йотсам да, сиздерәсем юк! Безнең алда – гәрәбә тәлгәшләрен каты күзләрдән яфрак астына яшергән, чык суларыннан сут җыйган, Карпат ташларыннан төшкән җилләрне сулап өрелгән татлы йөзем ширбәтенең әле балигъ булып җитмәгән, ягымлы шәрабкә әверелеп барган мәле... Һәм шешәләп түгел, ә мичкәләп!
Адаш – әти белән үскән малай, өлгермәгән шәраб дисәң дә, әчкелтем исне сизеп өлгерде, шуңадыр инде, сусаган кызлар алдында әдәп саклап торуны кирәксенмәде – рәттән ике чүмеч состы.
Аннан соң... янә чиратка борылып бастык... Чут-чут көлешүләреннән чамалап, эчемлекнең кем кулына күчә барганын фаразлау кыен түгел иде инде. Һай, бу тамашаны Әстерханга киткән курсташлар күрсә... Киләсе юлы без дә Молдавиягә барабыз дип, исемлеккә бер ел алдан язылып куярлар иде... Бушлай сыйлыйлар бит! Рәхмәт әйтеп китим дисәң, хуҗасы да юкка чыккан хәтта...
Кыскасы, Кагул Сабан туеның банкеты шәп булды, сусау басылды, тамак та туйды кебек. Без генә түгел, капка төбендәге сый-хөрмәтне һәркем күреп, татып өлгергән. Бәйрәм баракларыбыз янында дәвам итте. 350 кызлы «авыл» бер булып җырлый-җырлый бии. Сәнгать һөнәренең бер казанышы иде бу. Йокы сәгате таңга таба күчте. Башка вакытта, «салганыгызны» йә тәмәке тартканыгызны күрсәм, институттан кудырам, дип өркетеп торган комиссар Миргалимов үзе дә безнең чамада – бер чүмечне каплаган иде бүген.
Көн сүрелә төшкәч, кызлар да суынды, биюләр җырга күчте, җырларны тыныч вальс алыштырды. Кызларны кызлар танцыга чакыра; Адаш Хәлимәгә виноград тләсе кебек ябышкан; Кукмара Заһиды ике кызны берьюлы әйләндереп, лекция сөйли; минем ике кулым да Нуриәхмәт кызының билендә; калган дүрт малай кул алмашка китте...
Мин... син һәм музыка... Кыска гына вакытка булса да, бәхетле минутларны татып карар өчен шушы өч шарт җитә! Музыка беткәнче, кулыңдагы кошың синеке, туктадымы – оча да китә. Сөйләшеп кал, мөнәсәбәтен сиземлә, өметеңә юаныч тап, тагын күрештерерлек матур сүзләр эзлә... Бу кагыйдә әлегәчә бер генә кодекска да язылмаган, бу кагыйдә мәхәббәттән туа...
Мин һәм син!
Сигез минутлык музыка... Ундүрт яшемнән бирле эзләгән, өметләнгән, һәм минем өчен генә үскән кыз шушымы? Сигезле саны чиксезлек билгесе... Көнозыны ял итеп алҗыгандыр инде, башын минем күкрәгемә салды, яңагы тиеп торган төштә тән тәнгә, җан җанга кушылды. Мин аның чәченә чумдым. Калын, тыгыз һәм дә күпереп торган, җиде толымлап үрерлек чем-кара чәч... ул монда өч йөз илле кызга бер генә. Укырга кергән елны озын тәнәфестә бөтен ашханә чираты ошбу чәчнең кыргый матурлыгына сокланып карап тора иде. «Үзенекеме? Буялгандыр. Имтиханнар башлангач кистерә әле ул аны», дигән пышылдауларга баштагы мәлне ияләшә алмады, шуңадыр чиратның койрыгына басарга тырыша иде... Чәч – ул табигать, чәч – холык, чәч – мәхәббәт компоненты...
Музыканың бишенче минуты...
«Ислемаеңның исемен әйт әле?»
Ишетмәмешкә салыша. Җавапсыз калган тынлык серләрне көчәйтә генә...
«Лесной ландыш? Серебистый ландыш?»
Нуриәхмәт кызы кинәт күтәрелеп карады да көлемсерәп, күзләрен яңадан яшерде... Димәк, Ландыш, энҗе чәчәк. Чәчәк исләренә борын сизгер минем, ислемай исләрен әллә кайдан таныйм... Мин инде сары, көрән, көлсу, шомырттай кара чәчләрне Оренбурга, Магаданга, Ростовка, Актанышка, Уфаларга барып иснәп кайттым... Мактанчык уйларым белән мавыгып, санаулы минутларны әрәм итәм...
«Әйдә, Молдавиядә яшәп калабыз! Мин хәзер өй сала беләм...»
Нуриәхмәт кызы кинәт кенә сынын катырды, бөтен кеше биегән җирдә туктап калды да әйтте:
«Мин җитди сүзне шаярып әйткәннәрен сөймим!»
«Җүләрем! Үпкәләмәдем. Һич юк», – дигән сүз дә кайвакыт сөеклеңне яраттыра ала. Нуриәхмәт кызының «сөймим» дигәнен язмыш белән алай җиңел шаярма, мәгънәсендә кабул иттем... Юкса урта мәктәпне тәмамлаган татар кызы «сөймим»нең синонимнарын яхшы беләдер: бар кит, күземнән югал, бүтән минем тирәдә йөрисе булма, дияр иде.
Биюләр бетте. Көй алышынды. Кәеф үзгәрде...
Вальста бөтерелгәндә, Шәле малаеның башы әйләнгәндер, димәгез, Нуриәхмәт кызы белән бу җәннәттә яшәп калырга чын-чынлап әзер идем. Минем кебек су бораулаучылар кайда да кирәк, ә ул китапханәче булып урнашыр иде. Кагулдан ерак та түгел Болгар шәһәрчеге бар, без аңа сәяхәт ясадык инде, җирле халкы – гагаузлар, безгә аңлаешлы итеп татарча сөйләшәләр. Күчәр идек шунда...
Казанда иске нужам көтә.
Минем анда үземнән унсигез яшькә генә яшьрәк малаем үскәнен дә, Магаданга ни өчен киткәнемне дә, Зәмзәмиянең кем икәнен дә белми бит әле Нуриәхмәт кызы... Казанга кайтып төшү белән перронда ук югалтырга, әйе, бөтенләйгә югалтырга мөмкин бит мин аны. Малайлыгым хатасын төзәтер өчен мин тагын да зуррак хата ясарга йөрим, ахрысы. Югалган яшьлекне кайтарырга теләп иләсләндем генәме? Нишләп әле мин Әгерҗе флорасының бер табигать баласын Казаннан ике мең чакрымдагы чит мәмләкәткә килеп сөеп йөрим? Мәхәббәт каникулы беткәч, белем аласы, акыл эстисе, имтиханнар тапшырасы һәм сынаулар кичәсе барын белә торып?!. Минем белән янәшә барыр өчен аңа бик көчле булырга кирәк! Нуриәхмәт кызы – минем өчен генә үскән һәм мин аны никах киченә чаклы исән-имин килеш сакларга риза! Мәктәп елларында язган хатлар җилгә очкан кебек, Сәвияләр, Илсөярләр, Гөлназлар да юк. Хәзер Нуриәхмәт кызы гына бар. Мәхәббәт – ул хәзерге заман фигыле! Аның үткән заманы да, киләчәк заманы да бүген: яшьлегемдә берәүне яраттым, димә, син аны бүген дә сагынып сөяргә тиеш; мин сине мәңге сөярмен дип, бүгенге мәхәббәтне генә олылап була!..
(Дәвамы бар)
"КУ" 10, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев