Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Өйләнгән! Шул батырлык! Бөтен егетнең дә хәленнән килә торган эш түгел бит әле ул. Яучы җибәрмичә генә, кыз кулын да сорап тормыйча, тоткан да өйләнгән. Урлаган, кыскача гына әйткәндә!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

                                                    11
Төп-төгәл җиде көннән, ширбәт атнасын үткәреп, яңа өйләнешкән ир
белән хатын булып кайтып төшкән Салих белән Валентинаны табын корып,
тәмле чәй ризыклары пешереп, бәйрәмчә каршы алды Зәйнәп.
Иртән эшкә дип чыгып киткән җирләреннән кич әйләнеп кайтмаган
яшьләр Әхмәровлар өендәгеләрне дә, Мухиннарны да хәйран хафага
салганнар иде.
Табын әзерләвен әзерләде, ләкин сәбәбен берсенә дә әйтмәде.
Уллары кайтмаган көнне борчуга калган ике кодагыйны, театр бер
атнага гастрольгә чыгып киткән, Салих эшкә барганда белмичә калган
булган, үзем барып белештем, дип тынычландырды Зәйнәп. Икенче көнне
кызы Салихларда кунып калды микән әллә дип белешергә кергән Анна
Ивановнага ул яшертен генә серне чиште. Яшьләрнең шундый нәрсә уйлап
чыгаруына анысы куанды гына. «Башлары эшләгән, карчыкларны борчып
тормаганнар, – диде. – Ә кайткач инде эш узган була, бераз борчылырлар
да кичерерләр», дип уйлады.
Кышкы салкын ияртеп килеп кергән Салих белән Валентинаны
Мәхүпҗамал аптырап:
– Гастрольгә бергә чыгып киткән идегезмени суң? – дип каршы алды.
– Бергә чыгып киткән идек шул, – диде Салих.
Алар чишенделәр, туннарын салып, чөйгә элделәр дә, үзләрен көтеп
карап торган Мәхүпҗамал белән Зөләйха кодагый каршына килеп бастылар.
– Мин гаепле, әнкәй, бүген синең алда. Ләкин улыңны кичерүеңне
телим. Без Валя белән өйләнештек. Бүгеннән ул синең киленең. Ассаң – ас,
киссәң – кис, – диде Салих.
– Ишкәнсез икән ишәк чумарын, – диде Мәхүпҗамал, аннары яулык
очы белән яшьләнгән күз читләрен сөртеп алды. – Кайсы гына ана баласын
бәхетсез итеп күрергә теләсен?! Үзегез хәл иткәнсез, сезгә яшисе. Бәхетле
булыгыз, – диде ана һәм килененең кулыннан тотып, кочагына алды.
– Әйдәгез, табын янына, – диде Зәйнәп, һәм барысын да зал түренә
әзерләнгән өстәл тирәсенә чакырды. Өбрәдәге Бикмөхәммәт абыйларының
аларда яшәүче кызлары Сәгадәт белән Зәкияне үзенә ярдәмгә дәшеп,
берсенә Валентинаның әнисе Анна Ивановнаны чакырып керергә кушты.
– Йөрмә, Сәгадәт, – диде Салих. – Алар белә. Без башта алар янына
кереп чыктык. Хәзер үзләре керергә тиеш.
Ул арада ишектә Анна Ивановна белән уллары Юра һәм Анатолий
күренде.
– Эһ, табын түгәрәк буласы иде, абый гына юк, – дип борчылу белдерде
Зәйнәп, бу көннәрдә Кызыл Байракта өйләр салдыру белән мәшгуль булган
Шиһап абыйсын искә төшереп.
– Борчылма, ул да хәзер кайтып җитәргә тиеш. Театрдан шалтыратып
сөйләштек, – диде Салих.
– Сез әллә инде театрда да булдыгызмы?
– Булдык, театрда да булдык. Анда да беләләр. Озак көттермәбез, килеп
җитәрбез диделәр Кәрим абый белән Заһидә апа.
– Без монда кызлар белән тагын үзебезгә генә, унбиш кешелек кенә
табын әзерләгән идек.
– Борчылма, Зәйнәп, күңелең иркен булсын. Сыешырбыз. Мондый көндә
без басып торырга да әзер, – диде Салих, Валясын кочып.
Табын артына утырышырга да өлгермәделәр, өйгә шау-гөр килеп
Кәрим белән Заһидә Тинчуриннар, Зәки белән Мәрфуга Баязитскийлар,
Маһисәрвәр белән Нури Сакаевлар килеп керде. Алар чишенеп утырышуга,
Кызыл Байрактан Шиһап җизнәсе, хатыны белән аның энесе Хәйрулла да
кайтып җиттеләр. Шиһап бу хәбәрне ишеткәч, Казанга туп-туры Насретдин
баҗасы белән Рауза җиңгәләренә кайтып төшкән, мәҗлескә аларны да алып
килгән иде. Көтмәгәндә, каяндыр ишетеп, иң соңгы кунак булып, Мансур
Мозаффаров килеп керде.
– Мондый мәҗлестән каламмы соң инде?! Ишетүгә йөгереп килеп
җиттем! – диде ул ишектән керә-керешкә.
Кая китеп юк булулары хакында беркем берни белми дип йөргәндә,
Салих белән Валентинаның өйләнешүен билгеләп үтәргә бер өй халык
җыйналды. Халыкның да ниндие генә әле. Бернинди тамада, артистларың
да кирәк түгел, үзләре артистлар, үзләре тел осталары. Мәҗлесне алып
баручы ролен үзеннән-үзе Тинчурин кулына алды. Түр башына Салих белән
Валяны утырттылар. Салих ягына әнисе Мәхүпҗамал, апасы Әминә белән
Шиһап җизнәсе урын алды. Валя ягына Анна Ивановна белән уллары Юра
һәм Анатолий утырды. Барысына да урын табылды. Мәҗлесне башларга
Тинчурин сүзне Салихның Шиһап җизнәсенә бирде:
– Әйдә, Шиһап абый, әниләреннән кала монда иң өлкәне син, булмаса,
син алып бар мәҗлесне, – диде.
– Кых-хым, – дип тамак кырып алды башта Шиһап. – Җәмәгать, безнең
Салих гади генә кеше түгел, өйләнүе дә кешечә генә булмады. Бер кешегә
дә әйтми-нитми бер атналык гастрольдә йөреп кайтканнар. Театрда да
белми калганнар хәтта гастрольне. Билеттан җыйган акчаларын «Кызыл
Байрак» авылын төзү фондына тапшырырлар инде. Үзләренә бер йорт
салып бирербез, Алла боерган булса.
– Җәле, шаяртып сөйләмә әле, – дип куйды Мәхүпҗамал. – Гастрольдә
булмаганнармыни?
– Булганнар, дим бит инде. Йә, ярар. Яшьләргә бәхет телим. Әниләрен
һәм безне шатландырып, бәхетле, матур тормышта яшәсеннәр. Сәвит иленә
игелекле уллар, кызлар табып үстерсеннәр. Менә шул. Шуннан артыгын
тагын ни сөйләп торасың?
– Рәхмәт! Иң кирәклесен әйттең. Үзең әйтмешли, шуннан артыгы кирәк
тә түгел. Йә, ярый, җәмәгать, ашап-эчеп утырыгыз. Кызлар бик тәмле
ризыклар пешергәннәр. Бик матур табын хәзерләгәннәр.
– Син ашауга кайтарып калдырма әле, Кәрим туган, бу мәҗлесне. Өйләнү
түгел сөйләнү, дигән Тукай да. Өйләнер өчен зур батырлык кирәк. Бигрәк
тә Салих очрагында, – дип, Нури Сакаев сүз алды.
– Әйтмә дә, – дип, аны хуплап куйды Шиһап. – Җәле, сөйләп җибәр,
Сакай, нинди батырлык кылган инде безнең Салих?
– Нинди, нинди?! Өйләнгән! Шул батырлык! Бөтен егетнең дә хәленнән
килә торган эш түгел бит әле ул. Яучы җибәрмичә генә, кыз кулын да сорап
тормыйча, тоткан да өйләнгән. Урлаган, кыскача гына әйткәндә!
– Кыз урлау дигәннән, бер нәрсә язып ятам бит әле мин бу көннәрдә.
Беттеме сүзең, Сакай? Әгәр бетсә, сезгә дә сөйлим хәзер шул нәрсәдән бер
хикәятне, – дип, Нурины бүлдерде Тинчурин.
– Сөйлә, сөйлә! – дип, кыстый башладылар хатыннар.
– Тәк. Менә болай ул. Кыз урларга хыялланып йөрүче бер егет турында.
Ә мин кыз урлауны ат урлауга әйләндердем. Менә, тыңлагыз.
Барысы да, дөньяларын онытып, Тинчуринның хикәятен тыңларга
колакларын торгыздылар. Тинчурин сөйләсә сөйли инде. Һәрвакытта да
яңа язган бер әсәреннән өзек булып чыга. Аннары беркадәр вакыт узгач,
шул нәрсәкәй сәхнәгә дә менә.

 

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев