АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Нишләп йөрисең болай бу вакытта? – дип сорады ул. – Бер-бер эш килеп чыктымы әллә? – Бик җитди мәсьәлә килеп чыкты. Чишәргә ярдәм итсәң, син генә итә аласың.
Икенче көнне Салих репетициядән соң дусты Мансурны эзләп тапты.
Февраль аеның салкын көне иде. Көн кичкә таба авышып бара. Мансур,
бәхеткә, өйдә иде.
Кичкә каршы шулай суык ияртеп килеп кергән дустын күреп, ул бераз
аптырап китте.
– Нишләп йөрисең болай бу вакытта? – дип сорады ул. – Бер-бер эш
килеп чыктымы әллә?
– Бик җитди мәсьәлә килеп чыкты. Чишәргә ярдәм итсәң, син генә итә
аласың.
– Ни булды тагын?
– Мансур, беләсеңме, өйләнергә булдым бит әле.
– Ничек алай, ни яз, ни җәй, ни көз түгел. Гадәттә, көз көне, урак беткәч,
каз өмәләре җиткәндә өйләнешкәннәр. Табын мул вакытта. Ә син кышның
зәмһәрир суык көннәрендә өйләнәм дип йөрисең.
– Туйдырды ике йорт арасындагы сукмакны таптап йөрүләр. Валя да
каршы түгел. Тотабыз да өйләнешәбез. Өйдәге ике әби генә риза түгелләр,
рус кызына өйләндерәселәре килми.
– Шулай диләрмени?
– Шулай димиләр үзе. Әмма татар егетенә марҗага өйләнүне шәригать
кушмый дип сөйләнәләр.
– Хәзер нишләргә инде исәбегез?
– Бер уй бар иде. Берәр атна югалып тору күзләреннән. Шул бер атнаны
ширбәт атнасына әверелдерергә.
– Ничек иттереп?
– Мин Валяга Кызыл Байракка барып яшик берәр атна дигән идем,
эштән китә алмыйм, ди.
– Ә үзең китә аласыңмы?
– Үзем берәр җаен табар идем әле. Театрда эшләр ул кадәр тыгыз түгел.
«Ашказар»ны гыйнвар уртасында ук чыгардык. Декабрьгә хәтле яңа әйбер
планлаштырылмый. Быел гастрольләргә чыгып китәргә җыенабыз, җәйгә
таба. Әле шуңа хәзерлек бара, башлыча. Минем ул кадәр тыгыз түгел эш
графигы. Артистлар рольләрен кабатлый.
– Алайса, безнең дачаны тәкъдим итә алам.
– Үзем дә шуны уйлап килгән идем сиңа. Ерак та түгел, Казанга кайтып
йөрергә дә уңайлы. Өйдән югалып торсак берәр атнага, әллә ни хафага
төшмәсләр әле. Зәйнәпкә әйтеп китәрбез. Ул ничек тә тынычландырыр
әнкәйләрне.
– Бик әйбәт. Алайса, менә ачкычлар, – дип, Мансур шкаф тартмасыннан
дача йорты ачкычларын эзләп табып, Салихка тоттырды. – Дачага бара
беләсең, анысына мин кирәкмимдер, – диде.
Салих ачкычларны алып, дустына зур рәхмәтләр әйтеп чыгып китте
дә, кош тоткандай сөенә-сөенә, ике атлыйсын бер басып, җәяүләп кенә,
өйләренә элдерде. Юл буе ул дачага нәрсәләр алып барырга икәнен,
атна буена җитсен өчен азык-төлекне күпме алырга икәнен уйлап, өч ел
буе сөеп-сөешеп йөреп тә, кулларыннан тотып иркәләүдән, дөньяларын
онытып үбешүдән еракка узмаган мәхәббәт мөнәсәбәтләре хакында искә
төшереп кайтты. Аңа егерме биш яшь, өйләнергә күптән вакыт иде инде.
Әнисе дә шул хакта гел исенә төшереп тора башлаган иде. Тик менә Валя
белән дуслашуын өнәп бетерми дә, шуңа өйләнеп куюыннан гына коты
очып йөрде. Менә хәзер, үзләрен көтелмәгән хәл алдында калдырсам,
ризалыгын алмыйча гына килен алып кайтып куйсам, ни белән бетәр икән
бу эш? Өйдә кеше күп: ике әни, җизни белән Әминә апа, өч балалары, Өбрә
кызлары икәү. Шулар өстенә тагын килен дә алып кайтып куйса, унбер
авыз ашарга сорап торачак. Артык күпкә китә. Салихларга үз куышларын
табарга кирәк булыр. Валяларда тору да килешеп бетмәс. Йортка керү – утка
керү, дигәннәр бит борынгылар. Үз куышларын табудан да дөресе булмас.
Ул шуларны уйлый-уйлый өйгә кайтып җиткәндә Валя да Үзбәк белән
дәресләрен тәмам итеп килә иде. Бу юлы алар фортепиано янында утырып
тормадылар. Эше беткән кызга, Салих, сөйләшәсе сүз бар дип, элгечтән
пәлтәсен алып кигертте. Иңенә шәлен салды да өйдәгеләргә: «Мин хәзер
кайтам», – дип ашыгып чыгып та киттеләр.
– Кая болай ашыгасыз, ут капкандай, – дип, Мәхүпҗамал аларны
ишектән озатып калды.
Урамга чыккач, Салих Валяга Мансур Мозаффаров дустыннан
дачаларының ачкычын барып алуы турында әйтте.
– Өйдәгеләргә әйтеп торасыңмы, юкмы, мин иртәгә үк Мансурларның
дачасына барырга тәкъдим итәм. Шунда берәр атна үзебез генә яшәп алыйк
та, без өйләнештек дип кайтып әйтербез.
– Белмим инде, Салих, ничектер кинәт кенә була бит. Көтмәгәндә,
уйламаганда.
– Ә нәрсә уйлыйсы, без инде өйләнешү яшен узып барабыз. Нәкъ
вакыты. Быел елы да уңайлы, әллә ни эш тә юк. Алда гастрольләр тора
торуын. Зыяны юк, бераз аерылышып тору мәхәббәтебезнең ныклыгын
сынау гына булачак.
Алар килештеләр. Иртәгә өйдән эшкә дип чыгып китәбез дә, эштән кире
кайтмыйча, Мозаффаровларның дачасына барып кунабыз, дигән фикергә
килделәр. Икесе дә эштә бер атналык ял сорарга булдылар.
Салих өйгә кайткач планнары хакында Зәйнәпкә әйтергә кирәк дигән
фикергә килде.
– Зәйнәп, матурым, синең белән генә уртаклашасы бер серем бар. Кешегә
чишмәссеңме?
– Нинди сердер бит.
– Бик мөһим сер.
– Ә мин беләм ул сереңне.
– Каян?
– Беләм инде.
– Кем әйтте?
– Ул.
– Валямы?
– Валя.
– Аһ, каһәр! Миңа әйтмәгән була, үзе кешегә үк сөйләп бетергән.
– Ә син сөйләмичә генә шулай югалмакчы идеңме?
– Нишләп югалыйм, менә бит, сиңа ачмакчы идем серне.
– Тынычлап өйләнешегез. Валя бик акыллы, зирәк кыз. Бөтенесен дә
алдан уйлап эшли. Бик әйбәт хатын булачак ул сиңа.
– Рәхмәт инде сиңа. Өйдәгеләр борчыла башласа, тынычландырырга
берәр нәрсә уйлап чыгарырсың инде.
– Борчылма, Валя Анатолий белән Юрийга да әйтәм диде. Алар да белеп
торачак. Әниләрен ничек тә тынычландырырлар.
– Рәхмәт инде сиңа. Син дә бик акыллы кыз. Кемне генә бәхетле итәрсең
инде?..
– Ярар, ярар, үзегез турында уйлагыз. Минем бәхетем дә ерак йөрми,
үзең беләсең, – диде Зәйнәп.
– Беләм, беләм.
"КУ" 07, 2023
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев