Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

– Нинди тәкъдим? – диде кыз. – Тәкъдим бер генә төрле була. Өйләнешергә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

                                                             10
1924-25 елларда театрда премьералар әллә ни күп булмады. Салих башта
Ксаверий Александровичта, аннары профессор Бормусовта, укытучылар
Чигарина белән Юшковада гармония, композиция, фортепиано буенча
дәресләр үтте. Куела торган спектакльләрне музыкаль яктан бизәү
буенча төрле тәҗрибәләр ясады. Бик еш кына үзләре белән бер урамда
яшәүче Василий Иванович Виноградов белән аралашты. Аның белән
бергә «Сания» һәм «Эшче» опералары язу белән шөгыльләнүче Газиз
Әлмөхәммәтов һәм Солтан Габәши янында булды. Бер үк вакытта көн
саен диярлек театрда репетицияләр үткәреп, спектакль барган көннәрдә
оркестрга дирижёрлык итте. Бу музыкантлар, композиторлар белән
аралашу аңа профессиональ яктан үсәргә, белемнәрен тирәнәйтергә
нык ярдәм итте. Бу елларда инде ул татар көйләрен генә түгел, дөнья
югарылыгындагы күренекле композиторларның катлаулы әсәрләрен
иркен уйнау осталыгына иреште. Классикларның әсәрләрен уйнарга
гына өйрәнеп калмыйча, һәр композиторның музыка тудырудагы шәхси
стиль үзенчәлекләрен аера, таный белә башлады. Аның спектакльләргә
язган көйләрендә, бизәлеш өчен файдаланылган халык көе булсынмы
ул, үзе иҗат иткән музыка булсынмы, аларда композиторның шәхси
интонацияләре, үзенә генә хас теле һәм оркестровкасы беленә башлады.
Музыканы ишетү белән, бу – Сәйдәшнеке, дигән тойгы уяна иде. Бигрәк
тә «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар»да Сәйдәш интонацияләре
ачык ярылып ята. «Сүнгән йолдызлар»га язган «Увертюра»сы аның
спектакльләргә язган иң беренче оригиналь әсәре булды. Армиядә хәрби
оркестрга дирижёрлык иткәндәге өйрәнчеклекнең инде эзе дә калмады.
Ул дирижёрлык иткәндә, оркестрантлар үзләрен иркен тоталар, җиңел
уйныйлар иде.
Итагатьле, белемле, югары эрудициягә ия булган Валентина Мухина
белән очрашу һәм арада кабынып киткән мәхәббәт ялкыны аны шулай
ук яңа бер дәрт, күтәренкелек белән эшләргә рухландырды. Шулкадәрле
тыгыз, киеренке, һәр сәгате исәпле булган эш көне аны һәрчак үзен югары
тонуста тотарга мәҗбүр итә. Ул моңа һич тә зарланмый, киресенчә,
шатлана гына, көненең файдалы, кирәкле мәшәкатьләр белән үтүе аңа
зур ләззәт, канәгатьләнү бирә иде. Валя аларда көн саен була. Үзбәк
белән шөгыльләнгәннән соң алар пианино алдына утыралар, Глинка,
Бизе, Верди кебек рус һәм чит ил композиторларының партитураларын
өйрәнәләр.
Салихның Валентина белән артык якынаеп китүе өйдәге ике кодагыйның
эчләрен пошыра башлады. Алар арасындагы мәхәббәт, яратышу чаткылары
әле күренә генә башланган беренче көннәрдә үк Мәхүпҗамал улына кисәтү
ясарга ашыкты:
– Салих, бәбкәчем, бу марҗа кызы белән тиешеннән артык якынаясың
түгелме? Шәригать кушмаганны эшләп ташлый күрмәгез тагын, – диде.
Салих елмайды һәм әнисен кочаклап:
– Хәй, әнкәй, бәгърем, без бит минем эшем буенча шөгыльләнәбез.
Валя – музыкадан белемле кыз, мине өйрәтә, үзенең белгәннәрен күрсәтә.
Бу начармыни?
– Юк та инде дә. Барыбер дә артык якынайма, арагызга Иблис-мазар
кермәсен. Ул Адәм белән Һаваны да җәннәттән кудырткан Аллаһы
Тәгаләдән.
– Адәм белән Һава кавышмасалар, без дә булмас идек. Аның ни гаебе
бар? Борчылма, әнкәй, берни дә булмас.
– Шулай була күрсен. Җизнәң Зәйнәп янына килеп йөри торган
Берниязны да өнәп бетерми әнә. Сиңа да ризалыгын бирмәс. Атаң урынына
калган кешең, берүк кәефен кыра күрмә.
– Валя бит минем янга түгел, Үзбәкне укырга өйрәтергә йөри, җизнинең
үзе чакыруы буенча. Аның белән эше беткәннән соң калган буш вакытта
гына музыка белән утырабыз. Моның ни гаебе булсын?
– Үзегез белә торгансыздыр. Ләкин минем эшем кисәтү. Мин дә
әйтмәсәм, тагын кем кайгыртсын синең тәүфигың хакында?
– Ярар, әнкәй, бер дә борчылма, бар да әйбәт булыр, – диде дә, Салих
сүзне шунда бетерергә ашыкты.
Мәхүпҗамал улын кисәтсә дә, үзе Валентинаны ярата, ул кергәндә,
һәрчак ачык йөз белән каршы ала, сөйләшә торган иде. Чөнки кыз бик
итагатьле, ягымлы, ачык чырайлы, олыны олы, кечене кече итә белә.
Кодагые Зөләйха да, кыз вакытында кермәсә, эше чыгып тоткарланса, аны
юксынып:
– Нишләптер бүген Валентина күренми әле, – дип сөйләшә башлый
торган булды.
Ләкин әнисенең кисәтүе генә Салихның хисләренә богау сала алмый иде
инде. Ул Валентинага көннән-көн ныграк гашыйк була барды, көннән-көн
аның керүен сагынып көтеп алды. Ул кермәгән көннәрдә, төрле сәбәп табып,
үзләренә йөгерде. Анатолий белән уртак эшләре дә булганга, ул Мухиннар
өендә һәрчак көтелгән үз кеше булды. Егетның кызлары Валя белән үзара
мөнәсәбәтен сизеп алган Анна Ивановна да аны яратты, үз күрде.
Ә беркөнне Салих Валяга тәкъдим ясады.
Гадәттәгечә, Үзбәк белән математика һәм рус теле буенча дәресләргә
әзерләнеп утырганнан соң алар фортепианода көндәге күнекмәләрне үткәч,
Салих өйгә кайтырга җыенган Валяны озатырга чыкты.
Салих әле генә фортепианода үзе уйнаган классик көйләр тәэсиреннән
айнып бетә алмыйча, Шопен сонатасының көен кабатлап атлаган Валяны
иңнәреннән алып туктатты да колагына пышылдап:
– Сиңа әйтәсе сүзем бар, – диде.
– Минем дә, – диде Валентина.
– Әйдә, син әйт. Бер үк нәрсә турында уйлыйбыз микән? – диде Салих.
– Беләсеңме, Салих, минем дә синең кебек үк яхшы музыкант буласым
килә.
– Син миннән дә яхшырак уйныйсың бит көйләрне. Фортепианода да,
скрипкада да өздерәсең генә.
– Юк, мин тагын да яхшырак уйнарга телим. Моның өчен минем
Мәскәүгә барып, консерваториягә укырга керәсем килә.
– Охо, кая үреләсең!
– Ә нәрсә?! Әйдә икебез дә тотабыз да китәбез Мәскәүгә. Бергә керәбез
укырга. Бергәләп уку җиңелрәк тә булыр.
– Укырбыз, мин каршы түгел, тик соңрак. Киләчәктә. Ә хәзер уку елының
уртасы җитте бит инде.
– Ну ярар. Аңлашылды, синең әйтергә теләгәнең минеке белән туры
килми, димәк. Ә син нәрсә әйтергә теләгән идең?
– Минме? Мин... – Салих туктап, кызны иңнәреннән алды һәм үзенә
таба тартып китерде. – Мин сиңа тәкъдим ясарга теләгән идем.
– Нинди тәкъдим? – диде кыз.
– Тәкъдим бер генә төрле була. Өйләнешергә.
– Өйләнешергә?
– Әйе. Күпме йөрергә була болай ике йорт арасында? Өч ел таптыйбыз
бит инде шушы сукмакны.
– Ә син ничек күз алдыңа китерәсең безнең өйләнешүне?
– Ничек инде, гап-гади. Әниләребезнең, туганнарның ризалыгын алабыз
да бергә яши башлыйбыз. Ике йорт арасындагы бу йөрүләрне туктатабыз.
– Ә минем мәңге шулай йөрисем килә, дисәм. Өйләнешкәч, без өй
кошлары булып, урамга да чыкмыйча, гомер буе шулай пыскып яшәп
ятачакбыз. Аннары, кем бирә әле сиңа ул рөхсәтне? Әниең мине озатырга
чыгып киткән чакта артыңнан әнә ничек карап кала. Мине әллә күрми дип
беләсеңме?
– Ә без аңа әйтеп тормабыз алайса. Өйләнешеп куярбыз да, без
өйләнештек, котлый аласыз, дип кенә әйтербез.
– Шулай җиңел генә мөмкин булыр дип, уйлыйсыңмы? Мин риза, Салих.
Мин синең белән җир читенә китәргә дә риза.
– Алайса, булды гына. Мин бер җаен табармын да сиңа әйтермен.
Килештек. Иртәгә хәтле. Бар, кер, югыйсә салкын, туңасың.
Алар шулай аерылыштылар.

"КУ" 07,2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев