Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы һәйкәле

Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора.

Яз хәбәре
Килде Ак диңгез*нең артыннан очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:
«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, – ди, – җитте яз һәм рухына кышның ясин».
Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә «шарт!»
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал, ак чәчәкләрнең исен.
Г.Тукай
1910 ел

Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай
авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл
булып тора. Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай биш елга
якын яши. Тукай биредә мәдрәсәгә йөреп, белем ала, халык иҗаты җәүһәрләре
белән таныша. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган
урыным», – дип яза соңыннан шагыйрь.
Яңа Кырлайда Г.Тукайга багышланган музей экспозициясе 1960 елларның
икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында
Г.Тукай музее Казанда М.Горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан
ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССР Министрлар Советының 1978
елның 7 декабрендәге «Яңа Кырлай авылын һәм Г.Тукай мемориаль үзәген
төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар» карары буенча
Б.Урманче проекты нигезендә яңа музей комплексы бинасы төзелә, экспозиция
ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә.
Бүгенге көндә ике катлы бинага керү юлында музейга килүчеләрне Г.Тукай
сыны каршы ала. Анда шагыйрь эскәмиядә утырып торган итеп эшләнгән.
2,5 м биеклектәге бу сынны Бакый ага Урманче үзенең остаханәсендә башта
балчыктан ясый. 1976 елда аны Яр Чаллыда КАМАЗның бер цехында бетоннан
коялар. 1988 елда скульптураны силуминнан (алюминий белән кремний
эретмәсе) эшлиләр. Аннан соң Тукай сынын металлга күчерү эше шактый
каршылыкларга очрый, чөнки Казанда, мөмкинлекләр булса да, әлегә кадәр
скульптураларны бронза, чуен һәм башка металлдан ясамыйлар. Бу эш 2006
елга – музейга реконструкция үткәргәнгә кадәр сузыла. Габдулла Тукайның
120 еллыгында әлеге сын, бронзадан коелып, Яңа Кырлайга куела.
 

«КУ» 02, 2026

Фото:  архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев