Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘРМӘН «ШАҺЗАДӘСЕ» МӘХӘББӘТЕ (дәвамы)

Йорт хуҗалары атна буе үзләре турында берни белгертми торгач, мине бөтенләй оныттылар, ахры, дигәндә, тагын ике-өч көнгә тоткарланырга рөхсәт сорап, хәбәр язып салдылар. Алар моны хастаханәдә тикшерү узарга теләүләре белән аңлатты. Ризалаштым. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә куандым да. Миңа нәрсә, көненә бер чүмеч бодайда гына утырган тавык белән үрдәкләр уразасын исән-имин азагына җиткерсен.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Динме, дәүләтме?

Йорт хуҗалары атна буе үзләре турында берни белгертми торгач,
мине бөтенләй оныттылар, ахры, дигәндә, тагын ике-өч көнгә
тоткарланырга рөхсәт сорап, хәбәр язып салдылар. Алар моны
хастаханәдә тикшерү узарга теләүләре белән аңлатты. Ризалаштым.
Хәтта күпмедер дәрәҗәдә куандым да. Миңа нәрсә, көненә бер чүмеч
бодайда гына утырган тавык белән үрдәкләр уразасын исән-имин
азагына җиткерсен.
Беренче көннәрдә уздыра алмый тилмергән вакыт торган саен
тизрәк ага, тәүлектәге сәгатьләр җитми башлады. Кайнар чыганакка,
родон ванналарына йөрүемне дәвам иттем. Абхазиянең тарихи
урыннарына, Афон тау куышына, монастырьларга, изге җирләр
буйлап экскурсияләргә, аннан соң мәҗүсиләрнең корбан чалу
урыннарына барып, күреп кайттым. Бик күп яңа кешеләр белән
таныштым. Бер каһин белән аралашып, биредәге мәҗүси тәртипләр
турында шактый күп мәгълүмат туплап, көндәлегемә яздым.
Сәйдә янына йөрүләр генә сирәгәйде, чөнки ул әсирлектән кайткан
теге хәрбинең мине эзләп килгәләвен, элемтәгә чыгуымны сорап,
телефон номерын калдыруын әйтте. Аның белән кабат очрашырга
теләк юк иде.
Күңелдә эз калдырган очрашулар күп булса да, шуларның тагын
берсен язарга телим. Моңарчы андый затларның минем хәяткә аягын
түгел, таягын да тыкканы булмаганга, ул шулкадәр зур тәэссорат
калдыргандыр, мөгаен.
***
Кайнар чыганактан кайтырга чыгуга олы юлда «Газель» маршрутка
туктаганны күреп, кул болгый-болгый, кычкыра-кычкыра каршына
чаптым. Машина ишеге никтер ачылмыйча эләгеп калып, йөртүче
аның белән мәшәләнгән арада куып та тоттым. Минем белән кайнар
чыганакта коенып, бер сәгать элек киенеп чыгып киткән хатын белән
бергә утырдык.
– Бу маршрутканың расписаниесын кайдан алып була икән?
Сәгатьтән артык басып тордым! – диде ул, кергәндә үк зарланып.
Без йөртүче кәнәфие артындагы буш урыннарга утырдык. Салонда
арттарак тагын ике кеше бар иде. – Машиналар да утыртмый! Бер
«Газель»га кул күтәргән идем, «Поломники» дигән язуны күреп кире
уйладым. Туктасалар да, алар янына утырмас идем! – Хатынның тавышында ниндидер ачу-нәфрәт быргысы тискәре кәеф төсмерен
яңгыратып алды.
– Поломник... Бу сүз ничек ясалган соң? Поломник! Ул нәрсәне
аңлата? – диде йөртүче.
– Ничек? Шуны белмисезме? Диндар кешеләр изге җирләргә
барып, дога кылып йөри. Кайчандыр изге саналган кешеләрнең мәет
калдыкларына табынып, шуннан дәва сорый, ярдәм өмет итә. Нинди
сафсата!
– Беләм. Сүзенең каян килеп чыгуын аңламыйм. «Поломанный»
дигән сүздән мәллә?! Гомумән, дин каян килеп чыккан?
– Кешеләр тарафыннан идарә итү өчен уйлап чыгарылган әкият!
– диде хатын, ярсуын һаман тыя алмыйча. Ул урамда нидер эзләгән
сыман кискен хәрәкәтләр белән әле – уңдагы, әле минем яктагы
тәрәзәгә карап алды.
– Сез Аллага ышанасызмы? – диде йөртүче.
– Күзгә күренмәстәй, кулга тотып булмастай бер әйбергә дә
ышанмыйм. Мин дәүләт төзелешенә ышанам! Паспортка, җиргә,
законга, йортыма, мәктәпләргә, акчага һәм дәүләт безгә бирә торган
барлык мөмкинлекләргә ышанам. Миңа тормыш итү өчен дин
кирәкми! Ул берни бирми, миңа барысын да дәүләт бирә. Ул миңа
эш тә бирә, ашата-эчертә дә, киендерә дә, кышта туңмаска электр
да бирә... Диннән бары тик зыян гына. Күпме шартлау, үтерү, кан
коюлар дин аркасында булган һәм шулай дәвам итә, – диде хатын.
Ул моның дөньяда бердәнбер дөрес фикер булуына шулкадәр
инанган иде ки, барыбыз да ишетерлек итеп, яңгыратып сөйләде.
Моның ише бәхәсләргә кысылырга яратмасам да, ипләп кенә
сорарга булдым:
– Дәүләтләр бер дә кан коймый гына оешканмы?
Соравымның куелышы дөрес булмадымы, әйтелешемдә ниндидер
чатаклык килеп чыктымы, хатын моны үзенә һөҗүм дип кабул итте
һәм тагын да ярсып сөйләргә кереште.
– Булса да! Анда син нәрсә өчен көрәшкәнеңне күрәсең. Җир,
байлык, ресурслар өчен көрәш булуын аңлыйсың! Дәүләт сине һәм
халкыңны рәхәттә яшәтү өчен, киләчәгеңне кайгырта. Ә дин – ул
буш идеяләр! Аның өчен кан кою – ахмаклык. Күзгә күренмәгән
аллалардан рәхим-шәфкать һәм могҗиза өмет итеп йөрү дә –
ахмаклык! Дин өчен түгел, дәүләт өчен көрәшергә, сораган чакта
аңа гомереңне дә бирергә әзер булырга кирәк!
– Сез сөйләгән бар әйбер – ул тормышның матди ягы гына. Аннан
башка бит әле рухи дөнья, күңел дигән гыйбарәләр дә бар.
– Монда рухи дөньяның ни катнашы бар, аңламыйм?! – Хатын,
миннән ераграк торырга теләгәндәй, ишек кырыендагы урынга күчеп
утырды.

Кара яулыклы, озын кара күлмәкле бер хатын, безнең әңгәмәне
тыңлап торган, күрәсең, алгы урындыкка күчеп утырды һәм теге
хатынга соравын бирде:
– Кешенең җаны җәннәткә яки җәһәннәмгә эләгүенә дә
ышанмыйсызмы?
– Җан юк. Кеше үлә дә, аны кортлар ашап бетерә. Җан дигән әйбер
– дин уйлап тапкан әкият! Кешеләр үзен гаепле хис итсен, җинаять
кылмасын, теге дөньяда булачак рәхәткә ышанып, баш иеп яшәсен,
түрәләргә буйсынсын өчен уйлап чыгарылган! Шуңа өстәп, үзләрен
буйсындырып тоткан өчен әле чиркәүләргә дә садакасын түләсен
өчен уйлап табылган әкият.
– Бу сүзләрегез белән сез мине бик рәнҗетәсез. Күптән түгел ирем
вафат булды. Аның җаны үлемсез булуын, безне күзәтеп торуын
белү, кайчан да булса кабат кавышачагыбызга өмет миңа яшәргә көч
бирә. Бәлки, болар бар да ялгандыр, әмма кайвакыт нәкъ менә дин
тормышка ябышырлык бердәнбер салам бөртегенә әйләнә, – диде
хатын һәм күз яшьләрен сөртте.
– Үзегез сорадыгыз! Мин ни уйлыйм – шуны әйттем. Җан булса,
фән аны күптән дәлилләр иде. Хәзер физик күренешләрне генә
түгел, дулкыннарны өйрәнә торган инструментлар да бар, хәтта алар
белән дә җанны таба алмаганнар икән, димәк, ул юк. Мәсәлән, һава
температурасы күзгә күренми, әмма без аны үлчи алабыз. Җан булса,
аны да йә үлчәргә, йә күрергә өйрәнерләр иде.
– Сезнең үләсе килгән чакларыгыз булмыймы? Мин ни өчен яшим
дигән минутларда сезне бу дөньяда нәрсә тотып кала? – дип сорады
кара киемле ханым.
– Йортым, ашарга ризыгым, кияргә киемем бар – нишләп әле мин
үләргә тиеш?! Авыр чаклар бар кешедә була, ләкин тагын да авыррак
хәлдәге кешеләр дә бар бит. Шуларны уйлагач, алар каршында оят
була да, алга таба яшисең.
Бу хатын бик озын нотык тотты. Дәүләт идарә системасының
гасырлар дәвамында камилләшүен, кешегә кирәкле барлык
ихтыяҗларны канәгатьләндерүен, җәмгыятькә бернинди файда
китерми торган кешеләрне дә соңгы көннәренә кадәр кайгыртуын
җентекләп сөйләде. Ул боларга мисал итеп, яшәргә лаек булмаган
иң начар җинаятьчеләрнең дә гомер буе төрмәдә асралуын,
авыруларның Спартадагы сыман ярдан ташланмыйча, соңгы
көннәренә кадәр кайгыртылуын, пенсионерларның пенсиясен искә
алды. Нотык барышында ике тукталыш булып, дин һәм денсезлек
конференциясенең тамашачысы артты – маршруткада тагын дүрт-
биш кеше өстәлде.
– Дин – ул дәүләт җитәкчесенең ярдәмче коралы. Дин – сүз, үгет-
нәсихәт белән тәрбияли, ә дәүләт камчы белән акылга кертә. Сүз белән үтмәгәнне төрмәгә тыгалар, ничек теләсәләр – шулай җәзалыйлар,
кайвакыт үтерәләр дә, – диде 20-25 яшьләрендәге бер егет. – Ләкин
мин барыбер Аллага ышанам. Аңа ышану өчен, ниндидер диндә булу
мәҗбүри түгел.
– Аңа ышанып, ул сиңа нәрсә бирә? Менә дәүләт яхшы кешеләргә
премиясен, субсидиясен, льготасын, пенсиясен бирә, буш калдырмый.
Дин әһелләреннән бернинди файда юк, – диде хатын.
Аның сүзе тәмамланганын көтеп җиткерүгә, мин дә фикеремне
җиткерергә ашыктым. Монда мәктәптәге сыман кул күтәреп, чират
алып утырып булмый. Кем өлгеррәк, кемнең тавышы көчлерәк –
шуны ишетәләр.
– Әгәр без җанның бармы-юкмы икәнен төгәл белмибез икән,
аны бар дип санаудан, Ходайга ышанып яшәүдән, ул кушканнарны
үтәүдән берни югалтмыйбыз. Кайвакыт чиркәүгә кереп, шәм куеп
чыгудан, янәшәңдәге кешеләргә яхшылык эшләүдән, үтермәүдән,
урламаудан кем нәрсә югалта? Ә менә җан юк дип исәпләп яшәп,
теге дөньяга баргач, ул бар булып чыкса нишлибез? Сорау алып,
җәһәннәмгә ора башласалар, бик күп нәрсә югалтуыбыз бар, – дидем.
– Сез яһүд мәллә? – дип сорады берсе.
– Юк, татар! – дидем.
– Аңлашылды, алайса! Булмаган нәрсәне бар дип исәпләп, без
бердәнбер гомеребездәге аек акылны, яшәү тәмен, рәхәтен югалтабыз.
Гел куркып яшәргә мәҗбүр булабыз, – диде теге хатын. – Үзегез
уйлап карагыз, христиан дине буенча, бала туганчы ук гөнаһлы
санала, чөнки ул гөнаһ кылу аша яралган. Туып аваз салгач, ул тагын
гөнаһлы. Баланы Адәм белән Хәва чорыннан ияреп килгән барлык
гөнаһларыннан арындыру өчен чумылдырырга кирәк. Шуннан соң
ул чистарып кала һәм үз гөнаһлары өчен генә җаваплылык ала. Кеше
табигате белән үк гөнаһлы, дип аңлата христиан дине. Аның бала
вакытында ук үпкәләве, кемгәдер кызыгуы, көнләшүе, тәкәбберлеге
– барысы да гөнаһ җыю. Ә чынлыкта, бу гөнаһларның сәбәпчесе –
атакайлар һәм аларның туймас корсагы. Һәр кеше гөнаһлы дигән
булып, шуларга индульгенция таратып, гөнаһларын ярлыкап, үз
корсакларын гына кайгырталар.
– Алайса, сезгә ислам диненә күчәргә кирәк, анда андый әйбер юк.
Бала зинадан яралмаса, гөнаһлы түгел. Билгеле бер яшькә җиткәнче,
аның гөнаһлары саналмый. Алай да, дини тәгълиматларда сорау
тудыручы яклар күп. Мәсәлән, җәннәттә шәраблар елга булып аксын
өчен, җәннәт җимешләре авызыңа төшеп торсын өчен, хур кызлары
һәм хур егетләре көтеп торсын өчен, бу дөньяда шул ук әйберләрдән:
зинадан, шәрабтан, күп ашаудан, уен-көлкедән тыелып яшәргә кирәк.
Монда тыелып яшисең дә, сине тегендә бөтен тыелган әйберләр
каршы ала. Шул гел кызык тоела, – дидем мин.

– Сезнең диндә бала туып, берничә көн узгач, чәч алу гадәте
бармы? Христиан динендә баланы чумылдырганда, чәчен алу гадәте
бар. Борынгы Римда да колларны яңа хуҗага бәйләгәндә башкарыла
торган шундый йола булган. Яңа туган сабыйга, шул рәвешле
психологик травма ясап, колга әверелдерәләр. Аның ихтыярын җиңү,
өстеннән контроль алу, идарә итү өчен эшләнә. Чәчне кисеп, аңа
шәмнән балавыз агызу, ниндидер үлгән кеше калдыкларына табыну
ничек итеп кешене дәвалый алсын? Ул сиңа ничек ярдәм итсен?
«Причастие» вакытында Алланың тәнен гәүдәләндергән ипине
ашаталар, аның канын гәүдәләндерүче шәраб эчертәләр, үз Аллаңны
ашауны күз алдына китереп буламы? Бу бит сихер йолалары! Нигә
кирәк алар?! – дип дәвам итте теге хатын.
– Сез Аллага ышанмыйча, дәүләткә генә ышангач, сихер-
бозымнарга да ышанмаска тиеш бит. Фәнни яктан, аларны да
дәлилләп булмый.
Бу хатын ачуланып: «Сез мине тыңламыйсыз! Үзегез сафсата
сөйлисез!» – диде дә, колакчыннарын тыгып, ниндидер көй кушып
куйды. Аннан бөтенләй артка китеп утырды.
Бик диндар кешеләрне дә, бөтенләй Аллага ышанмаучы
атеистларны да күргәнем бар, әмма бары тик дәүләтчелеккә ышанып,
аны тормышына мәгънә бирүче төп чыганак дип исәпләүче, кеше
иреге, беренче чиратта, дәүләт мәнфәгатьләренә буйсынырга тиеш
дип санаучыларны беркайчан да очратканым юк иде. Соңыннан
белүемчә, андый кешеләрнең хәтта үз атамасы да бар – аларны этатист
дип атыйлар икән. Гадәттә, алар тоталитаризм (яки фашизм) яклы
була, идарә формасы шундый булган дәүләтләрдә күп очрый икән.
Бу минем өчен гаҗәеп ачыш булды.
– Куркыныч кеше бу, мондыйларны җәмгыятьтән аерып куярга
кирәк, – диде йөртүче. Салонда дәшми калучылардан бигрәк
йөртүчене хуплаучылар күбрәк булып чыкты.
– Карагыз, тауларга ничек матур итеп кар яткан, – диде йөртүче.
Пассажирлар дәррәү тауларга таба борылды.
– Карагыз, кояш нурлары ничек салават күпере булып уйный, – дидем,
бер йорт түбәсе өстендә көзге сыман ялтыраган кояш батареяларына
төртеп күрсәтеп. – Менә шушы матурлыкны күрә алу, шуннан рәхәтлек
табу, безнең рух, күңел халәтен билгели дә инде. Безнең кәефне үлчи
торган приборлар да юк, әмма ул кәеф бар бит. Җанны үлчи торган
приборлар да юк, әмма сез аны тоймыйсызмы?! – дидем мин.
– Игътибар итмәгез, ничек инде җан булмасын?! Бар ул! Кешедә
җан булмаса, ул робот яки машина булыр иде. Роботлар ярата алмый,
ә без яратабыз. Борчылабыз, сагынабыз, кемдер янында безгә рәхәт,
ә кемдер янында авыр... Болар барысы да җан халәте! Ничек җанның
барлыгын инкарь итеп була? – диде йөртүче.

Артка күчеп утырган хатын кабат телгә килде:
– Болар барысы да – гормоннардан. Ярату да, матурлыкка соклану
да, кемнедер күрә алмау да, ачулану да – барлык хисләр дә организм
тарафыннан идарә итүче гормоннардан гыйбарәт! Кемдәдер алар
әзрәк, кемдәдер күбрәк була. Сез гормоннарны җан дип уйлыйсыз! –
дип кычкырды дәүләтче хатын һәм мәҗбүри көлгәндәй акырып көлде.
Без калган юлны кешелек сыйфатлары, бер-береңә ярдәм турында
фикер алыштык. «Кешегә Кеше булыр өчен дин кирәкми», – диде
кемдер. Ләкин матурлыкны күрә белмәүче, үзен җансыз санаган
кешеләр өчен дәүләттән куркып яшәү дөресрәктер дигән уртак фикергә
килдек. Бернинди әхлакый нормаларны, дини тәгълиматларны кабул
итмәгән кеше һич югы дәүләт кануннарына буйсынып, полициядән
куркып яшәргә тиештер бит?!
Бу сөйләшү турында соңыннан да шактый уйландым. Китап укырга
яратмыйсың икән, мөмкин кадәр күбрәк кеше белән аралашырга,
кулдан килгән кадәр сәяхәт итәргә кирәк. Чөнки юлыңда очраган
һәр кеше, аның карашы, язмышы – үзе бер китап. Һәр китап безнең
фикер сөрешенә бер кат ревизия ясаган сыман юлыбызда очраган
һәркем офыкларны киңәйтә.
Йөртүче, минем өчен генә туктап, Сәйдәнең чәй-кофе киоскы
каршында ук төшереп калдырды. Тиз генә кереп, эклерлар алам да,
өйгә кайтып, кош-кортны ашатам да, Давид белән очрашуга әзерләнәм
дип планлаштырдым.
Аһ, Давид! Бу көннәрдә Давид тормышымның аерылгысыз бер
калканына әверелде. Ул һәр таңда хәерле иртә теләп, үзен искә төшерә,
көн дәвамында «син ашадыңмы?» дип кызыксынып тора, кичләрен
хәл-әхвәл белешеп, күчтәнәч ташый торды. Француз язучысы Антуан
де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» әсәрендәге төлкене кулга
ияләштергән принц төсле, Давид та әле әнисе пешергән хачапурины
кертеп чыга, әле «сиңа кафеда ошаган иде» дип, чөгендер белән
кызартып әчетелгән кәбестә китерә, әле Абхазия башкаласындагы
дәүләт ансамбле концертына дәшә. Очрашкач та, көнемнең ничек
узуын сораштырып кызыксына, ә мин аңа яңа танышларым, көндәлек
инсайтлар турында сөйлим. Ул һәр сүземне бирелеп тыңлый, хис-
кичерешләремне ачыклап, сораулар бирә. Әйтерсең бу мизгелдә
мин – бердәнбер дөнья кендеге һәм Җирдә башка бернинди мөһим
мәсьәлә юк.
Аның атна буе «Сез» дип эндәшүе, күңелемне кайтармаска
тырышып, сүзләрне сайлап сөйләшүе, сакчыл карашы, машина
ишеген ачып утырту, ачып чыгару кебек вак кына көнкүреш
мәсьәләләрендә дә кайгыртуы әкренләп аңа карата ышаныч уятты.
Гәрчә соңгы көннәргә кадәр үзем аннан берни сорамасам да, чит илдә
япа-ялгыз булмау, авыр чакта таяныр, ярдәм сорар кеше барлыгын белеп тору, эчеңдәге курку хисен бөтенләй сөртеп атып, ирекне
арттыра икән. Адымнар да ышанычлырак, кабул ителгән карарлар да
ныклырак, максатлар да ачыграк – аларны беркем, хәтта син үзең дә
чикләмисең. Гаҗәеп хис! Мин бу хисне хәтта Татарстанда да соңгы
тапкыр кайчан тоюымны хәтерләмим. Булдымы икән ул?!
Бирегә килгәннән бирле диңгездә бер кояш баешын да карый
алмавым күңелне тырнап тора иде, бу хакта Давидка әйттем. «Кош-
кортны япканнан соң диңгезгә төшә алам, әмма кояш баеганнан соң
караңгы төшкән була, тауларга кайтырга куркам», дидем. Ул, ниһаять,
миннән бер үтенеч ишетүенә куанып ризалашты һәм шул ук кичне
диңгез эченә кереп урнашкан бер кафе террасасында кояш баешы
карарга барырга сөйләштек.
Сурәтләргә сүз җитмәслек гаҗәеп тылсымлы кич булды. Рәсем
ясый белсәм, нәкъ менә шушы кояш баешын, мәңгегә хәтердә калдыру
өчен, киндер полотнога төшереп, диварыма элеп куяр идем. Бер
болыт әсәре булмаган ап-ачык күк йөзендә кызарып тәгәрәп барган
кояш шулкадәр зур һәм якын иде ки, башыңны әз генә сузсаң, аның
бер читен тешләп карап булыр кебек иде. Кояш баешын сихри иткән
тагын бер могҗиза булды: бу кичтә дельфиннар яр буена ук килде.
Алар барабулька өерен диңгез ярына кадәр куып китерә дә, тамак
ялгап алгач, үз юллары белән китеп бара икән. Дельфиннарның шул
балыкны тотып, чумып-чумып уйнауларын күзәтү, тавышларын
тыңлау безнең өчен генә оештырылган шоуга тиң могҗиза булды.
Дельфиннар китеп югалган кебек булган иде, террасада кофе
эчеп утырган бер ханым флейтада уйнарга кереште. Тын калып,
аны тыңладык. Берәр сәгатьтән җил чыгып, диңгездә дулкыннар
күтәрелде, шторм башланды.
– Туганнан бирле диңгез ярында яшәп, мондый кояш баешы
күргәнем юк иде, – диде Давид. – Бүген бу дөньяның бөтен матурлыгы
берьюлы минем каршыга чыгып басты.
– Әрмәннәрнең таныш җыры ишетелә! Давид, бәлки, «сез»дән
«син»гә күчәрбез?
– Ниһаять, без мөнәсәбәтләрнең яңа этабына күчтек, – дип көлде
Давид.
– Нинди мөнәсәбәтләрнең?
– Мин сиңа ир-ат буларак әз генә дә ошамыйммы?
– Бер сыйфатың бик ошый.
– Нинди?
– Субординация саклавың.
– Бәйләнмәвемме?
– Әйе. Миңа үрелмәвең, бармак белән дә кагылмавың, сакчыл
карашың бик ошый. Кыргый һәм тупас ирләрне яратмыйм.
– Яныңда басып торганда да аяк астымда җир тетрәп калтырыйм. Кагылсам, шушы таулар кубарылып, күкләр әйләнеп, яшен сугып
үтерер дип куркам.
– Әрмәннәр бигрәк матур сөйләшә дә инде. Сезнең тел байлыгы
хәзинә салынган сандык төсле...
– Кагылырга, мин сине артык нык хөрмәт итәм... Аннан
субординация турында син түгел, мин үзем сиңа әйтергә тиештер
әле. Монда ялга килүче хатын-кызларның үзен беркайчан да ир
күрмәгән кебек тотуы, муенга атлануы, очрашуларга чакыруы тәмам
биздерде. Аларның тәрбияле, тыйнак, тугры була алуына ышаныч
калмады. Безнең халыкта хатын-кыз – ул ирнең йөзе, аның абруе, ә
үзе алдыңа менгән хатыннардан нинди абруй көтәсең?! Шуңа синең
белән танышу минем өчен лотереяга джек-пот отуга тиң хәл булды.
Мин башка синең кебекне очрата алмаячагымны беләм.
– Син боларны шундый гадәти итеп, мең кат кабатланган сүзләр
кебек сөйлисең, – дидем көлеп.
– Кешенең табигате шундый: ул дөреслеккә караганда, ялганга
күбрәк ышана. Шуңа мин ничек бар шулай әйтүне кулайрак күрәм.
Ышанмыйлар икән, аны шаяртуга әйләндерү дә җиңелрәк килеп
чыга, – диде Давид.
– Ә син җырлый беләсеңме? Миңа әрмәнчә берәр куплет җыр
җырлап күрсәт әле...
Җырлый белмим дисә дә, ул бик матур бер җыр башкарды һәм
аның бер-берсен табып кавышкан төрле милләтләрдән булган егет
белән кыз турында булуын искәртте. Чират миндә иде.
Чит кошны яр итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә була алмабыз,
Сулар үргә акса да,
– дип җырладым.
– Бу бишек җырымы? – диде Давид.
Тәрҗемә итеп өлгерә алмадым. Кинәт ярга зур дулкын бәрде
дә, аның эре тамчылары безнең өскә бер чиләк су булып коелды.
Тәһарәтне җил бозар, танау сузу дин бозар, дигән мәкаль искә төште
дә көлеп куйдым. Кайтырга вакыт иде.
Саубуллашканда, Давид икенче көнне кайнар чыганакны калдырып
торырга, аның урынына бергәләп бер сәфәргә барып кайтырга
тәкъдим итте. «Бу экскурсия бер генә гидның да портфолиясендә юк,
беркайчан да онытылмаслык тәэсирләр белән кайтачаксың», – дип
вәгъдә итте. Шулай булып чыкты да!
1960-70 нче елларда дөньякүләм билгеле рәссам, сынчы Зураб
Церетели Абхазиядә бик күп мозаик паннолар эшләгән, Пицунда
курортын да ул бизәгән икән. Аның кулы белән бизәкләп ясалган тукталышлар әле дә тора. Без Церетели эзләре буенча йөреп, легендар
эшләрен карап кайттык. Пицунданың бер храмында IV гасырда
ясалган мозаикалы паннолар да өлешчә сакланган. Күп өлеше, андагы
алтын тәңкәләр Грузиягә алып кителсә дә, рәсемен күрергә мөмкин.
Рим сугышчылары заманыннан калган акведук та тора икән әле.
Советлар Союзы елларында мозаик панно сәнгатенең, махсус юнәлеш
буларак, сәнгать уку йортларында укытылганын, хәзер өйрәнелмәвен,
осталар да ил күләмендә бик аз калуын да Давидтан белдем.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев