Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘРМӘН «ШАҺЗАДӘСЕ» МӘХӘББӘТЕ (дәвамы)

Бу ике эт арасында Тайга – генерал, ә Фран солдат иде. Тайга үзен аның белән шактый кырыс укытучы кебек тота. Яшь эт ризык савытын ялгыш бутап, дөрес табак янында көтеп тормаса, Тайга территорияне билгели – тәпиен шул савытка куя – Фран гаебен танып, башын иеп китеп бара.

Тайга белән Фран

Петросның юбилей мәҗлесендә катнашкан көннән А.Алишның
«Сертотмас үрдәк» әкиятендәге кебек вазгыять килеп чыкты: йортта
ялгызым калуым турында бөтен бистә халкына мәгълүм булды. Уйлап
карасаң, коточкыч хәл. Кем нинди ният белән килмәс?! Шуларны
истә тотып, көндез бәйдә торырга тиешле бозау кадәрле Тайга белән
аннан аз гына кечерәк Фран мин өйдә булганда, гел янымда йөреп
тордылар. Сакланганны саклармын, дигән.
Мин шулай уйладым, әмма беренче карашка, бистә халкы үзен
мине патронажга алган кебек тотты. Ләкин кемнең ихлас, кемнең
уен уйнаганын каян белмәк кирәк?
Кайнар чыганакка барырга өйдән чыгуым була, тау астына төшүче
машиналар туктап утырталар. Кайтыр юлда да алалар – андагы текә
тауга дүрт аяклап мүкәләп менсәң генә. Кайгыртумы бу? Әлбәттә!
Берничә тапкыр җәяү дә менәргә туры килде, тауга үрмәләгән арада,
әллә ниләр уйлап бетердем. Бу текә тауга асфальтны ничек җәяләр,
ничек тракторлар әйләнеп төшми икән? Балалары читкә киткән
әбиләр монда ничек йөри икән? Кан басымы, астма булган кешеләр
нишли икән?
Нәрсәдер пешерсәләр йә бакчадан җыйсалар, әрмән хатыннары
яки буй җитеп, тешләре коела башлаган уллары ашарга кертә.
Мәҗлесләргә чакыралар. Бармыйм дисәм, соңыннан, «синең өлеш»
дип, өйгә тәм-том китерәләр. Бу да кайгырту бит! (Тик сез дә кичә
тумагандыр, бер белмәгән кеше кулыннан ризык ашамыйсыздыр.)

Беркөн иртән Зограб исемле егет бер чиләк мандарин кертте.
– Сезнең өчен үз кулларым белән җыйдым. Бездә тиз өлгерешле
баллы сорт, сезнекеләрдә соң өлгерә торган сорт кына, – диде дә
комплиментларга күмә башлады. «Бистәдә сезне бик чибәр дип
сөйләгәндә алдамаганнар», «сезнең күзләрегез шундый кара»,
«тавышыгыз назлы»... «Татар кызларын мин аерым ярату белән
яратам, алар безнең әрмән кызлары сыман тыйнак һәм гаилә җанлы
була», дип тезеп китте. Ул чакта әрмәннәрнең тел каешыннан шактый
чирканчык алган идем, шуңа моның баллы теленнән күз-башым
әйләнеп, һушымнан язмадым.
Капка төбендә сөйләшеп торган арада, Зограбка 34 яшь булуын,
өйләнмәгәнлеген, «әнә тегендә, ике йорт аша гына» яшәвен белдем.
«Наркоман түгел», диде. Моны аерым басым ясап әйтте. Начар
гадәтләре дә юк икән. Көненә литр ярымлы бер баллон сыра эчүе,
бер ярым пачка тәмәке тартуы саналмый, чөнки бу бик әз, ди.
Башкалар белән чагыштырганда, бөтенләй изгеләр рәтенә куеп
була, имеш. Таксида эшләвен, өйләнеп аерылган булуын, баласы
юклыгын да әйткәч, әңгәмә тәмам булды. Ун-унбиш минут эчендә
күпме мәгълүмат! Гомумән, 30 яшьтән соң свидәнҗәләр менә шулай
экспресс-сораштыруга әйләнә икән ул. Зограб ул арада өйләренә каһвә
эчәргә чакырып үгетләде, әнисенең дә көтеп торуын әйтте. Тик мин
мандаринны алдым да тыйнак кына елмаеп саубуллаштым.
Икенче көн иртән, кайнар чыганакка барышлый, капкам каршында
бер олы яшьтәге апа каршы алды. Этләр ишегалдында булмаса, керер
дә иде, болай көтеп кенә торган. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач,
кичен улының 35 яшьлек туган көне булуын, шунда кунакка
чакыруын әйтте.
– Сезне кияүдә түгел диделәр. Бездә өйләнмәгән егетләр бик
күп. Бәлки, улымны да ошатырсыз. Кич безгә кунакка килегез. Риза
булсагыз, ирем үзе килеп ала, илтеп куя, – диде.
– Бүләк эзләрлек вакытым да, мөмкинлегем дә юк, буш кул белән
йөрергә яратмыйм, – дигән булдым, олы кешенең сүзен аяк астына
салуымны күрсәтмәскә тырышып.
– Сез нәрсә, нинди бүләк?! Сезнең килүегез улым өчен дә, безнең
өчен дә зур бүләк булачак! – диде хатын. Бу туган көнгә чакыру гына
түгел, турыдан-туры димләү булуын аңламаслык җүләр бикә түгел
үзем...
Шулай итеп, килү белән диярлек, әрмән авылының тулы канлы бер
әгъзасына әверелгән төсле булдым. Әйтерсең, гомер буе шушында
яшәгәнмен дә, бар да мине белә. Ниндидер күчтәнәч тотып:
«Танышырга гына килдем, күршегез бит», – дигән булып кереп
чыгучылар да булды. Күршелеге Париж аша Кукмара инде үзенең.
Кыскасы, гарык булдым кунактан! Кешедән качып, тауларда яшәп алыйм дисәң – начар идея, монда алар тагын да күбрәк һәм чик-
чамалар да юк икән. Алар кереп кенә дә чыкмас, тоткарланыр да иде,
әйткәнемчә, этләрнең каравылы бик урынлы булды.
Бигрәк тә, Тайга кушаматлы алабай мине якын итте. Аның
акыллылыгын сөйләп бетерә торган түгел. Ярый, әрмәнчә түгел,
русча тәрбияләнгән, бөтен сүзне аңлый. Утырырга кушсаң – утыра,
ятарга кушсаң – ята. «Әйдә, сине бәйләп куям», – дисәң, чылбыры
янына барып басып, баш иеп көтеп тора. Үпкәли. «Тайга, кил әле,
кочаклыйм», – дип каршына чүгәләсәң, үзе кочакка кереп, җилкәгә
башын сала. Су эчәсе килсә, бер кат игътибарны җәлеп итү өчен өреп
куя, аннан тәпие белән су шлангасын тырный. Күрше тавыкларын
территориядән куып чыгара. (Аларның каян кереп йөрүен тәки аңлый
алмадым.) Өйдән чыксам, бер адым калмый, ияреп йөри. Кереп
китсәм, ишек төбендәге келәмдә ятып кала. Чит-ятка ялгышрак тавыш
күтәреп эндәшсәм дә, ырлый башлый. Миңа түгел, ә теге кешегә.
Мондый этең булса, ир дә кирәкми икән дип, аңа көн дә сокланып
туя алмадым.
Бу ике эт арасында Тайга – генерал, ә Фран солдат иде. Тайга
үзен аның белән шактый кырыс укытучы кебек тота. Яшь эт ризык
савытын ялгыш бутап, дөрес табак янында көтеп тормаса, Тайга
территорияне билгели – тәпиен шул савытка куя – Фран гаебен танып,
башын иеп китеп бара.
Фран уйнап, миңа сикерә башласа, генералы аны муеныннан мәче
баласы кебек кенә эләктереп ала да, тегесе шунда ук тына.
Мин Франга артык игътибар күрсәтеп, корсагын озаграк
кашысам да, бер генә өреп куя – тегесе алдымнан торып китеп,
оясы кырыена барып баса. Кайчак Франны кызганып та куям,
әмма аңа үзгә мөнәсәбәт күрсәтеп, бу өер башлыгының абруен
бозарга теләмим.
Тайганың бер генә сәерлегенә ияләнеп булмады: алабайны күсе
тотарга өйрәткәннәр. Ул төннәрен, шакаллардан бушаган арада,
мандарин бакчасыннан күсе тота иде. Аны трофей итеп, өй ишеге
төбенә китереп сала. Мин уянып чыккач, койрыгын болгап, теге күсе
тирәли сикергәли, һау-һаулап куя. Ул уңышына чиксез куана, җавап
итеп тәм-том белән сыйлаганны көтә, ә мин умырткасы ике урыннан
сынган мәче кадәрле күсегә карап уфтанам. Бердән, үле булса да,
куркыныч. Икенчедән, җирәнәм. Аны кая куярга белмим.
Һәрхәлдә, идеаль ирләр булмаган төсле, этләрнең дә бер
җитешсезлеге булырга тиеш бит инде. Мөнәсәбәтләр матур булсын
өчен, кайбер начар гадәткә дә күз йомып түзәргә туры килә. Көн-
аралаш үлгән күсе җыештыруга гына түзеп буламы? Ярату хакына
була. Ә Тайга белән без бер-беребезне бер күрүдә яраттык. Бу йорттан
киткәндә, иң авыры әнә шул Тайга һәм Фран белән хушлашу булды.

Тайга кочаклап, яратып саубуллашканда, барысын да аңлады: мәңгегә
аерылган кебек сагышланып, моңсу күзләрен читкә алды. Абхазиядә
минем өчен бер ихлас җан калды – ул Тайга.

(Дәвамы бар)

Эльвира Фатыйхова

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев