Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘРМӘН «ШАҺЗАДӘСЕ» МӘХӘББӘТЕ (дәвамы)

– Чәчәк кибетендә озак сайладым. Сезгә ак розалар килешергә тиеш дип уйладым! Мин сезне өч көн беләм, әле бер тапкыр да шашлык белән сыйламадым. Әрмәннәрдә бу мәңге күрелмәгән хәл, хәтта ки оятсызлык, – диде ул, көлеп.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Сәер кешеләр

Һава температурасының кискен үзгәрүенә ияләшеп булмый.
Төнлә бик суык тора да, офыкта нурлар таралып, бер сәгать үткәнче
кыздыра башлый. Кояш белән бергә күңел дә күтәрелә. Кешеләрнең
кәефе ни дәрәҗәдә үзенә бәйле икәнен белсә, кояш батарга да оялыр
иде, мөгаен. Иртән торып, тәрәзәдән үрелгән кояшны, аяз күк йөзен
күргәч, биисе килә.
Боларга өстәп, кәефкә йогынты ясаган тагын бер кечкенә генә
яңалык барлыкка килде. Көнем Давидның: «Хәерле иртә! Ярдәм
кирәк булса, минем хакта онытмагыз», – дигән хәбәреннән башлана
хәзер. Җиде ят кеше булса да, тауларда ялгыз түгеллегеңне белеп тору
шулкадәр рәхәт! Моңа хәтта фәнни аңлатма да бирә алам: Маслоу
пирамидасы буенча тамагың тук булу һәм куркынычсызлык тою
– кешенең төп ихтыяҗлары, шулардан башка үзеңне бәхетле тою
мөмкин түгел.
Тавык-үрдәкләргә, көндәлек үгет-нәсихәт укып (күршеләргә
чыгып йөрмәгез, мин кайтканчы ачка үлмәгез дип), бодай сипкәч,
этләрне әйләндерә-әйләндерә корсагыннан кашып яратып ашарга
салгач, кайнар чыганакларга юл тоттым. Илһам Шакиров җырын
җырлый-җырлый, таудан аска атладым.
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам...
Яныма ук ак «семёрка» килеп туктады. Утырдым. Бер белмәгән
кеше машинасына ничек утырып була дип аптырарсыз. Дөресен
әйткәндә, хәзер бу кыйссаны язып утырганда, үзем дә аптырыйм,
әмма тауга менгән яки төшкән машиналарның юлда очраган һәркемне
туктап утыртуын күргәч, анда ул кабул ителгән гадәт булгач,
ияләнәсең икән.

Машинага утырдым да, рульдә үзбәккә охшаган ир булуын күреп,
татарчалап рәхмәт әйттем.
– Сез татармы? – диде ул шунда ук.
– Әйе, ә сез үзбәктер.
– Әйе.
Без бер-берсен күптән белгән танышлар төсле елмаештык. Чит
җирдә төрки кардәшеңне очраткач, күңел савытына «Рафаэлло»
кәнфите бушаткан кебек рәхәт булып китә. Кыска гына вакыт эчендә
күбрәк сораштырып, аның турында күбрәк белеп каласы килә.
– Күптән монда яшисезме?
– Күчеп килгәнемә кичә 12 ел тулды, биш ел кайтканым юк.
– Гаиләгезне монда алып килдегезме? Әллә күпләр кебек тегендә
дә, монда да гаилә тотасызмы?
Ул гаҗәпсенеп, кашын җыерды да борылып ук карады.
– Әйе, гаиләм анда да бар, монда да. Анда ике кызым үсә, монда
– улым.
– Кайтып китә алмыйсыз, чөнки сезне яңадан бу илгә кертмәүләре
ихтимал. Җитмәсә, биредә яшәү вакыты да күптән чыккан.
– Каян беләсез?
– Экстрасенс мин, – дидем дә көлеп җибәрдем. – Юк ла, нибары
мантыйк. Беренче хатын белән еш аралашасызмы?
– Көн саен диярлек аралашабыз. Мин аларга акча җибәреп торам.
Ул әниебез янында, абыйның гаиләсе белән безнең йортта яши.
– Мондагы гаиләгез турында беләме соң?
– Белә... Күптән түгел белде.
– Аерылам димиме?
– Юк, кая китсен?! Кызлар кияүгә чыкканда, барыбер кайтасы
булачак, ул шуны белә бит. Шуңа көтеп яши.
– Кызлар зурмы соң инде?
– Олысына унөч яшь, кечесенә – сигез.
– Көтәргә озак икән әле. Ул үзе монда килеп төшсә нишлисез?
– Килми. Аның ялгызы гына районнан ерак чыкканы юк.
Рәхмәт әйтеп, саубуллашып төшеп калдым да, юл аша чыкканда
«Кындыг» дип язылган «Газель» килүен күреп, шатлыгымнан биеп,
кул күтәрдем.
***
– Сез иртәдән бәхеттән балкыйсыз! Нинди куанычыгыз бар? – диде
йөртүче, елмаеп.
Монда гел шулай: беренче күргән кешеләр дә, сине күптән
белгәндәй сүз башлый һәм әңгәмә үрелә. Тәүге күрешкән затлар сиңа
йә әле генә тарыган вакыйгасын бәян итә, йә язмыш йомгагын сүтә.
Маршрут автобусларында кайвакыт, ниндидер киңәшмәдә утырган сыман һәркем үзенең биш тиенен кыстырып, ниндидер теманы сүтеп-
җыеп баралар.
– Мин гел бәхетле! Башкалар бәхетсез булганга гына шулай
аерылып торам, – дип, бераз кычкырыбрак әйткән идем, салонда
кемдер кул чаба башлады. Көлә-көлә, аңа башкалар да кушылды.
Пассажирларга карап елмаеп, ике тапкыр баш идем дә буш урынга
кереп утырдым.
– Күрдегезме, никадәр кешегә кәефегезне йоктырдыгыз?! Сез бу
маршруткага кояш булып килеп кердегез дә безне йокыдан уяттыгыз.
Кырыемда утырган яшь әрмән егетенең (теге мәҗлестән соң, мин
аларны йөзеннән аера башладым!) төчеләнүе Петрос белән Армен
вакыйгасын хәтердә яңартты да күп лыгырдау тегермәндә була, диясе
килеп китте, ләкин эндәшмәдем. Бердән, бу әйтемне тәрҗемә итә
алмадым; икенчедән, әни әйтә: «Хатын-кызның дәшми кала алуы –
зур талант», ди.
Абхазиядә һәр почмакта үз тарафыңа яңгыраган мактау сүзләре,
комплиментларга да ияләнергә вакыт югыйсә. Биредә үзбәяңне
күтәрәсең килсә, урамга чыгып йөреп керү, маршруткага утырып,
каядыр барып кайту җитә. Кавказ ирләре бер итәкне дә игътибардан
читтә калдырмый. Ул комплиментлар көн дә очрый торган «Сез бик
матур» ише генә түгел, ә бөтенләй уйламаган ягыңны аерып алып
әйтелә. Шуңа үзең дә сизмәстән, сүзенә дә, иясенә дә игътибар итәсең.
Абхазиягә килеп, тәүге кат маршруткага кергәч: «Сезнең
причёскагыз бик матур», дигән иде артымда утырган бер егет.
Причёска да түгел, бант формалы зур заколка гына кыстырылган иде
чәчемә. Кулларым үзеннән-үзе чәчемә сузылып, төзәткәләгән төсле
иттем, аннары гына моның киная түгел, комплимент булуы аңыма
барып җитте. Ул бит кисәтү ясамады, кимчелекне төзәтергә кушмады,
ә мактады! Бездә матур сүз ишетү гаять сирәк очрый торган күренеш
булгач, мин автомат рәвештә ниндидер гаеп төзәтә башлаганмын.
«Сезнең хушбуй бигрәк тәмле исле, артыгыздан гына ияреп йөрисе
килә», диде икенчесе шул ук көнне.
«Әйдәгез, мин сезгә ярдәм итәм» дип, өченчесе базардан
тукталышка кадәр сумкаларымны күтәреп барып, маршруткага
утыртып җибәрде.
«Минем сезне сыйлыйсым килә» дип, тагын берсе тәм-том сузды.
Беренче мәлдә, һәр җылы сүзгә, комплиментка, күчтәнәчкә гаҗәпләнә,
хәтта эреп китә идем. Нинди ир була белгән ирләр бу, Ходаем?! Нишләп
син аларны монда шундый итеп яраттың да, безнекеләрне андый
итеп яратмадың? Монда нәфис зат булып яшәргә күнегеп киткәнче,
тупаслыктан, битарафлыктан каткан бәгырь җебеп акканчы, тизрәк
Казанга кайтып китәргә кирәк дип уйлый идем. Тора-бара ата-бабалар
фәһеменә ирештем: үрдәкнең ун тапкыр бакылдавыннан, казның бер «кыйгак» дигәне яхшы икән дип уйлый башладым. Матур сүзләр
яудырып, телефон номерыңны сорап алган ирләргә хатын-кыздан
нибары ике нәрсә: йә җенси мөнәсәбәт, йә акча кирәк булуы тиз арада
аңлашылды. Кем әйтмешли, ир-ат риясыз булмый.
Мин инде Петростагы мәҗлестән һәм беренче комплиментлардан
соң ук боларның уенын кабул итеп, җирле халык кагыйдәләре буенча
яшәргә өйрәнергә кирәклеген чамалаган идем. Чит дәүләткә килеп,
үз тәртипләреңне урнаштырмыйсың бит, телисеңме-теләмисеңме,
аларныкын кабул итәргә туры килә. Яулыклы, хиҗаплы мөселман
илендә ялангач йөрмисең. Кораллы кешеләр арасына килеп
эләккәнсең икән, ялан кул йөрү куркыныч... Ә монда уйлаганыңны
сөйләү, артыңны ачып, тау битенә чыгып ятуга тиң. Юк, алай итәргә
һич ярамый: боларча итеп, һәр яңа таныш алдында койрык болгарга,
юмакайланырга, телең белән ишәк чумарын ишеп, комплиментлар
яудырырга өйрәнергә кирәк.
Кайнар чыганакка баргач та, судан чыгып ял иткән арада (кайнар
суда 20 минуттан артык ятарга ярамый), ирләргә җавап итеп
комплимент ясарга өйрәнеп утырдым. Ясалма интеллект көчле
затларның талантын, акылын, ышанычлылыгын мактарга киңәш
итте. Һәр ир-ат үзенә сокланганны, аны югары бәяләгәнне ярата, ди.
Аннан соң, хатын-кыз ир-ат янында үзен бәхетле, тыныч һәм рәхәтрәк
хис итүен гел кабатлап торырга тиеш, имеш. Кыскасы, төче телләнү
гаять кыен үзләштерелә торган холык-фигыль сыйфаты булып чыкты.
Беренче очраган ирнең акылын, ниндидер эчке сыйфатларын мин
каян белим дә, ничек мактыйм?!
Теорияне практикага әйләндерәсем килеп, кайнар чыганакта
ярымшәрә чупырдап яткан ирләргә сынап-сынап карап тордым,
һәрберсенә берәр комплимент уйлап табарга тырыштым, тик аларның
берсе дә үзләренә әйтер дәрәҗәдә югары сәнгать әсәре була алмады.
Һәр комплиментым үт сыткыч бер сарказмга әйләнеп калды:
– Сезнең бөдрә мыек очы йөрәк нервыларымны кытыклый;
– Сез тандырдан чыккан ләвәш төсле, шундый ук түгәрәк һәм кайнар;
– Сезгә хәтта чебеннәр дә ябыша, хатыннар ничек ябышмасын;
– Сез Чиполлино мультигындагы Сеньор помидор төсле, шундый
ук җитди, кызыл һәм түм-түгәрәк;
– Сезне безнең геометрия укытучысы яратыр иде, чөнки сез идеаль
формалы...
Тәмле телле хатын-кыз булуы бик авыр икән ләбаса...
***
Кайнар чыганактан кайту гел мәшәкатьле була иде, бу юлы ишек
төбендә үк автобус торганын күреп, шунда кереп утырдым. Алгы
пыяласына мин яшәгән шәһәргә кайта дип язылган, чыганактан чыгучылар бар да шунда керә. Димәк, барыбер кайтып җитәчәкмен.
Берзаман автобус тулды, сыймый калган кешеләр ишек төбендә басып
калды – без кузгалып киттек. «Тагын бер автобус булачак, көтегез»,
дип игълан итте йөртүче.
Бу маршруткалар чыганаклар буйлап кеше җыя икән. Шыгрым
тулы булуына карамастан, безнеке дә трассадан шактый эчтә
урнашкан икенче чыганакка керде һәм көтелмәгән хәл булды: автобус
йөртүче пассажирларның талоннарын тикшерә башлады. Шунда гына
аның кунакханәләрдән туристлар йөртүе, биредәге һәркемнең алдан
түләнгән билетлар буенча бару-кайтуы мәгълүм булды. «Түлибез»
дип, күпме генә ялынсам да, мине һәм тагын өч «куянны» шул
чыганакта төшереп калдырдылар.
Янымдагы иптәшләрем Мәскәүдән килгән булып чыкты. Алар:
«Бу чыганакны да карап, коенып чыгабыз» – дип, акча түләп, эчкә
кереп китте, ә мин урамда басып калдым.
Биредә тегесеннән күпкә матур иде. Тирә-ягы агачлык. Соңыннан
ишетеп белүемчә, бу чыганаклардан берничә чакрымда җиләк-җимеш
теплицалары урнашкан. Алар кыш көннәрендә җир астыннан килгән
шушы кайнар сулар хисабына җылытыла, ди. Ничек уңайлы: җылыту
системасы табигатьнең үзендә – газ яки электр өчен түлисе дә юк.
Нишләргә белми басып торгач, олы юлга җәяү чыгарга булдым.
Трассага таба юл куе агачлык аша урнашкан, якынча ике чакрым
тәпиләргә кирәк. Мондый урында ялгыз йөрү куркыныч. Таулардан
аюлар төшүе турында да белә идем. Гомумән, субтропик урманнарда
нинди ерткыч җанвар булмас. Тик кая барасың?! Кайтырга кирәк! Үз
уйларыма бирелеп, бара торгач, юл читендә яткан зур кара еланны
күрмәгәнмен, кул сузымы ара калгач кына абайлап алдым. Елан
ташланырга әзерләнеп, башын күтәрүе булды, артка сикерүемне
сизми дә калдым. Кире борылып чаптым.
Яңадан чыганак янына барып бастым. Ник бер кеше чыксын да,
ник бер машина минем шәһәргә кайтсын! Янәшәдә йөргән сыерларга
карап торганда, Чиләбе фермеры Стас искә төште. Ул бит шушы
тирәдә яшим дигән иде. Телефоннан аңа җыеп, вазгыятьне аңлатып
бирдем. Ярты сәгать дигәндә, Стасның хатыны минем янда иде инде.
Иномаркасына утыртып, ай-ваема исе китми генә, үзләренә кунакка
алып китте.
Тауда, агачлар арасында утырган ике катлы таш йорт гаҗәеп
иркен һәм җылы иде. Зур мичләре бар, аны утын ягып җылыталар
икән. Татьяна өстәл әзерләгән арада шушы мичтә сөтне төнгә
калдыруларын, ряженканы да шул сөттән әзерләүләрен сөйләп алды.
Өстәлгә үзе әзерләгән сыр, эремчек куйды. Татьяна пешергән ипигә
каймак ягып, золотарник балы белән чәйләп алдык.
Сораша торгач, хатын фермаларын да күрсәтергә ризалашты. Поликарбонаттан ярым түгәрәк формалы итеп эшләнгән озын ангарда
уннан артык сыер, шулкадәр үк бозау, берничә тана асрыйлар икән.
Ангар буш иде, шуңа Татьянаның сүзенә ышанырга туры килде.
Шулкадәр малны ике кеше карасын әле!
– Без аларны иртән савып чыгарып җибәрәбез, кичке савымга
үзләре кайта. Карауның бер кыенлыгы юк. Төнлә таудан шакал өере
төшмәсә, бөтенләй япмас идек. Һәрберсендә GPS трекер тора, эзләп
табуның да читенлеге юк, – дип сөйләде Татьяна.
– Ә кышка печән, салам, сенаж әзерлисезме?
– Басуларыбыз бар, анда солы белән кукуруз чәчәбез. Монда кыш
булмагач, алай күп азык әзерлисе юк, ашаулары аяк астында. Алай
да, яңгырлы караңгы көннәрдә чыгып китсәләр дә, бик тиз әйләнеп
кайталар. Шуңа барыбер азмы-күпме хәстәрләргә туры килә. Быел
урманның бер өлешен «гусеничный» трактор белән чистарттык. Бездә
чит ил токымлы сөтле сыерлар, алар бу җирлеккә яраклашмаган.
Имчәкләрен урманда үсә торган шайтан таягы, кара җиләк, гөлҗимеш
кебек энәле үләннәр кисеп, ярып бетерә. Шуңа күрә урманга кереп,
иркенләп ашап йөри алмыйлар. Мондагылар андыйга ияләнгән, аларга
зыян килми. Гомумән, мондый шартларда фермер булуның берние юк,
сөтне һәм итне эшкәртеп өлгерә алсаң, рәхәтләнеп эшләп була.
– Сыерларга аюлар тимиме?
– Безнең якта әлегә булмады, ләкин монда андый гына югалтуларга
әзер торырга кирәк. Кыргый җәнлекләргә караганда, машинада куып
йөрүчеләрдән зыян күбрәк, – диде Татьяна.
– Итне нишләтәсез?
– Стас ул хакта синең белән сөйләшермен дигән иде әле...
Татьяна мине трассага чыгарып, маршрут автобусына утыртып
җибәрде.
Стас белән соңрак телефон аша хәбәрләштек. Ул иттән, сөттән
ярымфабрикатлар ясап сатарга тели һәм шушы эштә ярдәмчеләр
кирәк икән. Үзендә яшәргә һәм эшләргә тәкъдим итте. Планда: иттән,
эремчектән ясалган пилмәннәр, берничә төрле эчлек белән белен,
кәтлит, гуляшлы банкалар, тушёнкалар... Стас җирле халыкның
эшләргә теләмәвенә зарланды, ә хатыны белән икесе генә өлгерә
алмый икән. «Түләү шушы продукциянең сатылуына карап булачак»,
дип ышандырды. Уйлап карарга сүз бирдем. Тормышның нинди чагы
булмас…

***
Юл уңаенда Сәйдәгә дә кереп чыгасы иттем. Ул мине күргәч, теш
пастасы рекламасындагы кебек ак, тигез тешләрен күрсәтеп, киң итеп
елмайды. Аның иреннәре генә түгел, бөтен йөзе елмая, шуның белән
эчкерсезлеген, ихлас куанычын тагын да көчәйтә кебек.

– Бүген эклерлар юк, ләкин тирамису бар. Үзем әзерләдем, – диде
Сәйдә. – Мин сине керерсең дип көткән идем. Яңа төрле пуэр чәе дә
алдым. Татып карыйбызмы?
– Сәйдә, мин бу чәйне теләсә кайда эчә алыр идем, әмма синең
шушы яктылыгың өчен бирегә киләм. Рәхәт энергетикаң, киң шәмәхә
аура булып, киоскыңның түбәсеннән дә бер карыш күтәрелеп,
дөньяны яктыртып тора, – дидем дә, үземнең әрмәннәр кебек сөйләшә
башлавымны тотып алып, авызымны яптым. Бүгенге комплиментлар
репетициясенең дулкыннары көтмәгәндә цунамига әйләнә язды дип,
үз-үземә шаккаттым.
– Шулаймы? – диде ул, тагын да киңрәк елмаеп. – Аны миңа гел
шулай дип әйтәләр.
Сәйдә үтә күренмәле пыяла чәйнеккә чәй пешергән арада, яныма
бер егет килеп утырды. Киоскның бар тактасы һәммәбезгә уртак
табын: егет кофе алды. Сәйдә аңа да тирамису тәкъдим итте.
– Баллы ашамыйм, ә сезне сыйласам буламы? – диде егет,
миңа мөрәҗәгать итеп. Күпме генә кире каксам да, үзенекен итте,
тирамисуны алдыма куйды. Минем чәй өчен дә, десерт өчен дә үзе
түләде. Юл өстендә кереп чыккан ике таксистка да кофе алып бирде.
– Адгур, аның әле иптәш хатыны да бар, аңа да тирамису алып
җибәрмисеңме? – диде Сәйдә һәм миңа күз кысты.
– Әйдә, аңа да алам. Телисезме, барысын да алам. Иртәгә дә чәй
эчәрсез. Сәйдә, анда тагын ничәү бар?
– Сигез!
– Бир барысын да!
Минем каршы килүемә карамастан, алдыма тагын сигез савыт
десертны тезеп куйдылар.
– Сез кайда эшлисез? Хезмәт хакыгыз бик зурмы әллә? – дидем
гаҗәпләнеп. – Гадәттә, сезон беткәч, абхаз егетләре үзләре акча сорый.
– Берничә ай элек сугыштан кайттым. Отставкадагы хәрби мин.
– Украинаданмы? Аннан кайтаралар да мәллә? Бер җыйгач, кире
җибәрмиләр, дип белә идем.
– Ел ярым әсирлектә булдым. Шуннан украин хәрбиләренә алмашу
барышында алыштырып алдылар.
– Сез анда ничек килеп эләктегез? Абхазия Россия түгел бит.
– Үз теләгем белән киттем.
Тирамисулардан үскән күңел бу җаваптан упкын булып уелды
да, карстлы тау куышына ургылган җир асты сулары кебек,
канәгатьсезлек белән тулды.
– Ни өчен? Кеше каны коясыгыз килдеме?
– Юк. Минем бакча башында Грузия-Абхазия сугышында һәлак
булган өч Донецк егете ята. Алар Абхазия өчен башын салды, бу –
минем алар алдындагы бурычым.

– Донецктагы ирләрнең барысы да Россия ягында сугышмый
бит. Бәлки, сезгә ул егетләрнең туганнарын табып, башта аларның
позициясен ачыкларга кирәк булгандыр.
– Минем анда эшем юк. Россия Абхазиянең мөстәкыйльлеген
таныды, безгә ярдәм кулын сузды. Россиядән бик күп солдатлар
безнең җирдә ятып калды. Без дә аның ягында көрәшеп, гражданлык
бурычыбызны үтәдек. Абхазиядән бик күп егет үз теләге белән барды,
бик күпләр анда Россия өчен башын салды.
– Абхазия мөстәкыйльлеге өчен үз армиясен катнаштырганда,
Россия сезнең мәнфәгатьләрне генә түгел, үзенекен дә кайгыртты.
Сез – буфер зонасы. Ә сез нинди мәнфәгатьләрегезне кайгырттыгыз?
Акчамы?
– Мин анда барганнан бирле, өч ел ярымда, дүрт тапкыр хезмәт
хакы алдым. Миллионнар түгел, гади хәрбинең хезмәт хакы.
Әсирлектәге вакытым өчен миңа бөтенләй түләмәделәр.
Сәйдә теманы үзгәртергә тырышып, әле һава торышы турында
сүз башлап карады, әле тавыкларымны искә төшереп, алар турында
сорашты. Ниһаять, төрекчәгә күчеп, егетнең канын кыздырмавымны,
сак булуымны үтенде.
– Плендагы иң куркыныч вакыйганы сөйләгез әле, – дидем,
Сәйдәнең бу кисәтүенә күз кысып. Ул, ачуланган кыяфәт ясап,
кулындагы тастымалын почмакка ыргытты да кашыгын шап итеп
өстәлгә куйды. Бу ризасызлык демонстрациясе бераз кәмитрәк килеп
чыкканга көлеп куйдым.
– Ир-атның юынтык сулар, калдык-постык апара белән тукланып,
бернинди киемсез, трусикчан гына җир астындагы таш зинданда ел
ярым үлем көтеп ятуы куркыныч хәл түгелме сезнең өчен?! – диде
Адгур бик җитди итеп һәм нәфрәтле күзләрен миңа төбәде. Елмаеп
утыруым урынсыз иде.
– Мин алай булуын каян белим? – дидем, үземне акларга тырышып.
– Менә хәзер беләсез!
– Җәзалаулар да булдымы?
– Җәзалап үтерүләр дә булды. – Ул исерек кеше сыман башын
иеп, күпмедер утыргач, үз алдына сөйләгән сыман дәвам итте. –
Барыбызны да җир астыннан алып чыгып тезеп бастырып, берәм-
берәм сайлап алып көчләүләр булды. «Йә йөзләгән халык алдында
мәсхәрәлибез, йә үлгән якташыгызның итен кисеп ашыйсыз», –
диделәр.
– Сез дә ашадыгызмы?
– Кавказ ире өчен мәсхәрәләнү ул үлемгә тиң. Үлемме, кеше ите
ашаумы дигәндә, үзең нәрсәне сайлар идең? Бу – куркыныч сайлау.
– Сез сорауны ничектер әйләндереп бирдегез: мәсхәрәләнүме, әллә
кеше ите ашаумы, дигән сайлау бит.

– Сезгә кайсы күбрәк ошый?
– Сайларга теләмим, чөнки бу минем алга куелган сайлау түгел,
сезнеке генә. Сез кеше ите ашадыгыз алайса?
– Әйе. Кайсы җире икәнен дә әйтимме? Баш сөяген ярып, шуннан
баш миен алып бирделәр.
Бу вакыйга күз алдыма килеп, утырган урындыгым әйләнә
башлаган кебек булды да, чытырдатып өстәлгә ябыштым. Камал
театрында караган «Сары елга» спектакленнән күренеш искә төште,
анда да төп герой кешенең баш миен ашый.
Бер нефть магнаты хатыны белән ширбәт аен сәяхәттә уздыра.
Шунда исән маймылның баш капкачын ачып, баш миен ашата торган
ресторанга киләләр. Нефть магнаты килгән көнне маймыл кача да,
бер шагыйрь аңа үз миен тәкъдим итә. Аның гаиләсенә акча кирәк.
Спектакльнең азагына кадәр, бу эшмәкәр күрә торып, кеше миен
ашамас, дип ышанып утырасың, ә ул бер чирканмый шуны авыз
итәргә керешә.
– Безнең турында фильм төшерәләр, тиздән карарсың, – диде егет.
– Өйгә кайтканчы диңгез буен әйләнеп менәм әле, алайса диңгезне
дә күргән юк, – дидем мин. Тизрәк бу тирәдән качасы килә башлады.
Тирамисуларны сумкама тутырган арада, Адгур да җыенды һәм...
миңа иярде...
Пляжга төшә торган тыкрыктан бергә атлаганда, каршыбызга өч
егет очрады. Шуларның берсе янымдагы хәрбинең әсирлектә бергә
утырган хезмәттәше булып чыкты. Акчасы юклыкка зарланды. Адгур
өч мең сум чыгарып, аңа тоттырды. «Кайтарып тормассың!» – дигән
булды. Каршымда уңлы-суллы акча таратуы минем күзгә төтен
җибәрү өчен иде булса кирәк, әмма аның ачы тормыш тәҗрибәсе бу
төтенне әллә кайчан куып тараткан иде инде.
«Соңыннан өеңә такси белән илтеп куярмын, – диде, әмма аңа
кайда яшәвеңне ничек күрсәтәсең?! Тагын сәгать ярымнан инде
кояш байый. Аңарчы тавыкларны карарга кирәк... Пляжда яңа
танышымның сугыш хатирәләрен тыңлап утырган арада телефоным
шалтырады. Бу Давид иде.
– Эльвира, сезгә бер тәкъдимем бар: шушы көннәрдә абыйның
кызы туды, шул уңайдан бүген мәҗлес оештырабыз, барасызмы? –
диде ул, сәлам алышкач. Бу сүзләр миңа котылу фанфарасы булып
яңгырады.
– Мин пляжда бит әле, Давид. Бу тирәдә булсагыз, килеп ала
аласызмы? – дидем, аның шалтыратуына чын-чынлап куанып.
Егерме минуттан ул пляжда иде инде. Хәрби танышым белән кул
биреп күреште дә, без хушлашып кайтырга чыктык.
– Соравым өчен гафу үтенәм, бу кем? – диде Давид, гаҗәпләнеп.
– Теләмисез икән, аңлатмасагыз да була.

Мин аңа барысын да ничек бар, шулай сөйләп бирдем.
– Сез шулай курыкмыйча пляжда йөрисезме? – дип гаҗәпләнде ул.
– Көпә-көндез урам уртасында миңа ни булсын?!
– Пляжда берәү дә юк бит...
Мин ул көнне мәҗлескә барудан баш тарттым. «Бер әрмән
мәҗлесендә булдым, җитәр», дидем. Кичен соң гына Давид биш
минутка килеп китте. Кулыма бер кочак чәчәк бәйләме тоттырды.
– Чәчәк кибетендә озак сайладым. Сезгә ак розалар килешергә
тиеш дип уйладым! Мин сезне өч көн беләм, әле бер тапкыр да
шашлык белән сыйламадым. Әрмәннәрдә бу мәңге күрелмәгән хәл,
хәтта ки оятсызлык, – диде ул, көлеп.
Аннан машинадан ике капчык алып, коймадан тырпаеп торган
тимер казыкка элеп куйды. Берсенә мәҗлес табыныннан тәм-том
тутырылган, икенчесендәге картон тартмага шашлык белән люля-
кебаб салынган иде. Ул бу күчтәнәчләрен үзе өйгә кадәр кертер иде,
этләр аны ишегалдына уздырырмы, мине тыңлармы, аңа карата
реакцияләре нинди булыр – үзем дә белмим.

(Дәвамы бар)

Эльвира Фатыйхова

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев