Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (ахыры)

Ул арада Раушан абый әйләнеп тә килде. Трактордан төшеп, үзе сөргән җир өстендә йөреп алды, нигәдер сикереп карады, күңеле булып елмаеп та куйды. – Менә шулай барса, бик яхшы, улым. – Әти, бәлки тагын бер әйләнерсең. Раушан абый, юк дип, башын селкеде. – Юк, улым, хәзер барысы да синең кулда, җирне бозарсың дип, курыкмыйм. Миңа булды, бер утырып әйләндем, шул җитә, – диде дә авылга таба китте.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

 Капкадан ашыга-ашыга, Рашат абый килеп керде. Гомере буе җилкәсе белән бүрәнә күтәргәнгә, бераз алга бөкрәйгән, ачуы йөзенә үк чыккан ата, атылып, йортка да килеп керде.
– Кайда ул? – исәнлек-саулык сорашу да юк.

Раушан абый сорауны кире кагып азапланмады.

– Бездә, – дип җавап бирде.

– Чыгарыгыз монда!

– Нигә?

– Алып кайтып китәм.

– Ни бит, кода, бездә килгән киленнәрне кире бирә торган гадәт юк.

– Ничек юк?

– Менә шулай, юк.

– Бабай! – дип эндәште, ниһаять, тик кенә утырган Дәнәф. – Гөлия белән икәү шулай сөйләштек, мин аны сиңа кире тоттырып җибәрмим.

– Сөйләшкәнсез, – дип, өстәл янына килеп утырды Рашат абый, – унсигез-егерме яшь булса икән үзегезгә, ике тиле аларны уздыргансыз. Нишлибез инде хәзер?

– Нишлибез, дип... Туй итәбез инде, кода, тагын монда нишләп була?

– Нәрсә утырасың анда, посып, атаң тапмас дип уйладың мәллә, чык монда! – дип, мич артына карап, кызына эндәште.

Гөлия мыштым гына чыгып, ир канаты артына басты.

– Һе, кара моны, яклаучы тапкан!

– Әти, ачуланма, мин бу йорттан беркая китмим.

– Ярар, китмәсәң, – дип җавап бирде аңа Рашат абзый. – Кызый, кара аны, Раушан белән гомер буе ахириләр булып, дустанә яшәдем. Әгәр битемне кызартып, кода-кодагыйның зарлануын ишетәм икән, матри аны! – дип, йодрыгын селкеде.

– Аңладым, әти, зарланырлык итеп яшәмәм, – дип җавап бирде аңа ир канаты артыннан чыкмый гына кызы.

– Син, әйдә, кода, озаклап утырма монда, мин хәзер мулланы алып киләм, син бар, тиз генә кайтып, кодагыйны алып кил. Рашат абый:

– Ие, мин киттем, озак тормам, – дип, ишектән чыгып китте.

Рашат абыйның дуылдап, капкадан кереп киткәнен күрше-тирә күреп калды. Шуңа күрә эш тапкан булып, кереп китмичә, капка төпләрендә таптана бирделәр. Кызык бит, ахыры ничек бетәр? Тик барып чыкмады, күршеләр көтеп, капка төпләрендә басып калдылар. Рашат абый капка аркылы чыкмыйча, кодасының бакчасы артыннан гына өенә кайтып китте.

 Икенче көнне Гөлия чын хуҗабикә исәбендә авыл кибетенә килеп керде. Аның Дәнәфкә кияүгә чыгуы турында бар авыл хәбәрдар иде инде. Шул исәптән Илүзә дә. Яратмыйча, төксе чырай белән каршылады ул яшь киленне. Гөлия кәрзиненә кер порошогы, азык-төлек  җыйды да кибетче каршына килеп басты.

– Күпне күтәргәнсең, сынмассыңмы соң? – дип, киная белән сорады кибетче хатын, аның күзенә карап.

Гөлия аның тел төбен аңлады.

– Борчылмагыз, сынмам.

– Минекен алдың.

– Минем кешенекенә кагылганым юк, үземә тиешлесен алдым.

– Ә бу юлы минеке иде.
– Юк, Илүзә апа, солдатка китеп бер ел үтүгә, синеке булудан туктаган иде инде ул.

– Мин бит алдандым.

– Ә мин менә алданмадым, егерме ел буе тик аны гына көттем. Илүзә Дәнәфнең аныкы түгел икәненә тәмам ышанды, улмы соң хәзер бу яшь килен белән алыша ала, юк, билгеле. Буш өмет, нигә аның белән алданып яшәргә, ә яңа тормыш корам дисәң, авылда бетмәгән аның кебек ялгыз ирләр.

– Син бәхетле ит аны, яме, сеңлем.

– Итәрмен, Илүзә апа, рәхмәт, – дип, яшь килен кибеттән чыгып китте.

Бу минутларда Дәнәф белән әтисе тракторда үз җирләренә килеп туктаганнар иде инде.

– Ничек, әти, башлыйбызмы, Аллага тапшырып? – дип сорады малае, атасыннан.

– Әйдә, башлыйбыз, тик беренче буразнаны мин сызам, улым. Дәнәф иңнәрен җыерды.

– Мин каршы түгел, әти, әйдә, утыр тракторга.

Раушан абый трактор кабинасына менеп утырды да сука төрәнен батырып, күптән ташландык хәлдә яткан басуны сөреп, кузгалып китте. Төрән артыннан кара җир кайтарылып кала. Дәнәф, иелеп, яңа сукаланган җирне учына алды да борынына китерде. Ипи исе килә, әчкелтем ис, сулавы рәхәт. Ул җирне кулы белән уып карады, җир көл кебек таралды да китте. Игелекле җир, озак еллар тик яткан, уңышны мул бирергә тиеш. Ул күтәрелеп, ераклаша башлаган тракторга карады, сука узып китүгә, кара җиргә дәррәү булып карга-чәүкә көтүе ябырылды. Суалчан чүплиләр. Хәтта карт козгын да, агач башыннан очып, җир өстенә төшкән. Яңа гына җир өстенә чыккан суалчанны сагынган, ахры, бик бирелеп чүпләнә. Ул арада Раушан абый әйләнеп тә килде. Трактордан төшеп, үзе сөргән җир өстендә йөреп алды, нигәдер сикереп карады, күңеле булып елмаеп та куйды.

– Менә шулай барса, бик яхшы, улым.

– Әти, бәлки тагын бер әйләнерсең.

Раушан абый, юк дип, башын селкеде.

– Юк, улым, хәзер барысы да синең кулда, җирне бозарсың дип, курыкмыйм. Миңа булды, бер утырып әйләндем, шул җитә, – диде дә авылга таба китте.

Дәнәф әтисен карашы белән озатып калды.

Басу юлы буйлап бабай кеше атлый. Ул, бер күтәрелеп, кояшка карый, бер болытларны күзәтеп ала, баш очыннан очып үткән карлыгачларга күз сала, юл буенда үсеп утырган чәчәкләрне дә игътибарсыз калдырмый. Дәнәф белеп тора, басу юлы буйлап атлаган атасы, табигать көндәлеген укып бара. Ул шушы туфракта туып, сугыш арты елларында, ачлы-туклы, ялан аяклы балачагын үткәргән. Шушы туфракта үз парын табып, гаиләсен корган. Шушы туфракта үз нигезен булдырып, балалар үстергән. Ашаган ашы, өстәлендәге ипие, эчкән суы да аның шушы туфрактан. Шуңа күрә табигать үзенең көндәлегенә бүген ни язган, шуны бер дә ялгышмый укый ала бабай кеше. Әйе, ул шушында туды, шушында яшәде, вакыты җиткәч шушы туфрак аны үз куенына алачак. Шушы ук туфракны ярата белгән, кадерли белгән улына бүген, бер дә шикләнүсез, киләчәкне ышанып тапшырды бабай.

Дәнәф атасын озаткач, трактор кабинасына менеп утырды да, шушы ук туфракка беренче буразнасын сызып, кузгалып китте.

 

Покос аркылы атлап чыгыйм дип, Марат аягын гына күтәргән иде, кинәт үлән астыннан яшендәй атылып, кыр куяны килеп чыкты. Көтелмәгән хәлдән малай кычкырып җибәрде.

– Ай!

Комбайн янында кайнашкан Дәнәф, ялт итеп, улына таба борылып карады.

– Нәрсә булды, улым?

– Куян, әти! – дип җавап бирде аңа улы, көтелмәгән хәлдән исе китеп, – покос астында качып яткан, мин аны күрмәдем дә.   Дәнәф кеткелдәп көлеп куйды.

– Карабрак йөр, куян гына, димә, үзен яклый белә ул. Шөкер, быел ашлык уңды, покосларны атлап чыгарлык түгел.

– Әти, мин комбайн белән бер әйләнеп килим әле.

Тугызынчы класста укыган Марат атасы белән басуда инде беренче ел гына эшләми, комбайнны биш бармагы кебек  белә. Шуңа Дәнәф улы кулына техниканы бер дә курыкмый тапшыра ала.

– Бар, мин бераз ял итеп алам.  

Маратка шул гына кирәк тә, комбайн кабинасына очып менеп утырды да кузгалып та китте. Дәнәф, басу кырыена чыгып, каенга сөялеп утырды. Быел ашлык мул булды. Гөлия «ГАЗ» машинасы белән ташып кына тора, хатыны әйләнеп килгәнче бункер инде кабат тулып чыга. Көне кояшлы, өлгерерләр алар ашлыкны сугып бетерергә. Ул, күтәрелеп, авыл ягына таба карады. Басу юлыннан кулына зур сумка аскан бишенче каласста укучы икенче малае Рәис атлый. Сумкасында – әтисе белән абыйсы өчен төшке аш. Авыр булса да, малай зарланмый. Аннары аның төшке ашны илткән җиреннән кире кайтып китәргә бер дә исәбе юк, ул кичкә кадәр абыйсы, әтисе белән кыр корабында иген диңгезендә йөзәчәк. Бәлки әле аңа әтисе комбайнны йөртеп карарга да рөхсәт бирер. Әйе, билгеле, шулай булачак.

Дәнәф икенче малаен көтеп тора башлады. Шушы юлдан әтисе, туган туфракны аңа ышанып тапшырып кайтып китте. Шушы юлдан ук Дәнәфнең алмашчылары атлап килеп, тормышта беренче буразналарын сызалар. Әйе, билгеле, Дәнәф кече улы Рәискә комбайн белән идарә итәргә рөхсәт бирер. Малайга эшкә хөрмәт, җир кадерен сеңдерү өчен эшләр ул моны. Озак та үтмәс, әле бишектә генә яткан төпчеге дә үзенең тормышында беренче буразнасын сызар өчен шушы басу юлыннан атлап китәр. Ә Дәнәф, Раушан абый кебек, бер шикләнүсез, шушы туфракны дәвамчылары кулына тапшырып, өенә кайтып китәр. Башкача мөмкин түгел, чөнки бу мең еллар элек табигать көйләп куйган хәрәкәт. Мәңгелек хәрәкәт! 

Тәмам.

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт,бик матур язылган, рәхәтләнеп укыдым,🌹🌹🌹

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт. Матур язылган, укып чыктым

      • аватар Без имени

        0

        0

        искиткеч. мең рәхмәт!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Их шул чаклар!