Логотип Казан Утлары
Печән базары

Аша рәхәтләнеп! (хикәя)

Моңзар кисәк кенә сикереп торды һәм компотны шеф-поварның битенә сипте! Моны күреп, сакчылар аның өстенә килә башлады. Егет чытырдатып күзләрен йомды...

Көтмәгәндә имәнеп китте Моңзар. Чү! Кайда соң ул? Ниндидер гаҗәеп зур зал. Тирә-юньдә йөзләгән газ плитәсе, шкафлар, табалар, кәстрүлләр, әрҗә-әрҗә шампуньнар, дарулар... Тыз-быз килеп поварлар йөгерешә...

Егет берни аңламады. Нинди җир бу? Ул монда кайчан, ничек килеп эләккән? Өнме бу, төшме?..

Моңзар – радио хезмәткәре. Реклама бүлегендә эшли. Җырчылар аңа җырларын китерә һәм акча түли. Кем күбрәк түли, шуның җырын күбрәк уйнаталар. Кайвакыт бер җырны көнгә унбишәр тапкыр да әйләндергәннәре бар.

Кичә алар Яңа елны бәйрәм итте. Туйганчы күңел ачтылар. Өстәл өстенә менеп биегәнен хәтерли Моңзар, ә менә калганын хет үтер – исенә төшерә алмый...

– Бәйрәм белән, әфәндем? Таныш булыйк, мин – шеф-повар, – диде актан киенгән таза бер ир-ат. – Ризык әзерләүчеләр иленә рәхим ит!

Моңзар кашларын җыерды.

– Нинди ил соң ул? Мин ничек эләктем бирегә?

Шеф-повар никтер сорауга җавап бирмәде.

– Хәзер без сине сыйларбыз, әфәндем! – диде ул, елмаюын яшермичә.

– Рәхмәт, ашыйсым килми, – диде Моңзар, томанлы күзләре белән тирә-юньне айкап.

– Анысын синнән сорап тормыйбыз! – Шеф-повар эшлекле тонга күчте. – Пешерүче кызыбыз Ромашка махсус синең өчен тавык шулпасы әзерләде!

Моңзарны өстәл артына утырттылар, алдына тәлинкә куйдылар. Әмма шулпа, бердән, салкын, икенчедән, бу – шулпа түгел, ә токмач боламыгына охшаш бер нәмәрсә иде. Моңзарның күңеле болгана башлады. Ул сүзсез генә тәлинкәне читкә этәрде.

– Ашамыйм!

– Ашыйсың!

– Ашамыйм!

Шеф-поварның елмаюлы чыраен юып алдылармыни! Ул бер генә секунд уйланып торды да, бармак шартлатып, әзмәвердәй ике сакчыны чакырып китерде.

– Бездә тәртип шундый! – диде баш повар, кырыс тавыш белән. – Пешергән ризыкны һичшиксез ашыйлар! Тәмлеме ул, тәмсезме, ачымы яисә баллымы – анысы мөһим түгел! Ашау мәҗбүри!

Сакчыларның карашы усал, беләкләре юан иде. Моңзар йөзен чытып кына шулпа-боламыкны чемченергә кереште.

– Миңа кайтырга кирәк! Җибәрегез, зинһар! – дип ялварды ул бераздан.

– Ашыкма, әфәндем! – дип янә елмайды баш повар. – Атаклы пешерүчебез Дәүләтгәрәй сиңа махсус деликатес әзерләде – парда пешкән бака уылдыгы! Аша рәхәтләнеп!

Моңзар агарып катты. Сакчылар исә, икеләнергә урын калдырмыйча, тәлинкәгә ымлады. Уылдык чиле-пешле иде. Өстәвенә, тозсыз. Өстәвенә, сулыш юлына китеп интектерде...

Моңзарның газапларын тыныч кына күзәтеп торган шеф-повар янә сүз алды:

– Хәзер бездә яңа мода, – диде ул. – Поварлар ризыкны парлашып әзерли. Күбесе – ирле-хатынлы. Берсе бәрәңгесен әрчи, икенчесе итен турый, дигәндәй... Менә, бүген дә сиңа искиткеч тәмле компот тәкъдим итәбез! Сәлим һәм Сәлимә Сәлимҗановлар бик тырышып кайнатты аны. Эч рәхәтләнеп!

«Бусына гына ничек тә түзәрмен», дип, Моңзар кружканы иреннәренә тидерде һәм сискәнеп китте – компоттан шампунь тәме килә иде.

– Эч, эч, курыкма! – диде шеф-повар, елмаеп. – Бу эчемлек «Татар компоты» бәйгесендә икенче урынны алды. Сәлимҗановларга моның өчен алтын кәстрүл статуэткасы да бирделәр әле...

Калган вакыйгалар күз иярмәс тизлектә булды. Моңзар кисәк кенә сикереп торды һәм компотны шеф-поварның битенә сипте! Моны күреп, сакчылар аның өстенә килә башлады. Егет чытырдатып күзләрен йомды...

– Торыгыз! Торыгыз инде... Уяныгыз, Моңзар Шәвәлиевич...

Ул күзләрен ачты. Якты бүлмәгә кышкы кояшның саран нурлары үтеп кергән... Чү! Үзенең эш бүлмәсендә түгелме соң ул? Янында секретарь кыз Гөлчәчәк басып тора. Ә шеф-повар, сакчылар кайда?..

– Сез бүген биредә генә кунгансыз ахры, – дип көлемсерәде Гөлчәчәк, Моңзарның пинжәгенә ябышкан колбаса кисәген чүп савытына алып ташлап. – Катырак бәйрәм иткәнсез бугай...

«Аллага шөкер, төш кенә булган!» – дип иркен сулады егет, шабыр тиргә баткан маңгаен сөртеп.

– Кстати, әле генә җырчы Дәүләтгәрәй килеп китте, – дип, эшлекле тонга күчте Гөлчәчәк. – Яңа җыр китергән. «Эт сөяккә бара» дип атала. Акчасын түләде. Радиодан ярты ел буе әйләндерәчәкбез.

– Тыңладыңмы соң? – диде Моңзар, төксе генә. – Барырлыкмы?

– Ә нәрсәгә? – дип, иңнәрен сикертте Гөлчәчәк. – Тырыша-тырыша язган бит инде ул аны. Көен дә үзе язган, сүзләрен дә. Акчасын түләгән. Аранжировкасын үзе ясаган. Тыңласын халык рәхәтләнеп!

 

"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп килеп чыккан бу, Алмаз!!!