СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (повесть)
– Батырга каршы чыгучы юктыр инде, – дип куйды. Шулчак халык төркеменнән Салих хәзрәт: – Рөхсәт булса, Аллаһыга тапшырып, тәвәккәлләп карыйк әле, – дип аваз салды.
Без – көрәшче халык затыннан.
Зөлфәт.
Ике урман арасындагы мәйданда көрәшнең иң кызган чагы! Арыслан йөрәкле Габидулла белән Зиннур көрәшә. Бу инде сиңа малай-шалай көрәше генә түгел. Болар – күптәнге көндәшләр. Бу – соңгы алыш!
Зөлфәт белән Булат, мәйданны түгәрәкләп алган төркем алдына кереп, чирәмгә утырганнар да көрәшне күзәтәләр. Өлкәне Зөлфәт, әтисе омтылыш ясаганда ярдәм итәргә теләгәндәй, урыныннан кузгалып-кузгалып куя, яисә йолкып алырдай булып, үләннәргә ябыша. Бәләкәй Булат та көрәшне күзәтә: авызын йомарга да оныткан!
Әйе, бу – соңгы алыш! Монда кемнең кем икәне күренәчәк. Кемгә – тәкә, кемгә... Ай-яй! Малайларның әтисе сизми калдымы, аздан гына сыртына төшмәде! Аның өчен җан атучылар гөр килде.
– Юк! Булмады! Булмады!
– Яңадан! Яңадан тотыналар.
Сөлгеләр янәдән билләргә ята. Шулчак Зиннур гайрәт белән көндәшен күтәреп ала!.. Инде китереп сала дигәндә генә алыптай гәүдәле Габидулла (каян килгән аңа шундый елгырлык?) елан тизлегендә шуып, Зиннурның кочагыннан ычкына... һәм көндәшен аркасына сала!
Бу минутларда малайларга аяз күк йөзен болыт каплагандай тоелды. Малайлар уенча, һич кенә дә болай булырга тиеш түгел. Алар бит әтиләренең батыр калуын, иңбашына тәкә салып, мәйдан әйләнүен көткәннәр иде. Шулай булырына өметләнгәннәр иде. Их әти, әти! Мәктәптә физкультура укыта бит әле. Укучыларын спорт серләренә өйрәтә. Күнегүләрне дә оста итеп күрсәтә. Әтиләре акланып тормады, тирләрен сөртә-сөртә:
– Үзем гаепле, сизгерлекне югалттым. Тизлек, җитезлек барысын да хәл итте. Габидулла аяк чалмады, хәрәмләшмәде. Мин аңа үпкәләмим, – дип кенә куйды.
* * *
Зөлфәт әтисенә ияреп, спортзалга йөри. Көрәшкәндә дә, башка малайлардан остарак көрәшә, ди әтисе. Шуңа күрә өлкәнрәк малайлар да аңа якын килмиләр. Үртәмиләр дә. Су коенганда, «каз боты» да кимертмиләр. Булат та быел беренче сыйныфка укырга керә. Сентябрь генә җитсен. Ул да абыйсыннан калмаячак. Үскәч, әтисенең җиңелү үчен алачак!
Җиде яшьлек малай, күңеленә килгән бу кыю фикернең коры үҗәтлек кенә түгеллеген, көрәшче бабалары каныннан килгән гаярьлек оеткысы икәнен каян белсен?!
Әтиләре мактанып йөрмәгәч тә, бабалары Фәтхелгыйлем дә көрәшче булган. Ә Мөхәммәтсалих... Сәет батырларның даны легендага тиң! Мөхәммәтсалих мәдрәсәдә укыган чагында ук мәйдан тоткан. Хәзрәт булгач кына туктаган. (Традицияләребездән ничек тә биздерергә, халык хәтереннән җуярга тырышкан хакимияткә сатылган шәех һәм ахуннарның, хәтта кайбер мөфтиләрнең дә Сабан туен – «шайтан туе» дип, ә җыеннарны «шайтан бала тапкан көн» дип тыярга өндәгән фәтвалар чыгару йогынтысы?!) .
Ә шулай да аңа якташларының үтенечен үтәп, тагын мәйданга чыгарга туры килгән...
* * *
...Берзаман Ык буе авылларындагы Сабан туйларында Минзәлә урысы батыр кала башлагач, Мөслим аксакаллары урман эчендә утырган Сәет авылына, Мөхәммәтсалих хәзрәт хозурына килгәннәр. Сәлам биргәннәр. Хәл-әхвәл сорашканнар. Шуннан соң ил-көн яңалыкларына күчкәннәр.
Карале, хәзрәт, ишеткәнсездер инде, Минзәлә ягыннан килгән бер урыс кешесе Иске авылда да, Вәрәшбашта да батыр калган бит әле.
– Мәлләтамакның атаклы көрәшчесен дә баш аркан чөйгән, ди.
– Чакмак Сабан туена да...
– Мөслим Сабан туена да килмәкче икән...
– Ык буеннан бер көтү тәкә җыймыйча китмим дип әйтә, ди, мәлгунь!
– Без йоклап торсак, булыр да. Улгин марҗасының утарына бер дистә тәкәне алып кайтып япкан, ди инде.
– Бүре бер ияләшсә, көтүне бугазлап бетермичә туктамый инде ул.
– Әйе! Бу кара йөрәкнең азынуына чик куярга кирәк, – дип, хәзрәт кызып китеп, хәтта йодрыгын селкеп алды.
– И-их! Яшь чагым булса, үзем чыгар идем, ике дә уйламас идем! – Син, кордаш, кызма инде! Синең белән миңа хәзер киңәш-табыш итәргә генә калган.
– Менә, хәзрәт, синең янга гозер белән килүебезнең сәбәбе шул: син – шәкерт чагыңда ук мәйдан тоткан егет. Мөселман өммәтен адәм мәсхәрәсенә калдырмыйк инде, хәзрәт. Әллә тәвәккәлләп карыйсыңмы?
Аксакаллар салмак, сабыр гына, сүзләрен дәлилли-дәлилли сөйләделәр дә туктадылар. Хәзрәтнең җавабын көтеп, өмет белән аның күзләренә төбәлделәр. Хәзрәт тә аксакалларның сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Бу – гайре җитди мәсьәлә, тота-каба гына хәл итә торган түгел. Яктылык дип, утка очкан күбәләктәй ялкынга төшеп януың да бар. Ул җиңелчә генә тамак кырып алды:
– Хөрмәтле аксакаллар, ерак җирдән килеп сусагансыздыр. Әйдәгез, чәйгә рәхим итегез! Шунда әңгәмәне дәвам итәрбез. Әңгәмә чәй табынында гына бетмәде. Аксакаллар хәзрәт хозурында кунып калдылар. Ястү намазыннан соң да озак кына киңәшләшеп утырдылар. Ахыр чиктә, Мөслим Сабан туена килергә хәзрәтне күндерделәр. Тик ул яшь-җилкенчәк кебек каударланып, ашыгып, Минзәлә батырына каршы чыкмаска булды.
– Сез, хөрмәтле аксакаллар, Мөслим Сабан туена Тамьян көрәшчеләрен дә чакырыгыз әле. Заманында чукындырырга килгән залимнәргә каршы да, Пётр патшаның чамасыз күп салымнарына халыкның түзәр хәле калмагач та, беренче алар күтәрелгән, алар башлап йөргән бит.
– И-и хәзрәт, фетнә бастырылгач, җәзалаудан качып, аларның күбесе Ык буйлап югарыга – Ырынбур якларына, башкорт далаларына күчеп киткән шул. Аксакаллар белеп сөйлиләр иде. Салих хәзрәтнең Урал якларында хәлфәлек иткәндә башкорт чәчәннәреннән баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре Теләкәй, Күчем, Акай һәм Салават батырлар турындагы кобаирларны1 ишеткәне булды. Гәрчә аларның гомере күптән инде фаҗигале төстә өзелгән булса да, чәчәннәр әйткән кобаирлар, һәрчак, ул батырлар әлегә далада качып кына йөриләр, бер көн килеп, гаярь егетләре белән таланган җирләребезне кире үзебезгә кайтарыр дигән өмет белән төгәлләнәләр иде. Әйе, адәм баласын һәрчак өмет йөртә, өмет яшәтә. Менә бу чапан чабуларына төренеп утырган аксакаллар да аның ярдәменә, һич югы, киңәшенә өметләнеп килгәннәр.
Кызып китеп, йодрыкларын һавада селкеп алган аксакал, киңәшләшкән төсле беродәрләренә күз йөртеп алганнан соң, өстәде:
– Ул чорда сезнең авылның Сәет батыры да бит үзенә әтрәт туплап, кыерсытучылардан үч алып йөргән.
Күр инде син боларны! Күптән булган хәлләрне онытмаганнар. Күрәсең, аларга өлкәннәр сөйләп калдыргандыр. Хәзрәт күңеленнән генә аларга рәхмәтләр укыды. Аның йөрәгендә, ихтыярсыз, үзеннән-үзе горурлык хисләре кабынды. Әйе, алар мәйданга бергә-бер чыккан көрәшчеләр генә түгел, алай2 туплап изүче хакимияткә каршы чыккан куш йөрәкле батырлар! Аларның даны халык күңеленнән җуелырга тиеш түгел! Ул дәвам итәргә тиеш!
Хәзрәт уртаклашкан уйларын үзенчә йомгаклады:
– Ирек сөйгән кавемнең монда калганнарында да гаярьлек хисе сүнмәгәндер, шәт. Минзәлә егетенә каршы башта Тамьян көрәшчеләре чыксын. Бердән, аның җегәре кимер. Икенчедән, мин аның ничегрәк көрәшкәнен чамалармын.
* * *
Ул көнне Ык буендагы каенлык гөр килде. Мөслим Сабан туена җыенга җыелган кебек якын-тирәдәге авыллардан, хәтта Сарман, Азнакай, Бакалы якларыннан да килгәннәр иде. Каенлык, тора-бара, Ык буйлары да халык диңгезенә күмелде. Ул көнне кояш та җиһанга елмаеп чыккандай булды. Шифалы нурларын мулдан сипте.
Тормыш никадәр генә авыр булмасын, бәйрәм бәйрәм инде. Бар халык сәйранга чыккан. Бер якта өздереп, курай уйныйлар, кубыз чиртәләр. Кызларның әдәп саклап, тыенкы гына көлгәннәре ишетелә.
Сабан туена сәүдәгәрләр дә килгән. Алар, елгыр халык, үзенә аерым бер дәүләт кебегрәк. Һәркайсы үзенә ошаган каен күләгәсен сайлап алган да товарларын мактый-мактый сәүдә итә. Әйтерсең, Минзәлә ярминкәсе!
Малайлар – йөгерешкә, кыюраклары көрәшкә чыгарга әзерләнә. Кызларның да яулыкка йөгерергә ниятләре бар-барын. Кыюлыклары гына җитми тора. Кемнедер багана башындагы әтәч ымсындыра. Кәүсәсен бигрәк нык шомартканнар шул! Ботак эзләрен шырпысын да калдырмыйча ышкылаганнар. Өске өлешенә сабын да сылап куйган булсалар, бетте баш! Әтәчкә үрелергә бер саплам ара калганда шуып төшкәнеңне сизми дә калырсың!
Катыклы табак төбеннән тәңкә эзләгән бабайдан егыла-егыла көләләр. Сакалыннан тамган катыгы күлмәге буйлап ага. Ул аны сизми дә бугай, тешенә кыстырган тәңкәне кулына алып, җиңүче кыяфәтендә югары күтәрә. «Менә күрегез!» дигән шикелле әйләндереп-әйләндереп ала. Ак яулык япкан әбиләр яратып кына шелтәләп алалар.
– Сакаллы сабый!
– И-и, карт тиле! Алай акча яраткач, абзар тутырып, мал асра!
– Каян беләсең? Мужыт хәләле «бүләксез кайтма!» дигәндер!
Монда елына бер килә торган хөрлек! Хөррият! Уенга катнашасыңмы? Көчеңне сынап карыйсың киләме? Рәхим ит!
Ир-атларның үз кайгылары. Аларның бар игътибары – көрәш мәйданында. Борчулары йөзләренә чыккан. Кем батыр калыр да, кем иңбашына тәкә салып, мәйдан әйләнер? Һаман шул килмешәк Минзәлә урысымы? Әллә инде берәр тәвәккәл егет табылырмы?
Минзәлә егете әлегә мәйдан тирәсендә күренми. Ул квас сатучы Улгин марҗалары тирәсендә кайнаша. Аларга өзек-төтек кенә нәрсәдер әйтеп ала да, тыңлаган атлы булып, тынып кала. Кызыксынып, тирәсендә бөтерелгән малайлардан берсенең борынын кысып алырга да өлгерә. Шаярта да белә икән, каһәр! Ул мәйданга, үз бәясен белеп, «иң-иңнәр» калгач кына чыгачак инде.
Малайлардан башланган көрәш әкренләп – үсмерләргә, аннан соң өлкәннәргә күчте. Көрәшчеләр бер-бер артлы чыга тордылар. Осталар, гайрәтлеләр ега тордылар. Ахыр чиктә, мәйдан уртасында иң-иңнәр генә торып калды. Баһадир гәүдәле Минзәлә егете, чыннан да, гайрәтле иде. Көндәшләрен бер-бер артлы чөйде дә мәйдан уртасында ялгызы басып калды. Тәкәббер генә бөеренә таянып тора бирде.
Өметләре сүнә башлаган аксакалларның йөзе кара коелды. Алар ни әйтергә, ни кылырга белми сүзсез-өнсез тордылар. Өммәттәшләребезнең буыннары шулай сыекланды микәнни?! Йа Раббым! Гөнаһларыбызны кичер! Ярдәмеңнән ташлама! Минзәлә батырына каршы чыгарга беркем дә җөрьәт итмәсенә тәмам инанган хөкемдар, як-ягына каранып, сыек тавыш белән генә:
– Батырга каршы чыгучы юктыр инде, – дип куйды. Шулчак халык төркеменнән Салих хәзрәт:
– Рөхсәт булса, Аллаһыга тапшырып, тәвәккәлләп карыйк әле, – дип аваз салды.
Җыйнак кына сакал-мыек җибәргән, кырык яшьләр тирәсендәге хәзрәт, салмак адымнар белән мәйдан уртасына чыкты. Иелеп, җирдә яткан яшел сөлгене кулына алды.
Мәйдан тирәли баскан халык төркеме берара умарта күче кебек гөжләп куйды.
– Каян килгән?
– Кайсы авыл батыры?
– Каян килсә дә, йөрәге җитеп, көрәшкә чыккан бит әле!
– Ай-яй, малай, бу әзмәвергә каршы тора алыр микән?
– Куш йөрәкле булса гына инде.
Кырыс тавыш сабырсызларның бәхәсенә чик куйды:
– Тавышланмагыз! Көрәшнең кызыгын югалтасыз!
Минзәлә егете, чыннан да, үгез кебек таза, гәүдәсе хәзрәттән бер башка калкып тора иде. Ул үзенә каршы чыккан хәзрәтне күргәч, чираттагы корбаны дип кабул итте. Чыраена мыскыллы кыяфәт чыгарып, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Синең кебекләрне күргән бар, янәсе! Бу аның үз-үзен тотышында ук сизелеп тора иде. Хәзрәт үзенең ихласлыгын күрсәтеп, егеткә саф русча:
– Здравствуй, знаком! – дип күрешергә ике кулын да сузды.
Егет:
– Какой я тебе знаком! Мы с тобой…– дип мыгырдап алса да, теләмичәрәк кенә сыңар кулын сузарга мәҗбүр булды.
Хәзрәт гәүдәгә егеттән кайтышрак булса да, төптән юан чыккан инсан иде. Егетнең кул чугы хәзрәтнең кушучына кереп югалды… Сөлгеләр билгә яту белән Минзәлә урысы шундук хәзрәтнең касыгына ике яклап, баш бармакларын батырды. Салихның бөерен нидер чәнчеп алгандай булды. Кайсы җирең авырта, кул шуннан китми дигәндәй, андый чакта, ихтыярсыз, кешенең бар кайгысы авырткан җирне саклау була. Башка әгъзаларның сизгерлеге кими яисә бөтенләй югала. Беләк сеңерләре дә йомшап китә. Ә көндәшеңә шул гына кирәк тә инде. Сизгерлегеңне югалтсаң, мизгел эчендә дөпелдәп, сыртыңа төшкәнеңне сизми дә калырсың. Гадел көрәшчеләр алай эшләми. Бу – язылмаган закон.
Димәк, бу егет аларның барысына да төкергән. Хәрәмләшү аның өчен гадәти хәл.
Бу хәйләсе барып чыкмагач, ул хәзрәткә аяк чалмакчы булды. Хәзрәт бу юлы да вакытында саклану чарасын күреп өлгерде. Байтак тартыштылар. Икесе дә кара тиргә батты. Сөлгеләр сыгып алырлык булды. Берсенең дә бил бирәсе килмәде.
Бәйрәмгә җыелган халык бар кайгысын онытып, көрәш мәйданына өерелде. Сулышын кысып, көрәшне күзәтте. Кем батыр калыр?! Һаман шул килмешәкме? Әллә инде…
Түгәрәк мәйдан кысылганнан-кысыла барды. Күпләр күңеленнән генә хәзрәт өчен җан атып, сыкрап утырса, тора-бара эчтә кайнаган кайнар хисләр тыелгысыз көч белән тышка бәреп чыкты.
– Билеңне бирмә! Хәзрәт! Билеңне бирмә!
– Уяу бул!
– Билеңне!.. – дип, хәзрәтне дәртләндереп кычкырган авазлар ешайды.
Хәзрәт җиңүнең җиңел булмаячагын чамаласа да, көндәше булган егет аны әллә ни каршылык күрсәтә алмас дип ышанган иде. Әмма ул уйлаганча килеп чыкмады. Хәзрәт егетнең һәр адымына уяулык күрсәтте. Ул корган тозактан ычкына торды. Егетнең эче тулы мәкер икән. Берара ул бирешкән атлы кыланып, хәзрәтнең күкрәгенә төшмәкче булды. Үгез гәүдә мамык мендәр түгел. Аның бу хәйләсе барып чыкса… Алла сакласын! Кабыргалары исән калыр микән? Ярый әле, хәзрәт көндәшен читкә тайпылдырып өлгерде!
Егетнең адым саен хәрәмләшүенә хәзрәтнең ачуы кабара башлады. Ә ачу – аю! Кешенең ачуы килгәндә, куәте икеләтә-өчләтә арта, диләр. Хәзрәтнең күңеленнән «тәвәккәлләргә кирәк» дигән уй сызылып узды. Һәм ул, мәче тизлегендә, кискен генә егетне биленнән күтәреп алды, көндәше нинди дә булса саклану чарасы күргәнче, гайрәт белән иңбашы аша селтәп, аркасына салды! Егетнең килбәтсез озын аяклары һавада кабаланып атлаган сыман хәрәкәтләр ясый-ясый, дуга ясап ауды! Тизлек, җитезлек барысын да хәл итте дә куйды!
Халык «аһ» итте! Ниһаять! Шатлыклы авазлар Ык аръягындагы Метрәй тауларына орынып, кайтаваз булып яңгырады…
Хәзрәт иңбашына тәкә салып, мәйданны әйләнде дә, аксакаллар янына җиткәч туктап, тәкәне җиргә төшерде. Бу минутларда ил агаларының да хисләре ташып чыккан иде. Кемдер аның кулын кысты, кемдер аркасыннан какты…
– Афәрин! Егет икәнсең! Сиңа Аллаһның рәхмәте яусын!
– Сөбханаллаһ машаллаһ! Җилле егет икәнсең! Билеңне бирмәдең!
– Маладис! Тәки бил бирмәдең! – кебек сүзләр, мөгаен, соклану катыш иң күп әйтелгәннәре булгандыр.
Хәзрәт күкрәк сугып шапырынмады, тыйнак кына:
– Кардәшләрем! Минем өчен, бил бирү ил бирүгә тиң. Сезнең күзегезгә күренергә оят булыр иде, – дип кенә куйды. «Сәет батырның рухын рәнҗетү булыр иде» дип тә өстәмәкче иде, тыелып калды. Мактана дип уйлаулары бар. Югыйсә әйтергә хакы бар иде. Сәет батыр аларның җиденче буын бабалары иде…
Хәзрәт маңгаеннан аккан тирләрен сөлгесе белән сөртеп алды да, тезелешеп утырган аксакалларга дәште:
– Хөрмәтле аксакаллар! Менә сезгә миннән бүләк! Һәм ул тәкә мөгезенә бәйләгән бауны аларга сузды.
– «Бисмиллаһ» әйтеп чалырсыз да, ятим-җилпене җыеп, Коръән укытырсыз! Ил-көннең иминлеген теләп дога кылырсыз!..
Ул көнне бәйрәмгә җыелган халык шатлыклы хисләрдән айный алмыйча, теләр-теләмәс кенә таралды. Әйтерсең, кабаланып, мәйданны ташлап китсә, күңел түренә тулган хисләр чайпалып түгелер сыман тоелды.
Фәкать кичке эңгердә генә Сабан туе мәйданында җылы җәйнең җиләс җилләре уйный иде…
Шушы вакыйгадан соң, Ык буенда Минзәлә урысының эзе суынды.
1 Кобаир – көйләп укыла торган шигъри әсәр.
2 Алай – гаскәр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 12,2022
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев