Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Сибгат Хәкимнең Тәлгат Галиуллинга язган хатлары

Тәлгат! Илдар турындагы мәкаләгезне укыдым. Әйбәт. Ул үзле романтик турында күптән шундый анализ кирәк иде инде. Әйбәт шагыйрь. Сүз дә юк. Журналга яздым фикеремне, тәкъдим иттем.

1 декабрь, 1972 ел.
Тәлгат!
Илдар турындагы мәкаләгезне укыдым. Әйбәт. Ул үзле романтик турында
күптән шундый анализ кирәк иде инде. Әйбәт шагыйрь. Сүз дә юк. Журналга
яздым фикеремне, тәкъдим иттем.
Китап өчен рәхмәт. Безгә шундый шагыйрьне уйландырырлык китаплар
кирәк. Бүгенге кыен, авыр, архивта казыну да ярый, ләкин бүгенге беренче
чиратта! Нил Юзиев китабы да – шундый эзләнеп, казганып язылган китап.

Казганып маллар табыла,
Йөрәккә кан савыла...
Мин 4 декабрьдә премияләр утырышына китәм. Илдарны күрәм, әйтермен,
яхшырак яз диярмен... Аннан Трускавецка юл. Январь урталарында кайтсам,
исәп Чаллыга. Сезгә Алабугага.
Иптәшләрнең барысына да (Сезнең иптәшегезгә дә) күп сәлам белән,
Сибгат Хәким.

Тәлгат!
Барыгызга да күп сәлам.
Мәскәүдә кичә булдык, шул билгеләнгән көндә, 11 октябрьдә. Туфан, мин,
Моран, Ямил Мостафин. Сез вәгъдә иткән идегез, килмәдегез. Туфан бик
көткән иде. Яхин язды, ике телдә. Татарлар күбрәк. Халык күп иде. Некрасов
исемендәге китапханәнең уку залы, китапханә үзе тулы иде.
Бу яңа китапханә Пушкин мәйданында гына икән, дөресрәге, Герцен
белән янәшә урамда. Безгә хәтле азәрбайҗан шагыйре Нәби Хәзринең Сергей
Васильев белән очрашуы узган. Шулай чиратлап уздыралар. Тукайның –
90, Муса Җәлилнең 70 еллыгын анда үткәреп була. Билгеле, Дом лит. яки
Колонный залдан тыш.
Монда секретарь итеп Равил Фәйзуллинны тәкъдим итте правление. Рәис
абзый каршы тора, бик каршы, хәтта Ш.Рәкыйповны куясы килә, үзе теләгәнне.
Мин сезгә «Сибелә чәчәк»не салдым. Сезгә таныш җыентык, Сезнең фатиха
белән чыкты, үзем яратам, кешедә эшем юк.
Фатихка рекомендация яздым, Фәрвазда калдырам, үзе тәрҗемә итәр.
Фәрвазны Союзга алдык. Мин ноябрь башыннан Пятигорскка барам, буыннар
сызлый. Декабрьдә тагын бер тапкыр КамАЗга чамалыйм. Кышын күрәсе килә,
шагыйрьгә аңа ярап булмас, кыш булсын!
Хәзергә эшләр шулайрак тора. Мәскәү Секретариаты Съездларны
1974 нең беренче яртысында үткәреп бетерергә дип карар кабул итте. Съезд
алды мәкаләләре кирәк...
Алабугага барасы килә хәзер, нигәдер сагына башладым, яшьлекне, ахрысы,
яшьләр күп бит анда, гомумән, коллектив әйбәт, арта.
Сәлам белән, Сибгат Хәким.
Март, 1975 ел.

Тәлгат!
Гомерләрдер... Өелмәктә сагышлар... Тавыш-тын юк. Күптән юк хат-хәбәр.
Сәер тынлык, эч поша. Кинәт тынлык әрнетеп калды. Шаулаган, бәхәсләшкән
чакларны сагынып куйдым. Бәлки миңа гына шулай тоела торгандыр? Ләкин
шул гайрәләргә эчке сизенү хас, А.Блок, Тукай сизенүе...
Кайвакыт эч яна минем шулай, дусларны эзли башлыйм. Алабуга педагогика
институтында үткәрелгән кичәләрне, яшьләрне, яшьлекне сагынам. «Фазыл
чишмәсе»н башкарган кызлар кайда икән хәзер? Пушкинның «Чәчәк»
шигырендәге алиһәләргә бирешмәслек татар кызлары? Әйбәт сездә яшьләр.
Авылдан булгангамы икән?
Яңа шигырьләр «Казан утлары»нда (№9) чыгарга тиеш. «Сов. писатель»гә
яңа җыентык (4 табак) бирдем. 1976 планында. Башка нәрсә юк. Эзләнәм.
Эзләнгәндә, минем эч поша, көнне моң баса, үксез бала күк боегам, кешедән качам, бикләнәм, ачулыга әйләнәм. Хәзер шундый вакыт. Тапканчы шулай.
Иң авыры – эзләнгән ара.
Туфанның ике томы чыккан, бик матур. Бик вакыт! Сезнең кереш бит.
Сезгә иптәшләрчә кайнар сәлам белән, Сибгат Хәким.
7 гыйнвар, 1978 ел.

Тәлгат дус!
«Социалистик реализм юлыннан»ны алдым. Алган көннең иртәгесен
радиодан Сезнең хезмәт турында тапшыру тыңладым. Китап матур чыккан.
Һәр яңа хезмәт – безнең өчен шатлык. Татар Совет поэзиясенең шактый өлеше
гомумиләштерелгән, күп көч кергән. Әле Сез язганнар моның белән генә
бетмидер, мин белгән күп нәрсә кермәгән кебек. Алары киләчәккә!
Яңа иҗат уңышлары теләп,
сәлам белән, Сибгат Хәким.
23 ноябрь, 1982 ел.


Тәлгат!
«Безнең заман – үзе җыр» килеп җитте. Күбесе таныш булса да, яңадан
укып чыктым. Минем турында да. Минем замандашлар турында да бик күп
кызыклы фикерләр әйтелгән. Бигрәк тә поэмаларга карата... Соңгы елларда
бүгенге поэзияне анализлап бару ягыннан Рафаэль белән сез икәү. Хәзер
Ренат кушылды, ул активлашып бара. Фикер кирәк, тәнкыйть фикере. Хәтта
танылган шагыйрьгә дә. Бөтенесен күреп бетерә алмый. Читтән кеше күбрәк
күрә. Үзеңнең уңышыңны да, кимчелекне дә күрү шарт. Әдәбият масайганны
яратмый, үч ала. «Эзлиләр Европа буйлап» исемле китапны тапшырдым, гел
яңа шигырьләр, 1983 елда чыгачак. Туфан турында шагыйрь уйлануларын
язып бетердем, үзем өчен...
Безне күздән ычкындырмавыгыз өчен Сезгә рәхмәт. Ләис тәнкыйть
мәкаләләрен әзерләп бирсен Рәискә, алырбыз.
Барлык иптәшләргә сәлам. Алабуга пед.институты миңа бик якын, хисләр
бәйле.
Сибгат Хәким.
10 октябрь, 1985 ел.


Тәлгат!
«Шагыйрьләр һәм шигырьләр» өчен рәхмәт. Поэзия өлкәсендә безнең
турыда фикер әйтүче бары тик Сез генә калдыгыз. Эзлекле рәвештә күзәтеп,
фикер әйтеп бирүче – бары тик сез. Калганнар очраклы, искә төшкәндә бер
нәрсәдер язып куялар. Сез – эзлекле карап, бик нык сайланып эшләнгән
китап-хезмәт. Күп еллар буена өйрәнеп килүләрнең нәтиҗәсе. Бу өлкәдән
китә күрмәгез. Кем кулына калырбыз? Әдәбият зур, тәнкыйтьтә җигелеп
эшләүчеләре – бер-ике. Институтны һәм тәнкыйтьне тартып бару җиңел
түгелдер. Уйласаң, берсе дә җиткән.
Инде тагын бер теләгем бар: мин исән чакта Союз башында торсаң иде.
Ваграк бит. Сугышка кадәрге зурлык юк. Хәзер бер якка чыгып, кырык елдан
артык яшәп, инде тәмам аңладым. Элек безнең язучылар, җитәкчеләр, чыннан
да, зур булган икән. Ыгы-зыгы, талаш, пост кешеләре килде әдәбиятка. Үзем
дә кабул итү комиссиясе председателе буларак булыштым. Күбәйгән саен
арадан зур шәхесләр чыгар дип уйлау хата икән. Зур шәхесләр, гомумән, сирәк килә икән. Алар өчен комиссияләр кирәкми икән. Мин инде Таврин, Туфан,
Җәлилләрдән соң аларны поэзиягә тиз килер дип уйламыйм. Телсез, тешсез,
сүзсезләр хисабына арттык. Яхшы дигәннәре дә өнсез. Татар әдәбиятына
элекке зурлык өчен көрәшче кешеләр килерме дип бик өметләнгән идем.
Үземнең шул тирәдә кайнавым да фәкать шул максаттан чыгып эшләнде.
Инде күңел тәмам сүрелде. Тирәмдә рәхимсез, шәфкатьсез кешеләр күбәйде.
Әдәбият алай була алмый. Күңелеңдә әз генә гөнаһ сизсәң дә, кул бармый,
язып булмый. Зур әсәрләр зур хисләр белән язылган, күңел, намус саф булса
гына, туа ала әйберләр. Кыскасы, һәр төрле ваклыклардан өстен булсаң гына.
Хәзер Союзга барасы килми. Барган саен чирлим, рухи чирлим, үзем дә вагая
барам төсле! Син – нык куллы мишәр малае. Синең белән эшләп булыр иде.
Миңа соңдыр инде.
Эшеңдә уңышлар теләп, сәлам белән, Сибгат Хәким.

 

«КУ» 07, 2025

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев