Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Миргазиян Юнысның Тәлгат Галиуллинга язган хаты

«Казан утлары»нда синең романың чыгуын, аның тирәсендә шау-шу кубуын ишеттем. Сөйләшүләренә караганда, роман мафия дөньясына бомба ыргытуга тиң диләр. Аңа төпле, анализлы рецензия оештырырга, телевидение аша күрсәтергә, җәмгыятьне йокыдан (мескенлек мәртеннән) уятуда кулланырга кирәк иде. Минем Казанда яшәмәвем шундый үкенечле! Шулкадәр...

22 апрель, 1983 ел.
Мәскәү.
Тәлгат дус!
Соңгы очрашуда проза турында яза башлыйм дип план коруыңны
ишеткәч, бу да минем шикелле бер ун-унбиш елдан гамәлгә ашырыласы
планнар турында сөйли дип уйлаган идем. Син, чын Европа шәхесе буларак,
вәгъдәңне шундук эшкә ашырып ташлыйсың икән. Мәкаләңә минем исем
дә керер дип уйлаган да юк иде. Тәнкыйтьчеләрнең генералы буларак, син
элек прозаикларның полковникларыннан түбәнгә төшкәнең юк иде, баксаң, –
«Нәфисәләрне юксынып», обзорның яртысын диярлек минем «Биектә калу»га
багышлагансың. Белмим, рәхмәт әйтәләрме икән мондый эш, мондый игелек
өчен? Рәхмәт белән генә чикләнеп тә булмый торгандыр бу очракта?
Синең анализның тирәнлеге, масштаблы булуы ошый миңа. Аннан тагын
бер күркәм сыйфаты бар – башка тәнкыйтьчеләр шикелле мәдхия җырлау белән
генә чикләнмичә, кимчелекләрен дә күрсәтеп үтү. Бәлки ул кимчелекләрдән
мин гомергә арына алмам, эш анда түгел. Көнбатышта бик популяр, реклама
өлкәсендә кулланыла торган «психологическое мотивирование» дигән бер
фән бар. Син шундагы кагыйдәләрдән чыгып эш иткәнсең. Укучыны гел уңай
тәнкыйть ышандырмый. Бу очракта ышанмый булмый. Рәхмәт сиңа, Тәлгат.
Ә инде мәкаләнең соңгы абзацындагы сөземтәне (выводны) укыгач, түбәм
күккә тиде. Инде син мине Достоевский һәм Толстойны бергә кушканнан соң
барлыкка килгән даһи бер әдипкә тиңләп бетергәнсең. Белмим, бурыч зурайды
бит. Бәлки шушы дәрәҗәдән төшмәс өчен бөтенләй язу эшен ташларга да
вакыттыр? Мөмкинлек бар. Соңгы вакытта мин скульптура белән шөгыльләнә
башладым. Мәсәлән, Исергәп авылындагы әти-әнием каберенә мин куйган
һәйкәл бөтен районга үрнәк булды дип язалар. Агачтан шактый гына сыннар
ясадым, аларга да шактый уңай бәя бирәләр. Соңгы алты ел йөзүдә валютамны
тулысынча диярлек сын ясарга агач сатып алуга тотып бетердем, нәтиҗә
әйбәт – фатирымда торыр җир юк, агач сыннар белән тулды. Хатын куып
чыгармаса инде.
Соңгы вакытта мин әдәбият турында күп уйландым. Экипажда фәнни
тикшеренүләр үткәреп карадым. Безнең яшәвебезнең эченә үтеп кергән
нәрсәләр – яшәү, үлем, мәхәббәт, иман, сәнгать, әдәбият ише нәрсәләрне
берничек тә бәяләп булмый. Аларны аңлавы шактый кыен, чөнки андый
категорияләрне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый шикелле. Әдәбият
инде менә гасырлар буе сер һәм тылсым астында яшәп килә кебек тоела миңа.
Ярый, бу турыда фәлсәфә куерта башласаң, озакка китәр.
Син бит Мәскәүгә килеп йөрисең, нигә бер дә чылтыратканың юк?
Мин сигез ай сәяхәттә йөреп кайттым. Көнчыгыш белән Көнбатыш
арасында. Барысы 14 илдә, 36 портта булдык. Күзәтүләрнең бик кызыклары
бар. Язасы килә. Теләк зур, дөресе – язмыйча, андый катлаулы фикерләрдән
котылып та булмый. Әмма язсаң, укучыга барыбер барып җитә алмас шикелле.
Алабуга пединститутының студентлары каршына чыгып, бер күргәннәрне
сөйлисем килә. Тагын бер зур хыялым бар: авыл җирендә, тау кабыргасында,
Иделдән ерак түгел бер урман янында авыл йорты табып, шунда шалкан,
кыяр үстереп, бәрәңге чәчеп, эт асрап яшисем килә. Хатын да, кыз да андый
тормышка каршылар.

Тәлгат, сиңа кабат рәхмәт, иҗат уңышлары, сәламәтлек, җан тынычлыгы
һәм сиңа үзең зурлыгы лаеклы урын теләп калам.
Ихтирам белән, Миргазиян Юныс.
16 апрель,1996 ел.
Мәскәү.

Хөрмәтле Тәлгат туган!
Мәскәүгә килгәч шалтыраткансың икән. Мин бакчамда идем. Сөйләшәсе
сүзләр күп иде. Соңгысы түгелдер әле. Тагын килергә туры килсә, әгәр мин
өйдә булмасам, вакыт табылса, болай сөйләшик:
Метро «Тушино» (ял көннәрендә метро «Войковская» – платформа
«Ленинградская»да утырырга кирәк («Тушино»да вагонга керерлек булмый),
электричка белән (1 сәгатьлек юл) Истра станциясенә кадәр. Истрада
32 нче автобуска утырып, Алхново исемле авылга кадәр (ярты сәгать), автобустан
төшкәч, сул якка таба җәяү 20 минут. «Московский писатель» исемле бакча
кооперативына. Анда 7 нче Төньяк урам, йорт номеры – 3. Анда аулак та, тыныч
та, рәхәт тә. Җәй көне су коенырга, гөмбә җыярга була. Рәхим ит! Мунча юк,
үкенечле.
«Казан утлары»нда синең романың чыгуын, аның тирәсендә шау-шу кубуын
ишеттем. Сөйләшүләренә караганда, роман мафия дөньясына бомба ыргытуга
тиң диләр. Аңа төпле, анализлы рецензия оештырырга, телевидение аша
күрсәтергә, җәмгыятьне йокыдан (мескенлек мәртеннән) уятуда кулланырга
кирәк иде. Минем Казанда яшәмәвем шундый үкенечле! Шулкадәр...
Президент Шәймиев бер тапкыр гаризама виза салып, икенче тапкыр Илгиз
Хәйруллинга телдән боерык биреп, мине Казанда квартиралы итү мәсьәләсен
чишәргә кушты. Хәйруллин узган җәйне «Миргазиян абый, хафаланмагыз,
мин Сезне Яңа елга кадәр квартиралы итәм», – дип вәгъдә бирде. Белмим,
бирдертмәсләр шикелле. Март аенда Переделкинода, мин Мостай Кәримгә
барысын да әйтеп, эчемне бушаттым. Казанга кайтудан өметне өзәсем килми.
Бу мәсьәләне хәл итүгә син катнаша алмассыңмы икән? Әгәр ярдәм кирәк
булса, Ислам Әхмәтҗанов (министр), Компрессор заводының генераль
директоры Әхмәт Галиев миңа җылы карашта. Рафаэль Хәкимов белән безнең
мөнәсәбәтләр әйбәт.
Икенче үтенечем. Сиңа ПЕН-үзәккә керергә, безнең эшкә актив катнашырга
кирәк иде, көчең, вакытың, егәрең җитәрлек булган очракта. Мин Казанга
килгәч үк, эш бераз җанланып ала да тагын йокыга китә. Эшне башлап җибәрер
өчен Туфан иң кулай президент иде. Ләкин аның ПЕН өчен атылып тормавы
аңлашыла башлады. Әгәр син катнашып, проблемаларына төшенеп китсәң,
бәлки дилбегәне үз кулыңа алыр идең? Мөмкинлекләре киң аның. Син ПЕН аша
факультет өчен дә, гомумән, татар халкы өчен дә зур эшләр башкара аласың!
Синдә оештыру, менеджмент таланты тумыштан бит. Ә мин үзем, йөрәккә
операция ясаганнан соң, аягымны көчкә сөйрәп йөрим. Сер генә бирәсе килми.
Казанга кайту мәсьәләсен ашыктыруымның сәбәбе дә шунда... Кем белә...
Казанга кайтып төпләнсәм, мин бит Шәрык факультетына да кирәкле эш эшли
алыр идем. Әйтик, Шәрык сәнгате курсы, Шәрык вә Көнбатыш халыкларының
чагыштырма яшәү рәвешләре. Гомумән, минем Казанда яшәвем татарларга зыян
китермәс иде.
Ярый, бер юлы эчкә җыйганнарны сөйләп бетереп булмас. Очрашырга язсын.
Сәлам белән, ак теләкләр җибәреп, Миргазиян Юныс.

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев